Логотип
Язмыш

Ялганчы килен

Галия белән Әмир бер-берсен яратышып гаилә кордылар. Тормышта төрле чаклар булгандыр. Табак-савыт шалтырамаган гаилә, гаилә түгел, - дия иде аңа дәү әнисе. Ә хәзер әнә үзе, дәү әни. Биш баласына яшәү бүләк иткән әни кеше, бүген төпчек улы Ранасы өчен кайгыра. 
Көләч, шук телле, уен-көлке белән сөйләргә, шаярырга яратучы улы, никтер үз эченә бикләнде. Чечнәдә хезмәт итеп кайтса да, ул һаман шул шук егет иде. 
- Улым, сиңа 21 яшь, үсәргә вакыт, - дип кисәтү ясаса да ана. 
- Әни өлгерермен, менә күрерсең, - дип җавап бирүче улы, сөйләшми, үз-үзенә бикләнде дә куйды. 
Абыйсы белән апалары узар, була инде ул, - дип әтисе белән әнисен тынычландырсалар да, Галияне эчтән нәрсәдер кимерә иде. Шикләнүләр озак көттермәде гаиләне. 
Ранас хезмәттән соң дуслары белән күңел ачучы булып, җиңел холыклы кызларның капкынына килеп эләгүләрен дә сизми калдылар шул. 

Матур тормышта яшәп үскән Диана, ялгыш юлга кереп киткәнен сизмәде. Җиңел кәсеп белән акча эшләргә аны дус кызлары алып кереп киттеләр бугай. Кеше гаепләп утырудан ни файда, ул үзе гаепле шул. Әһ, әнисен тыңлаган булса... Менә шул ялгышларын төзәтеп матур тормышта яшисе килү белән ул Ранасны да үзенә бәйләп куйды. Туйган иде Диана кичке күбәләк булып йөрүдән. 
Чибәр, бай гаиләдә үскән егетне үзенеке итү уе белән яши башлады. Бер генә вариант бар - бала. Күпме генә авырга калырга теләсә дә, аның планнары никтер тормышка ашмады. Болай булмый, - дип, ялганга күчте. Иптәш кызлары да кулдан килгәнчә булыштылар. Тест нәтиҗәсен дә табып бирделәр. Ранасны куркытып өйләндерәсе генә калды. Бусында сугыш чукмары исемен яулап алган абыйсы Дамирнын ярдәме кирәкте. Аны да Диана елап ышандырды. Нәрсә тора Дамирга, йодрык белән селкенеп закон аңлатырга. Андый эштә аңа тиңнәр юк. 
Ранасның үкенүдән башка чарасы калмады. Дамир әти-әнисен, Диананы ияртеп, Ранасларга килеп тә җиттеләр. Кода булучы кешеләр кызларына ышандылармы, әллә кулай вариантны кулдан ычкындырудан курыктылармы, болай йөргәнче хуҗалы булыр, дипме эшне тиз тоттылар. Диананы калдырып та кайтып киттеләр алар. Бер атна эчендә никах укыттылар. Зурдан купмыйча гына туйладылар. 
Ике яшь йөрәк арасында бернинди мәхәббәт әсәре дә юк. Бер-берсе өчен ят кешеләр. Ничек яшәргә, - дип башын вата Ранас. Бу вакытта Дианының башында мең төрле уй. Түзәргә, барсына да түзәргә. Икенче планнын тормышка ашырасы калды кызның. Барсы да яхшы була диеп үз-үзен ышандыручы Диананы курку биләп алды. Шулай да тәвәкалләде ул. Әниләренә кунакка барганда имеш егылып баласын югалтачак. 
Нәкъ шулай эшләде. Иренә елап звонок ясады. Әнисе ярдәме белән хастәханәгә кереп бер көн ятып чыкты. Диананың сере ачыла башлады. Әнисе тезләнеп диярлек ялварды. Дөресен сөйлә Ранаска, бәхетле булмыйсың. Ялган белән төзелгән гаилә озак яши алмый. 

Түзмәде Дамирә, серне иренә ачты. Ата беренче чиратта улы Дамирның кирәген бирде. Алар төрле чыгу юлларын эзләделәр. Бары тик дөреслекне ачу кирәк дигән нәтиҗәгә килеп, кодаларга юл тоттылар. 
Чакырылмыйча килгән кодаларны күргәч Галия башта курыкты. Үзендә көч табып, берәр нәрсә бармы? Диана чакыртымы сезне, - дип сораулар яудырганын сизмичә дә калды. Галия Дамирны бик өнәп бетерми, теге чакта улын кыйнаганнан соң. Шулай да кичке кунакларны өйгә чакырды. Әтисе белән әнисен күргәч, Диана коелып төште. Галиянең шикләнүләре әллә дөрес микән, ник килгәннәр кодалар дип баш ватып утырган Әмирне, уйларыннан кодасы Гаяз сискәндереп җибәрде. 
- Без зур эшләр башкарырга килдек, - диде Гаяз. Гаеп бездә ачуланма инде Әмир. Диана авырлы булмаган, ул алдашып бу тамашаны тудыручы. Ә без барыбыз да бу театрның артистлары булдык ахрысы. Һәр ялганның ахры булырга тиеш. Белү белән менә мин сезнең каршыга гафу сорап килдем. 
- Кичерегез, кичерә алсагыз. Без белмәдек. Соң булса да , хәерлегә булсын. 
Сез ничек әйтәсез, без барсына да риза, - диде дә Гаязның күзеннән яшь бәреп чыкты. 
Борылды да кызына, бары тик бер сүз әйтә алды - Әһ, кызым. 
Бераз тыңлыктан соң сүзне Дамирә дәвам итте. Балалар безнеке тавышсыз, халык теленә эләкмичә, гайбәтләрдән качып, уртага салып сөйләшик. Ранас та, Диана да икесе дә гаепле. Берсен дә аклый алмыйбыз. Тавышланып, сугышып та бер нәрсәгә дә ирешә алмабыз. 

Дәшмичә барсын да тын гына тыңлап торган Галия башта улының күзләренә, аннары килененең күзләренә туры карады. Тормышта бер уңмагач, һич уңмас, - дигән әйтем бар балалар. Безнең ярдәм белән гаиләне саклап калып булмасмы. 
- Сез ни диярсез, - дип балаларына сорау бирде ана. Елап, шешенеп беткән Диана, беренче булып кайнанасы белән кайнатасыннан, аннары Ранастан гафу сорады. 
- Мөмкин булса, мин монда калам. Үз ялгышымны мин үзем төзәтергә тиеш. Ранас ни дияр. Ранас та, без икебез дә ялгыштык. Димәк хаталарны да бергә төзәтергә тиеш. Ничек бар шулай кала. Яшәп карыйк, безнең язмыш, хәзер безнең кулларда. 
- Минем бер генә соравым бар, сезнең барыгыз каршында да - Дианага. 
- Сүз бир, башка миңа алдашмаска. 
- Сүз бирәм, бары тик дөресен генә сөйләргә, - дип Диана әти-әниләре каршында иренә ант итте. 

Җиңел бармаса да тормышлары, әкертен генә уңай якка үзгәрешләр алды. Ранас та Дианының яхшы якларын эзләргә тырышты. Ә бу вакытта Диана да үзе өчен яңа ачышлар ясый башлаган иде. Аның иреннән дә яхшы кеше бу дөньяда юк кебек тоелды. 

Ике як ата-аналарның да тырышлыгы юкка чыкмады. Алар хыялланган онык та тиздән дөньяга аваз салырга җыена бугай. Алардан да бәхетле кеше юк. 
Улының бәхете өчен Галия барлык киртәләрне дә сыгылмыйча узды. Ул кодалары, балалары, ире каршында үзенең чын ана икәнен раслады. Бу авырлыкларны алар икәү Диана белән генә кичерделәр. Врачлар Дианага бала таба алмыйсың дисәләр дә, Галия туктап калмады. Авыл халкы алдында үзен авыру, аңа ял йортларында дәваланырга кирәк дигән сүзне бик тиз арада таратты. Үзе генә барып йөри алмаучы булып киленен имеш алып баручы булды. Ял йортларында Дианага барлык кирәкле дәваларны тапты. Үз теләгенә иреште ана. Ул улының гаиләсен саклап калып, бүген әнә оныгының туганын көтә.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ЯЛГАНЧЫ КИЛЕН ТУГЕЛ ИНДЕ БОЛАЙ БУЛГАЧ...ЯЛГЫШКАН ГЫНА КИЛЕН...ИЗ ГАЗАЗ КЕШЕЛЭРЕ АЛДЫНДА ЯЛГЫШЫ ОЧЕН ГАФУ УТЕНЭ АЛГАЧ, ЫШАНЫЧ ЗУР!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ялгышкан,Ялганын таныган.Гафу утенгэн, но под давлением родителей.Ярый.Монда ин зирэге Галия апа булды минем фикеремчэ.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кирәкме ул Диана боларга?! Теләсә кемнән калган киленнәрне дә үч төбендә йөртәләр, менә дигәннәрне эт көнендә яшәтәләр, аңламассың бу дөньяны.

        Хәзер укыйлар