Логотип
Язмыш

Рухың шат булсын

...Бүген тагын аларны мәктәпкә озатып калдым. Китаплар белән тулы мәктәп сумкаларын аркаларына асканнар. Олысы салмак адымнар белән алдан атлый, кечесе аңа ияргән. Күздән югалганчы карап калдым үзләрен. Күңелем тулып ташыды, җаным өшеде.
 
Моннан өч ел элек кенә нинди шат иде бу балалар. Бүгенгедәй хәтеремдә, кечесе Нияз тәүге тапкыр мәктәпкә бара. Кулында — чәчәкләр. Әнкәсе янәшәсендә нидер сөйләнә-сөйләнә атлый. Нәзирә — өченчегә.
Ул, яшь колындай сикергәләп, әле аларны куып җитә, әле узып китә, әнисе белән энесен шаяртып ала... Һәр көн шулай балаларын ярты юлга кадәр озата бара иде Рәсимә. Борнак авылында туып үсте ул. Өч ир бала арасында бер кыз иде. Әти-әнисе көне буе эштә. Әбисе Гыйльмиҗамал оныгын бик яратып тәрбияләде, яшьтән үк аны йорт эшләренә, тегү-чигүгө өйрәтте. Мәктәптә дә бик яхшы билгеләренә генә укыды кыз. Мин җитәкчелек иткән бишенчеләр арасында иң акыллы, сөйкемле, тыйнак бу кызны укытучылар да, сыйныфташлары да бик яраттылар. Унынчы классны тәмамлагач, үзе теләгән һөнәрне сайлап укуын дәвам итте. Шәфкать туташы булды. Башта Арча районы Сикертән авылында эшләде. Берничә елдан туган авылына кайтты. Аннары Яңгул шифаханәсенә эшкә күчте. Ачык йөзле, тәмле сүзле, сөйкемле шәфкать туташын хезмәттәшләре үз эшен яхшы белгәне, төгәл, туры сүзле булганы өчен хөрмәт иттеләр.
 
Сабакташы Янгул егете Нәфыйкка насыйп яр булган икән бу чибәр, булдыклы кыз бала. Бер-бер артлы ике уллары туды. Күршебездә иң күркәм киленнәрнең берсе булды Рәсимә. Балаларын яратып, назлап үстерергә дә, иренең сәламәтлеккә туймаган әти-әнисенә табибә булырга да, йорт эшләренә дә өлгерде. Төп хезмәтен дә намус белән башкарды. Күршe-тирәдә авырып китүче булса, җиде төн уртасында килеп җитә иде. “Бу баланы Ходай яман күзләрдән, явызлардан саклый күрсен”, дип тели идем эчемнен генә. Әллә инде күңелем сизенгән. Өченче баласына буйга узгач, ул ничектер, үзгәргәндәй булды. Авырдан күтәрде ул аны. Артык зурайды, хәлсезләнде. Баласы туганчы ук район хастаханәсенә салдылар. Берничә көннән өченче ир баласы туды. Ананың хәле авыр иде. Казанга озаттылар. Аннан да сөенечле хәбәрләр килмәде. Нарасыена исә бер генә тамчы да күкрәк сөте авыз итәргә насыйп булмады...
 
Рәсимәне соңгы юлга озатканда Борнак, Янгул, Сикертән авылы кешеләре, сабакташлары, хезмәттәшләре, туганнары, аны белгән һәркем соңгы хөрмәтен күрсәтергә тырышты. Кабере өстендә чәчәкләр... Чардуган куйдылар, кабер ташына сабакташлары бәхилләшү сүзләрен яздылар. Ә зәгыйфь булып туган нарасыйны Рәсимәнең әти-әнисе йортына, Борнакка алып киттеләр. Нәсим дип исем куйдылар. Рәсимәнең төп йортта калган энесе Хәлил белән хатыны Раушания үзләренең ике уллары янына Нәсимне өченче уллары итеп кабул иттеләр. Сәламәт булмаган бала әби-бабасының да, “әти” белән “әни”ләренең дә бәгырьләрен телә. Рәсимәнең соңгы истәлеге итеп кабул итәләр аны. Борнак, Янгул авылы кешеләре бүгенгә кадәр бу югалту белән килешеп бетә алмыйлар. Онытылмыйсың син, мәрхәмәтле, якты күңелле укучым, Рәсимә! Язылган сүзләрем сиңа дога булып барып ирешсен, рухың шат булсын. Амин.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер хата: ике улын мэктэпкэ озаткач, Нэзирэ дип тугел, Нэзир(е) дип язарга кирэктер..Гомумэн, сезнен журнал бик куп грамматик хаталар жибэрэ... э болай, укытучынын истэлеге бик матур язылган

    • аватар Без имени

      0

      0

      Баби алып кайтырга жыйналган ботен хатын-кызларга жинеллек, исанлек, бахет телим!!!

      Хәзер укыйлар