Логотип
Язмыш

Теләченең батыр хатыны: “Ирем аяксыз калып, бер ел үткәч, апа да урын өстенә ауды”

Татарстанның Теләче районы Олы Мәтәскә авылында яшәүче Хәмидә апа Вәлиәхмәтова менә инде биш елдан бирле инсульт кичереп, аяксыз-кулсыз диярлек калган газизләрен карый. Аның ярдәменә бүген ире Нуриәхмәт абый һәм бертуган апасы Мәхтүмә апа мохтаҗ.

Дөрес, үҗәтлеге, тырышлыгы аркасында инде ул ирен аякка бастырган. Нуриәхмәт абый авырлык белән генә булса да, тотынып йөри. Ә менә Мәхдүмә апа диван һәм коляскага кадакланган. Анда күчереп утыртыр өчен дә, хәтта яткан җирдән торгызу өчен дә Хәмидә апа кирәк.
 
Хәмидә апа тумышы белән Балык Бистәсе районының Биектау авылыннан. Авылда калудан курыккан кыз Казанга барып урнаша. Тик язмыштыр күрәсең, шушы авылга кунакка кайтып йөргәннән соң гомерлеккә килен дә булып кала.

– Бергә яши башлавыбызга 37 ел була инде, – ди ул. – Ике ул, бер кыз тәрбияләп үстердек. Алар барысы да тормышлы. Кайтып йөриләр. Өй сакчылары без өчебез хәзер: ирем, апа, мин.

Нуриәхмәт абый без килгәндә өй алдына тәмәке пыскытырга чыгып бара иде. Аны киендереп озату, каршы алу да хатыны өстендә. Чөнки сул кулы хәрәкәтсез асылынып торудан башканы белми. Ул кергәнче Хәмидә апа белән үткәннәргә кайтып килдек.
 
– Иремә 2012 елның 2 маенда инсульт булды. Язгы чәчү вакыты, кырда иде. Кинәт хәле начарайган да, тракторы белән ауган. Бәхеткә, трактор авуын берләшмә җитәкчесе күреп калган. Тиз арада трактор тәрәзәсен ватып, кабинадан алганнар. Башта Теләчегә, аннан Арчага илттеләр. Дөресен генә әйткәндә, исерек дип аны карамадылар да. Янәсе, исереккә ни булсын? Сынган җирләре юк микән дип тә әвәләделәр.  Ә инсульт булгач, вакыт күп үтәргә тиеш түгел икән. Җитәкче килеп: “Ул исерек түгел, эчми ул абый”, – дигәч кенә игътибар булды үзенә.

Нуриәхмәт абый алдынгы тракторчы була. 42 ел стажы бар.

– Практикага кайткач, утырган идем тракторга. Шуннан бирле менә. Мин пенсиягә чыкканчы колхоз таралмасын дип борчыла идем. Миннән соң да калды, – ди үзе. Пенсиягә өч ел калгач, шушы хәл килеп чыга.

Аның сүзләрен хатыны күтәреп ала:

– Инсульт булганчы берничә көн алдан югары кан басымы белән кайтты инде ул. 160ка җитә иде. Язгы чәчү чоры. Иртәнге сәгать 3-4тә чыгып китә. Төнге 11-12дә кайта. Кан басымын үлчәп, дару каптырам. Һәр иртәне: “Төшке вакытта медпункта төш, укол кадат”, дип тукый идем. “Бу кызу эш өстендә нинди укол?” – дип кенә әйтә иде.
 
Бер ай буе хәрәкәтсез ята ир. Үҗәт хатыны шуннан соң аны бер шифаханәдән икенчесенә йөртә башлый.

– 8 баш мал бар иде ул вакытта. Күршеләргә калдырдык та, чыгып киттек. Алар булмаса, бу дәрәҗәгә ирешә дә алмас идек, – ди Хәмидә апа.
 
Күршеләр дигәннән, чыннан да алардан бик уңа Вәлиәхмәтовлар.

– Мин монда кияүгә килгәннең беренче көнендә үк күрше әби: “Кызым, син агач ботагыннан өзелеп төшкән ялгыз яфрак. Дөньяның яхшысыннан яман ягы күбрәк. Шундый вакытларда безгә кер, улым да, киленем дә бик әйбәтләр” , – диде.  Ул әби дә, улы да мәрхүм инде. Шуның оныклары төп таянычыбыз. Каядыр барасы булсам, шул Әхвәтвәлиевларда бар өмет. Гөлнур исемле күршем дә бик әйбәт.  Керәләр, икесен дә утыртып торалар, ашаталар, карыйлар.

– Шифаханәдән кайткач та, иремә ялкауланырга юл куймадым, – ди үҗәт ханым. – Идәнгә яткыра идем дә, гимнастика ясата идем. Ялкаулана, билгеле, теләми. Әмма үз сүземдә нык тордым. Әрли-әрли, елый-елый хәрәкәтләр ясата идем. Йөреп китәчәгенә өметләндем.  Бер генә адым атласа да, “Атладың бит, бәгърем, тагын берне атла инде”, дип каршысында елап тора идем. “Миңа караганда син күбрәк сөенәсең”, – дия иде Нуриәхмәт абыең.
 
Шөкер, тырышлыклар бушка китмәгән. Бүген Нуриәхмәт абый әз генә булса да хәрәкәтләнә, уң кулына кашык тотып үзе ашый. Киенү-чишенү генә Хәмидә апа өстендә менә. Мунчага да үз аягы белән керә.

Ире белән килеп чыккан бәхетсезлектән соң, нәкъ бер ел узгач, бертуган апасына инсульт суга Хәмидә апаның.

– Моны да Ходайның бер сынавы дип кабул иттек, – ди ул. – Чистайда яшәде апа. Гомер буе тегүче булып эшләде. Бер ел элек җиңелчә генә инсульт бәргән иде инде. Анысыннан соң тернәкләнде. 2013 елда монысы менә. Бер ай Чистай хастаханәсендә ятты. Үз балалары юк апаның. Үги кызы Актанышка алып китмәкче иде. Мин исә, анда китсә, башка апаны күрә алмый дип, көне-төне еладым. Шул вакытта ирем: “Нәрсә елап ятасың, өй зур, алып кайт”, – диде. Рәхмәт аңа, ул каршы килгән булса, мин нишли алам? Апа янымда булгач, үземә  дә бик рәхәт.

Бер елдан соң апасын да аякка бастыра Хәмидә апа. Җитәкләшеп, кочаклашып, зал буйлап йөри генә башлагач, Мәхтүмә апа егылып бот сөяген сындыра. Менә шуннан соң инде ул кеше ярдәменнән башка яткан җиреннән тора да алмый.

– Кайбер төндә унар тапкыр чакыра апа.  Көне-көне белән икешәр тапкыр гына да  торам. Сызлана, апаның бик сызлый аягы. Төне буе кизүдә мин шулай, – ди батыр ханым.

Якыннарын бер минут игътибарсыз калдырмыйча, дүрт-биш елдан бирле ике инвалид караса да, тормышыннан мең тапкыр шөкер итә ул. Ә бит үзеннән ике тапкыр авыррак апасын терәп куюлары, диваннан алып коляскага утыртулары ай-һай!

– Бисмиллаңны әйтәсең дә, Ходай үзе булыша, – ди ул.  – Шушы тормыштан мең-мең шөкер. Икесе дә үз акылларында, үз аңнарында. Берсе гомер иткән ирем, икенчесе газиз апам. Моннан да катырак авыручылар бар, безнең хәлләр “отлично”.

Мунчага керүне дә үзләренчә көйләгән алар. Бая телгә алган күршеләре тәрәзәне кисеп, ишек ясаган да, ике арага идән түшәгән. Бик җайлы ди хәзер: өй ишегеннән чыгып, мунчаныкына керәсең. Хәмидә апа апасын мунчага коляска белән алып керә.

Бу өйдә үзенә күрә бер тормыш кайный: яшь тулы дүрт күз Хәмидә апага төбәлгән. Язмыш тарафыннан кыерсытылган бу икәүнең бар өмете, бар таянычы бөтерчек кебек кенә хатын.

– Хатынымның кадерен тагын да ныграк аңладым. Ул көчле булганга гына без исән, – дигәндә, Нуриәхмәт абый күз яшьләрен тыя алмады, сабыйларча рәхәтләнеп елады.

чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар