Яраттырасым килә

Күзләреңнән күзем алмыйм

Тамчы булып, чәчләреңә
Уйнап тамасым килә.
Күңелеңдә ләйсән булып
Урын аласым килә.
Күзләреңнән күзем алмый
Карап торасым килә.
Үзем яраткан кадәрле
Яраттырасым килә.

Коштай очып, кочагыңа
Бер атыласым килә.
Иркәләнеп, бер мизгелгә
Онытыласым килә.
Күзләреңнән күзем алмый
Карап торасым килә.
Үзем яраткан кадәрле
Яраттырасым килә.

Бу шигырь язылганга инде байтак еллар үткән. Дөньяга алсу күзлектән генә карап яшәгән хыялый, романтик студент еллары иде ул. Уйга килгән беренче фикерләр, күңелдәге туар-тумас беренче хисләр әнә шулай тиз генә, җиңел генә ак кәгазь битләренә шигырь юллары булып тезелгән. Университетның татар теле-әдәбияты, журналистика бүлеге студентлары «Әллүки» әдәби берләшмәсенә йөри, үзләренең иҗади табышларын «Әдәби сүз» стена газетасында «бастырып чыгара». Чыннан да, ул газета басма матбугатка тиң: редколлегия членнары анда чыгачак язмаларны «җиз иләк» аша үткәреп сайлый, аннары берәүләр аны машинкада баса, икенчеләр бер-берсенә ялгап озынайтылган ватман кәгазенә келәйләп ябыштыра, рәссамыбыз газетаны профессионаллар дәрәҗәсендә бизи.

«Әллүки» берләшмәсенең җитәкчесе – Фәннур Сафин, газетаның шеф-мөхәррире – укытучыбыз Марсель абый Бакиров. Берләшмәгә йөрүчеләр – Мөдәррис Вәлиев, Нияз Акмалов, Хәйдәр Гайнет­динов, Шәмсия Гарипова (Җиһангирова), Асия Минһаҗева, Камәрия Кәримова, Рәйханә Мирсәяпова, Шәүкәт Сибгатуллин һәм башкалар... Утырышларда бер-беребезнең язмаларын энәсеннән-җебенәчә сүтәбез, тәнкыйтьләшәбез. Студентлар янына Сибгат Хәким, Роберт Әхмәтҗан, Рәдиф Гаташ, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм кебек шагыйрьләр килеп йөрүен дә искә алсаң... Каләм очыннан өзелеп кенә төшкән шигырьләреңнең «Татарстан яшьләре» газетасы, «Идел» альманахы сәхифәләрендә басылып чыгуы – аерата зур уңыш. Менә бу – «Яраттырасым килә» дигән кыска гына шигырем әнә шул бәхетле шигырьләремнең берсе булгандыр, мөгаен.

Сүземне «Әллүки»дән башласам да, үзебезнең дус-тату 425 нче төркемебезне, бер-беребезгә булган туганнарча мөнәсәбәтләрне искә алмасам, хатирәләрем тулы булмас. Ул чакта журналистика бүлеге – тарих-филология факультетында санала, бер курста 25 кенә кеше укый: унбишебез – рус төркемендә, уныбыз – татарда. Хәер, теге унбишәү арасында да татарлар бар. Татарларыбыз, нигездә, авыллардан җыелган, холыкларыбыз, рухларыбыз тәңгәл. Серләребез уртак, имтиханнарга бергә әзерләнәбез, еласак та, җырласак та – гел бергә. Егетләребез җырларга бигрәк тә ярата. Берсендә шулай Наил белән Эльмарт, хисләнеп китеп, Ленин урамыннан «Исмәле, җил, туктале җил, өзмә гөлнең чәчәген...» – дип җыр сузып барганда, үзләрен милиционер туктатып, бер сум штраф түләтеп киткән! (Комплекслы төшке ашның 50 тиен торган чагы.) Кирәк бит, фарсы теле укытучыбыз Мостафа Ногман да безнең кебек үк җыр җанлы булып чыкты. Композитор Рөстәм Яхин белән бергәләп «Унсигез яшем», «Киек казлар китә» җырларын махсус безнең өчен иҗат итте ул. Кайчакларда фарсы теле дәресе җыр дәресенә әйләнә иде. Укытучыбыз сорап бик тинтерәтмәсен өчен кызларыбыз хәйләгә күчә: «Мостафа абый, кичә тулай торакта гел сезнең җырны җырладылар!..» – дип сөенче ала. Мостафа Ногманның күзләре очкынлана: «Кайсын, кайсын?» Наилә белән Гөлсәрия җырлап та җибәрә: «Алларын алсаң икән, гөлләрен бирсәң икән...» Җыр яраткан кеше шигырьгә дә битараф түгел, әлбәттә. Минем яшьлек блокнотыма, мәсәлән, Гөлсәрия Исмәгыйлева (Басыйрова), Фоат Гайсин үз шигырьләрен теркәп куйган. Минем шигырьләрне дә укып, үз фикерләрен дә белдереп торалар иде. Кайберләрен укыгач: «Бу кемгә багышланган соң? Мөгаен, шуңадыр?» – дип үртәп тә алгалыйлар. Ә үзләре беләләр инде, беләләр кемгә багышланганын. Ул да үзебезнең арабызда бит. Анысы да бик чиста, саф мөнәсәбәтләр иде. Тик тәкъдирдә бергә булу язмаган булып чыкты.

Төркемдәшләребез белән әле дә бер гаилә кебек аралашып яшибез. Төрле кызыклы вакыйгаларны кат-кат искә төшереп көлешәбез. Әнә шул чакларда язылган «Яраттырасым килә» дигән шигырем «Күзләреңнән күзем алмыйм» дигән исемдә җыр булып соңрак яңгырады. Композитор Луиза Батыр-Болгариның текстны каян табып алганын, ничек көй язарга уйлаганын белмим. Ә җыр үзе күренекле җырчылар Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева репертуарына керде...

Шигырьнең эчтәлегенә килгәндә, хәзер болай дип уйлыйм: гадәттә, кызлар һәм малайларның холкы, кызыксынулары нык аерылып тора. Әйтик, мин балачакта кызлар белән курчаклы, «өйле» уйнарга яратсам, күршедәге яшьтәшем Назиф машина-тракторлар белән «җенләнде». Аннары кызларның матур буласы, иркәләнәсе дә килеп тора бит әле. Шагыйрә Фирая Зыятдинованың да «Матур буласым килә» дигән шигырен, шул исемдәге китабын яхшы хәтерлим. Димәк, матур булу, яраттырасы килү теләге бер миңа гына хас булмаган. Дөньяда күпме кеше яшәсә, мәхәббәткә шуның кадәр аңлатма да бардыр дип беләм. Минемчә, ул – яратудан бигрәк, нәкъ менә шул яраттырасы килү теләгедер.

Иркәләнү дигәннән, миңа балачакта анысы әллә ни эләкмәде. Әткәй иртә вафат булды. Әнкәй балаларга кырыс тәрбия бирү яклы иде. Рәхмәт, ул мине кыен чакта да авырлыкларга бирешмичә, үз көчемә ышанып яшәргә өйрәтеп калдырды.

«Күзләреңнән күзем алмыйм» – яшьлегем җыры. Хәзер, Тукай әйтмешли, «күз карашымда үзгәрде әшьялар төсе»:

Алкаларым сыңар-сыңар –
Йә югала, йә сына.
Сыңар-сыңар алкаларым

Үз парларын юксына...

Илфат Дәүләтшин көй язган «Сыңар алка» җыры бу. Җырның монысын да Зилә Сөнгатуллина җырлый.

«Сөембикә», № 7, 2015.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! – Апа, әни акылдан шашкан! Көзнең яңгырлы салкын бер көне иде ул. Мәктәптән туңып кайтып кына кердем, каршыма башлангыч сыйныфта укучы сеңлем Айзилә йөгереп килеп чыкты да, колагыма әнә шулай дип пышылдады.
    13131
    3
    171
  • Әллә?! Завод капкасы төбендә сезне бер карчык көтә дигән хәбәрне ишетүгә, Фәрһадның йөрәге чәнчеп алды, зиһене чуалды, күз аллары караңгыланды.
    10863
    2
    114
  • Үкенечле үткәннәр... Якшәмбе булса да, иртәдән телефон шалтырады. Башкаларның иртәнге йокысы бүленмәсен дип, атлас халатын тәненә элеп кенә җибәрде дә, телефонын алып балконга йөгерде. Телефонның теге ягында карлыккан ир кеше тавышы ишетелде:
    8055
    2
    86
  • Балагызны үзем карап торам! - 1 Кызлары туганнан бирле Аида белән Тимурның иртәсе гел бертөрле башлана хәзер. Тимур иң беренче булып уяна да, нәни кызы белән төне буе бала караваты яныннан китмәгән хатынын уятмаска тырышып, аш бүлмәсенә чыга. Иртәнге ашны ашагач, кереп битләреннән генә пәп итеп ала да эшкә китә.  Подъез ишегеннән чыгуга телефоны пипылдаганына да ияләште ир. Ул беренче  катка төшеп җиткәнче, хатыныннан уңышлы көннәр теләп смс килеп җитә. Ә ул телефонын алып «Рәхмәт!» яза. Бүгенге иртә дә нәкъ шулай башланды.
    3503
    7
    73
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! 2 Шулай да ул ЗАГСка килгән иде. Без машинадан төшүгә яныма килде. – Син ... монда? – гаҗәпләнүемне яшерергә дә теләмәдем.
    4048
    2
    63
Реклама
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 20 ноябрь 2020 - 13:52
    Без имени
    Дэвамы булмагач, ник башын бирергэ икэн хикэянен????
    Балагызны үзем карап торам! - 1
  • 20 ноябрь 2020 - 15:20
    Без имени
    Ничэнче гасырда яшибез! Баш кутэрмэ хатын кыз кыскача. Бер 200 ел элекке вакыт турында укыган кебек булдым!..
    Көнләшү түгел, көнләшмәү куркыныч
  • 20 ноябрь 2020 - 15:44
    Без имени
    Ирең шалтыраткач "Мин бит бу, яшьлекне искә төшереп аласым килде" дисең дә бетте бит инде. Шаяруның ни гөнаһы бар?!
    Иремне югалта яздым... 
  • 20 ноябрь 2020 - 15:59
    Без имени
    Ир кешенең үз урынында торуы кирәк. " Ике бозауга кибәк аера белмәгән нәстә" дигән гыйбәрә бар, бу нәкъ менә анасы белән хатыны арасында алтын урталыкны сайлый белмәгән ирләргә карата әйтелә. Әни котырта, хатын котырта дип ике арада болганып йөрсәң тормыш булмый инде.
    Каенана һәм килен
  • 20 ноябрь 2020 - 17:01
    Без имени
    Зур йорэкле кешелэргэ сокланмый момкин тугел
    «Әти, без бит барыбер туган!»
Реклама
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...