Логотип
Язмыш

Уртага салып, сөйләшәсе калган

Җәй ае, ял вакыты. Менә минем дә чираттагы ялым. Ял вакытында туганымның хәлен белим дип кунакка барган идем. Олы яшьтәге апамның да дуслары бар. Менә аларның берсе апамның хәлен белергә дип кичләп кенә кунарга килде. Сүз артыннан сүз бит сизелмичә дә әйтелеп куела. Мин дә үземнең кечкенә генә мәкәләләр язуым белән мактанып та түгел инде сүз арасында әйтеп ташлаганымны сизми дә калганмын. Кич озак утырылды, чәйләр дә күп эчелде. Кунак апам да миңа үзенең тормышын сөйләп бирде. Бер язмасаң да берәр кирәге чыгар балам. Гәйбәт өчен түгел гыйбрәт өчен генә сөйләвем, - дип куйды Саимә апа. 

Мәктәпне тәмамлаган егет-кызлар өчен, җәй ае уку йортларына керергә имтиханнар бирү белән сизелми дә узып китте. 1977 елларда авыл балалары өчен Авыл хуҗалыгы техникумына керү бик зур уңышларга ирешү белән тиң иде. Ул елларда уку йортларына гаиләләре хәлле йортта үскән балалар гына укырга керә ала. Калган егет-кызларны төзүчелектә, терлекчелектә эшкә көтеп торалар. 

Булат та шул исемлектә бар. Әтисе колхоз рәисе булып эшләгән егет өчен бу уку йортының ишекләре ачык иде. Уку йорты булгач төрле районнардан балалар агыла да агыла. Мал врачы, зоотехник, инженер, умартачы, хисапчы белгечлеген үзләштерергә килгән яшьләр арасында Саимә исемле чибәр кызны күрми калу мөмкин түгелдер. Менә ике яшь йөрәк бер-берсен тапты да бугай. 
Уку елының беренче көненнән алып алар гел бергә булдылар. Өченче курсны тәмамлаган яшьләр гаилә кору турында сүз алып бара иделәр инде. Булат мәктәпне тәмамлау белән хәрби хезмәткә алынып, туган иле каршындагы бурычын үтәп кайткан егет. Укырга кергәндә егетнең яше 20дә иде. Өч ел сизелмичә дә үткән Булатка, бу елны 23 яшь булса Саимәгә 20 тулды. 
Булатның әти-әниләре Саимәләрнең әти-әниләренә кыз сорарга килделәр. Ике як та килешкәч, никахын укытып туйга хәзерлек эшләре башланды. Ул елларда никах артыннан ук туй да уздырылганга күрә бу эшләр бик тиз башкарылды ике гаилә арасында. 
Киленнен кайнана ачык йөз белән каршыласа да, йөрәгенең бер төшендә нинидидер корт уйнап торды. Гел өйрәтергә, кисәтү ясарга яраткан кайнана, чакмый кала алмады. Саимә түзде. Үзе сайлаган яры бит. Әнисе - кызым, бигрәк ерак районга китәсең, якын тирәдә генә егетләр беткән идеме инде сиңа, - дип тә әйтеп карады каравын… Яратуы көчле иде шул. Ике ай вакыт тиз узды. Яшьләрнең тагын бер ел укыйсылары калганга, алар тагы Минзәлә шәһәренә юл тоттылар. Кечкенә генә бүлмәдә яшәген бер еллары алар өчен иң кадерле һәм бәхетле чор булды ахрысы тормышта. Укуларын бетереп, диплом алыр вакытта инде Саимә әни булырга җыена. Табырга да вакыты аз калып килә. Бала белән кая барасың. Иренең туган авылына юл тоткан яшьләр, йортта яшәргә калдылар. Көтеп алган кызлары Альбина да бу дөньяга аваз салды. Башта бик матур яшәсәләр дә, кайнана - кайнана булып үз зәһәрен чәчәргә өлгерә иде. Ә менә кайнатасы бик яхшы кеше булганга гына Саимә түзде бугай. Һәр ел кайнанасы яңа ел җиттеме, еракта Ташкент якларында яшәүче кызына кунакка китә. Берәр айлап тора ул анда. Терлек, кош-корт итләрен күпме күтәрә ала, шул кадәрле төяп алып китә. Бу елны да шулай итте.  Кичке аш пешерер өчен верандага ит алырга чыга. Ни күрсен, бернинди дә ит әсәре юк. Шуның хәтле итне алып китә алмавы билгеле инде. Кая куйды икән дигән уй борчый яшь ананы. 
Йортта эшләп йөрүче кайнатасы чәй эчәргә дип кергән икән. Минем күздә яшь. Баланың ашыйсы килә. Шулпа куярга ит юк. Минем өстә ике ир ат, аларны бит ашатырга да кирәк. Шунда әти, кызым ни булды, дөресен сөйлә, - диде. Минем тулган булгандыр инде күңелем, сөйләдем дә бирдем. Хәзер балам, табарбыз диде дә верандага чыгып китте. Верандада ике сандык тора, мин каян белим инде әнинең итне анда яшергәнен. Сандыклар бикле дә әле. Әти балта алып керде дә берсенең йозагын бәреп ватты. Менә кызым ит, пешер, күпме телисең. Җавабын мин үзем бирермен. 
Бәхетле көннәр тәмамланды. Бер ай вакыт узды да китте. Кайнана әни кайтты. Без өйдә юк идек ул кайтканда. Әти яхшы гына тәрбия сәгате үткәреп алган иде инде. Бер сүз дәшмәде, ит турында да сүз кузгатмады. 
1 сентябрь көнне мине колхоз идәрәсенә эшкә чакырып килделәр. Дипломлы хисапчылары юк икән. Риза булдым, кызыбызны балалар бакчасына урнаштырдык. Балалар бакчасы безнең өй янында гына. Колхоздан үзебезгә йорт бирделәр. Шунда яши башладык. Кызымны балалар бакчасыннан иремнең апасының кызы ала. Ул гел Альбинабызны карашты. Рәхмәт аңарга. Иремнең ул апасы җайлы, ярдәмчел иде безнең өчен. 
Тормыш җайлы гына бармый икән шул, арага керүчеләр дә табылды. Иремне шаяртучы гына булып, минем турында төрле сүзләр дә ишеттерделәр. Имеш сынап карыйлар. Ирем сыналмады, сыгылды. Эчә башлады, көнләшеп кул күтәрергә дә курыкмады. Безнең матур тормыш, куркыныч бер төш кебек упкынга таба тәгәри иде. Икебез ике ярда калдык. Яшь, тормышны аңлый белмәгәнбез. Бер-беребезне гаепле санап, аңлашмыйча да аерылыштык. 
Бер ничә еллар узгач, авылга барырга туры килде. Шунда гына безнең тормышны җимерүче кара мәченең кем булуын белдем. Иптәшләр, дуслар күп иде, менә араларында дошманнары да булган. Кем бит әле, иремнең иң якын дусты, сыйныфташы. 
- Исәнме Саимә, - дип сүзен башлады Рәис. Башта гафу сорыйм. Мин сезнең араны җимерүче. Ул вакытта аңламаганмын. Сина булган мәхәббәтем күземне дә, акылымны да каплаган. Булатка теләсә нинди уйдырмаларны мин сөйләүче. Сез аерылгач, имеш син миңа кияүгә чыгарсын дигән уйлар, өметләр белән эшләгән идем мин ул явызлыкны. Син китәрсең дә, югалырсың дип уйламаганмын. Син мине сайламадың, әнә башка кешегә кияүгә чыккансың дип ишеттем. 
Мин урынымнан да кузгала алмыйча, томан эчендә йөзә идем. Булат бит минем беренче мәхәббәтем, бүген дә мин аны гына яратам. Ә ул нишләгән… Бер нәрсә дә аңламаслык идем, кулымны күтәреп яңагына сукканымны сизми дә калдым. Кемдер: 
- Чү балам, чү начарлык алдан, акыл арттан, - диләр. Соң инде, хәзер төзәтеп булмый. Мин дә синең каршында килен гаепле. Кеше гайбәтенә ышандым, сине тыңламадым. Баламны да үз кулларым белән алкашка әйләндердем. Әнә хәзер бер күрергә дә интизар булып ятам, - диде дә әни мине кочаклап, озаклап елады. 
Ул көнне мин кайтып китмәдем. Кайнанам белән кайнатам янында кунып калдым. Кызымны, Альбинамны да әбисе белән бабасы бик сагынганнар иде. Төне буе барча борчыган сорауларыма мин җавап таптым. Икенче көнне безне күчтәнәчләр белән озатып калдылар. Кайткач икенче ирем Солтанга барсын да сөйләдем. Ул бик җайлы кеше булды. Кызларыбызны яратып үстерде. Еш булмаса да кайнанам белән кайнатамның хәлен белеп тордым. Берәр көн кызым белән кунып кайткан чаклар булды. Иремә, Солтаныма рәхмәт, бер сүз дә әйтмичә үзе илтеп куя иде. 
Ә ирем Булат, теге хәлләрдән соң эчәргә тотынган. Эштән дә эчкәне өчен куганнар. Бераз йөргән дә Себер якларына эшкә чыгып киткән. Шул чыгып китүеннән соң озак кына туган якларына кайтмыйча йори. Өйләнгән, улы бар. 

Бүген дә бер-беребезне сагынып яшибез, балам. Ялгышлык икебездә дә булды. Яшь идек, тәккәбберлек тә булгандыр. Аерылып китү дөрес вариант түгел, беләм. Утырып барсын да уртага салып сөйләшәсе калган да бит. Соң инде. Терсәк якын булса да, тешләп булмый икән.

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Беткэ уч итеп тун ягалармы?!!! Мондый каенаналарнын арт чумечлэрен яхшылап пешерергэ иде: кеше баласын ник кыерсыталар икэн??? Ирен, улын, оныгын да уйламыйча, итлэрне яшереп киткэн! Уз начарлыгы узенэ кайткан, сонлап булса да гафу утенгэн... Э менэ Саимэ Солтаннын кадерен белергэ тиеш! Инде олы яшьтэ, кызларын устергэн, янында алтын кебек Солтаны бар! При таком положении дел "Бер-беребезне сагынып яшибез" дип утыру мэгънэсезлек, Аллага шокер итмэу!

    Хәзер укыйлар