Логотип
Язмыш

Күргән авырлыклар...

Әтием Зиннәтулла Арифулла улы Арсланов - Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында беренче механизаторларның берсе. Ашлык суктыргычын комбайнга алыштырганчы кырдан кырга күчеп, авылдан авылга йөреп уңыш җыйдыра ул. Унөч яшеннән апам Җәүһәрия дә әтигә ярдәмче була. Үсә төшкәч, апаны амбар мөдире итеп билгелиләр. Колхозның бөтен байлыгы — бал, май, йон, тире, яшелчә, шырпысына кадәр аның карамагында. Апа үзенә тапшырылган эшкә зур җаваплылык белән карый, гадел, төгәл була. Алты балалы гаилә матур гына яшәп ятканда, сугыш чыга. Әти, әни пешергән ризыкларны биштәренә төяп, сугыш кырына китеп барды. Аның артыннан ук Жәүһәрия апаны хезмәт армиясенә — Пермь шәһәренә озаттык. Солдат бушлаты, аякларына кирза итекләр киеп, ул баржалар бушата, пристаньга йөк ташый. Җем-җем итеп торган кап-кара, озын толымнарында кисеп ташларга туры килә бәгырькәйгә. Унөч-ундүрт яшьлек Габделхәмит абыебыз да яшьтәшләре белән кырдан кайтып керми. Бөтен эш кулдан башкарыла, чана тартып барып, бозланып каткан кибәннәрдән сәнәк белән каерып төйи-төйи, пычрак-бураннарда да кырдан ферма сыерларына мал азыгы — печән, салам ташыйлар.
 
Яз, боз кузгалган чак. Борындык тимер юл станциясеннән егетләр керосин-бензин төялгән атта кайтып киләләр. Алдан килүче олау — Габделхәмит абыйның аты су эчендә тукталып кала, арыган ат йөкне тарта алмый. Шунда абый арба астына кереп әллә ничә центнер йөкле арбаны аркасы белән күтәрә, иптәше йөгәнне тартып, атны алга сөйри. Елганы кичүгә абый аңын җуеп бозлы ярга егыла. Авылга алып кайтып, түшәккә салгач, тамагыннан бер йотым су үтми, үзе танымаслык булып шешенә. Чүпрәле хастаханәсендә аны үлемнән йолып калалар.
 
И, ул сугыш еллары! Сабыйлыктан чыгып җитмәгән кыз балалар карт-коры белән беррәттән печән чаба, урак ура, көлтә бәйли, печәнне теземнәргә сала... Башакларны җиргә салып чабагач белән ашлык сугу, ашлык җилгәрүләр... Ундүрт яше дә тулмаган Наҗия апамны Апае ягы урманнарына агач кисәргә җибәрәләр. Кечкенә буйлы Наҗия апамны күргәч, прораб: «Бу балалар бакчасы түгел, бүген үк кайтарып җибәрегез аны», - ди. Авылдашлары Нурлыбәнат, Зәйтүнә апалар: «Көчле кыз ул, кырда да олылардан ким эшләми», - дип яклап калалар, бик авыр эшләрне аңа йөкләмәскә тырышалар. Хуҗа хатын да әйбәт була, кызлар идәнгә җәйгән салам өстенә тезелешеп йоклап киткәч, апамның куе чәчләрен сыйпап: «Чәчең бетли күрмәсен, кызым. Минем улым сугышта, менә исән-имин йөреп кайтса, киленем булырсың әле», - дип юата, өс киемнәрен, чабаталарын мич кырыена тезеп киптерә.
 
Сугыш башланганда миңа биш, сеңлем Гөлшатка өч яшь була. Ә Җәүһәрия, Наҗия, Солтания апаларым, Габделхәмит абыем япь-яшь көе тормыш йөген җигелеп тарттылар. Сугыш елларының иң үзәккә үткәне — ачлык булгандыр. Урак өстендә абый, апалар өйгә кайтмыйча, кырда кунып-төнеп эшлиләр иде. Алюмин бидонга аш тутырып, әни безне аларга әбәт илтергә җибәрә. Без азрак барабыз да, кашык белән ашны кабып карыйбыз. Күпмедер ара киткәч, ардык дип, тагын утырабыз... Туганнар өйгә кайткач: «И әни, нигә шул ашны бидон туларлык итеп салмыйсың соң?» - дип сорыйлар. Ә без - «нәни караклар» - тизрәк өйдән чыгып таябыз...
Куркыныч төш кебек күренгән ул көннәр артта калды. Илләр имин булсын, дип кабатлыйбыз.

 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Доньялар гына имин булсын!!! Амин! Амин! Амин!...ике улым да хэрбилэр, бар телэгем иминлек, исэнлек балаларыма! иллэргэ! бар кешегэ дэ!!!

    Хәзер укыйлар