Логотип
Язмыш

КОҢГЫР БОГА ҺАУ-ҺАУ! № 4.

Башы: http://syuyumbike.ru/yashaesh/sudby/?id=4012

ӨЧЕНЧЕ ДӘФТӘР 
Сыерымны югалту кайгысыннан бераз тынычланганнан соң, авылыбызда миңа Ташкент якларына баручы бер юлдаш табылды.
Кышкы салкыннар килгәнче әнием янына китеп өлгерергә иде исәбем. Нижний Тагилдан мин эче-тышы кызыл сатин, чиккән юрган алып кайткан идем. Шул ук атнада аны Тәтер-Арыслан базарына чыгарып саттым. Ул акча юлыма җитәрлек булды. (Укучыга көлә-көлә заманнарны чагыштырырга киңәш итәм: юрган хакы Үзбәкстанга барырга җитә микән хәзер? – А. Х.) Авылыбызга Фирганәдән Мәрьям дигән бер кыз кайткан булган, аның отпускасы беткән, китәргә җые­на, ди. Бирәсе килгән колына – чыгарып куяр юлына. Тәвәккәлләдем. Барып сөйләштем. Киләсе атнада китәргә дип килештек. Урак өсте иде. Машиналар безнең Айтуганнан Стәрлетамак элеваторына иген ташый, бер шофер безне алып барырга булды. 

Безнең шоферыбыз бик яхшы, хәбәрдар кеше булып чыкты. Поездларның йөрү тәртибен дә белә хәтта. Безне үзләренә алып кайтып, ашатып, чәйләр эчереп, үзенең «Победа» машинасында вокзалга илтеп тә куеп, җылы саубуллашып китеп барды. Кешеләр миһербанлы булган ул заманда. Без бит бөтенләй таныш та түгелләр идек. Кинәле дигән станциядә Ташкентка билет алгач, икенче поезд белән китеп бардык. Вагонда татарлар бик күп иде. Безнең белән бер плацкарт купеда Германиядән хезмәт итеп кайтучы татар егете сержант Хәлил бар иде. Ул армиядә чакта гаиләсе Казахстанның чирәм җирләрен күтәрергә киткән икән. Ата-анасы аћа «үзебезнең милләтнең җүнле генә берәр кызын очратсаң, килен итеп алып кайт», дип язган булган. Үзенә кирәк кеше дип уйлап, ахрысы, ул миңа чат ябышты. Миңа үзе яучы булды. Бу хәбәр барча вагонга таралды. Үземә нибары 15 кенә яшь булуын, үземнең беркайчан да йөзен күрмәгән әниемне эзләп китеп баруымны әйткәч, аңа әллә нәрсә булды. Йөзен ачулы болытлар басты. «Мин сине үзем карап үстерәм, – диде ул бер карарга килеп. – Әйдә, киттек минем белән. Әниеңне бергә эзләп табарбыз. Әнә, ике чемодан. Шуларның берсендә синең өчен генә алынган киемнәр. Герман ефәгеннән. Риза гына бул. Туйны хәзер үк башлыйбыз», – дип пышылдады ул колагыма. Хәлил безнең районның Хәлекәй дигән авылыннан, мишәр егете икән. Поездга утырганга өченче тәүлеккә китте, ул миннән һаман да күзен алмый. Йоклаган урыным аскы катта иде, төннәрен яныма утырып, миңа карап чыкты. Риза булмадым. Аңа төшәргә берничә генә сәгать калды. Вагоныбызда Ташкент якларына бәхет эзләп барган берничә Дүртөйле кызы бар иде. Алар безнең купега килеп, ул егетне күзләп, аның күз карашларын миннән тартып алырга тырыштылар. Кызларның берсе егет белән китәргә дә риза булган икән. Хәлил безнең яннан әйберләрен алып, теге кыз янына күченгәндә минем бит алмамнан үбеп: «Сине беркайчан да онытмам. Сагынырмын», – диде. Бер күрүдән каплану дигән нәрсә шушы буладыр инде.

Чынын гына әйткәндә, шушы көнгә кадәр Хәлилне минем дә онытканым юк. Ул үзе дә миңа бик ошаган иде, тик миңа әле кияүгә чыгарга иртәрәк һәм бу адымга бара да алмыйм – биргән нәзеремне үтәргә – әниемне эзләп табарга дип юлга чыккан сабый идем. 

Шул көнне, кичкә таба, Ташкентка килеп җиттек. Әнием минем эзләп килүемне белми. Әмма Хәлил маҗарасы аркасында бу хәбәр барлык вагонга билгеле булды. Әнием яшәгән Чигирик станциясеннән Ташкент–Ангрен электричкасы үтә икән. Төнлә барып төштек. Кап-караңгы. Ай нурларында бөгәрләнеп яткан дистәләгән рельслар гына күренә. Ишетәм, яшьләр русча сөйләшә. Татарча сөйләшүчеләр дә ишетелеп куя. Араларына кердем дә: «Биредә Шәфыйкова Минзада дигән кешене белүчеләр юкмы?» – дип сорадым. «Бар, – диде берсе. – Минзада апа миңа ипи алырга дип акча биргән иде. Хәзер шушы ипине аңа кертеп чыгам». Менә сиңа, Ходай Тәгалә бирсә бирә бит!.. Бу минем кебек унбиш яшьләр чамасындагы Зәки исемле үсмер икән. 

Бер кулымда фанер чемодан. Икенчесендә чүпрәк азык янчыгы. Караңгыда аяк астындагы нәмәрсәләргә абына-сөртенә килә торгач, Зәки: «Килеп җиттек!» – диде. Ниндидер будканың ишек төбендә туктап калдык. Йөрәгем дөп-дөп тибә. Бу тупсадан әнием кереп-чыгып йөри бит. Миңа да насыйп итәрме? Ишекне шакыдык. Кемдер килә. Ишек ачыла. Безне көләч йөзле яшь хатын каршы ала. 

Мин:
– Исәнме, әни, – дидем. Кулымны күрешергә дип суздым.
Ул мине кочаклап алды һәм төнге тынлыкны бозып, елый башлады:
 – И-и-и, кызым! Нигә иртәрәк килмәдең! Мин бит монда берүзем!.. Чит илдә тилмереп яшим!..
 Минем күземнән тамчы да яшь таммады. Гүя утта эремәс тимер идем. Бу тойгыны әле дә аңлата алмыйм. Нәрсә иде бу? Барлык күз яшемне елап бетергән идемме? Бирегә килгәнче дә, йә булмаса, кечкенәдән мине калдырып киткәне өчен үпкә идеме бу? Коңгыр Богадан килгән нәзерне үтәвем идеме? 
Йә булмаса, бу кечкенә буйлы, вак сөякле, матур, әле кызлар кебек, миннән дә яшьрәк булып сакланганы, кыяфәте белән бөтенләй дә анага охшамаганы өчен бәгырь үпкәсе идеме? Әллә мине каршылавында ана­ларча мөкиббән китеп өтәләнмәгәне, йөзендә ниндидер ясалмалылык, артык аптырамаганлык ярылып ятканы өчен туган нәфрәт идеме? Бәлки миңа, гомерендә бер тапкыр чын ана иркәләве күрәсе килгән сабыйга, шулай тоелгандыр гына?

Мин тирә-ягыма караш ташладым. Әни яшәгән өйнең түшәме камыш, идәне җир, яткан урыны бер кешелек тимер карават, бар җиһазы – әрҗә такталарыннан корыштырган өстәл кисәге, ике урындык иде. Башка бернәрсә дә юк иде. Үзбәкстанга бәхет эзләп килгән татар хатыны яшәгән «хансарай» инде бу. Чәйләр эчеп, бераз сорашкан-сөйләшкәннән соң, әни юлдашым Мәрьям апага караватка, үзебезгә идәнгә урын җәйде. 
Әни миннән, мин әнидән читләшебрәк яттык. Йокымның рәте булмады. Беренче төндә әниемнең аналык җылысын бөтенләй дә тоймадым. Бер тапкыр да башымнан сыйпап үпмәде, ачык калган өстемне япмады. Бу кыланышы белән минем беркайчан да күрмәгән үз әнием ничектер чит булып калды. Хәзер уйлыйм-уйлыйм да таң калам: ул чакта миңа унбиш, әниемә утыз биш яшь кенә булган бит әле. Үзе дә кызлар кебек!.. Ул еш кына безнең анда туганнарыбыз бар дип, Ахангаранга баргалап килә иде. Берничә тапкыр бездә Ахангараннан чыгышлары белән Кәркәлетамактан һәм әниемнең җиңгәсе Мәдинә әби ягыннан туган булган Гали абзый белән Вафирә җиңги, Алмалык шәһәреннән шул ук Кәркәлетамак кызы Рәйсә апа күренеп киткәли иде... Белмим, ни сәбәпледер, әллә тумышыннан шундый булып туганмы, балам-балаларым дип өзелеп тормый иде. Ул хатында ана рәвеше юк иде. Әнием белән яшәлгән биш-алты ел гомеремдә миңа аның белән шундый саклыкта һәм шундый ераклыкта яшәргә туры килде... Мин дә аны, ничек кенә тырышсам да, әнием төсле итеп кабул итә алмадым, ләкин аћа карата салкынлыгымны сиздермәдем. Килгәнемнең өченче көнендә үк мамык кабул итү пунктына эшкә урнаштым. Эш хакымның тиененә дә кагылмыйча аңа кайтарып тапшыра идем. Ни гаҗәп, ул хәтта бу акчаны алганда да минем өчен куана белмичә ала. Әгәр бераз гына үземә калдырыйм дисәм, рөхсәт итми иде. Ә мин шатланып моның белән килешә, хәтта буйсына идем, чөнки мин аны шушындый юл белән үземне яраттыра алырмын дип ышана идем. 

Үз әнием турындагы сүзне тәмамлап та куйыйм 
инде. Гөнаһка кермим, соңыннан сөйләвенчә, Үзбәкстанга килеп урнашкач, ул мине бөтенләй дә онытып бетермәгән. Сугыш вакытындамы, әллә соңракмы, бер тапкыр минем арттан кайткан да булган. Айтуганга каенанасына барып: «Мин Фәнүзәне алырга кайттым», – дигән. Миңа бу хакта әйтмәгәннәр. Киресенчә, минем адресны бирмичә яшереп калдырганнар, имеш. Тагын да шунысы билгеле булды: кире Ахангаранга китәр кичтә ул иптәш кызы белән Олы Кәркәле клубына «вечер»га бара, шунда сугыштан әнисен җирләргә кайткан майор – күрше Камышлы авылы егете Хисам Мөхәммәтҗанов дигән кеше белән таныша. Төскә-башка матур, күзен уйнатып торган бу хатын ахырда аңа кияүгә чыга. Илленче еллар башында «Победа» исемен йөрткән олы колхозның рәисе булып эшлиячәк Хисам абзыйдан ике кыз – Зилә белән Гөлсинә дөньяга килә. Безгә билгесез ниндидер вакыйгалар була, күрәсең, әмма әни бу юлы да озак уйлап тормый: ике баласын Хисамына ташлап, тагын Үзбәкстанга чыгып китә...   

 Аның үлгәненә быел егерме, үз әтием үлгәненә җитмеш ел тулды. Мәхәллә җәмәгатен җыеп, Коръән ашы уздырдым. Икесе дә җәннәт ияләре булсын. Мин әниемне үземнең кулымда вафат булды дип әйтә алам. Ул бавыр циррозы дигән чир белән авырды. Мин аны ташламадым. Күп тапкырлар Ташкент, Чигирик хастаханәләрендә яткырып дәваладым. Тагын да шунысы кызык: Хисам абзыйдан туган сеңлем Гөлсинә дә, минем кебек, әнисен эзләп Чигириккә килеп урнашкан иде. Менә бит тормышның кинаяле елмаюы: әниебезне Ташкентта мин, Чигириктә сеңлем Гөлсинә карады. Шулай итеп, ташлап киткән балалар да кирәк булып куйды. Әмма мин моны гарьләнеп-кимсенеп түгел, горурланып әйтәм: без, борынгыдан тәрбияле татар-мөселман балалары, анабызны ташламадык. Аны кадер-хөрмәт белән үзбәк туфрагы куенына керттек...

ӨСТӘМӘ-АҢЛАТМА
Фәнүзә апа анасы турындагы истәлекләрен артык киңәйтмичә, шушында туктата. Өстәмә сораулар биреп, яраларны яңарту да минем ниятемә кермәгәнлектән, аны бу тема буенча яңадан борчымадым. Буласы булган – буявы сеңгән. Тормышта, адәм язмы­шын­да ниләр генә булмас. Язмаларында куелган төп бурычы бик тә конкрет һәм, әйтергә кирәк, авыр, искит­кеч фаҗигаи шартларда ясаган хатасы өчен алтмыш елдан соң ананы камчылау түгел, ә бәлки шушы ялгыш адым нәтиҗәсендә адәм баласы кичер­гән сынауларны сурәтләү, үзен кабул иткән, тәрбиялә­гән кешеләрнең иң кискен шартларда да кеше булып калуларын күрсәтү бит. Фәнүзә апа, укучы моңа үзе дә ышангандыр дип уйладым, куелган максатына артыгы белән ирешкән. Һәм үзенең кешелек миссиясен үтәгән. Аның иң бөек әҗере дә шушы, минемчә. 

ӨЧЕНЧЕ ДӘФТӘРНЕҢ АЗАГЫ
Мин Чирчикта заготзернода эшләп, бер үк вакытта эшче-яшьләрнең җиде еллык мәктәбен тәмам­ладым. 1956 елда мине Ташкент он тарттыру техникумына укырга җибәрделәр. Акчам җитмәү сәбәпле укый гына алмадым. Стипендия нибары уналты сум иде. Шуннан «Ташсельмаш» заводына эшкә кердем. Эш уңаенда алты айлык хисапчылар курсын бетердем. Аннан сәүдә-кооператив техникумының товароведлар һәм кибет мөдирләре курсларын тәмамладым. 1969 елда сәүдә-сату юлыннан киттем, башта сатучы, аннан кибет мөдире, склад мөдире булып хезмәт куйдым. Хезмәтем бөтенсоюз кооператив сәүдәсенә караганлыктан, җаваплы командировкаларда булырга, киңәшмә, оперативкаларда катнашырга туры килде. Эшем авыр булса да, аңа бәйрәмгә барган кебек бара идем.

1957 елда Татарстанның Кайбыч районы егетенә кияүгә чыктым. Бер улыбыз, бер кызыбыз бар. Гаиләле булып, инде алар да олы яшьне тартып бара. Минем тормыш иптәшем уналты яшендә урманнан бер йөк чыбык төягән өчен сигез ел утырган булган. Сталин үлгәннән соң, амнистиягә эләгеп, иреккә чыккан. Минем кебек, ул да унбиш-уналты яшендә тормыш чыбыркысын җитәрлек татыган булган шул. Тормыш юлдашым нинди генә холыксыз булса да, булачак балаларымны аталарыннан аермам дигән максат куйган идем. Нинди генә сынаулар килсә дә, мин шушы максатыма тугры калдым. Һәм үкенмим. Ник үкенергә? Иң мөһиме: ата – ата, ана ана булып калсын!.. Мин бу хакта бер шигырь дә язган идем: 
Мин кайгымны күмдем каен төбенә.
Каен үсә чишмә юлында.
Төшләремнән өннәремә кайтсам,
Капчык тулы кайгы кулымда...


Мин бәлки шушы дүрт юл шигырь өчен генә яшәгәнмендер?
Абына-сөртенә кичердем гомеремне. Инде шул гомеремнең азагына җитеп киләм кебек. Тормыш юлымда, бүген авыр, иртәгә җиңелрәк булыр дигән өметтә яшәдем. Миңа үз милләтем арасында озак яшәргә туры килмәде. Шунлыктан, бу язмаларны язганда кайбер онытылган сүз, төшенчә, гыйбарәләрне туктап, искә төшерергә, искә төшерә алмасам, кешеләрдән сорашырга, аныкларга, чагыштырырга туры килде. Моның өчен күп вакытлар исраф ителде. Ничек кенә булмасын, туган телем – чит-ят мәмләкәт­ләрдә дә саклый алган минем иң бөек байлыгым. Әгәр бу язмалар туган телемдә чыга ала икән, моннан да зур куаныч булмаячак һәм мин аларны киләчәк буыннарга туган телләрен күз алмасы кебек сакласыннар иде дигән изге васыять рәвешендә калдырам.

Хөрмәтле укучыларым, минем язмышым җир йөзендәге иң авыр язмышларның берседер, бәлки. Мин аны каһәрләмим. Менә бүген дә Үзбәкстанның Туй-түбә дигән шәһәрендә үзебезнең йорт-хуҗалык белән кош-корт асрап, авыр психологик чир белән чирләгән тормыш иптәшемне тәрбиялим. Мин Аллаһка рәхмәтлемен. Иманымнан язмадым. Аллаһка зикердә, гадел сүзгә тугры калдым, Аллаһ билгеләгән юлдан чыкмадым. Тормыш тарафыннан куелган бурычларымны татар хатыны булып, үземә бирелгән ихтыяр көче белән җиңеп чыгарга тырыштым. 

СОҢГЫ СҮЗ УРЫНЫНА
Фәнүзә апаның истәлекләре тәмам. Минем бу истәлекләргә өстәрлек бер-ике генә фикерем бар. 

Беренчесе. Сорау: әйтегез әле, әгәр шушы ниндидер югалып калган татар авылы Айтуганда туган татар кызы Фәнүзәне Иоганн Гете, Александр Пушкин, Анна Ахматова, Марина Цветаева кебек университетлар, Царское Село лицейлары, Петербург гимназияләрендә укыткан булсалар, бу кадәр сәләтле, талантлы, фикерле баладан кем генә чыкмаган булыр иде икән?

Икенчесе. Мин мондый инсанның, аеруча хатын-кызныћ, татарда булуы белән горурланам. Шәхес барлыгы ягыннан чыгып бәяләгәндә, Фәнүзә ханым – безнең татар милли шәхеслегенең сирәк мирасы ул. Татар кешелек мирасының үрнәк мисалы. Без күрдек: нинди генә кыенлыкларда да ул югалып калмый, югары шәхес җыйнаклыгы, сынмас ихтыяр көче күрсәтә. Әмма шунысы тагын да кыйммәт: ул ятимлек кысыгында, совет системасы таккан имансызлык кысыгында калган сабый, Аллаһын онытмый, аны зикер итә. Шушы зикер аны кысыклардан исән-аман алып чыга. Һәм өлкәнәйгән көннәрендә намазлыкка бастыра. Менә яшьтән сеңдерелгән доганың, гамәли исламның көче нинди!.. Бу язмышны, кулымнан килсә, мин мәктәпләребездә өйрәнер, алардан гыйбрәт, сабак алыр идем. Баланың теле ачылып, хәреф танып, укый ала башлагач та шушы истәлекләрне укытыр һәм Бала белән Ана, Бала белән Ата арасындагы мөнәсәбәтләрне шушы язмалардан бөркелеп чыккан мәхәббәт белән сугарган булыр идем. 

Рәхмәт сиңа, Фәнүзә апа. Барлыгыңа рәхмәт. 

Син чын ТАТАР ХАТЫНЫ. Синдәй шәхес-аналар, чынлап та, безнең милли байлыгыбыз ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик гыйбрэтле язмыш....чэчлэр ура торырлык хэм соклангыч та..

    Хәзер укыйлар