Саубуллашу вальсы

Ак алъяпкычларда ак канат,
Күңел оча, гүя акчарлак.
Ак канат иңнәрдә,
Җилфеди җилләрдә,
Күңел оча ерак җирләргә.
  
Аерылыр чак җитә, дусларым,
Сизелмәде ун ел узганы.
Хуш, мәктәп, үз күрдең,
Яшәргә көч бирдең, 
Канат куеп безне үстердең.


Алда юллар, кайсын сайларга,
Юллар чакыра әллә кайларга:
Океаннар айкарга, 
Очарга айларга,
Тормыш дәрьясында кайнарга…


Алъяпкычың, дустым, ак икән,
Ак булса да, салыр чак җиткән.
Хыяллар ак җилкән,
Кузгалырбыз иртән,
Ерак юлга чыгар чак җиткән.


Майның соңгы көннәре иде. Алмагачлар шау чәчәктә. Тирә-юньгә сирень исе таралган. Күңелдә ниндидер рәхәтлек, ашкыну!.. Шунда автобус тәрәзәсеннән ак алъяпкычлы кызларны күреп алдым. Үзләре шундый матурлар! Кулларында – чәчәк бәйләмнәре. Тукта, бүген ничәсе соң әле? Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау бәйрәме икән бит! 

«Ак алъяпкычларда ак канат,
Күңел оча, гуя акчарлак»,
– дип, көйли башлаганымны сизми дә калдым. Җил-җил атлап баручы бу кызлар күңелемне тәмам кузгатып җибәрде. «Саубуллашу вальсы» турында берсеннән-берсе кадерле хатирәләр искә төште... 

Бу җырны туганнан бирле беләм кебек. Без яшь чакта радиодан җырланган җыр икенче көн авыл яшьләре «репертуары»на керсә, бик җылы кабул ителде дигән сүз. «Саубуллашу вальсы» белән дә шулайрак булган бугай. 

Чыгарылыш кичәбездә аеруча дулкынланып җырладык аны. Дус кызларымның сагыш катнаш шатлыктан балкыган йөзләре гел күз алдында. Әниләре, апалары теккән алъяпкычлары да бик килешле иде...
Ә җырның сүзләре дә, көе дә халәтебезгә шулкадәр туры килә!  Мондый сүзләрне бары тик мәктәп тормышында кайнап яшәүче укытучы гына яза аладыр дим. Соңрак кына аңладым: аларны, чыннан да, укытучы язган икән бит. Һәм укытучының да ниндие әле! Аның үз сүзләре белән әйтсәк, «мәктәп җене кагылганы», «балалар белән саташып яши торганы»!  Моның шулай икәнен аңлау өчен Башкортстанның Тәтешле һәм Әбҗәлил районнарында, Минзәлә шәһәре мәктәпләрендә, Әлмәт нефть техникумында укыткан, шигърияткә тормыш тәҗрибәсе туплап килгән шагыйрәнең хатларына мөрәҗәгать итү дә җитәдер, мөгаен: «Мәктәптә эшләр беткәч, биек таудан чана шудык. Кемнәр белән диегез – бишенче классларым белән! Ат җигә торган олы чанага утырып. Монда үгез җигәләр. Мин, мөгаен, акылдан язамындыр. Белмим, кешеләрдә нинди тәэсир калдырды микән бу җүләрлегем. Башка җирдә булса, бу табигый күренеш саналыр иде. Ә биредә һәр адымыңны сагаеп атларга туры килә. Кәефем шәп: котырып биисем, җырлыйсым, өзлексез сөйләшәсем килә», – дип яза ул бер хатында. 

1950 елда Уфа педагогика институтын тәмамлап Башкортстанның Аскар авылына тарих укытырга килгән Саҗидә Сөләйманова булачак тормыш иптәше Әдип Маликовка әнә шулай яза. Укытучы кыз үзенең киләчәктә танылган татар шагыйрәсе булып китәсен башына да китерми әле ул чакта. Мәктәп, балалар дип җан атып йөри. «Саубуллашу вальсы»нда да аның балачак һәм яшьлек хатирәләре, педагогик күзәтүләре, балаларның эчке кичерешләрен сизү һәм тою чагылып китә.

Шагыйрә Саҗидә Сөләйманованы беренче булып авылдашым, Казан дәүләт мәдәният институты студенты Шамил абый Кашапов ачты миңа. Ул аның «Туй җыры» шигыренә көй язган иде! Шуннан башланды да инде Саҗидә апа иҗаты белән кызыксынуым. Кызыксыну гына булдымы икән әле ул?! Шигырьләрен укыган саен укыйсы килә... Һәр юлы артында әллә нинди серләр яшерелгән кебек тоела. Шулар тәэсирендә үзем дә шигырьләр яза башлыйм... Бераздан  мин дә, Саҗидә апа кебек, укытучы хезмәтен сайлыйм...

Мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән елларымда  «Саубуллашу вальсы»н  балалар белән җырлый идек. Бу җырны чыгарылыш  укучылары җырлаганда, күңелем тулып, күз яшьләремне яшерергә тырышкан мизгеләрем әле дә хәтеремдә. 

 Җырны Саҗидә Сөләйманова үзе эшләгән мәктәптә чыгарылыш кичәләре өчен махсус язгандыр дип уйлый идем. Соңрак, аның гаиләсенә килен  булып төшкәннән соң, шагыйрәнең иҗатташ дуслары һәм архив материаллары белән танышкач, үзем өчен җырның язылу тарихын ачыкладым. Аның сүзләрен Саҗидә Сөләйманова 1964 елда Әлмәт радиокомитетында эшләгән чорда язган икән, ә көйгә салу өчен Мәсгут Имашевка 1966 елда биргән булырга тиеш. Мәсгут абыйга ул елларда Саҗидә Сөләйманова белән бергә Әлмәт шәһәрендә оешмаларга исем кушу комиссиясендә эшләргә туры килә. «Саҗидә апа шәһәрдәге язулар-атамалар татарча булсын әле дигән фикерләрне алга сөрә иде. Бервакыт «Восход» кинотеатры исемен «Татарстан»га әйләндердек. Кибет, оешма исемнәрен татарчалаштырдык», – дип искә ала ул. 

Мәсгут абыйның Әлмәт музыка училищесы директоры булып эшләгән чагы. «Бервакыт Саҗидә ханым минем кабинет ишеген шакыды. «Русларның балалар җырлый торган «Школьный вальс» дигән җыры бар, шундыйрак җыр язып булмас микән, Мәсгут?» – ди. – Безнең мәктәптә укучы балаларыбызның җырларга җырлары юк бит... Уйлап кара әле, бәлки берәр нәрсә килеп чыгар,– дип, миңа үзе язган сүзләрне биреп калдырды», – дип искә ала ул. «Саҗидә апа  калдырган сүзләрне укып карадым. Алар үзләре үк җырлап тора сыман. Көе дә тиз язылды. Мәктәп балаларына тыңлатып карарга булдык. Үтенеч белән Иске Әлмәттәге 1 нче татар мәктәбе директоры Мирза Каюмовичка шалтыраттык. Ул бик теләп риза булды. Җырны баянчы белән өйрәнеп алдык та, Саҗидә апа белән мәктәпкә барып, унынчыларга җырлап күрсәттек. Алкышларга күмделәр. Тагын, тагын җырладык», – ди ул. 

Әлмәттән Казанга күчеп киткәч, Мәсгут абый җырны радиога алып килә. Олег Лундстрем оештырып калдырган джаз-оркестрга кушылып җырлап, радио өчен яздыра. «Саубуллашу вальсы»н Татар дәүләт опера һәм балет театрының хатын-кызлар академик хоры да башкара, башкалар да... Җыр белән бәйле истәлекләре дә күп Мәсгут абыйның. Башкортстанның Чакмагыш районы Туйнаш  авылына  танылган журналист Вазыйх Исхаковны искә алырга баргач, укучылар белән очрашу үткәрәләр. «Вазыйх абый сезнең турыда күп сөйли иде, сезне җырчы дип әйтә иде. Берәр җырыгызны җырлагыз инде?» – дип үтенәләр. «Мәктәп турында бер җырым бар, «Саубуллашу вальсы» дип атала. Берәр кеше уйный алмасмы икән?» – дип әйтүе була – мәктәп баянчысы шундук уйнап та җибәрә. Баянга кушылып, беренче куплетны гына җырлый – бөтен зал күтәреп ала! «Тамакка төер тыгылды. Гаҗәеп хәл булды бу: алар җырлый, ә мин елап тик торам. «Эх, Саҗидә апа үзе ишетсә иде», – дидем ул чакта. Әйтегез әле: кем барып өйрәткән аларга бу җырны? Шул-шул менә: җыр үзе барып җиткән. Автор буларак, Саҗидә ханымга бик  рәхмәтле мин».

Мәсгут Имашев белән Саҗидә Сөләйманованың уртак  иҗат җимеше – «Саубуллашу вальсы» яңгырый башлаганга быел 50 ел!  Кешеләрнең дә, җырларның да үз язмышлары... Шунысы сөендерә: соңгы елларда «Саубуллашу вальсы»н Мәсгут абый үзенең искиткеч талантлы оныгы Айрат Имашев белән бергә җырлый башлады. Димәк, җыр дәвам итә... Өзелмәсен, туктамасын ул!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син – минем ирем түгел Урын өстендә яткан картының кызу маңгаена юеш тастымал салып, янәшәсендә карчыгы утыра. –  Картым, үкенечкә кала күрмәсен, күңелемне ачарга телим сиңа. Алдадым бит мин сине, озак еллар буе алдап яшәдем! Син минем ирем түгел...
    10524
    2
    141
  • Сыңар алкалар Моннан шактый еллар элек Казандагы бер хастаханәнең травматология бүлегендә ятарга туры килгән иде миңа. Урыным алты кешелек зур, якты палатага туры килде...
    8087
    4
    102
  • КАЙТУ Самат  Гөлфиядән ун яшькә олы иде. Саматка – 28, Гөлфиягә – 18. Ялынып та карады инде Минзифа түти кызына. «Яшь аермагыз зур бит, көнләшер», – дип тә үгетләде, «Эчәргә хирыс түгел микән», – дип тә шикләнде. Тик Гөлфия, бичаракай әнисенең кисәтүләрен колагына да элмәде. Хәер, яшь чакта әни сүзен тыңлыймыни инде кеше? «Мине ярата бит ул, әни, – диде Гөлфия. – Мине беркемгә дә бирмәячәк ул». 
    6108
    0
    49
  • 3361
    1
    41
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 11 июнь 2021 - 11:28
    Без имени
    Дөрөс язасыз,вакытында кисәту- күпме фаҗигалардан саклап калыр иде!!!
    Казан кызы Абхазиядә күпердән суга төшеп киткән
  • 9 июнь 2021 - 14:43
    Без имени
    Элек кыз бала, ир бала дип аерып торылмаган. Минем әнием дә 15 яшьтән конюшняда эшләгән. Каршы сменада олы абый. Басудан ат җигеп ашарга алып кайту, төнлә каравыл тору бер кеше өстендә. "Ат өендә кунасың, төнлә торып караштырып керәсең, аннан бер сутка өйдә булгач җайлы иде,"дип сөйли иде әни.
    Яратып яшәмәдем
  • 10 июнь 2021 - 08:14
    Без имени
    Төнге клубта кәеф-сафа корып йөргәч намаз укып йөрүе нәрсә бирә икән ул иңгә?! Хәер, бүген дин тотучыларга "нигә шулай итәсең, гөнаһ була бит" дисәң, җаваплары әзёр- " безгә шулай өйраттелар". Үз гамәлләрен үзларе үк аклап куялар. Дин "мода"сы кердем. Монысы иң хәтәре.
    Ялгызлык проблемасы
  • 10 июнь 2021 - 18:29
    Без имени
    Рэхмэт бик зур👍👍👍🙏🙏🙏
    Бергә булганда
  • 10 июнь 2021 - 20:44
    Без имени
    Россия законы буенча бер генә хатын була ,ул да ЗАГС аша язылгач. Автор шуны бутамасын иде, мин аның икенче хатыны дип язган. Бу дөрес түгел. Сез үзегезне алдап юатасыз гына. Ул ирдән китеп үз торышыгызны башларга киңәш итәр идем. Һәр әйбернең үз вакыты. Сөяркә ролендә күпме яшәп була инде. 50 мең күп акча да түгел бит инде.
    Cөяркәм фатир бүләк итте
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан