Логотип
Язмыш

Кыйналган жан

Ни дип уйларга белми, бу тормышы турында Бибигайшә апа. Нинди апа инде, әби ич мин, – дип төзәтте үзенең уйларын. Болай булыр дип бер дә күз алдына китермәгән иде шул ул. Киләчәктә терәк, дус, ярдәмчесе булыр дип бердәнбер кызын үстерде. Ирсез бала табу ул заманда зур гөнаһ булса да, яше утыздан узган Бибигайшә кеше сүзеннән бер дә курыкмады. Авырлы икәнен белгәч, киемнәрен җыйды да, Таҗикстан якларына юл тотты. Дүшәмбе шәһәрендә тукталды ул. Авылдан килгән, сигез класс белем белән… кая эшкә алсыннар инде. Бибигайшә төзелешкә эшкә урнашты. Авырлы икәнен белдермәскә тырышты. Бүлмә бирделәр. Шунда яши башлады. Күп яшереп булмый шул – сизделәр. Хуҗалары яхшы кеше булып чыкты, калдырды. Кызы туды. Кызына да исем куштырганда эштән дус дип йөрүче берничә кеше килде. Өйдә озак утырырга юк иде шул аңа, эшкә чыкты. Зөбәрҗәтен күршедә яшәүче таҗик әби карады. Ул Бибигайшәне бик җәлли иде 
- Кызым, үзеңә генә тормыш тартуы авыр, тормышка чыгарга кирәк, – дип, сүзен башлады ул. 

Бибигайшә яшь иде. Аның уйларын укый белми иде шул. Ышанды. Әби бик тиз генә эш кылды, үзенең авыру улына тормышка да биреп куйды. Бала аталы, ул ирле булды. Ире Госмангали яхшы кеше, бер тапкыр да тавыш күтәреп аңа дәшмәде. Бергә төзелештә эшләп квартиралы, җиһазлы булдылар. 
Вакыт тиз уза икән. Кызына да биш яшь тулды бүген. Үзенең әти-әнисе оныгы туу турында белмәделәр. Бибигайшә хатта бер тапкыр да язмады. 
Авылга ул гаиләсе белән кунакка кайтты. Озак кына торып киттеләр. Кызының атасын да күрде, әмма аңа Зөбәрҗәт синең кызың, – димәде. Аларның гаиләсен җимерәсе килмәде. Ничек бар, шулай калдырды. Башка бала таба алмады. 

Кызына җиде тулгач, ире аларны икесен генә калдырып бакыйлыкка китеп барды. Бибигайшә тагын ялгыз калды. Тагын үзенә генә тормышны тартырга калды. Ул кызында сәер хәлләр сизгәли, әмма ышанасы килми. Аның бердәнбер сабые акылга тулы түгел. Ничек, ни өчен? Барсына да үзе гаепле булуын аның таныйсы килмәде шул. Яшьлек хатасы өчен түләргә кирәк. Менә гомере буена шул ялгышы өчен түли түгелме. 

Кызы көч-хәл белән мәктәпне бетерде. Дөресе – этеп диярлек чыгардылар. 
Зөбәрҗәт мәктәпне бетергәч, уку турында уйламады. Аның уенда егетләр, мәхәббәт булды. Әнисенең эшләгән акчасына яшәүне кулаерак күрде. Каршы дәште, ни эшлисе килсә, шуны эшләде. 
Тора бара Зөбәрҗәт әнисенә кул күтәрергә дә курыкмады. Кисәтү ясарга ярамый иде шул аңа. 18 яше дә тулмас бала тапты, нәкъ әнисе тормышын ул да кабатлады. Бибигайшә кызының атасы кем булуын белү белән генә аз булса да өстенлек алды. Ә менә кызы улының кемнән булуын да ачык әйтә алмады. Улына безнеңчә Илнар дип исем бирсә дә, әнисен тыңламыйча, таҗикча исем яздырып кайтты. 
Көн артыннан көн узды, Зөбәрҗәтнең өйдә бер дә утырасы килмәде. Врачлар да аңа улының авыру икәнен әйтеп җибәрделәр. Бибигайшә апага тиле кызы гына түгел акылга зәгыйфь оныгы да өстәлде. 
Бер көнне кызы өйдән чыгып китте. Әнисе аны эзләмәде дә. Аңа ансыз яшәү тынычрак. Оныгын карады. Пенсия акчасы аларның икесенә җитә. 
Ике еллап югалып торган Зөбәрҗәте тагын аның ишек төбендә пәйдә булды. Ишекне ачкач, Бибигайшә чүт аңын югалтмады, тагы аның пенсия акчасына ике җан өстәлде. Бу кайтуында “күчтәнәч” итеп кызы кыз бала алып кайтты. 
Уфтана-уфтана оныгын кулына алуын искә төшерде ул. 
- Атасы кем? Кайда? – диде. 
- Сиңа кирәк, син эзлә, – дигән җавапка таргач, башка сүз кузгатмады. 

Балалар үстеләр. Кызы еш кына югалып, бер-ике ел кайдадыр яшәп кайтты. Бу кайтуында бер ай торгач, мин кияүгә чыгам, эзләмә, – дип, тагын югалды. 
Зур оныгына 7 яшь, кечкенә кызчыгына тиздән 5 яшь тула. Балалар аналарын көтәләр. Ул гына аларны искә алмый. 
Шул китүеннән Зөбәрҗәт өч еллап торды. Тагын менә әнисенә, өченче күчтәнәчен Фәритҗанын бүләк итте. 
Ул көнне Бибигайшә бик яхшы истә калдырды. Бала бит 5 айлык кына иде. 
Зур оныгын интернат-мәктәпкә билгеләделәр. Анда озак укый алмады шул бала. Калган балаларның тормышы куркыныч астында, балаларга тия дип, акылга зәгыйфьләр хастәханәсенә озаттылар. Шул китүеннән баланы әби кеше бүтән күрмәде. 

Бибигайшә апа икенче оныгының исемен татарчалаштырып, Русания дип йөртте. Балаларны мәктәпкә озатты. Пенсиясе янында аз гына файда булыр дип эшкә чыкты. Ул идән юарга да риза иде. 
Әни – әни инде, нинди генә булса да, балалар әниләрен көттеләр. Бибигайшә идән юарга чыгып киткәнен генә көтеп торган кызы, ике баласын алып чыгып югалды. 
Күпме эзләде ул аларны, таба алмады. Интернаттан килгән хатынны күргәч, эш нидә икәненә төшенде. Кызы балаларын интернатка тапшырган. Балалар күпме генә өзгәләнеп еласа да, аларны әбиләренә бирмәделәр. Бибигайшә апа аларны карарлык яшьтән узган. Оныклары мәктәпне интернатта бетерделәр. Бу вакытта инде Бибигайшә туган авылына, энесе янына кайтып яши башлаган чак. 
Менә тагын кызы анда да пәйдә булды. Үзе генә түгел, ике баласы белән. Энесе Гамир аларны асрый алмый иде. Үзенең дә гаиләсе ишле. 
Зөбәрҗәт тагы кияүгә чыкты, әнисен, балаларын шунда яшәргә алды. 

Бер ир белән генә яши аламы соң, юк – тагын кеше ишекләрен кагарга күп туры килде Бибигайшә апага. Үзен кабул итәләр туганнары, ә менә кулы туры түгел кызын һәм оныкларын – юк. Монда кайткач, гражданствогыз юк, дип пенсиясен дә бирмәделәр. Документлар җыегыз, аннары килерсез. Энесе тагы ярдәмгә килде, озак кына йөргәч пенсиясен ясатты. 
Бибигайшәнең пенсиясе картлар йортына күчерелеп барды. Анда аңа рәхәт иде. Ашаталар, җылы, киемнәре юылган. Тик бу рәхәт озакка бармады. Кызы аны тагы эзләп тапты. Елады, балаларын ашатырга, карарга акча юклыкка зарланды. Үзе бер тапкыр да, бер кайда да эшләмәгән Зөбәрҗәткә акчасыз яшәү авыр иде. Бибигайшә ышандымы, әллә оныкларын кызгандымы, тагын кызы янына юл тотты. Сиксән яшен тутырган карчыкка яшәргә күп калмаганлыгын ул белә. Гомеренең соңгы көннәрен оныклары янында буласы килде бугай. 


Автордан: әнисе үлгәч тә Зөбәрҗәт акылга утырмады. Тиздән илле бише тула бит, ә бер тиенлек акылы да юк. Акча булмау сәбәпле, ул җиңел тормыш сайлады. Әнисенең туганнарына кунакка йөрергә тотынды, үзен җәлләтте. Үзе генә түгел әле, кызын да ияртте. Бу вакытта кызы да әбисе һәм әнисе юлын сайлап, җилдән кыз бала тапты. Аны карыйсы килмәде. Үзенең балаларын үстермәгән Зөбәрҗәткә эш өстәлде. Кызы белән татулыгы юк иде, әмма кәсепкә икәү йөрделәр. 
Улы акыллы булды, аларга иярмәде. Өйләнеп үз гаиләсе белән яши. Әнисе белән апасын тормышына тыгылдырмый. Дөресен генә әйткәндә, алар белән
аралашмый да диярлек. Бибигайшә апа үзенең чәчкәнен, бу тормышта бик авырлыклар белән урды бугай.

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар