Логотип
Язмыш

«Кызым-йолдызым... »

Бу язманы мин башкача күз алдына китергән идем. Галия ханымның (исемнәр мәгълүм сәбәпләр аркасында үзгәртелде) сүзләреннән соң юрист комментарие торырга тиеш иде. Соңгы минутта кире уйладым. Кешелек кыйммәтләре дигән нәрсә бар тормышта. Намус бар. Алар барысыннан да өстен! Моның шулай икәнен тормыш бүген булмаса, иртәгә раслаячак.

Бу язманы мин башкача күз алдына китергән идем. Галия ханымның (исемнәр мәгълүм сәбәпләр аркасында үзгәртелде) сүзләреннән соң юрист комментарие торырга тиеш иде. Соңгы минутта кире уйладым. Кешелек кыйммәтләре дигән нәрсә бар тормышта. Намус бар. Алар барысыннан да өстен! Моның шулай икәнен тормыш бүген булмаса, иртәгә раслаячак.  

«Соңгы вакытта гел бер нәрсәдән куркам – акылымны җуюдан... Сезгә мөрәҗәгать итүем дә, ярдәм-киңәш көтүдән бигрәк, азрак күңелемне бушатырга теләвемдер. Бер ел элек 28 яшьлек кызын җир куенына салган ананы аңларсыз дип өметләнәм.  

Кеше үзенә кайчан, нинди хәсрәт киләсен белми. Әле ярый белми... Миндә дә алдан бернинди сизенү булмады.  

Якутиядән Казанга күчеп кайтуыма әле биш кенә ел. Беренче иремнән бала белән аерылгач, очраклы рәвештә генә бер ир-ат белән таныштым. Озакламый ул Нерюнгри шәһәренә эшкә китте һәм безне дә үзе янына чакырды. Гомернең күп өлеше шулай итеп Якутиядә узды. Алтын табу приискаларының берсендә озак еллар бухгалтер булып эшләдем. Зур предприятие иде: мин анда өлкән бухгалтер вазыйфасына кадәр күтәрелдем.  

Икенче кызым – Алиям Якутиядә туды. Әтисе аны ничекләр өзелеп яратканын аңлата алырмынмы икән?! Безнең татар ирләренә баланы үлеп ярату хас түгел бит ул. Ә бу?! Кызым аның 37 яшендә генә кулына алган беренче баласы иде. Ул хәтта төннәрен бала елагач мине торгызмады, һәрвакыт: «Үзем!» – диде... Теләчедә йорт алган идек. Шунда кайткач, мунчада ис тиеп көтмәгәндә үлеп китте ул. Кызыма бу вакытта ун яшь иде. Мин ул чакта гел бер нәрсәдән курыктым: «Шулкадәр яраткан кызын үзеннән калдырмас инде бу», – дидем. Адым саен күңелемнән мәрхүм иремә ялынып йөрдем: «Алма инде, баламны, алма, кызган мине...» 

Илле яшем тулып, пенсиягә чыгуга, Татарстанга күчендем. Алия бездән алданрак кайтып киткән иде инде. Ул монда колледж тәмамлады, аннан эшкә урнашты. Үзем эшләп йөргәндә үк, 2008 елда аңа Казанда фатир алып куйдым, ремонт өчен акчасын җибәрдем. «Әни, минем фатирым шундый матур!» – дип сөенде. Миңа да шатлык: кызым ипотека түләми, атасыз балалардан ким яшәми. 2014 елдан башлап ул бу фатирда үзе генә торды.   

Булачак ире белән интернат аша таныштылар алар. Пермь краеның Барда районында туып-үскән, Казанда янгын сүндерү депосында эшли иде ул егет. Озак очрашып йөрмәделәр, кавыштылар. Әниләре кыз сорарга килгәч, фатир турында да сүз чыкты. Мин аны башта ук кызым исеменә яздырган идем: безнең нәсел кыска гомерле, ул-бу булып куйсам, кызларым фатир аркасында ачуланышмасын, кеше көлдермәсен дип уйладым. Кем белә, бер ата балалары да кайчак төрле була... «Безнекенең бернәрсәсе юк инде, хезмәт хакының яртысын фатирга түләп тора», – диде булачак кодагый.  

Никах укыттык, яшәп киттеләр. Сизәм – төрле вакытлары була. Кулымнан килгән кадәр булыштым: яшьләр бит, киенәселәре килә, хезмәт хаклары аз.  

Алия башта «неразвивающаяся беременность» дигән диагноз куйдылар. Бераздан кабат балага узды. Тик анысы «внематочная беременность» булды. «Бала таба алмас ахрысы, тәрбиягә алырлар», – дип уйладым. Иренә бала кирәген әйтмәсәләр дә сизә идем. Үстерә алырлармы дип кенә борчылдым: мин гел ярдәм итә алмам бит.  

2018 елның февралендә кызым: «Әни, минем бер күкрәгем авырта», – ди килде. Табибка беренче баруында ук диагнозы билгеле иде инде: яман шеш, 3 нче стадия. Шул көннән башлап – 2018 елның 18 февраленнән мин инде яшәмим... 

Хастаханәгә йөгердем: табибларны таптым, сөйләштем. Ул юлларны узган кеше мине аңлар, белмәгәннәргә исә күрергә язмасын...  

Сигез химия алды Алия. Ире берсенә дә бармады, янында гел үзем булдым.  

Дүрт химия кызыл төстә – аларына түзәргә була әле. Ак төстәгеләре яман. Анысыннан соң аяк-куллары берәр атна йөрми. Һәр химиядән соң үземә алып кайттым, азрак рәтләнгәч кенә өйләренә җибәрдем. Рәхмәт, эшемнән бик булыштылар ул чакта, кайчан килсәм дә, китсәм дә сүз әйтмәделәр... Операция көне җитте. Кияү ялга әнисенә кайтып китте. Китәр алдыннан кызыма 50 меңгә кредит алдырганын соңыннан гына белдем. Үз исеменә ала алмагандыр инде. Авылдагы өйләренә газ керткән. Әнисенә булышуына һич каршы түгелмен анысы. Тик мин бу хакта болар кредитны түли алмыйча, пени үсә башлагач кына белдем. Тагын акча бирдем, жәлләп әйтүем түгел – кызым өчен тырыштым.  

Операцияне ясадылар, әйбәт кенә узды шикелле. Әмма артыннан ук начар хәбәр дә килеп җитте: анализлары начар – метастаза башланган, лимфа төерләре аша инде таралырга өлгергән. Кызыма боларның барысын да белгертмәскә кайдан көч алганымны үзем генә беләм... Таныш табибым: «Әзерлән, озак тормый, башына китәчәк», – диде. Шулай булды да. Операциядән соң бер ай үтүгә аның башы авырта башлады. Ашый алмый. МРТ ясаттык, тик ул бернинди дә шеш күрсәтмәде. Неврапотолог: «Борчылмагыз, химия тәэсире, ул шулай чыга», – диде. Кабат нурланыш ала башладык. Кызның хәле көннән-көн начарлана бара... Эшли дә идем бит әле. «Болай ике арада бәргәләнеп булмый», – дип барып гариза яздым, эштән киттем.  

Тагын тикшертергә керештем. Башында. Чынлап та, шеш таптылар, әмма: «Операция ясый торган урында түгел», – диделәр. Өмет бар бит – бер табибтан икенчесенә йөгерәм. «Юк», – диләр... Бу сүзне нейрохирург әйтсә, чынлап та, булмый икән инде ул. Озак тормаячагын аңлый башладым. Ачыктан-ачык берсе дә әйтмәде – кызганганнардыр инде... Алия авырый башлагач, үземне авырлы дип төштә күргән идем. «Димәк, балам тугыз айдан китә икән», – дип ачынып уйладым. Шулай булды да...  

«Әни, үзем генә тора алмыйм», – дигәч, кызымны өйгә алып кайттым. Бездә дә иркен түгел, билгеле: ике бүлмәле фатир булса да, олы кызым, онык белән бергә яшибез. Чәчләре коела башлагач, чәчтарашханәгә алып барып, чәчен бөтенләй алдырдык. Кызларга рәхмәт, кемдер килеп кереп күрмәсен, аңа авыр булмасын, дип, ишекне бикләп тордылар... «И-и, кызым, бөтен органымны сиңа бирер идем, булмый бит», – дия идем өзгәләнеп.  

Ул арада иренең юбилее җитте – утыз яшь тулды. «Хатыныңның хәле әйбәт түгел бит, әллә үткәрмисеңме?» – дип әйтеп карадым. Аның фатирында иренең туган көнен уздырып ятканын Алия белде, әлбәттә. Бөтен инстаграмны фото белән тутырды бит... Ә минем кызның ике кулында да система. Миңа белгертмәскә тырыша, ә үзе елый. «Әни, мин аның белән аерылышам», – ди. «Терелгәч, бала алам, син миңа булышырсыңмы?» – ди. «Бала да таба алмыйсың, мин сине ташлыйм», – дип гел битәрләп торган ире.  

Туган көнгә кодагый да килгән, икенче көнне бик тизгә генә безгә дә кереп чыкты. Миңа: «Картаеп киткәнсең», – диде...  

Октябрь ахырында безгә «паллиатив ярдәм» килеп йөри башлады. Дүрт сәгать саен укол кадап китәләр. Булышмый... Тирә-юньдәге кайсы даруханәгә керсәм дә, мине таныйлар – баламның хәлен җиңеләйтү өчен нинди генә дару алып карамадым?! Алиянең хәле бөтенләй начарлангач, ире дә килде. Мин инде ул көннәрдә мулланы да чакырта башлаган идем. Кызым инде йөри алмый, сөйләшми, әйтәсе сүзен яза гына... Барысын да аңлыйм, әмма ышанасым килми! 7 ноябрь көнне «паллиатив ярдәм» табибына: «Тагын ниләр эшләп карыйм икән?» – дим. «Ярамый дип торма, җаның нәрсә куша – шуны эшлә», – диде. Ә үзенең күзендә яшь...  

Иртәгәсен без аны күмдек. Әтисе янәшәсенә... Җеназа белән бәйле барлык чыгымнарны үзем күтәрдем, рәхмәт, элеккеге хезмәттәшләрем дә булышты, әтисенең энесе дә бик ярдәм итте. Ире исә: «Менә эштән акча бирделәр», – диде дә кире кесәсенә тыгып куйды...  

Икенче көнне килеп, кияү фатирның документларын калдырып китте. «Хәзер поезд белән әниләр килә, аларны каршы алам», – диде. Кодагый миңа бер кызы белән керде. «Киленнең өчесен үзебез уздырып китәбез», – диде. «Ярар», – дип калдым. Төш белән өн арасында йөргән чагым. Авыр, ләкин әле ул авырлыкның ни дәрәҗәдә икәнен аңлап бетермәгән көннәр...  

Кичке сигездә кияүнең апасы шалтыратты: «Энем кан тамырларын кискән, бөтен фатир канда», – ди. Миннән кайткач, сөйләшеп утырганнар. «Менә бернәрсәсез урамда калдың, фатирың да юк», – дигәннәр һәм үзләре шәһәр карарга чыгып киткәннәр... «Шундый вакытта ничек инде аны ялгызын калдыра алдыгыз?» – дип апасын ачуландым һәм: «Кияү анда юк икән, фатирны җыештырыгыз да, бушатыгыз. Мин өчесен үзем уздырам», – дидем. Кодагыйның сеңлесе яши Казанда – барыр урыннары барын белә идем.  

Кияүгә шалтыратып хәлен белештем – ул хастаханәдә озак ятмады, чыкты. Шуннан соң аның белән күрешкән булмады.  

Кызымның вафатыннан соң ярты ел үткәч фатир документлары артыннан нотариуска бардым. Ул миңа аяктан егарлык хәбәр җиткерде: «Киявегез үз өлешен бүлеп алырга тели», – диде. Шалтыратып сөйләшерлек хәлем булмады. «Сиңа нәрсә кирәк?» – дип язып кына җибәрдем. «Я тебе мстить буду», – дип җавап бирде...  

Фатирны югалту – баланы югалту түгел. Мин анда барыбер яши алмыйм, сатарга дип ниятләп куйган идем. Бергә өч ел гына яшәп калсалар да, кияүгә дә өлеш чыгарырмын дигән уем да бар иде. Ә хәзер... Эшләр судта безнең: суд ничек хәл итә – шулай булыр. Тиздән китәсен белсәм дә, Алиягә: «Әйдә, фатирны минем исемгә күчерик әле», – дия ала идеммени?! Аны уйлый алдыммени мин ул чакта?! Кодагыйга гына аптырыйм: нигә бер акыллы киңәш бирми икән улына? Нигә бер тапкыр да миннән: «Хәлләрең ничек?» – дип сорамый икән? Ул да бит дүрт бала анасы...  

Үзем рәнҗемәскә тырышсам да, җаным рәнҗи шул...  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Вакытында аерылышкан булса - туганнары (апасы хэм анын кызы) кысанлыкта яшемес идэ...булка килгеннен хакы юк шул...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сезгэ Ходай сабырлык бирсен,Амин.Донья барысын урынына куяр.Квартир кияугэ хэтле алынган,анын олеше юк анда.Мин шулай уйлыйм

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бу донья да мэгьнэс ез кешелэрбулса була икэн ходай ярдэменнэн ташламасын бала ын югалткан ананы

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ходай сабырлык бирсен сезгэ.Квартирагызны киявегезгэ калдырмагыз.Узегез тулэп баргансыз.Бигрэк ятсыз.Авырткан хатыны янына килеп тэ карамаган.Ятсыз,корэшегез.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Авыр булса да квартираны ычкындырмагыз, квартира элбэттэ сезнеке генэ, оят кирэк бу ир затына

            Хәзер укыйлар