Чыгарсыңмы каршы алырга?

Сарман вальсы
Тыңларсыңмы яшьлек хисләремне,
Сарман көйләренә җырласам?
Каршы төшмәссеңме, йөрәгеңне
Мәхәббәтем белән чорнасам?

Минем белән тормыш сукмагыннан
Риза булырсыңмы үтәргә?
Аерылганда вәгъдә бирерсеңме
Кабат кайтуымны көтәргә?

Ашкынулы йөрәк көтә көн дә
Уртак таңның сызылып атканын.
Яшьлегемне җырга салган чакта
Кушылып җырларсыңмы, аппагым?

Кайткан чакта Сарман буйларына
Яннарыңда мәңге калырга,
Кырык эшең ташлап кырык якка,
Чыгарсыңмы каршы алырга?


Вәзилә, китап сорап килгән соңгы кешене җибәрә дә, тәрәзәгә күз төшереп ала. Инде кич тә җитеп килә, бүген, мөгаен, иптәш кызларында гына кунар, авылга кайтып тормас. Ул монда әле беркемне дә юньләп белми, практикага кайтуына берничә генә атна.

Тик беркөнне авылына кайтканда ят егеткә күзе төшә. Сарманнан Яхшыбай чатына кадәр – 12 чакрымлап. Машиналар сирәк йөри. Әрҗәлесенә дә төялеп кайткан чаклары була. Яшь вакытлары бит, егетләр-кызлар уен-көлке сөйләшә, җырлап та җибәрәләр. Арадан берсе җор теле белән аерылып тора. Дамир исемле бу егет белән алар Яхшыбайда төшеп калалар. Аның авылы олы юлга терәлеп кенә тора, ә Вәзиләгә әле байтак кына
йә җәяүләп, ат туры килсә, ат белән Салкын Аланга кадәр кайтасы. 

Вәзиләнең Дамирны Сарман клубында да күргәне бар. Бер очрашкач, ныклап танышып та китәләр. Егет, укып бетереп, район Башкарма комитетында эшли икән. Кызык, тапкыр сүзле, уен-көлке ярата торган яңа танышы Вәзилә янына үткәндә дә, сүткәндә дә керә торган була. Әлмәт районыннан китапханәгә практикага килгән кызга, шушы егет белән танышкач, Сарман тагын да якынрак булып китә. Дамир бөтен нәрсә белән кызыксынучан егет. Вәзиләгә аның тагын бер ягы ошый: ул шигырьләр дә яза. Язганнары район газетасында да басыла икән. Дамир бер килүендә шул шигырьләрен дә ала. Бергәләп, озак итеп укып утыралар. 

Кызның практика вакыты инде бетеп тә килә. Аерылышыр көннәр якынлаша. Кап-кара күзле, кыйгач кашлы, озын чәчләрен артка үреп, матур итеп җыеп куйган бу кыз Дамирга бик ошый. Ләкин бит әле аның армиягә китәсе бар. Салкын Алан кызы аны өч ел буе көтәрме? Алар хатлар язышып торырга вәгъдәләр бирешеп хушлашалар. Дамир чик буе гаскәрләренә эләгә. Ике арада хатлар йөри башлый. Солдат егет күп кенә хатларын шигырь белән дә язып, кызның сагыну тулы йөрәк утларын баса. Май башында, Вәзиләнең туган көне алдыннан, Дамирдан хат килеп төшә. Ачып караса – шигырь. Башына «Чыгарсыңмы каршы алырга?» дип язып та куйган. Вәзилә аны бик ошатып, альбом эченә салып куя. Сүзләре генә ни тора бит:
Тыңларсыңмы яшьлек хисләремне, 
Сарман көйләренә җырласам? 
Каршы килмәссеңме йөрәгеңне
Мәхәббәтем белән чорнасам? 


Бу – 1959 нчы еллар. Вәзилә, практикасын бетереп, укырга китә. Аннан яшь белгечне Нурлат районына эшкә билгелиләр. Язмышыдыр инде, шунда Госман исемле егет белән танышып, кияүгә дә чыгып куя.
Ике кызлары туа. 

Йөрәген Дамир мәхәббәте белән чорнап яшәргә туры килми килүен, ләкин Вәзилә бу Сарман егетен онытмый. Әйе, Кара диңгез ярында чик буйларын саклаганда туган шигырь юллары алга таба мәхәббәтле еллар белән үрелеп дәвам итәргә тиеш булгандыр да бит, ләкин язмышлар без дигәнчә генәме? «Кырык эшең кырык якка ташлап, чыгарсыңмы каршы алырга?» дип сорау куйган Дамирга җавап таба алмаса да, бу шигырьне блокнот битләреннән югалтмый. Җырның, озын гомерле булып, татарның үзенчә бер гимны булып китәсе башына да, күңеленә дә килмәгәндер...

Дамир Гарифуллин Сарман егете Валерий Әхмәтшин (сулдагы фотода) белән дус була. Валерий Ленинградта мәдәният институтында укып йөри. Каникулга бер кайтуында ул дустына: «Карале, Дамир, мин әзрәк көйләр дә язгалыйм. Шигырьләрең булса, җибәр», – ди. Дамир аңа бер кочак шигырьләрен сала. Соңыннан булачак композитор бу елларны искә алып: «Безнең тулай торакта килгән почтаны куя торган ящик аскы катта иде. Дамирның шигырьләрен алдым. Арадан берсе шунда ук күңелемә керде. Аны укый-укый, үземчә көй шыңшый-шыңшый, үзебезнең бишенче катка күтәреләм. Менеп җиткәндә, бу көй инде туган иде». Шулай итеп, 1963 елда «Сарман вальсы» дигән җыр дөньяга килә. Аны иң беренче итеп якташлары, Яңа Бүләк авылы егете Илһам Шакиров башкара. Җырчы кайда гына чыгыш ясамасын, аны репертуарыннан төшерми.
Бу җыр белән бәйле тагын бер вакыйга истә калган. 

Бер елны Әлмәткә конкурска барган идек. Дамир абый Гарифуллин ул чакта – «Сарман» дип йөртелә торган район газетасы редакторы, мин – җаваплы секретарь. Соңыннан каләм осталары, типография кызлары, биеп-җырлап, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Безнең яратып җырлый торган «Сарман вальсы»на да чират җитте (аннан башка нинди мәҗлес булсын инде!). Дамир абый үзе кушылып җырламады, елмаеп, тыңлап кына торды. Шулай да ахырда янда утырган бер кызга: «Бу бит минем җыр», – дип әйтеп куйды. Теге кыз, гаҗәпләнеп, моны иптәшенә әйтте. Бөтен республикадан килгән яшь-җилкенчәк, җыр авторының үзләре арасында утыруын белгәч, «Сарман вальсы»н дәррәү күтәреп алды. 

Шулай итеп, Дамир-Вәзилә мәхәббәте, дәртле-өметле моңга күчеп, күпме еллардан бирле җыр дөньясын әйләнеп йөри. Дамир абый белән бер очрашканда, Вәзилә турында да сорадым. Ул озак еллар ире белән Себердә эшләп кайта. «Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемне алып, лаеклы ялга чыга. Хәзер Лениногорск шәһәрендә яши икән. Беренче ире вафат булгач, икенче тапкыр кияүгә чыга. Наил исемле бу кеше белән дә озак яшәргә туры килми, ул вафат була. Дамир абый, күп еллар үткәч, Вәзилә апа белән очраша. Хәзер дә телефоннан сөйләшеп, хәл белешеп торалар. «Ике ирем дә, Аллага шөкер, әйбәт, сабыр кеше булдылар, – дип сөйләгән аңа Вәзилә апа. – Тик өйдә мин берәр нәрсәдән ризасызлык белдерсәм, икесе дә: «Дамирыңа чыгасың калган», – дип әйтәләр иде. Алар безнең мәхәббәт турында каян белгәннәрдер, әйтә алмыйм. Бәлки, бу җырның миңа аталып язылуын үземнән ишеткәннәрдер». 

Рәйхана МИРСӘЕТОВА. 
Сарман. 

«Сөембикә» № 6, 2015.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (2)
Cимвол калды:
  • 10 апрель 2020 - 00:48
    Без имени
    Мәхәббәт булгач, җыр туа шул.
  • 9 апрель 2020 - 06:30
    Без имени
    Ис киткеч. Мин Дамир абыйнын бу жырын гомер кичергэн хатынына язган дип йори идем. Эле ул мэрхумэ булгач, жырнын башкача варианты да язылган икэн дип тэ ишеттем... Бик зур рэхмэт!
Хәзер укыйлар
  • Син минем балам! – Нихәл, улым! – Айдар Фидаилевич ак биләүдәге бәбине күтәреп, битенә үк терәде. Үз гомерендәге иң шатлыклы көне бүген аның! – Рәхмәт сезгә, Ләйлә! Бу бәхетне бүләк иткәнегез өчен. – Ир баланы күтәргән килеш Ләйләгә борылды. Хатын елый иде. Башта яшерен генә тамган күз яшьләре тора-бара тоташ үксүгә әверелде.  – Ай-дар... Фи-даи-левич... ба-ла-ны бир-мим... Бирә... ал-мыйм... – Ләйләнең бу сүзләре иңрәү булып чыкты. 
    10757
    5
    136
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    6490
    1
    85
  • 7568
    2
    52
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    8580
    1
    48
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 сентябрь 2020 - 21:33
    Без имени
    Нэкь шундый дип куз алдына китергэн идем.Ошыйсын Син мина Золфэт,кеше буларак,ир-ат буларак.Сойлэвеннэн ук эйтмэсэн дэ хатынны да балаларынны да яратуын сизелеп тора.Шундый гаилэлэр кубрэк булсын иде.Молодец!!!
    ​Мин хуҗабикәне сайлыйм
  • 21 сентябрь 2020 - 14:35
    Без имени
    Молодцы, Голнур да, Голназ да, афэрин сезгэ, кызлар! Бик матур килеп чыккан!)
    «Мин – Гөлназ Сәфәрова...»
  • 21 сентябрь 2020 - 22:04
    Без имени
    Акыллы ир,сырлап,матурлап тормый,турыдан,молодец!
    ​Мин хуҗабикәне сайлыйм
  • 21 сентябрь 2020 - 11:27
    Без имени
    Яхшы тәмамланды, ләкин бик кыска язма булды
    Җилбәзәкне өйләндерү
  • 20 сентябрь 2020 - 07:43
    Без имени
    Бернәнсәдә аңлашылмады, дәвамы ничек?
    Яңгыр 
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...