Логотип
Язмыш

МӘРХҮМ ЖУРНАЛИСТ АЛСУ ХӘСӘНОВАНЫҢ ИРЕ: “АЛСУ БАЛА ТАБАРГА ТЕЛӘДЕ. ТӨШЕМДӘ АНЫ БӘХЕТЛЕ ӘНИ ИТЕП КҮРДЕМ"

Журналист Алсу Хәсәнованың безнең арадан китүенә апрель аенда өч ел булачак. Аның кинәт вафатын якыннары, хезмәттәшләре генә түгел, аны белгән, язмаларын укыган җәмәгатьчелек тә авыр кичерде. Ире Ләвәнт Булутка исә икеләтә авыр. Матур уй-хыяллар белән бәхетле башланган тормышлары кинәт чәлпәрәмә килде.
Алсу белән Ләвәнт 2006 елда Анталиядә ял иткәндә таныша. Алсуны шундук ошата Ләвәнт, интернеттан аралашып торалар. 2008 елда исә алар мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерә: зурлап никах та укыталар, туй да итәләр.

“Алсуны уйламаган көнем юк, атнага бер тапкыр төшемә керми калмый”, – диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. Ләвәнт әфәнде соңгы төшеннән соң шигырь дә язган хәтта. Бу төш башкаларына охшамаган.

– Төшемдә мин бик каты авырыйм, имеш. Температурам бар икән, тирлим. Ул бүлмә бик караңгы иде. Ут та юк, ишек тә күренми. Аннан соң ничектер ап-аяз, йолдызлы күк йөзе ачылып китте. Кинәт бер ап-ак болыт күренде. Яхшылабрак карасам, аның өстендә Алсуым утыра икән. Ул соңрак шул мин авырып ята торган бүлмәгә төште дә, бүлмә яп-якты булды. Елмаеп миңа кулын сузды да: “Әйдә, киттек”, – диде. Мин аның артыннан атладым. Теге ак болытта әллә ничә ишек бар икән. Әмма барысы да тап-тар. Аның аркылы үтәргә мөмкин түгел. Алсу, мине җитәкләгән килеш, бер бүлмәгә алып керде. Ләкин ул бүлмә түгел, бакча икән. Озак тормады, Алсуым китәргә җыена башлады. “Мин монда журналист түгел, балалар укытам”, - диде. Болытларга китеп югалганчы, шул сүзләрне кабатлады...” – дип төшен сөйләде Ләвәнт Булут.

Ләвәнт әфәнде әлеге төшне 26 октябрьдән 27сенә күчкән төндә, җомга көнне күрә. Өч көн узгач исә, күргән төше белән хисләрен кушып, шигырь яза.

Алсу керде төшемә
(Сания Әхмәтҗанова тәрҗемәсе)

Кичә төнлә төшемдә
Сине күрдем болытлар өстендә,
Ап-ак бөркәнчек эчендә...
Суздың кулларыңны миңа таба,
Хозур елмаю белән балкый идең:
“Тот кулымны, синең арттан килдем”, - дидең.

Аптырамый, кыенсынмый хәтта
Кулларыңнан алдым.
Йомшак һәм җып-җылы кулларың...
Мин аларны һәм сине бик-бик сагындым...
Кинәт шунда сафлык,
Нурлар,
Тынычлык эчендә калдым. 

Шул мизгелдә
Болыт өстенә аштым,
Йөзләрчә ишек, һәркайсы тап-тар.
Аннары син, кулымнан тотып, 
Бер ишекне ачтың.

Инде дә бер бүлмәдер, дисәм,
Ямь-яшел, очсыз-кырыйсыз
Бер бакчада күрдем үземне.
Тиз генә саубуллаштың. 
“Син кая?”, - димәкче идем, 
Бүлдердең сүземне.

“Монда бер эшем бар минем,
Бу бакча балаларының әнисе инде мин.
Аларга ана телләрен өйрәтәм,
Сине күрергә кабат килермен,
Сау бул!
Хозурлан һәм хуш килдең”, - дидең.

Киткәндә,
Күздән югалганчы, 
Болытлар эченнән ишетелде тавышың:
“Инде мин хәбәрче түгелмен.
Моннан сезгә хәбәрләрем юк.
Бәхет, хозурлык һәм балалар өчен рәхмәтлемен.
Инде бары тик әни мин, 
Балаларым белән бәхетлемен”.



"Бәхилләшүне бүгенгедәй хәтерлим" 
Ләвәнт әфәнде Алсу ханымның соңгы көннәре турында сөйләргә теләми. “Миңа болай да бик авыр, гел елыйм”, - диде ул. Шулай да вафатына бер атна кала булган сөйләшүне күз яшьләре аша исенә төшерде.

– Ишекне яп әле, сиңа әйтәсе сүзләрем бар, – диде. –Мин күпме яшәрмен, белмим. Бик каты авырыйм. Хәлем дә юк. Әмма сиңа мин беркайчан да үпкәләмим һәм борчымам да. Син миңа бик зур ярдәмче булдың. Бик якын кеше син миңа. Ни сорасам, шуны үтәдең, барлык хыялларымны чынга ашырырга тырыштың. Мин синнән ризамын. Сиңа Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын. Ләкин миннән китәсең булса, кит. Төркиягә кайтырга теләсәң дә. Башка хатын алырга теләсәң дә, мин сиңа үпкәләмим. Рәхмәт сиңа”.

“Миңа әйтәсе сүзләрең беттеме?” дип сорадым. Аннан соң: “Беләсеңме, никахта шатлыкта да, кайгыда да бергә булырга ант бирдек бит. Син мине гафу итсәң дә, Аллаһы Тәгалә гафу итмәс. Син кит дип кусаң да, мин беркая да китмим. Без синең белән бик озак яшәячәкбез. Безнең әле бик бәхетле буласыбыз бар”, – дидем. Бу сүзләрне ишетеп, шатлыктан балкыды Алсуым. Мине кысып кочаклады да: “Рәхмәт” дип, шатлыктан елады. Бу – безнең бәхилләшүебез иде. Ул вакыйга бүгенгедәй күз алдымда. Сөйләшүнең һәр сүзен хәтерлим. Искә төшкән саен елыйм, – ди Ләвәнт Булут.

Ләвәнт белән Алсу җиде ел гына яшәп кала. Бик бәхетле була алар.

– Алсу бала алып кайту теләге белән янды. Инде балалар йортыннан булса да бала алырга җыена идек. Шул начар авыру килеп чыгып, аяк чалды. Төшемә дә шул балалар белән керә бит, – ди ир.


Ләвәнт әфәнде Алсуның вафатыннан соң, "кырыгы"на кадәр, Казанда торган. Аннан соң кабат туган якларына кайткан.  Хәзер ул пенсиягә чыгу мәшәкатьләре белән йөри. Эшләре җайлангач, сөйгәне янына кабат кайтырга ниятли. 

Ләвәнт әфәнденең телефон номерының соңгы саннары Алсуның туган көне һәм елы белән тәңгәл. “Бу очраклы туры килү, үземә дә сюрприз булды. Күкләр миңа Алсуымны гел истә тотарга шулай насыйп иткәндер”, – ди Ләвәнт әфәнде.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар