Кичердем

1 бүлек

Алсу тормышының болай булып куюына уңайсызлана. Әнә балалары да мәктәпкә киткәннәр, ире дә эшенә китеп бара. Ул җыенып чыгып киткәндә, Алсуының бит очыннан үбеп, уятып калдыра. Аларны барсын да барлап озату вазыйфасы кайнанасы өстенә төшә. 

Алсу урыныннан торырга тырыша, култык таягын да булса да, берәр эш эшләргә дә бит исәбе. Буыннары гына буйсынмыйлар үзенә. Кайнанасы гел булыша, бер дә авырсынмый.  «Кызым» дип кенә тора. Урынынан торгызып утырта, юынырга булыша. Баштарак ире Рәис теләп башкара иде бу эшләрне. Хәзер, арыйм, эш күп дигән сылтау таба. 

Ә бар иде бит аларның бәхетле чаклары. Икесе бергә, бер институтта белем алдылар. Биш ел буе дуслашып йөргәч, соңгы курсның ахрында, матур гаилә корып җибәрделәр. Бер елдан уллары Ринат, тагы ике елдан кызлары Рияна туды. Балаларны карарга әни булышыр дип авылга кайтып урнаштылар. Эшкә дә бергә барып, бергә кайткан, иң кызыклы вакытлар артта калды шул алар өчен. 
Яңа өй өлгертеп керү исәбе яшь парларга балалары үсә төшкәч килде. Әти-әнисе салган алты почмаклы өй алар өчен кечкенә иде. 
Дуслыкта көч диләр. Ир белән хатын бер сүзле булганда, бар да була бит. Рәис белән Алсу да бер ел дигәндә йортларын аякка бастырды. Яңа җиһаз, заманча обойлар ябыштырып эш бетте, дигәндә Алсуның күзенә буялып бетмәгән стенаның бер чите чалынды. 

- Аһ, шуны күрмәгән булса, - дип тагын сыкрап алды ул. Аннары, мин күрәсен, кем күрер, - дип үз-үзенең уйлары белән килеште. 

Әнә улына да быел унбиш яшь, кызы да җәй көне унөчен тутыра. Күзгә күренеп аларның бәхетле гаиләләре таркала түгелме? 
Балалар да бу арада бик сәерләр. Икәү бүлмәләренә бикләнәләр дә нәрсәдер сөйләшәләр. Бу халәтләре Алсуны борчуга салды. 

Бер көнне әкертен генә култык таякларына таянып, балалар бүлмәсе янына килеп басты. Аларның әтиләре турында шундый сүзләр сөйләгәннәрен ишеткәч, һуштан яза язды. 

Аның Рәисе башка хатын янына йөри. Юк дөрес түгелдер, - дип ул үз-үзен юатмакчы булды. Түзмәде, балаларыннан, дөресен әйтегез, дөресме генә дия алды. 
Алар дөресен сөйләделәр. Алсуга һәркөн укол ясарга нинди бит белән килеп йөри икән ул, - дигән уй иң беренче килде. 

Эльмираның авылга фильдшер булып эшкә килүенә ике ел була бугай. Алсуның да ятакка ауганына ике еллап була түгелме. Димәк, аларның арасында, яшертен мәхәббәт тә ике еллап дәвам итә. Ул түзмәде, мендәренә капланып, елады да елады. Гарьлеге ни тора, кешеләр аны тиле дип атыйлардыр инде. Ничек ул белмәде, сизмәде икән?  Иренә мәхәббәте шул кадәр көчле идеме. Әллә шул кадәр ышанумы? 

Әнә Ринат бит атасы белән әллә кайчан дорфа сөйләшә. Үз-үзен әрли-әрли Алсу елады. Бер гаепсезгә ул газиз баласын рәнҗетте түгелме. Нәрсәләр генә әйтмәде. Ә ул чын егет икән, үпкәләмәде дә, аның күңелен дә телгәләмәде. 

Кичне Алсу түземсезлек белән көтте. Беренче булып Эльмира килде, укол ясарга дип. Алсу аны коры гына каршы алды. Үзенең белмәгәнен сиздерәсе килмәде. Сүзне башкача башлап җибәрде. 
- Балалар хакына күп түздем Эльмира. Һәрнәрсәнең ахры булырга тиеш.
- Сорыйм әле, синдә оят дигән, төшенчә бармы?  Кеше ире, ике баланың атасы, - дип тормыйча син ничек аның кочагына керә алдың? 
Эльмира башта бер сүз дәшмәде. Аның янына балалар да килеп бастылар. Тынлыкны кайнана әни бозды. 
- Син бу йортка аяк басып керермен дип уйлама. Монда мин хуҗа әле. Оятсыз. Минем бер генә киленем бар - ул Алсу. 

Рәис тә эштән кайтып керде. Үзенчә кычкырган булды да, әнисе бик тиз туктатты. 
- Җый кимнәреңне дә ычкын моннан, күземә күренмә. Бүгеннән син минем улым түгел, - дип кычкырды, елады. 

Рәис чынлап та Эльмирага ияреп чыгып китте. Чыгып киткәндә, Алсуга борылып: "Гомерем буе син гарип белән яши алмыйм инде, гафу ит" - , диде дә, балалары белән дә хушлашмыйча башка тормышка аяк басты. 
Көн артыннан көн узды. Улы нефтчелар техникумына укырга керде. Алсу бары тик бер уй белән генә янды.

2 бүлек
- Ничек кенә булса да аякка басарга. 
Аның әйткән сүзе фәрештәләрнең амин дигән вакытына туры килгән ахрысы. Эльмира белән ире шәһәргә торырга чыгып киткәч, Эльмира урынына яңа фельшер кыз җибәрделәр. Диана ачык, сөйләшүчән, мөләем кыз булып чыкты. Беренче көнне укол ясарга килүдә үк: «Алсу апа мин сезгә булышачакмын. Но сезнең дә ярдәм кирәк була миңа», - диде. Кыз көчен җәлләмәде. Буш вакытын Алсу апаларында уздырды. Бераздан аларга торырга да күчеп килде. Кич белән шөгылләнүләр бушка булмады. Алсу култык таякларын ташлады, мондый таякка гына таянып йөри хәзер. Кызы белән каенанасы да, иренең, үзенең туганнары да аның барлык уй-фикерләрен хуплап тордылар. Ярдәмнәреннән дә баш тартмадылар. Яңа ел бәйрәмендә инде Алсу үз аягында кичке чыршы бәйрәменә, балалары һәм Диана белән бергә барды. Авыл халкы «аһ!» итте. 

Гыйнвар ае аның йөрәгендә тагын да истәлекле эзләр калдырды. Үз урынына эшкә чакырдылар. Улы сессиясен яхшы билгеләргә ябып кайтты. 

Бер көнне кайнанасы Алсуга: «Правага укы, кызым, машинасын алырга булышырбыз», - дигәч, тәвакәлләргә булды. Әнә өйләре турысында яңа чит ил машинасы басып тора. Алсу машина йөртергә бик тиз өйрәнде. Укытучысы янында иде. Диана әллә кайчан машина йөртә икән, менә бит, аңа шәп укытучы да табылды. 

Рәистән хәбәр булмаса да, имеш-мимешләр килгәләп торды. Эльмира башка ир белән чыгып киткән. Рәисне яшь бала белән калдырган. Авылга кайтырга гарьләнә дигән сүзләр авыл өстенә тиз таралды. 

Чынлыкта шулай иде. Эльмира кыз бала тапты Рәистән, әмма карап үстермәде. «Бу минем вазыйфама керми, мин бу дөньяда бала карап өйдә утырыр өчен  яшәмим»,- дип тагы үзенә яңа иптәш эзләргә кереште. Тапты да, аңа ияреп чыгып та китте. Әлдә ярый күршедә бер әби яши, ул баланы карашты. Рәискә эшкә бармый калырга һич ярамый, квартирага түләп бетермәгән, балага ризык кирәк. Әле дә ярый квартирасын әле үз өстенә генә яздырган иде. Йортсыз да калган булыр иде. Алсуын еш искә төшерде, үзен сүкте, соң иде шул. Улы бит аңа башка безнең янга әйләнеп кайтасы булма, дип кычкырып калды. 

Беркөнне шәһәрдә Алсуын күргәч, чак егылып китмәде. Заманча киенгән, әле машина да йөртә. Ә бит чыгып киткәндә хатынына бик авыр сүзләр әйтте. Сөйгәненең йөрәгенә ук белән кадады түгелме. 

Кызы белән улын күргәч, күзләренә яшь килде. Әнисе дә бит аларга утырып шәһәргә килгән. Рәис карыйсы урынга, аның әнисен аның беренче хатыны карый түгелме. Нишләде ул. Ялгыштымы, әллә күрәчәге шул идеме. 

Ринат техникумны бетерүгә армия сафларына чакырылды. Алсу улына әтисен чакырырга кушты. 
- Улым, авыл халкынан килешмәс, чакыр диде.  «Ә син, әнием, кичердеңме аны» - дип сорагач, Алсу бер ун минут уйланып торды да, «Әйе, улым, кичердем. Сез дә ачу сакламагыз, нинди генә эшләр кылса да ул сезнең әтиегез» - диде. 

Улының солдатка озату кичәсенә Рәис кечкенә кызы Эвелинасы белән килде. Эвелинага 3 яшь икән инде. Бала әни мәхәббәтенә сусаган булган. Алсуны күрү белән, әни дип килеп кочаклады. Килгән кунаклар, туганнар барсы да күз яшләренә булып читкә генә карап елый иделәр. Ә үзләре, Алсу нишләр икән дип аны күзәттеләр. 

Алсуның башыннан мең төрле уй узды. Нишләргә, нишлим мин. 
Ул баланы кочагына алды. Яратты, хәлләрен сорады. 
- Әнием, син кайда идең, ник син озак кайтмый тордың, син шулай озак авырдыңмы? - дигәч. Алсуның тәнен ток сукандай булды. -Әйе,- дип кенә җавап бирә алды. 

Ул көнне Эвелина Алсу янына бер кешене дә китермәде. Аны кулыннан да ычкындырмады. Төнлә белән дә аны кочаклап йоклады. Иртәгесен улын армия сафларына озатып кайткач, Алсуга күңелсез иде. Шулай да төшенкелеккә бирешмәде. 

Көндезен Рәис белән күзгз-күз карашып барсын да уртага салып сөйләшергә туры килде. Кичерде Алсу ирен, балалар хакына кичерде. Эльмира бер тапкыр да кызы белән кызыксынмады. 
Менә инде Эвелинасы да беренче сыйныфка бара түгелме. Әнә улы белән килене дә әбисе белән бабасына оныкларын күрсәтергә дип кунакка кайтканнар. Кызы да укуын тәмамлап, диплом алырга җыена. Дөрес ишетсә, сорарга да килергә җыеналар. Сиксәнен узган кайнанасы ана “яшь” кызлар кебек оныклары янында чабып йөри әле. 

Алсу ирен кичергәненә үкенми, әнә яннарында, тетелдәп йөрергә Эвелинасы бар. Ул инде әллә кайчан аны үз кызы итеп кабул итте. Үз өстенә яздырды. Эльмиранын бер нәрсәсен калдырмады. Эвелина үскәч дөресен сөйләрме, юкмы, әлегә ул белми. Киләчәк күрсәтер,- дип сүзен тәмамлады Алсу.

фото: https://pixabay.com/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (2)
Cимвол калды:
  • 19 апрель 2021 - 08:59
    Без имени
    Бар икэн олы йэрэкле хатыннар....
  • 19 апрель 2021 - 08:59
    Без имени
    Всё предсказуемо
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»