Әтнәдәге фаҗига: “Фагыйлә апа, акчасын коткарам дип кереп, янып үлгән”

–Шактый зур йортта яшәүче, 7 кешелек гаилә зыян күрде, – диде Күнгәр авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гарипова “Татар-информ” хәбәрчесенә. –Янгын кичә, төштән соң, сәгать икеләр тирәсендә чыкты. Бу вакытта өйдә Фәгыйлә әби һәм аның өч оныкчыгы гына булган. 10 яшьлеге куркуыннан күрше урамга йөгергән. 3 һәм 7 яшьлекләрен күрше-тирә үзенә алып чыккан. Әбинең кызы Фәния апа, аның улы Алмаз һәм киленнәре бу вакытта фермада эштә булган.
Нык тормышлы гаилә иде. Йорт-җирләре зур. Авыл халкы бит инде ул, акча булган саен өстәп бүлмә сала, абзар-кура төзи. Галиевлар да искәрмә түгел. Янгынның сәбәбен электр чыбыкларының төзек булмавыннан таптылар.
Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, Фәгыйлә әби – ут карчык булган. Ул гомере буе колхозда эшләгән, балаларын ялгызы аякка бастырган. Хәзер исә өйдәге барлык эшне җигелеп тарткан. Печәнен дә чапкан, тиресен дә түккән. Балаларны бакчага, мәктәпкә илткән, аннан кайтышлый сумка тутырып ризык алган, ашарга пешергән. Бөтен тормышны үз йодрыгында тоткан, кыскасы.
–Чын әрсез татар хатыны инде ул. Бездән ерак тормый алар. Әле ике-өч көн элек кенә карап тордым. Бакчада печән чаба да, зур чүмәлә җыеп, шуны сәнәккә кадап ала, икенче кулына чалгысын тота, – ди Гөлназ Гарипова.
Кешене әҗәле йөртә диләр бит. Хактыр, юкса әби янган өй эченә кереп йөрер идемени?
–Фәгыйлә апа ничек тә янгын эченнән байлыгын коткарырга маташкан инде. Өч тапкыр кергән бит. Иң элек документларны алам дип керә. Ул вакытта алып чыгалар. Икенчесендә исә лапастагы кышлаган ике үгез белән ике кечкенә бозауны ычкындырам дип ут эченә ташлана. Аннан да коткарып калалар. Тик ыгы-зыгы арасында әби тагын күздән югала. Лапасның аргы башында келәт кебек корылма булган. Фәгыйлә апа шунда кереп киткән. Янәсе, акчаларын алып чыга. Артыннан кермәсеннәр дипме инде, арттан ишеген дә бикләгән. Әбинең юклыгын берникадәр вакыттан соң гына белеп алдылар. Егетләр барып караганда, әби инде ис тиеп, идәнгә ауган була. Акчаларын алырга да өлгергән үзе, кулына чытырдатып йомарлап тоткан аларны. Тик урамга алып чыкканда әби исән түгел иде инде, – ди авыл җирлеге башлыгы.
Галиевларның йорт-җире яраксыз хәлдә. Лапас, абзар-кура, баз өсте корылмалары янып бетә. Өйнең дә зал ягы гына калган. Тик анда яшәп булмый. Чөнки бар җиреннән су сиптергәннәр.
–Кызу урак өсте булуга карамастан, авылдашлар да, күрше авыллар да тиз арада ярдәмгә ашыкты. Кеше күп булу сәбәпле, Аллага шөкер, зәһәр утның мәкерле телләре күршеләрне яламый калды, – ди Гөлназ Гарипова.
Галиевлар янгыннан бернәрсәсез диярлек кала. Әби коткара алмаган ике үгез, ике бозау кара күмергә әйләнә. Дүрт сыер, көтүдә булу аркасында, исән кала.
Гаилә вакытлыча үзләренең каршы яктагы буш йортка сыеначак. “Кызыл әтәч” корбаны Фәгыйлә әбине бүген җирлиләр.
чыганак: http://intertat.ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.