Логотип
Язмыш

Эзлимен, бәгърем, сине...

Мин – синеке, син – минеке... Күзгә-күз карашып, иреннәр бу сүзләрне пышылдаганчы, галәм кадәр галәмдә бер-береңне эзләп табасы бар бит әле. 


Юллар бер сукмакта кисешәсе, күңелләр, җаннар аңлашасы. Ялгышырга һич тә ярамый, гомер бөтенебезгә дә бер генә тапкыр бирелгән: абынганнан соң кабат-кабат аны яңадан башларга безнең вакытыбыз да, көчебез дә чикле. Аннан, гомерлек яр дип сайлаган кешебез безнеке булып чыкмаса, димәк, без башкаларны да ялгышырга этәрәбез, бәхетсез 
итәбез түгелме соң?! Ул синең яныңда бәргәләнгәндә башка берәү аны эзләп, ә кемдер сине таба алмыйча кайдадыр каңгырап йөрсә?!



Язмышың булыр кешене ничек табарга, аны кайда очратырга? Љлкәннәр күңеле белән йөгереп кенә яшьлегенә кайтыр да: «Аулак өйдә, су буенда кичке уенда, кич утырганда, өмәдә...» – дип тезеп китәр. Урта буынның җавабы үзенчә булыр: «Мәктәптә, институтта, юлда, кинода...» Тик сүз бүгенге заман, бүгенге яшьләр турында бара. Бер уйласаң, безнең белән чагыштырганда аларның мөмкинлекләре иксез-чиксез кебек. Тик моңа карап ялгызлар кимеми. Югары белемле, бер түгел, икешәр дипломга ия, әллә ничә чит тел белгән, үз көнен үзе күрүче – фатиры, машинасы булган туташлар насыйп ярын көтә. Теләсә ни әйтегез, әмма хатын-кыз, эшендә нинди генә югары дәрәҗәләргә ирешсә дә, ул барыбер назга, яратуга, мәхәббәткә мохтаҗ. Аңа да таяныр иң кирәк. Тик ул таянырлык ир-егет аңа тиң булсын! Бүгенгеләр «Одинокая женщина желает познакомиться» фильмындагы героиня кебек тормышның төбенә төшә язган ир-атны куенында җылытып, аңа өметләр баглап утырырга инде җыенмый… 

Мине сайла!


Бауман урамындагы зәңгәр төсле ул белдерүләр тактасын хәтерләүчеләр бардыр әле. Берзаман шул тактада пыяла астына куелган «Эшкә чакырабыз» дигән игъланнар янында яңа эчтәлектәгеләре пәйда булды: «Ялгыз хатын ялгыз ир белән танышырга тели...» Сиксәненче еллар ахыры, туксанынчы еллар башы бу. Без әлеге белдерүләрне карарга лекцияләрдән соң группадашларым белән Бауман урамына махсус төшә идек. Аннан соң күп гомер узды, күп сулар акты... дип әйтә алмыйм. Гасырлар янәшәсендә өч дистә ел нәрсә ул?! Ә дөнья (әллә безме?!) танымаслык булып үзгәрде. Башкага кая барасың, койма такта, диварларга язып тутырган «күңелле ял» дигән игъланнарга да, күңел кабул итмәсә дә, күз ияләште. «Ял» артында нәрсә вәгъдә ителгәне һәркайсыбызга мәгълүм югыйсә... Читкәрәк киттем. Без кайчандыр шаккаткан танышу белдерүләре бүген гап-гади күренеш, димәкче идем. Мин аларны хәзер кухняда савыт-саба юганда да тыңлыйм. Теләсәм дә, теләмәсәм дә тыңлыйм. Кичке якта татар радиоларының кайсын ачсам да, һәр җыр арасына белдерү кыстыралар: «20-27 яшьлек акыллы, чибәр татар егетләре, шылтыратыгыз!»... «42-45 кә кадәрге мөселман ир-егетләре, языгыз, көтәм», «Җитди мөнәсәбәтләр өчен Казанда яшәүче 23-25 яшьлек итагатьле татар егете белән танышырга телим». Яшьләр өчен танышу юлларының берсе бу. 
«Татарстан-Яңа гасыр» радиосының баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов белән шушы хакта сөйләшәбез.
– Эфирда танышу турында sмsлар бирә башлаган мәлләрдә безгә алар башта көнгә ике йөзләп килә иде, – ди ул. – Хәзер илле-алтмыш тирәсе. Әмма килгән һәр­берсен яңгыратмыйбыз. Мәсә­лән: «Ике чибәр егет ике чибәр кызны кунакка чакырып, кич уздырырга тели» дигән кебекләрне укыймыйча узабыз. 
Хәбәрләрнең барысы да җитди дип тә әйтеп булмый, арада шаяртып язганнары да еш очрый. Егетләр, кызлар бер-берсенең номерларын күрсәтеп язалар һәм бу хакта уе да, гаме дә булмаган кешегә хәбәрләр ява башлый, аннан, билгеле инде, үпкәләш китә... Шуңа күрә хәзер sмs нинди телефоннан килсә, шуның номерын гына күрсәтәбез. «Кичә иремә (хатыныма) сезнең радиодан: «Мин сине яратам! Көтәм!» – дигән хәбәр тапшырдылар, шул кешенең номерын бирмәссезме?» – дип мөрәҗәгать итүчеләр дә булгалый. Пульт артында күрәзәчеләр утырмый, хәбәрнең кемгә юлланганын без соң каян белә алыйк?! Шуңа күрә, мондый очракларда номерларны бирәбез – үзләре аңлашсыннар. Мин моны сүз уңаеннан, радиога sмs юллаучылар бу хакта белеп торсыннар өчен дә әйтәм. 
Sмsлар арасында җитдиләре, җан авазы кебек яңгыраганнары да шактый. «Миңа бик авыр, 48 яшь, Лира», «Эшкә барсам – ялгыз, өйгә кайтсам – ялгыз, 45-50 яшьлек ир-егетләр, шылтыратыгыз»... 
Без яңгыраткан sмsлар аша танышкан парларның исәбен алганыбыз юк-югын, әмма, күзәтүләрем буенча, андыйлар бар. Чөнки алар кавышуга шунда ук безгә кабат sмs юллыйлар: «Бүген никахыбыз», «бүген туебыз», диләр, рәхмәтләр әйтәләр, башкаларга да бер-берсен шулай эзләргә, табарга киңәш итәләр. Мөслимдә безнең аша табышкан бер парның яңа гына игезәк балалары туган әнә. 



Дөресен әйткәндә, мин танышуның бу юлын шәхсән үзем кабул итеп үк бетерә алмыйм. Әйе, вакыт уздырырга буладыр, аралашырга, төрле темаларга сөйләшергә... Тик бит монда синең хисләрең белән дә уйнарга мөмкиннәр, яшьләр урынында булсам мин, мөгаен, шуннан шикләнер идем. 
Әйе, без шикләнәбез, ә яшьләр юк, чөнки алар – «кыю халык». Телевизион тапшыруларда катнашып, «мине сайла, мин син эзләгән кеше» дип бер-берләренә үзләрен тәкъдим итү дә кулларыннан килә аларның. Лариса Гузееваның Бе­ренче каналда бара торган «Давай поженимся!» тапшыруы соңгы вакытта, үзегез күрәсез, ничек популярлашты. Ләкин анда катнашучылар инде «утны да, суны да» кичкән – тормыш сындырып сынаганда да сынмаган затлар. Зәңгәр экранга чыгу, миллионлаган тамашачының күз карашларын тоеп утыру аларга ир табудан бигрәк, үз-үзләренә ышанычны арттыру, «мин бит менә нинди көчле, уңган, булдыклы», дип янә бер кат раслау өчен кирәк. Мин үзем аларны шулай дип карыйм. «Татарстан-Яңа гасыр» каналында күрсәтелә торган «Мин – синеке, син – минеке» тапшыруының да үзалдына куйган максатлары тамашачыларның күпчелеге күзаллаганнан ерак. Тапшыруның редакторы һәм алып баручысы Луиза: «Мин – синеке, син – минеке» тапшыруы – романтик шоу ул, – ди. – Катнашучылар, ә аларның күбесе булачак актерлар, артистлар, безгә үз-үзләрен күрсә­-тү – пиар ясар өчен килә. Аларга 17-18 яшь, кияүгә чыгу турында әле уйламыйлар да. Шуңа күрә, максатыбыз бу яшьләрне таныштырып, соңыннан ЗАГСка җитәкләп илтеп барып җиткезү түгел. Без тапшыру барышында яшьләрне үзара мөнәсәбәтләр корырга өйрәтәбез. Төрле темаларга сөйләшәбез: әйтик, егетләр ни өчен өйләнергә ашыкмый, хыянәтне ничек кичерергә, көнләшүдән ничек арынырга, парың үзеңнән яшьрәк яки күпкә өлкән булса, үзеңне ничек тотарга... Дөрес, 26-27 яшь­лек кызларның: «Тапшыруга чакырып, пар табарга булышыгыз 
әле», – дип мөрәҗәгать иткәннәре бар. Тик без аларга туры килгән өйләнмәгән егетләрне студиягә килергә берничек тә ризалата алмыйбыз. Безнең менталитет үз проблемаңны кеше алдында ачып сала алу дәрәҗәсенә барып җитмәде әле». 
Димәк, бу тапшыруларны танышуның бер юлы дип санап булмый. «Кайда табышырга тиеш соң яшьләр? – Бу сорауны яшьләрнең бер вәкиле булган Луизага да бирәм. – Урамда, төнге клубта, транспортта...» «Юк, юк, тик тран­спортта гына түгел! – дип туктата ул мине. – Автобуста берәр егет килеп сүз кушса, йөз процент гарантия бирә алам, бүгенге кызларның барысы да аны кире борачак. Без, кызлар, хәзер бик амби­цияле, безгә «текә» егетләр генә кирәк. Элегрәк: «Юньле кеше Интернетта утырамыни ул?!» – дип әйтәләр иде, ә хәзер без: «Юньле егетләр урамда йөримени алар?!» – дип сөйләшәбез. Алар бит эш урыннарында, офисларда, компьютер каршында утыра, машинасыннан төшмичә генә кесә компьютерыннан нидер хәл итә. Бу егетләр белән танышуның бердәнбер юлы – Интернет. Кызларның да очрашуларга йөрергә вакытлары юк хәзер. Кич, ярты сәгатькә генә Интернетка кереп, егетең белән аралашып, үзеңә кирәк наз порциясен аласың да, йокларга ятасың. Интернет аша танышу, аралашу бик җайлы бит, башта ярты ел язышасың, аннан ярты еллап телефон аша сөйләшәсең, шуннан соң инде очрашып карасаң да була. Берәү белән түгел, сайлау мөмкинлеге зур булсын өчен берьюлы биш егет белән язышасың, арадан ошаган берсе барыбер табыла. Ә бер күрүдән ярату, гашыйк булулар юк та бугай ул хәзер. Без гаиләгә эшкә караган кебек карыйбыз. Мәхәббәт дип шашып йөреп, гашыйклык хисе узгач, гаиләдә проблемалар башлану, аерылышулар нигә кирәк?!»
Бер танышымның сөйләгәне искә төште: «Буй җитеп килә торган кызларым Интернетта танышкан егетләре белән очрашуга йөри башлагач, подъезддагы тәрәз төбендә берара гел тере чәчәкләр торды, – дигән иде ул. – Егете ошамагач, бүләк розага да өйдә урын юк». Сайтта танышуның бер уңай ягы бу – җиңел генә сөйләшеп китәсең, җиңел генә хушла­шасың. 
Әйе, Интернет-сайтларның бүгенге көндә димче ролен башка­-руы – бәхәссез. Әмма яшь кызларны «пәрәвез челтәре»ндә көтеп торган куркынычлар турында да ни генә сөйләмиләр. Син алтындай вакытыңны аның белән хат язышуга багышлаган кеше ике-өч бала атасы булып чыкса? Маньяк, альфонс яки психик авыруга тап булсаң?! Боларны кемнедер өркетү өчен түгел, белеп торыгыз дип кенә язам. Гомумән, без бу хакта аерым бер сөйләшербез әле. Tatarland.ru, Duslar.ru, Yaratam.ru, Yaryaкparyam.ru… кебек татарлар аралаша, таныша торган сайтларда үзләренең йөрәк парәләрен тапканнар да биһисап. «Пәрәвез» бөтен дөньяны чолгап алган, аның өчен ара ераклыгы дигән төшенчә юк. Быел кыш җир шарының икенче ягыннан – Австралиядән Мөшәр­рәф Вәли апасының улы белән Казанга кунакка кайтты. Равилне монда бик чибәр, бик сөйкемле бер кыз каршы алды. «Интернет аша таныштык», – диделәр.
Нәсел-нәсәбе, әти-әнисенең кемлеген генә түгел, булачак тормыш иптәшенең холык-фигыленә кадәр алдан белеп кияүгә чыгарга теләүчеләр исә язмышларын Интернетка түгел, димчеләр кулына тапшырса, хәерлерәк булмасмы икән?!

Димче эше — үгетләү


«Хәзер димчелек зур индустрия, бизнес ул!» Моны мин түгел, бу эштә азау ярган Ильмира Илалова әйтә. Ильмира ханымның Мәскәүдә танышу агентлыгы ачканына инде ун ел. Галиябанулар заманындагы димче карчыкларга кавыштырган өчен бүләк ни булгандыр – шәль­яулык, такта чәй, ничәдер сум көмеш... – анысын белмим, бүгенгеләрнең исә хакы билгеле. Һәм ул сез, мин уйлаганнардан күпкә, бик күпкә югары. Ильмира ханымның бу мәсьәләдә сүзе кыска: «Кешегә кирәк икән – ул түли!» «Яхшы ир (хатын) табарга теләсәң, тырыш­мый, тир түкми булмый, бу – эш, авыр эш», – ди ул. Агентлыкка мөрәҗәгать иткән кешене аларда иң элек психолог каршы ала. Башта утырып моңа кадәр нигә ялгыз булуның сәбәпләрен ачыклыйлар. Ә сәбәпләр төрле: берәүләр кыюсыз, икенчеләр баштанаяк эшкә чумган – вакыт җитми, өченчеләрнең гаиләле булмавына... әниләре гаепле. Ана кеше моны, әлбәттә, аңлы рәвештә эшләми. Кайчандыр ир-аттан җәбер күргән ана кызының да шундый газаплар кичерүен теләми. Ул баласына: «Кияүгә чыкма!» дип әйтмәсә дә, 
ир-атларны хурлаган сүзләрен кызы нәкъ шулай аңлый, шулай кабул итә. Әниләре бертуктамый әтиләреннән зарланган, әтиләре эчкән, әниләренә кул күтәргән балаларга да үз гаиләләрен төзү бик авыр. Ә ир баланы ялгыз үстергән ананың үз проблемасы – ул улын башка хатын-кыз кулына «тапшырырга» теләми. Психологлар мондый ир-егетләр турында «ул үз анасына өйләнгән», диләр. 
Агентлыкта тагын әле стилист һәм чәчтараш белән аралашкач кына кеше беренче очрашуга китә… Димчеләр белә, егет белән кыз бер-берсен «күрә», аңлый алсын өчен, аларның кайда очрашулары да бик мөһим. Шуңа күрә, 20-30 кешене кафе-ресторанга чәй табыны артына җыялар, яки… сәфәргә алып чыгып китәләр.



Димчелек һөнәренең иң уңышлы үрнәге булган, аны брендка әйләндергән Роза ханым Сябитова (Мәскәү): «Хатын-кыз – ялгызлыгына үзе сәбәпче, чөнки ул үз-үзен күрсәтә белми. Хатын-кыз – тауар, ә ир-ат – сәүдәгәр, дигән гыйбарәнең искергәне юк 
әле», – ди. 
Никадәр димче – шуның кадәр фикер. Мәчетләребездә эшләүче танышу хезмәтләре турында сөйләмәдем дә әле. Барысы да бизнесмен бичәләре булырга гына хыялланган кызларны җиргә «төшерү»не алар уңышлырак башкара шикелле. Левченко бистәсендәге «Сөләймания» мәчетендә эшләүче Мәдинә Гыйльметдинова ел саен 30-40 пар кавыштыра, диделәр. (Сүз уңаеннан, танышу агентлыкларының берсе дә мондый сан белән мактана алмый!) Вәгазьли, үгетли, – «генерал хатыны булыр өчен лейтенантка кияүгә чыгарга кирәген» төшендерә. 
Димче, бер карарга килә алмаган, тәвәккәллекләре җитмәгән егет белән кызга: «Сез бер-берегезгә туры киләсез», – дип әйтү өчен дә кирәк. Әле үз өстенә җаваплылык алырга өйрәнмәгән кайбер яшьләргә мондый таяныч бик урынлы була. Акыллы, зирәк, изге ниятле димчеләр, гадәттә, ялгыш­мый.
Минем бер дус кызымны да булачак ире белән таныштырдылар. Аларның икесен дә яхшы белгән уртак танышлары бу гаиләнең киләчәген күзаллый алган кеше булып чыкты. Нәкъ элеккеге димчеләр шикелле! Дус кызым: «Таныштырмасалар, без мәңге очрашачак түгел идек», – ди. 
Әйе, насыйп ярыңны табуы җиңел түгел. Галәмнең кайсы ноктасында аның сине көткәнен белсәң икән?! Һәр ялгызның күңелен якты уй җылытсын – Ул бар! Аллаһы Тәгалә бу җиһанга безнең һәркайсыбызны парлы-парлы итеп яралткан бит...


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ходай шулай ялгыз яратса бер нишлэп дэ булмый инде ул мина да 46 яшь япа ялгызмын

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ике кызымнын да ирлэр юк,28 хэм 30 яшьлэр.узем 18 яшьтэ кияугэ чыктым,кызларны башлы-кузове итеп булмый.Аптыраган,югары белемле,саф татар кызлары.

      Хәзер укыйлар