Түз, йөрәк!

БЕЗНЕҢ КҮҢЕЛ
Безнең күңел нигә моңлы икән,
Безнең күңел ничә кыллы икән? –
Онтыласы иде тын калып.
Гарасатка кереп югалмыйча,
Гөнаһларга гына уралмыйча,
Бәхет йөрсә икән юл ярып.
Безнең күңел нигә моңлы икән,
Безнең күңел ничә кыллы икән? –
Ду купканнар шашкын хисләрем.
Чыгымчылап чапкан ярсу тайдай,
Дулкыннарга кунган моңсу айдай,
Ярсу яки моңсу кичләрем.
Безнең күңел нигә моңлы икән,
Безнең күңел ничә кыллы икән? –
Кушылырга сайрар кош кирәк.
Җаннан җанга йөри моңнар күчеп,
Тик дөньясы гына әллә ничек —
Сабырлыклар бирсен,
түз, йөрәк!..
Бик пөхтә, төгәл шагыйрьләр бар. Андыйлар шигырьләренең туган елын көненә, хәтта сәгатенә кадәр теркәп баралар. Беренчедән, үз иҗатыңа мондый игътибарның кирәклеген мин соңрак аңладым. Икенчедән, яңа шигырьләремнең датасын яза башласам да, китап чыгарганда бертөрлелекне саклап, билгеле булганнарын да төшереп калдырырга туры килде. Ә менә «Безнең күңел» дигән шигыремнең язылу вакыты гына түгел, язылу тарихы да бүгенгедәй хәтеремдә.


1982 ел, 5 октябрь. Төнге сәгать 12 тулып килә. Ирем, язучы Фаил Шәфигуллин иртән эшкә киткән җиреннән һаман кайтмый. Күршебез шагыйрь Зөлфәт янына да берничә тапкыр төшеп мендем (алар – 6 нчы, без 8 нче катта яшибез). Зөлфәт исә миннән көлә генә: «Кызлар янында, конечно... Барыбер синнән яхшыракны тапмаячак, кайта, көт!» – ди. Ә минем гомер булмаганча эчем поша. Юкса Фаилнең кайтмый калган чаклары булмады түгел бит инде.
Әтиләрен дүрт күз белән көтеп торучы кызларымны йоклатып, ике тәрәзә арасында йөрим. Урам якка караган тәрәзәдән ниндидер тишек табып, орчык җебе кебек сузылып, нәзек җил керә. Үтә бер шәфкатьсезлек белән өшетеп, җанымны бораулый. Шомлы да, сәер дә салкынлык... Үземә һич кенә дә урын тапмыйм. Ә йокы дигәнең тәмам качкан. Бераздан кәгазь, каләм алып, өстәл артына утырам:
Безнең күңел ничә кыллы икән,
Безнең күңел нигә моңлы икән?..
Йөрәк тынгысыз. Нигә бу кадәр тынгысызлана? Күңел нигә шулкадәр зеңли? Башка нигә әллә нинди кирәкмәгән уйлар килә?.. Нинди сәер фаразлар бу? Белмим. Әмма язам:
Гарасатка кереп югалмыйча,
Гөнаһларга гына уралмыйча...
Юкса мин бит әле тулы канлы ир хатыны, томрап торган ике балам үсә. Күптән түгел генә шәһәр үзәгеннән җылы, иркен яңа фатир бирделәр. Өстәвенә, бакчабызда өй сала башладык. Нәкъ шушы октябрьнең 6 сыннан 10 сына кадәр сузылачак озын ялда Фаил үзенең баҗасы, кайнеше, дуслары белән өмә ясарга тиеш. Минем дә аларны ашатып-эчертү өчен ризыкларым әзерләнгән.
Кыскасы, уфтанырга да, моңаерга да, гарасат-бураннар турында уйланырга да тиеш түгел идем мин ул көнне.
Дулкыннарга кунган моңсу айдай,
Чыгымчылап чапкан ярсу тайдай,
Моңсу яки ярсу кичләрем...
Моңсу кич. Чынлап та, шул караңгы төндә ниндидер моңсулык баскан мине. Ә ярсып, күкрәк читлеген бәреп чыгардай булып типкән йөрәк: Бәхет йөрсә иде юл ярып! – дип үтенгән. Куркыныч бер тетрәнү белән җиде төн уртасында язган бу шигыремдә, ялгыз калачак авыр киләчәгемне сизенгән кебек, Аллаһыдан сабырлык сораганмын...
Тик дөньясы гына әллә ничек,
Сабырлыклар бирсен,
Түз йөрәк?..
Җаннан җанга йөри моңнар күчеп...
Әйе, ул моң, моңлы моңсулык, моңлы сагыш – миннән балаларыма да, туганнарыма да, әти-әниемә дә күчте. Дүрт яшьлек нарасыем өзелеп-өзелеп Яңа елны көтә башлады. Кыш бабайдан: «Кыш бабай, әтиемне өебезгә кайтар, зинһар!» – дип үтенә дә, кызыл бишмәт кигән дәү, көчле, гайрәтле, тылсымлы бабай – аның соравын, һичшиксез, канәгатьләндерәчәк дип өметләнде. Бәйрәмнәр үтеп, могҗиза булмагач: «Әни, көрәк белән барыйк та әтиемне казып алыйк, Мин үзем казыйм!..» – дия башлады. Ә күзләреннән аккан яшь елгасы, җыя барсаң, халык җырларында әйтелгәнчә, күл булыр иде, билләһи...
Озак та үтми «Безнең күңел» дип аталган бу шигырьгә композитор Илгиз Закиров, үзе кайдандыр күреп алып, мәгънәсенә бик тә тәңгәл килгән көй язган. Аны җырчы Миңгол Галиев өйрәнде. «Тик дөньясы гына әллә ничек» дигән сүзләре аркасында, җыр Татарстан радиосы каршындагы худсоветтан үтмәгән. Миңгол Галиев аны кабаттан, шәхси фаҗигасе кебек итеп: «Дөньям гына менә әллә ничек», дип яздырып тәкъдим итте. Җыр, худсоветтан үтеп, радио фондына теркәлде».
«Социалистик Татарстан» газетасының «Гаилә» битеннән дә, ноталары белән бергә җыелып, басмага әзерләнеп беткәч, шушы бер җөмлә өчен набордан төшеп калды ул. Ә бәлки кечкенә генә кереш сүзе ошамагандыр?.. «Сез яраткан җырлар» рубрикасыннан барырга тиешле әлеге җырга: «1982 елның 5 октябрендә туган шигырь бу. Ул төнне өч шигырь язылды. Өчесе дә моңсу, сагышлы. Табигатьтә ниндидер үзгәреш буласын сизгән киек кош сыман, күңел актарылды, җан елады ул кичтә. Минем тормышыма зур фаҗига китерәчәк, хәләл җефетем хәл эчендә яткан каһәрле төн булган ул. Күңел күзем белән шуны сизгәнмен икән, үзем дә белмичә, шул сызлануларны шигырьгә салып утырганмын. Ә аңым белән ул газапларны бер тәүлеккә соңрак кичердем», – дип алхәбәр язган булганмын...
Илгиз аны яңадан «Татарстан яшьләре» газетасына биргән. Шулай итеп, бу «Безнең күңел» дигән җыр, ноталары белән бергә, «Татарстан яшьләре»нең 1984 елгы 11 август санында дөнья күрде.
Вакытлар үтте. Сүзләренә көе ятып торган, күңелләрне айкап чыгара торган бу җырны, Миңгол Галиевтән тыш, Мирсәет Сөнгатуллин, Салават Фәтхетдинов, Мөнир Якупов, Гөлзадә һәм башка тагын бик күп җырчылар башкарды. Хәзер дә җырлыйлар.
Бу шигырьгә композитор Илдус Якуповның да, үзгә бер нәфислек, эчке бер тетрәнүне сиздереп язган мөлаем көе бар.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
Соңгы комментарийлар
-
9 август 2022 - 17:46Без имениХатын кыйнаган кешенен туктаганын кургэнегез бармы?! Хатынга бер суккан кеше беркайчан кыйнаудан туктамый! Беркайчан! Донья кургэн эти эни буларак сез моны анларга тиеш. Картая картая кул белэн уйный торган кеше эшэкелэнэ генэ сэбэпле-сэбэпсез кул кутэрэ. Сез нинди генэ суз эйтсэгездэ тозэтеп була торган тугел! Кызыгыз яшьлеге белэн генэ белгертмэскэ,ярарга тырыша, тозэлер дип омет итэ. Димэк эти энигэ бергерткэн очен тагын кыйнаган?! Белгертэсе килмэсэ дэ кешегэ беленми кала торган эш тугел бу. Эле кызнын таянырга эти энисе тигез. Шуны белэ торын кияу кыйный. Эти энисез яклаучысыз калгач ни кыланачак бу кияу?! Бу кеше белэн яшэсэ алдагы гомерен кыйналып яшэячэк кыз. Кыйнап имгэтэчэк хичшиксез иртэме сонмы. Имгэнгэн хатын иргэ кирэк тугел! Кешедэн ким булып яшисе килми. Белгертэсе килми. Парлы матур тормышта яшисе килэ. Цена вопроса кызыгызнын сэлэмэтлеге. Эти эни якламаса кем яклар?!Кияү кызыбызны кыйный?
-
9 август 2022 - 11:39Без имениБигерәк күп күргән сез. Кайтмаска иде, үсәр иде бала. Ййй язмышларГомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
8 август 2022 - 12:19Без имениИрегез белән барып, утырып күзгә күз карап сөйләшәсегез калган.Телефо6ан решать итеп буламыниКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.