Логотип
Язмыш

​Рәхмәт, Арыслан бәк!

Ходай Арыслан бәккә барысын да өеп бирә. Талантны да, булдыклылыкны да, ныклыкны да, сәламәтлекне дә, бәхетне дә, бәхетсезлекне дә – һәммәсен-һәммәсен… Иң гаҗәбе, алдыма куйган максатыма ирештем, дип хушлаша ул фани дөнья белән. Андыйлар сирәк. Сирәк кенәме, юк дәрәҗәсендә.
Сиксән ел яшәү дәверендә бер кандидатлык, ике докторлык диссертациясе яклый, берсе-берсе докторлык диссертациясенә тиң ундүрт монография чыгара, ике дистәгә якын китап, ике йөздән артык гыйльми мәкалә бастыра. ә аның университеттагы лекцияләренә барча Ленинград зыялылары йөри. Күпләр өчен бу бәйрәм була.

Гомер итү чорында сәяси тоткын сыйфатында дүрт мәртәбә кулга алына, атарга хөкем ителә, җәмгысы ундүрт ел гомерен лагерьларда үткәрә. Шул арада үз теләге белән сугышка китәргә, Берлинны алуда катнашырга да өлгерә. «Мин – бәхетле кеше! – ди бер әңгәмәсендә. – Мин нәрсә теләдем, шул турыда уйладым, нәрсә уйладым, шул хакта яздым һәм үземнең барлык китапларымны да басылган хәлдә күрдем».

«От Руси до России» исемле соңгы китабының сигнал нөсхәсен хастаханәгә китерәләр. Өлгертәләр. Шуннан соң озак та тормый галимнең күзләре йомыла.

1912 елның 1 октябрендә Петер­бург шәһәрендә ике зур шагыйрь: Николай Степано­вич Гумилев һәм Анна Андреевна Ахматова гаиләсендә бер ир бала дөньяга аваз сала. Малайга Лев дигән исем кушалар. Бик дөрес була бу, чөнки аңа тормы­шында арысландай бик күп көч сарыф итәргә туры килә.

Менә без, Санкт-Петербург шәһәренә Сөембикә ханбикәне яд итәргә килгән «Сөембикә» журналы делегациясе күренекле галим Лев Николаевич Гумилевның музей-фатирына аяк бастык. Моңа кадәр Эрмитажда, әдәбият һәм сәнгать, Державин музейларында булып, тантаналы хозурлык кичергән идек инде (ул музейларга безне журналның даими авторы, Санкт-Петербург­ның татар, рус, француз телле күренекле экскурсоводы Фәридә Нәҗмиева йөртте). Алар биниһая зур, биек, якты, зиннәтле, искитмәле бай. Ә бу тап-тар коридорлы гап-гади фатир. Нибары кысан гына ике бүлмә. Махсус экспонатлар да куелмаган, барысы да гадәти, көндәгечә, тормышчан.

Коломенская урамындагы бу фатир Лев Николаевич­ның беренче һәм соңгы мөстәкыйль фатиры. Ул бу бәхеткә 78 яшендә генә ирешә. Аңа кадәрге гомере коммуналкаларда (һәм төрмәләрдә) уза. Безне кылгандай аксыл чәчле, җыйнак гәүдәле, өлкән яшьтә дә чибәрлеген җуймаган мөлаем ханым каршы алды.
– Хуш киләсез, хөрмәтле кунаклар. Казанлыларны без бик үз итәбез, – диде эчкерсез елмаюы аша. – Мин Гумилев музее филиалының мөдире булам. Атым – Марина Георгиевна Козырева.

Аның янында Сөембикә ханбикәгә кагылышлы зур һәм җаваплы проектның авторы, җитез вә өлгер һәм гаять дәрәҗәдә булдыклы Әлфия Бәхетҗан кызы Рәхмәтулина басып тора.
– Әүвәл кинофильм карап алабыз, – диде ул үзенең бу йортта да якын зат икәнлегенә ишарә итеп, – әйдәгез, узыгыз.

Без әлеге тар коридорга кереп тулдык, селкенергә дә кыймыйча галим турындагы ярты сәгатьлек фильмны карадык. Ә аннан… бәйрәм табынына юлыктык. һәм Лев Николаевич утырган урындыкларга утырып, аның кулы тигән чынаяклардан тәмле итеп чәй эчтек. Мондый бәхет, ай-һай, тагын кемгә татыр икән?

Әңгәмәнең исә очы-кырые да юк.
– Совет хакимияте каршында Лев Николаевичның нинди гаебе булган соң? 
– Лефортово төрмәсе тикшерүчесе дә аңа шушыңа охшаш сорау юллый. «Бернинди дә» дигән җавапны ишетә майор. Ул вакытта тикшерүчеләр җинаятьне үзләре уйлап тапкан. Мөмкин хәлме ул, юкмы, бу хакта башлары авыртмаган. 

Бер генә мисал. Ольга Берггольц дигән шагыйрәне Ждановны үтерергә ниятләве өчен кулга алалар. Имеш, бәйрәм демонстрациясе вакытында аэропланнан партия түрәсе утырган трибунага бомба ташларга җыенган… Ике ел буе Ольга Федоровнадан шушы «җинаятен» тануын таләп итәләр. Абсурд. Лев Нико­лаевичка гаеп табу исә авыр булмый. Контрреволю­цион гамәлләре өчен атып үтерелгән офицер, дворян улы лабаса. Ул, билгеле, совет властеннан үч алу турында гына хыяллана булыр. Бу аның традицион «җинаяте». Нәкъ менә шушы уйдырма аннан «халык дошманы» ясый да инде.

Хәзер ап-ачык мәгълүм, Николай Степанович Гумилевның бер гаебе дә булмаган, нахакка атылган. Гаепсез ата, гаепсез ул  – икесе тиң репрессия корбаны. Аның җиле ананы – Анна Ахматованы да урап узмый. Гаилә тәмам тар-мар ителә.
– Лев Николаевичны әнисенә үпкәле булган, диләр…
– Ихтимал. Ачуланышкан чак та була, килешкән-дуслашкан чак та. Тормыш бит бу. әлбәттә, сәбәпләр бардыр. Әйтик, уналты яшькәчә малай әбисе, Николай Степановичның анасы тәрбиясендә үсә. 

Иң зур ризасызлык, билгеле, төрмәләрдән арындыруга карый. Болар турында истәлекләрендә ул үзе дә ачыктан-ачык яза. Ләкин бу җәһәттән Лев Николаевич хаклы түгел. Анна Ахматова Сталинга гына да ике-өч тапкыр мөрә­җәгать итә. Ворошилов, Шолохов… 

Санкт-Петербургта без күп нәрсә күрдек, бик күркәм милләттәшләребез белән таныштык. Шулай да күңелгә иң сеңеп калганы, иң алгысытканы, иң дулкынландырганы Гумилев белән очрашу булды дисәм, хата ясамам. Очрашу дим, чөнки бу фатирда галимнең рухы әле бүген дә һәрдаим үзен сиздереп тора, аурасы бөтен барлыгыңны биләп ала, сүз белән әйтеп бетермәстәй самими тойгылар уята. Ул үзе дә шушында гына сыман, менә бүлмәгә килеп керер дә саф татарча:
– Килдегезме, кадерлеләрем, мин сезне бик яра­там, – дип сәламләр кебек.

Шаулы урамга йөзен ачкан бу соргылт йортның фасадына истәлек тактасы эленгән: «Здесь жил и работал с 1990 по 1992 год выдающийся историк и тюрколог Лев Николаевич Гумилев». Бу истәлек тактасының Татарстан Республикасын­нан бүләк булуы үзе бер горурлык иде. Хәлбуки, текстта бернинди хата булмаса да, шәхсән мин үзем тюрколог сүзен беренче итеп куяр идем. Без, татарлар, шул исәптән барча төркиләр дә, Гумилевны беренче чиратта тюрколог булганы өчен хөрмәт итәбез, олылыйбыз. Шушы җәһәттән, язучы Мөсәгыйт Хәбибуллинның быел «Казан утлары» журналының 6 нчы санында басылып чыккан «Гумилев сабаклары» исемле мәкаләсеннән бер өзек китерәсем килә. «Лев Николаевич ишекне миңа үзе ачты, – дип яза ул. – Өстендә пижама, берьялгызы.
– Исәнме, Кубрат хан оныгы! – диде елмая-елмая татарчалап. – Әйдә, чишен дә түрдән уз. Мин татарча беләм, ундүрт ел сөргеннең файдасы татарлар тарихын өйрәнүгә китте».
Гаепсез ата, гаепсез ул  — икесе тиң репрессия корбаны. Аның җиле ананы — Анна Ахматованы да урап узмый. 

Сүз, билгеле, төрки-татар турында баргандыр дип беләм. Нинди фәнни ачышлары, нинди хезмәтләре белән яулады соң Лев Николаевич безнең күңелләрне?

1948 елның 28 декабрендә Гумилев төркиләр тарихы буенча кандидатлык диссертациясе яклый. Бу гыйльми тикшеренүләрнең төп чыганагы Фирдәүсинең «Шаһнамәсе» була. Ул аны үзе тәрҗемә итә. 1959–1963 елларда Каспий диңгезе буенда өйрәнү эшләре алып бара. Шул материаллар нигезендә үзенең тәүге шедевр хезмәтен – «Открытие Хазарии» китабын тудыра. әлеге китапның чыгуын һәм фактларның яңалыгы, һәм комментарийлары буенча сенсация дип билгеләп үтәләр. Бу хезмәт «Хунну», «Хунну в Китае», «Древние тюрки» тетралогиясенең башлангыч буыны ролен үти. Озак та үтми, «Поиски вымышленного царства» китабы пәйда була. Алар барысы да тиз арада чит телләргә тәрҗемә ителә,  зур популярлык казана.

Галимнең тарихта татар-монгол игосы дип йөртелә торган чорга биргән бәясен күпләр аяз көндәге яшен кебек кабул итә. Алтын Урда ханнары үз түрәләреннән яулап алынган җирләрдә салым түләүчеләрне кысмауны таләп иткәннәр, дип билгеләп үтә ул. Татар-монголлар Русьне канга батырып таламаган,  киресенчә, аларның тормыш хәлләрен яхшырту нигезендә түләүгә сәләтле булулары турында кайгырткан. Менә сиңа вәхшиләр!
Пассионария терминын да шушы чорда куллана башлый. Пассионария һич тә югары раса дигән мәгънәне аңлатмый. Ерткычлар да, басып алучылар да пассионария булырга мөмкин. әмма ул этноска яшәү энергиясе бирә, хәрәкәт дулкыны өсти. Тарихны да хәрәкәт тудыра, хәрәкәт яшәтә. Бабаларыбыз юкка гына: «Хәрәкәттә – бәрәкәт» димәгәндер. Этносның тууы, үлеме нәкъ менә пассионариягә бәйле. Пассио­нария галимнең иң мөһим ачышларыннан санала. Нишләмәк кирәк, бер этнос та (халык, милләт) мәңгелек түгел.

Хөрмәтле укучым, берүк синдә галимнең һәр китабын, һәр ачышын ләббәйкә дип кул чабып каршы алганнар икән дигән фикер кала күрмәсен. Юк! Тоташ тәнкыйть шартларында иҗат итә Лев Николаевич. Танылу фәкать гомеренең соңгы чорына гына туры килә (галим хәтта 1994 елны чыккан Зур энциклопедик сүзлектә дә теркәлмәгән). Анда да янаулар туктамый. Аны мәсхәрәле сүзләр белән кимсетеп язылган кәгазьләрне без үз күзләребез белән күрдек. 

Төрки-татарлар хакында хак тарих язган өчен бу кыйналулар. ә безгә, татарларга, кан кардәшебез васыятен Мөсәгыйт Хәбибуллин аша әйтеп калдыра: «Языгыз бабаларыгызның бай тарихын! Мин сезгә юл ярдым инде. Хәзер ашыкмыйча гына дәвам итегез – барысына да ирешерсез…»

Рәхмәт, пассионарий Арыслан бәк!

P. S. Татар халкы Лев Николаевич Гумилевның фәнни хезмәтләренә, ачышларына зур бәя бирә. Казаныбызда галимгә һәйкәл куелу аңа булган ихтирамыбызның олы бер дәлиле. Шушы елның октябрь аенда Л. Н. Гумилевның туган көне уңаеннан башкалада тантаналы кичә узды. Ул һаман хәтердә.

«Сөембикә», № 11, 2009.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар