Логотип
Язмыш

“Уф, арыдым”, — димәде.

Бу фани дөнья аның өчен никадәр генә катлаулы булса да, тормышны, яшәүне яратты әнием. Әнием Мәрфуганы уйлыйм да, аның сурәте тере булып күз алдыма килә. Әнә, ул тәрәз төпләрен дә күкрәп үскән яраннарын иркәли-иркәли су сибеп йөри. Биш баласын табынга җыеп төмле-төмле ашлары белән сыйлый. Ул әзерләгән ризыкларның тәме әле дә булса сагындырып искә төшә. Чибәрлеккә килгәндә, аңа тиңнәр күп булдымы икән? Зәп-зәңгәр, фирүзә төсле күзләр, бернинди иннек-кершәнсез ачык йөз, тыйнак-акыллы, сабыр холык. Аның чисталыгы, пөхтәлеге күпләргә үрнәк булырлык. Уй йомгагым сүтелгән саен исем-акылым китә. Ничек ул шулай бөтен эшкә өлгерә иде икән? Биш бала, холыксыз әти, хуҗалык эшенә күпме өй мәшәкатьләре, мал-туар, бакча өстәлгән. Әле алай гынамы соң, ял саен урманнан җиләк-җимешлөрен, гөмбә-чикләвекләрен җыеп, кышка күпме ризык хәстәрләп куя иде. Оекбаш-бияләй бәйләп тә, яңа матур киемнәр тегеп тә күпме сөендерде ул безне.
Инде лаеклы ялга чыгып, тормыш үз агымы белән барган чагында, бәби тудырганда киленебез үлеп китте. 61 яшенә карамастан, әниебез ятим күкрәк баласын — нарасый оныгын тәрбияләргә алып кайтты. Янәдән күпме йокысыз төннәр, тынгысыз көннәр үткәрде ул аны үстергән вакытта. Күпме генә авыр булса да, беркайчан да: “Уф, арыдым”, — димәде. Әйе, аның турында мин әллә ниләр язар идем, дөресрәге, кулымнан килсә, мин аңа бөтен җиһанны яңгыратырлык мәдхия тудырыр идем. Хатын-кыз буларак гади, әмма өни буларак изге җанлы фәрештә иде ул безнең өчен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Беренчедән ,элеккеләр ныклы булган, чөнки эшләп үскәннәр. Икенчедән, аламалары үлә барган. Барыбызның да әниләр шундый булды. Хәзергеләр тормыш авырлыкларына әзер түгел. Күбесе авыру, чыныкмаган.

    • аватар Без имени

      0

      0

      эиие туганкаем безнен энилэрнен язмышы бик авыр булды шул эммэ лэкин алар барсынада тузделэр авырсынмадылар хэзерге яшлэр ни очендер тузмилэр эниен турыдагы язманы укыгач уземнен эниемдэ нэкшулаи иде изге жанлы фэрештэгэ тинлэрлек урыннары ожмахта булсын иншалла

      Хәзер укыйлар