Логотип
Язмыш

Җыр тарихы: Ал яраннар кебек алсулана...

Яран гөл

Тәрәз төбем минем берничә,
Тәрәз саен яран гөл үсә.
Ал яраннар кебек алсулана,
Бәгырькәем мине күрде исә.

Кайгы-хәсрәтем дә юк сыман,
Йөрәккәем яна ут сыман.
Газаплана иртә-кичләрен,
Әйтә алмыйча йөрәк хисләрен.

Яннарыма гына килсә иде,
Сөям сине, бәгърем, дисә иде.
Күзләреннән алмый күзләрем,
Әйтер идем йөрәк серләрем.

Тәрәз төбем минем берничә,
Тәрәз саен яран гөл үсә.
Ал яраннар кебек алсулана,
Бәгырькәем мине күрде исә.



Мин Казаннан еракта, Башкортстанның Салават районында үскән кыз. Беренче май көнне туганга, әтием Тәфкалүн башта Майя дип исем куярга теләгән. Шулай да озак уйланып йөргән әле. Ахырдан бер фикергә килеп, әнине туктаткан: «Ашыкмыйк әле, әнисе, куймыйк аны. Мин кызыбызга матур исем таптым – Резеда!» – дигән. Уфа якын булса да, мәктәп елларымда ук бөтен җаным белән Казанга ашкындым. Ул әллә нинди бер хыял шәһәре, шагыйрьләр шәһәре, олы бер мәркәзебез булып күңелне яктыртып торды. Тукай дип, Казан дип үлдем инде гел! Шулай булмыйни! Укытучы әнием Мәрзия Нигъмәтҗан кызы үзе дә шигъри җанлы, нечкә күңелле, чәчәкләр-гөлләр ярата, матурлыкка табына торган кеше иде бит. Тукайның бөтен шигырьләрен яттан белә, шуларны үзенчә көйгә салып, җырлап та йөри. «И балалар, сез беләсезмени соң Тукайны?!» – дип, шагыйрь турында дәреслекләрдә язылмаганнарны да безгә җиткерергә тырыша. Шундый гаиләдә үс тә, иҗат, шигырь дөньясына тартылма ди! 
1947 ел. Мин – Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. Группабызда 13 кеше: биш кыз, сигез егет. Гариф Ахунов, Фәрит Хатыйпов, Марат Сәгыйтовлар... Тулай торакта Сания Сибгатуллина белән бер бүлмәгә эләктек. Мин шигърият дөньясына гашыйк, ул җырлый. Мин дә җырлыйм анысы, ләкин Саниянең тавышы бөтенләй башка – чылтырап чыга...
Икенче курста укыганда
бер егетнең үземә игътибар күрсәткәнен тоям. Зәңгәр күзле, аксыл йөзле, үсмер малайлар кебек юка гәүдәле бу егет бездән бер курска түбәнрәк укый. Бик тырыш, тыйнак, әдәпле. Мине күрсә, кып-кызыл була! Күзләрен яшерә. Әллә кыенсына, әллә ошата... Берзаман дуслашып ук киттек. Тулай торактагы бүлмәбезгә килеп, мине танцыга чакыра башлады. Яраткан музыкабызга рәхәтләнеп биибез.
Ул мине очыртып кына йөртә! Арабызда дуслыктан гайре бер-нәр­сә дә юк, билгеле. Җитмәсә, минем инде егетем дә бар. Төзелеш-архитектура институты студенты Фаршат белән йөрибез.
Ул озын буйлы, чибәр, гармунда бик шәп уйный...
Ә теге егетнең мине күргәч кызарулары ошый инде менә! Бер көнне бүлмәбезгә кайткач, шул хакта шигырь юллары белән генә әйтеп салдым:
«Ал яраннар кебек алсулана,
Бәгырькәем мине күрде исә...»
– Кем ул? – ди Сания.
– Бер егет инде, – дим. Хәер, Сания кем икәнен болай да белә инде.
Уйнап кына әйтелгән сүзләрдән шигырь юллары туды. Мин «Яран гөл» дигән беренче шигыремне яздым. Аны көйгә салып, җыр итеп җырлый башладылар. Берзаман Сания очып кайтып керде: «Пединститут кызлары гел синең җырны җырлыйлар икән! Качып кына сине күреп тә киткәннәр инде!» – ди.
Ә кыюсыз егетем бик ярдәмчел дә булып чыкты әле.
– Резеда, диплом темаңны алдыңмы әле? – дип гел кайгыртып тора.
Ә мин һаман сузып йөрим.
Йә темасы ошамый, йә җитәкчесе күңелгә ятмый.
– Өлгерермен әле, ашыктырма! – 
дим, исем китмичә генә.
– Юк, борчылам, Резеда. Тотынырга вакыт бит инде. Әйдә, үзем табам теманы, – дип өтәләнә.
Һәм миңа... «Тукай һәм балалар әдәбияты» дигән теманы тәкъдим итә! Тукай булсын да, ничек ошамасын инде! Ул бу тема буенча үзе эшләгән, шактый мәгълүмат туплаган икән инде. Мине булачак җитәкчем Якуб Агишевка да алып китте, әллә никадәр материаллар да бирде. Иренмичә, булышып, язганнарымны карап, тикшереп тә чыга әле. Эссе, кояш кыздыра. Утырабыз, утырабыз, язабыз, сызабыз... Китапларны бер читкә куеп, Идел буена төшеп китәсе, табигатьтә йөрисе килә. Ә ул мине мактый-мактый эшләтә. 
Шушы тынгысыз егет булышлыгы белән группадагы биш кыз арасыннан бер мин генә «биш»кә яклап чыктым дипломны!
Миннән битәр сөенүе, күзләр очрашкач, оялып кызарулары гел күз алдында тора...
...«Яран гөл»не бүген яңа көйгә, яңа җырчылар җырлый инде. Салават, Зәйнәп Фәрхетдинова, Алия Исрафилова... Сәүбән Чуганаев көенә җырлана торган «Яран гөл»не иң беренче булып Зәйнәп Фәрхет-динова тамашачыга җиткерде.
1994 елда уздырылган «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен...» дигән телевизион конкурста Салават башкарган «Яран гөл» исә беренче урынга лаек дип табылды. Шул җыр өчен тавыш биргән тамашачылардан студиягә өем-өем хатлар килгән. Телеви­дениедән шалтыратып,
мине дә бүләкләү тантанасына чакырдылар. Зал шыгрым тулы. Күрәм, баласын җитәкләп, аптыраган кыяфәттә берәү йөри. Рәтләр тирәсеннән бер үтте, ике... Абау, Сәүбән Чуганаев бит бу! Танып алып, үз яныма дәштем. «Урын юк...» – ди, боегып кына. Шаккаттым. Җыры җиңгән өчен аны бит зурлап чакырырга, дәрәҗәле урыннарга утыртырга тиешләр иде югыйсә. Зәйнәп чакыруы буенча гына килгән икән шул көйнең авторы. Оештыручыларның башы җитмәгән анысына...
Сәхнәгә чакырып, миңа сүз бирделәр. Арабызда җырның ком-позиторы да утырганлыгын әйттем. Ул да, сәх­нәгә күтәрелеп, котлау сүзләрен җиткерде. Салаватны чәчәкләргә, бүләкләргә күмделәр. Хәтта машина да бүләк иттеләр! Күңелле күренеш, әлбәттә.
Әмма Сәүбән Чуганаев өчен йөрәгем әрнеп калган иде ул чакта...
Кара, «Яран гөл» җыры әллә никадәр истәлекләр яңартты күңелдә! Яшьлек еллары, оялчан егет, аның миңа эшләгән яхшылык-лары...
...Ә минем тәрәзәләрем гөлләргә күмелеп утыра. Арада ал яраннар да бар. «Резеда гөлләре», диләр аларны. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар