Логотип
Язмыш

Бөтенләйгә кит...

Башта ул үзе килде. Аннары мин бардым. Нәтиҗә чыгару өчен сөйләгән кадәре дә җитә иде. Әмма сизенеп торам: хатын барын да әйтеп бетерми. Ул әйткәннәрне күңелем аша кат-кат үткәреп, юлга кузгалам. “Ирем гел кыйнады, улым судта миңа каршы күрсәтмә бирде”, — дип өзгәләнгән иде хатын. Бик ышанасы да килми. Золым иргә эләксәң, башыңның тукмак астыннан чыкмавын көт тә тор инде. Ә менә баланың әнисен түгел, әтисен яклап торуы, монысы гайре та­бигый хәл. Хаклы булмаса да, әнисен як­лый бала. Ул газизрәк, кадерлерәк бул­ганы өчен генә түгел, хатын-кыз, әни булганы, күбрәк яклауга мохтаҗ булганы өчен. Әнисе ташлап, балалар йортла­рында тәрбияләнүче сабыйлардан гына сорагыз сез “әниең кайда, әниең кем?” дип. Алар һич икеләнми, “минем әнидән дә әйбәт кеше юк”, диярләр. Йә ул “принцесса”, йә “иң гүзәле” булыр. Әниләре турында алардан беркайчан да начар сүз ишетмәссең. Һәм бу яхшы, бу дөрес тә. Ата-анасын яраткан бала — туган илен дә ярата. Бу ярату — мәңге­лек. Ул үзгәрми, югалмый, күңелне кайтармый. Җан белән бергә керә, бергә китә.
Ир белән хатынныкы гына башка. Та­бышкан, кавышкан парларның тормы­шын киләчәкле итү өчен хисләренең тирәнлеге генә җитми. Әйе, без үзебез­не “иң беренче мәхәббәт” дип, ничек кенә юатмыйк, җитми. Хис — нәрсә?! Ул — җан халәте, шау чәчәктәге күңел бак­часы. Аны назлап, иркәләп тормасаң, ул да шиңә, корый. “Ә ничек яратышкан идек” дип, аерылуларына гаҗәпләнеп торучыларга, гаиләне бер мәхәббәт кенә тотмый, ә бәлки бер-береңә тугры­лык, ихтирам, ә иң мөһиме, тәрбиялелек тота, дип искәртәсе килә. Гаиләне кече бер дәүләт дисәк, болары — шул дәүләтне гөрләтеп тотучы төп принцип­лар. Ул юк икән, гаилә дә юк.
Өстәл артына кара-каршы утырып, нидер бүләргә, нидер исбатларга азапланган ир белән хатынның кайчандыр бер-берсен яратуына, унбиш ел бер түбә астында яшәүләренә ыша­насы килми. Бер-берсен шулкадәр күралмыйлар алар. Хатын иргә җиңе белән ялгыш кына кагылып куйса да, ир дертләп китә. Хәтта ки, бер җирәнү белән йөзен җыерып, хатынга ачулы ка­раш ташлап алгалый. Аерылышкан ке­шеләрнең барысы да шулай микән? Алдынгы илләрдә мөнәсәбәтләрне бер­береңне күралмас, “үтерер” дәрәҗәгә китереп җиткермиләр. Бер-берсе белән әдәпле итеп хушлаша беләләр. Элекке­ге ир белән хатын яңа гаиләләре белән кунакка йөрешү җаен да табалар әле. Әти белән әни кеше бу очракта алгы планга балаларын куя. Ә алар — уртак. Әти өчен дә, әни өчен дә бала бик ка­дерле. Әлбәттә, бала, хисләрен йөгәнли алмаган ата-ана өчен җавап тотарга, ә бигрәк тә кагылып-сугылып йөрергә, зыян күрергә тиеш түгел. Аерылу, бер сүз белән әйткәндә, баланы “кайсын сайларга?” дигән дилемма алдында калдырмасын. Ул әниле дә, әтиле дә булсын. Икесе ике якка каерылган мәл­дә шуны аңларга акылы җиткән ата-ана юлны бөтенләй үк ябып бетерми. Вакы­ты җиткәнче, балалар үсеп, кайсы кая таралышканчы, элекке ир белән хатын бер-берсенә карата, һичьюгы, түзем­лелек саклый. Аннан соңгысы — бала­лар кулында.
Харисовларның балалары икәү. Эль­мира быел институтның менеджерлар әзерли торган факультетына укырга кергән. Ә аннан бер яшькә кече Руслан исә унберенчене тәмамлый. Һәр икесе дә әти-әнисенең аерым яшәвен хуп күрәләр. Кызлары аларның никахын “яз­мыш хатасы” дип атаса, әниләре Зөбәрҗәт “гөнаһыма күрә”, дип аңлата.
— Нинди гөнаһ ул? — Без, балалар юкта, хатын белән икәүдән-икәү яшь ка­ланың болытларга ашкан биек йорты­ның өч бүлмәле фатирында әкрен-салмак гәп куертып утырабыз. Ул инде хәзер яшерми, барын да ачыктан-ачык, бәйнә-бәйнә сөйли. Әле холкына хас бер кызулык белән кабынып-дөртләп китә, әле тынып кала да елый башлый. Мин исә, хаттагы юлларны күз алдыннан кичерә-кичерә, ул үткән тормыш сукмагына әйләнеп багам: “Кияүгә соң чык­тым, — дип яза Зөбәрҗәт ханым. — Утыздан авышкач, ул белән кыз таптым. Ләкин ирем белән рәхәт-тату яши алма­дык. Ызгышлар, нахакка битәрләүләр, кабахәт сүз балалар үсеп җиткәч тә еш кабатлана килде. Мин тора-бара чиргә сабыштым. Яшисе килмичә агу да эч­тем. Исән калдым. Һәм шуннан бирле мин таза-сау хәзер. Чөнки чирнең сәбәбе иремдә икәнен аңладым. Ул ми­нем өчен эреп юкка чыкты. Шулай итеп, без аерылыштык. Әмма бергә яшәүне дәвам иттек. Балалар үстерәсе бар бит. Әле җайланыр, дигән уй-теләк тә бар иде. Мине хыянәттә гаепләгән әти кешенең дә сигез ел бер хатын белән йөргәне ачыкланды. Шуны белгәч, “малайның җаваплы елы, ты­нычлап укысын” дип, фатирга чыктым. Ә балаларны ташламадым. Килеп йөрдем. Иргә монысы да ошамады, йозакны алыштырды. Ә бер килүемдә, ялган сөйләп, миңа җинаять эше ачтырды һәм мине хөкемгә тарттырды. Иң авыры — судта 15 яшьлек улымнан, безнең тала­шларның шаһиты иттереп, ялган күр­сәтмә бирдертте”.
— Гөнаһыма күрә, — дип кабатлый ул. — Хатынлы иргә кияүгә чыкмаган булсам, бу кадәр күрми идем. Хатыны да кем бит әле, минем классташым. Ник шулай булды ул?
Ник янына китергән хатынлы ирне Зөбәрҗәт?! Ул бу сорауга бүген дә җавап таба алмый. Бәлкем бик тә кияүгә чыгасы, аның да хәрби кешенең канаты астында иркә хатын булып яшисе килгәндер. Егерме биш яшенә чаклы би­теннән дә үптермәде бит ул егетләрнең, бер уйласаң. Узган гомер, диген... Тәки яраткан кешесе белән бергә булырга насыйп булмаган аңа. Үзе ул атаклы укытучылар нәселеннән булып, мәк­тәпне гел “5”ле билгесенә тәмамлады. Егетләр исе кергән кызлар “уен”га чы­гар иде. Ә ул китабына ябышып ятты.
Шулай да бер тапкыр Хәмит (алар клас­сташлар иде) аның кулына Сабирдан бер кәгазь кисәге китереп тоттырды. Кыз оялып кына аны алган булды, ачып җибәрде дә: “Яратсаң, яз каршы” дигән сүзләрне укыды.
Зөбәрҗәт язды: “Яратырга иртәрәк, ә менә дуслашырга була”, — диде. Дус­лыкның, эчкерсез мөнәсәбәтләрнең тора-бара олы мәхәббәткә әверелүен алар үзләре дә сизми калдылар. Бер дә аерылмас сыман иделәр. Язмыш аерды. Кыз урта мәктәпне тәмамлагач, укыту­чылыкка укырга китеп барды. Ә егетне армиягә алдылар. Арада хатлар йөрде. Солдат хатны: “Оныта алмыйм, яратам”, — дип башлый иде. Зөбәрҗәт хәтта аны эзләп, гарнизонына барды. Шактый еракта, бөтенләй икенче шәһәрдә, по­езд белән тәүлеккә якын барасы. Ә кыз өчен ул бер сәгать кебек тә тоелмады.
Егет бик оялчан иде. Зөбәрҗәтне күргәч, коелып төште, кызарды, бүртен­де. “Исәнме”, — дип кенә дәшә алды. Ул чагында күбрәк кыз сөйләде. Авыл, ин­ститут хәлләрен сөйләде. Классташы Хәмитнең Сәриягә өйләнеп, Монголия­гә китүен әйтте. Инде менә үзенең дә тиздән авылга укытучы булып кайтача­гын, аны өзелеп көтүен хәбәр итте. Са­бир аны сүзен бүлдермичә тыңлады. Йә дә, юк та димәде. Ниләр уйлагандыр?! Ходай үзе белә. Алар иртәгәсен тагы күрешергә, дип аерылыштылар да шул китүдән солдат кыз янына килмәде. Зөбәрҗәт яшьләренә буыла-буыла елап, кайтып китте... Вакыт үзенекен ит­те. Берара аның дөньядалыгын ук оныт­тырды. Онытмаска, күз алдында Хәмит буталып йөри башлаган иде...
Әле дә хәтерендә: шау-гөр килешеп Яңа елга хәзерләнеп йөргән чак. Ул ки­леп керде. Хәрби киемнән, сөйләшүе дә — әллә кем диярсең. Икенче килү­ендә үк Зөбәрҗәткә тәкъдим ясады: “Бәхетсез мин, хатын начар, ярату да юк, мин сиңа күптән кызыгып йөрим. Чык миңа”, — диде.
—Өйләнгән ич син, икенче хатын­лыккамы? — дип шаяртты кыз.
- Көт бераз, аерып җибәрәм мин аны...
Зөбәрҗәт ризалашты. Тәки кайтып киттеләр авылга җитәкләшеп. Бергә Яңа елны каршыладылар.
Классташы Сәриянең кичерешләре Зөбәрҗәтне борчымый. Уйламый да ул. Ятим калачак кыз бала хакында да уйла­мый. Аңа үзенең хәле хәл. Яше дә утыз­га җитеп килә әнә. “Син минем тормыш­ка ашмаган хыялым” дип, кияүгә сорап торучы булганда, үзе кулга кереп торган бәхетне ычкындыралар, димени?! Ни булса булды, ул хатын аертып, ирне үзенә әйләндертеп куйды. Хәмит аны туйның икенче көнендә үк Кыргызстан далаларына алып китте. Шунда кыз һәм малай туды. Бары да әйбәт сыман иде. Тик менә хатын гына туган җирен сагы­нып җәфаланды. “Кайтыйк, тора ал­мыйм” дигәч, Татарстанга, төзелеп кенә килүче яшь калага кайтып урнаштылар.
Хәзер ул чакларны искә төшереп, Хәмит офтанып та куя. “Таныш-белешләре янына кайткач кына азды. Ул андый түгел иде”, — ди.
Бәлкем, аңа шулай тоеладыр гына. Ник дисәң, Зөбәрҗәт ирен беркайчан да яратмады. Кияүгә чыкканда, “яшь бара”, диде. Тора башлагач, Хәмитнең кадерләвен күреп, “терәк, стена”, дип сөенде.
Бергә яши башлауның беренче шау­кымы узгач, инде балалар туып, туган якка да әйләнеп кайткач, Зөбәрҗәт янә Сабирны исенә төшерде. Ирен әйдәләп, ашкынып кайтуының сәбәбен аңлады. Сагынган икән ул аны! Онытмаган икән!
Ир — табучы, хатын — булганын бар­лап, җайлап-көйләп торучы, тормышны бөтәйтүче. Күпмедер вакыт ул Харисовлар гаиләсе өчен дә шулай булды. Тик бераздан аралар суынды. Хис, ярату калмаса, бер-береңә ихтирам кала. Ә биредә анысы да юк иде. Балалар көннән-көнгә, айдан-айга, елдан-елга әти-әнисенең бер-берсенә әйтешкән пычрак сүзләрен, каһәрләүләрне, ызгыш-талашларны күреп, ишетеп үстеләр. Балаларга икеләтә авыр иде. Нарасый күңеле кайсын сыйдырыр да, кайсын сыйдырмас. Ә бу хакта әти ке­шенең дә, әни кешенең дә тирәнтен уй­ларга теләкләре юк иде. Үзләре белән мәшгуль иде алар. Чыннан да, хатта бәян ителгәнчә, хатыныннан гайрәте чиккән Хәмит, балаларыннан, күрше- күләннән тарсынмыйча, икенче бер ха­тынга ияләшә. Ә Зөбәрҗәт, барына да кул селтәп, беренче мәхәббәтен эзләргә керешә. Балалар бар дип тә тормый, беркемгә әйтми-нитми Казанга китеп бара.
Зөбәрҗәттә үткенлек тә, чаялык та җитәрлек. Сабирның фатирын тиз эзләп таба.
- Башта шылтыраттым, — ди ул, янә ярамаганны эшләвен башына да ките­реп карамыйча. — Хатыны белән сөй­ләштем. Мин Сабирның классташының хатыны булам. Күрешәсе иде, — дидем.
Шул ук кичне Зөбәрҗәт Сабирның ике бүлмәле фатирында хатыны Лариса белән чәй эчеп утыра иде инде. Читтән күзәтүче аерылмас дуслар дип белер, билләһи. Әле ярый, Сабиры команди­ровкада. Күрсәме, артына егылачак.
Ике көннән Зөбәрҗәт аларга яңадан шылтыратты.
Бу юлы телефон трубкасын Сабир ал­ды. “Әйе, мин”, дигәч, тәнем эсселе-суыклы булып, күз алларым караңгыланып китте. — Зөбәрҗәт баласыман, тезлә­рен кочып, минем каршымда идәндә утыра. — Берәүгә дә сөйләгәнем юк иде, — дип дәвам итә ул хикәятен. — Матур, калын тавышлы, ә ничәмә-ничә ел күрешмәгән... Уйлап карагыз. “Мин әле бу — Зөбәрҗәт”, — дим. Ул телсез калды. Без очрашырга сүз куештык. Әйтерсең, кичә генә аерылышканбыз. Таксига утырдым да ул әйткән адресны эзләп киттем. Юк, очтым, әйтерсең, иңемә канатлар үсеп чыкты. Бер минут­та дөньяның асты-өскә килде. Шулчак­лы рәхәт булып китте. “Нинди матур көн”, дим, үземә үзем. Тышта яңгыр, үзәк өзгеч салкын, югыйсә. “Бу — мәхәббәт, мәхәббәт күзе шулай итә”, дим. Унсигез яшьлек чагым, диярсең. Тавышын ишетүгә, җүләрләндем дә куй­дым.
Ул көнне бездән дә бәхетлесе булма­гандыр. Нинди татлы сүзләр әйттек бер­беребезгә! “Инде аерылмабыз”, дип антлар иттек. Ләкин...
- Бер дә авыз пешмәгән икән хатын аертып, — дим әңгәмәдәшемә киная белән.
Ул сискәнеп китә, һәм шундук үз-үзен кулга ала. “Яраттым бит”, — ди.
Башны югалтып яратыр чак бер генә, дип туктатасы килә аны. Тик аңлармы ул? Яшәгән саен акылга буйсынасың бит. Балалар, уртак мал, үтелгән гомер һәм башкасы, дисең. Балалар хакына яшәп, соңыннан әйбәт кенә торып киткән гаиләләр дә аз мәллә?!
Инде әйткәнемчә, Хәмит белән Зөбәрҗәт тә балалары аякка басканчы, Руслан урта мәктәпне тәмамлаганчы дип фатирны бүлешмәскә килешкәннәр. Әйе, инде бүлешәсе мал бүленгән, үзләре килешкәнчә хәл ителгән.
- Ни җитми соң сезгә, юлларыгыз аерылган ич инде? — дим, соравымны берьюлы иргә дә, хатынга да төбәп.
- Мин дә әйтәм инде, — дип сүзгә кушыла кызлары Эльмира, — һәркайсыгызның үз тормышы, яшәгез тыныч кына. Сез беркайчан бергә булмаячак­сыз, — дим. — Һәм булмагансыз да. Юк, тыңламыйлар. Һаман кычкырыша­лар, сугышалар. Безне кызганыр иде­гез. Русланның әнә чыгарылыш елы бит...
 Сиңа әти шимбә көннәрне, мин югында кил, дидеме?! Ник аның күзенә күренеп, атна уртасында килеп йөри­сең? — ди Руслан. — Мин туйдым тавы­штан. Кешедән дә ояла белмисез...
Гаугалы өйдә үскән бала тәртипсез була, диләр. Бик тәртипле, бик акыллы әнә. Өлкәннәр башына килмәгәнне, олылар әйтә белмәгәнне әйтәләр. Ба­лалары биргән киңәшкә колак кына са­ласы әти-әни кешегә. Ә аларның үз тук­саны — туксан, үз дөресе — дөрес. Киткәнсең икән, бөтенләйгә кит... Кай­тыр сәбәп эзләмә.
- Шулай да, балаларыгыз анасын суд эскәмиясенә китереп җиткерү дөрес эш түгел, — дим, ирне оялтырга керешеп.
Ул шундук кызып китә. “Акылдан яз­ган бит ул, нәрсә эшләгәнен белми. Миңа пычак белән килә башлады, су­ям”, ди. Минем аңа бер генә үтенечем: улым әйткәнчә, мин өйдә чакта монда килеп күзгә-башка күренеп йөрмәсен. Киселгән икмәк ул минем өчен.
- Гадәттә, өйдән ир кеше чыгып китә, ник сез аны балалар белән калдырмадыгыз? Әни кешенең балаларын көн саен күрәсе килүе табигый.
- Үзе китте ич. Сабиры белән барып чыкмагач, башканы тапты. Ирсез түзә алмый. Ә балаларны, әле кечкенә ва­кытларында да ташлап чыгып киткәли иде. Йә “әни янына” дип, бер атнага югала, йә сөеклесен эзләп Казанга чы­гып кача.
Балалар әтиләре белән калырга бул­ганнар. “Безгә әти белән яхшырак”, — диләр алар бертавыштан. Мин моңа бик гаҗәпләндем. Бала, гадәттә, әнигә сарыла, ә биредә киресе менә.
- Улым, әйт әле, — дип туктата ирне Зөбәрҗәт, — мин әтиеңә пычак күтәрдемме? “Бүлмәмә кермә, пыча­гым янымда”, дип кенә әйттем бит мин.
- Әни, син дә ике төрле сөйләп утырма, булды андый хәл, — ди Руслан турысын ярып. — Син килдеңме, та­выш... Югалып та торгаладың. Берәр ел китеп тә тордың. Ә әти гел безнең янда булды. Үпкәләмә, дөресе шул.
- Алайса, синеңчә, әниең җинаять­че була?
- Алай димим, әти ялгышты. Хурлы­гы безгә бит аның. Милиция чакыртасы түгел иде.
Суд Зөбәрҗәткә карата “психиатрда мәҗбүри дәваланырга һәм ике айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәргә” дигән хөкем карары чыгарган.
- Карар белән килешмим. Милиция хезмәткәрләре беркетмәне аталары сөйләгәннән чыгып кына төзеделәр. Улымның миңа каршы күрсәтмә бирүен аңлыйм. Аларның бит әле әтиләре белән яшисе бар, — ди хатын.
Ике арада ут йотып йөргән балалар­га сүз тидертәсе килми. Чыннан да, иң авыры аларга. Гарьләндерә бит.
Инде хушлашып чыгып киткәндә ге­нә Эльмираның әйткәне хәтергә төшә: “Кияүгә чыга калсам, иремне санлап, яратып торачакмын. Тугры, сабыр ха­тын булачакмын. Әни белән әти мисалы гыйбрәт миңа”, — дигән иде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кеше элешенэ тимэгез,барыбер рэхэт курэ алмыйсыз.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Автор бугенге коннен ин актуаль проблемасын хикэялэгэн. Аны. тетрэнмичэ уку момкин тугел.Язмыш хэм яшэеш, бэхет- бэхетсез лек, ин мохиме- балаларнын килэчэге...Ике кешенен ялгышы, шул адашу-ялгышларына жавапсыз караулары хэр кайсында бэхетсез итэ. Тормышта хэр кеше узе уйланырга, нэтижэ ясарга тиеш. Узтэрбия шуннан башлана. Журналист ханымнын фикере бн килешэ. Бик мэгьнэле. Кызганычка каршы, хикэянен топ геройлары аны анлаудан ерак тора эле..

      Хәзер укыйлар