Логотип
Язмыш

Юктыр сиңа тиң ярлар...

Исәнмесез, хөрмәтле «Сөембикә»леләр! Гаилә елында һәрбарчагызга нык сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә зур казанышлар теләп, сез игълан иткән «Беребез өчен беребез кирәк» конкурсына хат язып юлларга уйладым әле. Мин дә язмагач, без күргәннәрне дә сөйләмәгәч, ул нинди конкурс булсын инде, мин әйтәм.

Тормыш иптәшем Дамир белән без классташлар. Ун ел бергә укып, сигезенче классны бетергәндә дуслашып, алты ел очрашып йөргәннән соң өйләнештек аның белән. Гомумән (мин ул халәтемне, нишләп шулай булганын, хәзер дә аңлата алмыйм), түбән классларда укыганда ук аннан ояла, тартына идем. Әгәр ул мәктәпкә килмәсә, аны юксынам һәм үзем дә ул көнне дәресләр беткәнче көчкә утырып торам. Аны уйламаган, аны сагынмаган бер генә минутым да юк иде минем. Начар билге алсам да, укытучылар берәр кисәтү ясасалар да аның алдында миңа уңайсыз, кыен була иде.

Сигезенче классны бетергәч, без дә олылар арасына кереп, әрәмә, бакча буйларына уенга чыга башладык. Дамир да гармунын кыстырып килә, безне җырлата, биетә. И-и, ул чактагы сихри рәхәтлек, самими күз карашлары, бәхетле мизгелләр! Берни сөйләшмичә, янәшә генә басып торып та аңлашулар!

Саф, керсез, онытылмас һәм мәңгелек беренче мәхәббәт! Барысы да әле кичә генә булган күк. Хәзер бар микән шундый гашыйклар? Юктыр, әгәр булса, егете-кызы бергә өелеп сыра чөмермәс, тәмәке тартып, бер-беренә тәмәке төтене җибәреп уйнамаслар, аз гына булса да оялырлар, тартынырлар иде.

Мәктәпне бетергәч, ул армиягә, мин шәһәргә эшкә киттем. Ике ел арабызда җылы хисләр белән тулы мәхәббәт хатлары йөрде. Аннан килгән хатны тотып дүртенче катка, бүлмәмә коштай очып менә идем дә, иркенләп утырып, елый-елый, үзе белән сөйләшкәндәй, кычкырып кат-кат укый идем мин аларны. (Ул хатларны әле дә саклыйм.)

Башта «яшьли сөйгән ярлар ятка кала» дигән җырдан куркып яшәдем. Аннан «артык яратышып өйләнешкәннәр бәхетле булмый» дигән сүздән... Шулай куркып яши-яши утыз елга якын гомеребез сизелми үтте дә китте менә. Әгәр язучылык сәләтем булса, безнең тормышны бәян итеп менә дигән бер роман язар идем...

Шулай итеп, 1979 елда, ул армиядән кайткач та, без өйләнештек. Күңелгә килгән алга килә дигәннәре дөрес икән, без бик бәхетле булсак та, беренче көтеп алган балабыз, газиз улыбыз гарип туды — ДЦП. Казан больницалары, әбиләр, күрәзәчеләр — берсе дә калмады, тик файдасыз. Алма кебек газизебез дүрт яше тулганда үлеп китте. Курка-курка икенчесен алып кайттым, Аллага  шөкер, икенче балабыз да, өченчесе дә сау-сәламәт булдылар.

Туксанынчы елларда илдә барган үзгәрешләр, эчкечелек, өметсезлек безне дә читләтеп үтмәде. җиде-сигез ел гомеребез шул вакыт «суга» акты. Тик нинди генә авырлыклар күрсәк тә, алардан котылу чарасы — аерылу дип, башка да китермәдек, арабыз суынмады, сабыр иттек, өметебез сүнмәде. Хәзер шуларны уйлыйм да, Аллаһы Тәгалә әйткәндер, сабыр булыгыз, күрәселәрегез алда әле, дигәндер, дим.

Инде айныдык, тормышлар көйләнә генә дигәндә, Дамир авырып ике аяксыз калды. Кырык яшең тулыр-тулмастан I группа инвалид булуның ни икәнен Аллаһы Тәгалә белә дә, башына төшкән ир-ат үзе генә белә... Ул чакта күргән, кичергәннәрне язып тормыйм, шуны гына әйтә алам, аларның берсе дә эзсез үтмәде, үзем дә нык кына авырый башладым, III группа инвалидлыкка  калдым. Тик без шул хәлдә дә нык булдык, бергә булдык, бәхетле булдык. Әле дә «беребез өчен беребез кирәк» дип, бер-беребезгә терәк булып яшибез. Ф. Яруллин әйтмешли, «язмыш безнең тез астына сукса, без аның якасына ябышып» яшәргә өйрәндек. Зарланып, ыңгырашып өйдә ятмыйбыз. Дамир машинабызны кул белән идарә итә торган итеп көйләде, рәхәтләнеп теләгән җиребезгә йөрибез хәзер. Казанда да еш булабыз, чөнки кече улыбыз анда укый. үзем, тулы ставкада булмаса да, китапханәдә эшләп йөрим. Шигырьләр язам, алар район газетасында басылып тора, кичәләрдә катнашам. Аллага шөкер, балаларыбыз да акыллы, тәүфыйклы булып үсте, дини, әдәпле тормыш белән яшиләр. Бүгенге көндә олы улыбызның үз гаиләсе, ике бала үстереп яталар.

Күптән түгел дуслар, туганнар җыелып, Дамир белән икебезнең 50 яшьлек юбилейларыбызны үткәрдек. Киләсе Сабантуйга бергә яши башлавыбызга, Алла теләсә, 30 ел була. Бер-беребезгә: «әйдә киттек, Гимрәй дус, синнән аяк, миннән күз», — дип шаярып дәшәбез.

Яшьләргә әйтәсе килгәнем шул — тормыш бик авыр, аның һич ерып чыга алмас кебек тоелган вакытлары күп. Ләкин, яңгыр арты кояш чыккан кебек, бар да үтә, бар да вакытлы гына, иң мөһиме — сабыр булу кирәк. Сөйгәнегезне саклагыз! Ул бер генә була! Менә шул бернең кадерен бел, югыйсә, үзеңне бәхетсезлеккә дучар итәсең, кадерсезгә каласың. Кимчелеге булса да, ташлама аны. Бәлки башкалардан шул кимчелегебез белән аерылып торганга күрә тормышны шулай яратабыздыр, сау-сәламәт кешегә ул бүтәнчә, бүтән ягы белән күренәдер... Югыйсә, тап-таза, имәндәй ир-егетләр муеннарына элмәк кимәс иде. Шуларны күреп-ишетеп йөрәгебез әрни — яшәүнең кадерен белмиләр... Ахырда үзем язган «Кемгә ошатыйм» дигән шигыремнән бер өзек китерәм:

Белмим, сине кемгә ошатырга,
җирдә юктыр сиңа тиң ярлар.
Дөньясында иң бәхетле булыр
Син гүзәлдәй сөйгәне барлар.
Кемгә генә сине ошатсам да,
Гел аз кебек тоела күңелгә.
Кояшым да, айлы төнем дә син,
Йолдызым да күңелем түрендә...


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    1979 елда тугелдер, э 1989 елдадыр?!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу куптэнге язма инде, гаилэ елы 2008 дэ булды тугелме сон? Бик матур язылган, шулай шул бер- береннен кадерен белеп яшэргэ кирэк.

      • аватар Без имени

        0

        0

        79да эйлэнешкэннэр,30ел эйлэнешкэнгэ,узебезгэ 50ди,анлашылып житмэде

        • аватар Без имени

          0

          0

          Эйе миндэ шуны уйлап утырам еллары туры килми берничектэ.Бу хэл 13ел элек булгандыр

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ник шулай бит инде. Дорес. Санап эйбэтлэп карагыз

            Хәзер укыйлар