Логотип
Язмыш

«Карткынам...»

«Язсаң, яз, – диде ул миңа катгый бер карарга килеп. - Барыбер авыл халкы белә бу хәлне. Яшьләр сәлам бирмәсен, картлар ләгънәт укысын. Каргалган алар...»

«Язсаң, яз, – диде ул миңа катгый бер карарга килеп. – Барыбер авыл халкы белә бу хәлне. Яшьләр сәлам бирмәсен, картлар ләгънәт укысын. Каргалган алар...»

Ул бу юлы да туып үскән өен читләтеп үтте. Капка төп­ләрендә әкрен-салмак гәп куертып утырган карт-карчыклар, тәмле сүзләреннән бүленеп, ашыкмый гына авыл очына таба атлаган яшь-сылу ханымга сәлам бирделәр.
– Кайттыңмы, бәбкәм, әнкәң янына кайттыңмы? – диеш­теләр алар җанланып китеп. Һәм бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сораштырырга керештеләр.
– Каберенә таш куйдырган идем, утырмаган микән? Шуны карап кайтыйм дигән идем...
Ул киткәч, әбиләр тагы бер гөрләшеп алдылар: «Тәки керми бит карт янына, тәки биздергән баланы...»
Исемен әйтеп сөйләшмәделәр. Карт турында йөргән имеш- мимешләрне алар ишетеп белә иде. Зөбәрҗәтнең сөйләшеп тормавы да шуңа. Нык уңайсызлана ул. Һаман көләләрдер, |сөйлиләрдер сыман. Онытырлык булмады шул. Әнкәен җирләгәнгә дә шактый вакыт үтте. Ә оятның кызыл шәүләсеннән беркая качып та, котылып та булмый.
Уйларына бирелеп, зират капкасына җиткәнен абайламый да калган икән. Яулыгын маңгаена тиклем төшереп бәйләде дә, белгән догаларын укый-укый, әнисенең каберен эзләп кит­те. Ике ел эчендә авылның шактый кешесе мәңгелеккә күченгән. Кырыйда гына иде бит кабере. Бөтенләй уртада кал­ган хәзер.
Килеп җитте дә сыгылып төште. Ике карыш җиргә күпме хәсрәт, күпме кайгы кереп сыенган. Зиратта берәүдә юк, гамь­сез җил дә Зөбәрҗәт кенә. Былтыр кабергә ландышлар утырт­кан иде. Чәчкә аткан булганнардыр инде. Зөбәрҗәт кенә күрә алмады. «Исе дә, исе, – дигән була иде әнисе, – үлгәнне уя­тыр, билләһи». Уята алмый шул, әнкәем. Ул сулкылдап куйды.
– Каберем янында яшь түгәсе булмагыз, дидең. Ничек түк­мисең, әнкәй? Син бит бер генә... – Хатын тыела алмыйча елады.
Зөбәрҗәт әйләнә-тирәне сарып алган гаҗәеп тынлыкка изрәп, озак утырды. Серне үзе белән алып киткән әнкәсенә үпкәләп тә куя ул кайчак. Бөтен авыл белгән, ул гына «белмим», имеш. Оялгандыр, хурлангандыр, ә бәлкем курыккандыр да.
Бер ерткыч иде бит аларның әтиләре. Тынычлык – татлы бер төш иде алар өчен. «Карткынам» дип, күзенә генә карап торган әниләрен ике көннең берендә тотып кыйный, кара яндырганчы, һуштан яздырганчы. Җәйләрендә печәнлектә, бәрәңге арасында төн үткәрсәләр, кышларын кара мунчада булдылар. Кая... искә төшерә башласаңмы, үзенә үзе урын тапмый, билләһи. «Яшьлегемә кире кайтыр идем...» дип җырлыйлар да соң, ә ул кайтмас иде, мөгаен. «Имгәкләр», дия торган иде әтиләре балаларына. Ә шул “имгәкләр” белән дөнья барды. Зөбәрҗәткә әле алты яшь тә булмагандыр, үзе чаклы чиләкләр асып чишмәгә суга йөри башлаганда. Чишмә еракта, кайтып җиткәнче, көянтә астында сыгылып, үзе көянтәгә әйләнә кыз. Эшләделәр инде. Абыйсы да, ул да. Тик әнигә генә сүз әйтмәсен, әнигә генә тимәсен. Аннан башка да чирле ул. Әти­сенең эштән кайтыр вакыты җиткәч, көч-хәл белән генә тора, йөргән була иде бичаракай.
Йодрык-тукмак астында үскән абыйсы әтисенә авыз ачып, бер каршы сүз әйтә алмады. Әтисе сындырды аны. Абыйсы өйләнүгә, Зөбәрҗәт Казанга чыгып китте. Шәһәрдә бер таныш-белешләре дә юк иде. Тәвәккәлләде. Анда кагылды, мон­да сугылды, йөри торгач, штукатур-малярлар әзерли торган һөнәр училищесына барып керде. Кая барсын инде авыл бала­сы? Үкенмәде анысы. Кирәкле, ихтыяҗы булган һөнәр алган ул. Хәзер, югары разряд та алып җибәргәч, акчасы да әйбәт чыга. Эштән дә бушаганы юк. Чакырып кына торалар үзен. Кияүгә чыкты. Үзе хәзер ике бала анасы инде.
Элегрәк, әниләре исән чакта, Зөбәрҗәт авылына еш кай­та иде. Бик сагынды. Сабый баладай очынып килеп керә дә әнисен иңнәреннән кочып ала. Төянеп кайткан кызын әтисе гел бер сүз белән: «Нәрсә, тагы ашарыңа беттеме?» – дип каршылый.
Карт Зөбәрҗәтне өнәп бетерми генә түгел, яратмый иде. «Киткәнсең икән, тор шунда, шәһәреңдә», – дип кенә җибәрә иде. Нигә шулай кайтарасы килмәвенең сәбәбен аңлагач, яшен суккандай булды. Үз колагына, үз күзенә ышанасы килми тор­ды. Аннан күргән-белгәннәрен әнисе белән уртаклашасы итте.
– Ничек түзәсең, әни? –дип өзгәләнде Зөбәрҗәт икәүдән- икәү генә калгач. – Барын беләсең, күреп торасың, ник әзрәк әйтмисең?!
– Әйтмә, син дә әйтмә, – дип ялварды аңа әнисе. – Кеше белә күрмәсен. Ояты ни тора... Туктарлар әле бер.
Әмма юкка өметләнгәннәр. Килен белән каената арасында сәер-үзгә мөнәсәбәтләр тышка бәреп чыкты. Телгә керде. Күз алдындагысын яшерү кыен шул. Кайсы ышанды, кайсы ышан­мады. Аның каравы, бөтен авыл шул хакта сөйләде. Авыл бел­де. Абыйсы белмәде. Әллә белмәмешкә генә салышты микән?!
Йортка килен төшкәннән соң, күп нәрсә үзгәрде. Иң элек карт үзгәрде. Бөтен әйбердән гаеп эзләп, гел канәгатьсез йөргән картның йөзе ачылып киткәндәй булды. Алыштырып куйдылармыни?! Карчык моны үзенчә фаразлады. «Җитмешкә җиткәндә бабайга да бер акыл керер икән», дип куанды. Иң гаҗәбе, ул карчыгын каһәрләүдән туктады. Дөресрәге, күр­мәскә әйләнде. Хатирә карчык шуңа да бик канәгать инде. Го­мер кичеп, «карткына»сыннан бер тәмле сүз ишетмәгән кар­чык, аның килене белән сөйләшкәнен ишетеп, хәйраннар калды: күр, болай да сөйләшә белә икән ич аның карты.
Шунда да зурга җибәрәсе килмәде: «Син килен белән алай сөйләш мә, кеше ишетсә, әлләни уйлар», – дип кенә куйды.
Картның җене чыкты. Үзен-үзе белештермичә сугып җибәрде. Шактый вакыт онытып торган гадәтен яңадан көндәлеккә кертте. Бу хәлләрне күреп торган килен каенана­сын яклап сүз әйтмәде.
– Авырып торам әле, – дип зарланды бер кайтуында Зөбәрҗәткә әнисе. – Дөньяның да кызыгы калмады. Үләсе иде инде.
– Юкны сөйләмә, әни. Мин сине үзем белән алып китәм, – дип тезеп китте хатын. Ләкин әнисенең сүзләре аны айнытып җибәргәндәй булды.
– Абыеңны әйтәм, – дип дәвам итте сүзен Хатирә кар­чык, – абыең жәл. Аны ташлап беркая китмим.
Шундый итеп сызланып-сыкрап әйтте ки, Зөбәрҗәт тетрәнеп китте:
– Нигә алай дисең? Абыйның – үз тормышы. Нәрсә булган аңа?!
– Нигәдер жәл, – дип кабатлады карчык.
Бер атна торып, әтисенә бер җөмлә сүз катмаган Зөбәрҗәт, шулай да китәсе көнне аның белән сөйләшмәкче булды:
– Бер дә рәте юк әнинең, кыерсытма, күп җәберләдең ин­де. Янындарак тор, – диде ул әтисенең йөзенә күтәрелеп ка­рамыйча гына.
– Бик кадерле булса, әнә, алып китеп тәрбиялә, өйрәтмә, кеше тормышына тыгылып йөрмә.
– Синең тормышың – әни янында! – дип кычкырып – җибәргәнен сизми дә калды Зөбәрҗәт. – Әйе, алып китәм мин аны. Сез бер түбә астында гомер кичерүчеләр генә.
Хатынны туктатып булмады. Ул киленнәре эштән кайтып кергәнчегә чаклы елый-елый әйтте. Ничек аны әтисе кычыткан арасына ыргытып, чыгармыйча саклап торуларын, сыерлары көтүдән кайтмаганга кызны гаепле итеп, бер атна кешедә кун­дырып йөртүләрен, кияү күрсәтергә кайткач, капканы бикләп, өйгә кертмәүләрен, беркайчан да оныкларын алдына утыртып сөймәүләрен... Инде менә бөтен авылга таралган гайбәтнең сәбәпчесе дә ул булуын – берсен дә калдырмыйча әйтте.
Тәрәзәдән-тәрәзәгә килеп, урам күзләгән карт бу сүзләрне әллә ишетте, әллә ишетмәде. Башка вакыт булса, утлар уйнатыр иде. Күрәсең, бирешә. Ә бәлкем туры сүзгә җавап таба ал­мый интегәдер.
Зөбәрҗәт берочтан кухняда аш-су хәзерләгәнгә салышып йөргән киленнәренә дә ярып салды: «Абый белми, күрми, дип уйлама. Ул сабыр, әлегә әйтми генә. Әмма бер көн килер, син барысы өчен дә җавап бирәчәксең әле...»
– Көнләшәләр, каената белән киленнең матур-тату яшәүләренә шартларлар иде, – диде тегесе тыныч кына. Син дә көнләшәсең. Сине, кызы була торып та, яратмый бит ул.
Зөбәрҗәт башка сүз көрәштереп тормады. Файдасыз иде. 
Кыз әнисен шәһәргә алып китте. Саубуллашканда, озата чыккан абыйсына соңгы сүзне әйтте: «Әнине күрәсең килсә, безгә килерсең. Күченеп килсәң дә, сөенербез генә. Тик мин дә, әни дә башка бу өйгә аяк атлап кермәбез. Сәбәбен беләсеңдер», – диде.
Вакыт аккан су шикелле. Үтә дә китә икән. Авыл белән ара­ны өзгән Зөбәрҗәт абыйсы белән гел элемтәдә торды. Ул үзе дә шәһәргә еш килгәләде. Ә бер килүендә бөтенләйгә калды.
Үләр алдыннан әнисе: «Гүргә әтиегез иңдерсен», – дип, ба­лаларына соңгы васыятен җиткерде.
Хатирә әбине күмәргә бөтен авыл җыелды. Кешегә бер на­чарлыгы тимәгән сабыр, тыныч холыклы, шәфкатьле кеше иде ул. Яраталар иде үзен.
Соңгы юлга озатучылар арасында әбинең “карткына”сы да бар. Бөкрәеп, кечерәеп калган шикелле тоелды ул Зөбәрҗәткә. Бер генә мизгелгә хатынның күңелендә әтисенә карата кызга­ну хисе уянып куйды. Картайган. Яшь хатын белән яшәүләре җиңел түгелдер шул.
Уйларын янында басып торган күршеләре Әлфинур апасына да ирештерде.
– Тормыйлар ич алар, тиле, – диде ул. – Киленегезнең киткәненә инде... Читтә, диләр. Олаксын, әйдә. Ә әтиегез яны­на керүче дә, чыгучы да юк...
Кырык ел бергә гомер иткән карчыгын гүргә иңдергәндә ниләр уйлагандыр “карткына”сы... Халык әкрен генә таралыша башлады. Берьялгызы басып калган картка берәүдә игътибар итмәде.
...Баштан кичкән инде, күрмәгәннәр калмаган. Зөбәрҗәт болай да чиста, каралган кабер тирәсендәге чүпләрне алыштыргалады да, китәргә дип, зират капкасына борылды, һәм кинәт кенә күзе бау белән әйләндереп алынган җиргә төште. Казык янында аунап яткан такта кисәгенә әтисенең исеме сыр­ланган иде. “Әле ярый, урынын әни белән янәшә алмаган, – дип куйды хатын. – Шунысына башы җиткән”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Биктэ узэкне озгеч хэл ,без хатын- кызлар тузэбез шудный явызлыкка

    • аватар Без имени

      0

      0

      "Ни чэссэн шуны урырсын"

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бу хэллэр нэкь Сарлы авылындагыча!!???

        • аватар Без имени

          0

          0

          Узе дә интегеп яшәгән, балаларына да көн күрсәтмәгән, шуның белән нәрсә откан инде? Ир белән торасың икән - иреңне тота бел, шашынмасын, булдыра алмыйсың икән - аерыл. Эшләгән кеше ачтан үлми. Тәкәбберлекнең бер төре инде бу, Аллаһ тәкәбберлекне сөйми. Имеш, кыйналып тора, шуның өчен башкалар аның хәленә кереп җәлләргә тиешләр. Торма, сиңа кем куша?

          • аватар Без имени

            0

            0

            Дэвамы бармы сон?

            Хәзер укыйлар