Логотип
Язмыш

Бүләк



Бу дөньяда һәркемнең үз сукмагы, аркасында – һәркемнең үз биштәре. Сукмакларны да, биштәрне дә бер-берең белән алыштыра алмыйсың. Һәркайсыбызга – үзенеке! Йөгеңне куеп торып, артка таба борылып карыйсы яки барысын да онытып, алга йөгерәсе килгән чаклар – бихисап. Ә менә бүген, хәзер, бу мизгелдә яшәвеңне тою... Нигә шулай сирәк ул?  

Алар шулай яши. Нәкъ менә шушы көндә! Һәр шәфәкъның бары бер генә тапкыр булуын, аның кабатланмавын тоеп... Ходай биргән иң зур БҮЛӘКләренең кадерен аңлап, рәхмәтле булып. Шулай, сынаулардан кеше тормыш тәҗрибәсенә баеп чыгарга тиеш... Илсөяр МӨФЛИХАНОВА кичергәннәр кемгәдер – сабак, кемгәдер өмет булып яңгырар.  
 

 

 – Менә бу анализларны тапшырырсыз... Ә менә монысы УЗИга юллама... Анысын әле соңрак, ике атнадан үтәрсез... 

Нәрсә хакында сөйли ул? Нигә һаман әйтми? Бер сүз дәшмәвемнең сәбәбен яңа аңлаган табиб кинәт миңа күтәрелеп карады: 

– Әле берни дә белмисезмени? Сез – йөкле, бала көтәсез!  

Анализның нәтиҗәсен башкалар алдан регистратурадан белешә икән. Ә мин шалтыратмадым... Күз яшьләре – шатлыкның да юлдашы... Бу көнгә алып килгән юлым шактый озын булды шул...  

 

Барысы да инстаграмдагы бер профильдә табиб-неонатолог язмасына тап булганнан соң башланды. ЭКО ярдәмендә туган балалар турында язган иде ул. Алар нәкъ башкалар кебек дигән: үсеп җиткәч, үзләре нәсел калдырырга сәләтсез булалар дигән сүз – уйдырма. Кырык ел элек «пробирка»дан дөньяга килгән Луиза Джой Браун әнә күптән әни инде. Әмма мине язма үзе түгел, аның астындагы комментарийлар шаккаттырды. Үзеннән аерылып торган кешеләрне нигә кабул итә алмый безнең җәмгыять? Нигә аларга карата бу кадәр кырыс ул? Мин инде бу вакыт корсаклы идем: үземне түгел, үземнән бигрәк, ЭКО аша үтәргә мәҗбүр булган хатын-кызларны жәлләп, машинамда утырган килеш озак еладым ул көнне. «Инстаграмда үз блогымны алып барырга, барысын да ничек бар – шулай сөйләргә кирәк», – дигән карарга да шул көнне килдем шикелле. Әни була алмау. Хатын-кыз өчен моннан да зуррак кайгы, әрнү бармы икән?! Аңа болай да чамасыз авыр, ә тирә-юнендәгеләр аның саен җанын талкыйлар: очраган саен, гел бер сорауны бирәләр: «Кайчан бәби алып кайтасың инде?» Миңа да бик еш ишетергә туры килде бу сорауны.  

...Гинекологларның чираттагысына күренергә бардым. «Ашыгыч рәвештә операция ясарга кирәк», – дип, шул көнне сигезенче кеше итеп язып та куйды ул. Барысы да шундый тиз булды: кулымда әзер анализларым бар иде – хирург пычагы астына ятуымны сизми дә калдым. Әмма иң «кызыгы» операциядән чыккач башланды. Яныма табиб керде һәм башкаларның палатадан чыгып торуын сорады. «Кисталарыгызны алдык, аналык бизләренә кагылмадык. Аналык көпшәләрен дә тикшердек: алар уздырмый. Сез бала таба алмаячаксыз. Ярты елдан ЭКОга барырга кирәк булачак», – диде ул миңа. Хәлемне күз алдына китерәсезме? Мин бит әле яңа гына наркоздан айныган, шундый операция кичергән. Хирург пычагы астыннан чыгам да, тереләм дип өметләнгән. Ирем моңа өметләнгән. Һәм... шушы хәбәр. Салкын карга чыгарып бастырып, өстемә бозлы су кою белән бер иде бу...  

Аннары инде еллар буена сузылган көрәш башланды. Процедуралар, дарулар, гормональ препаратлар, лазер терапиясе, сөлек салу... Бөтенесен хәтерләмим дә. Ай саен могҗиза булыр дип көтеп яшәдем. Һәм ай саен өметем өзелде. Үземне никадәр кулда тотарга тырышсам да, барыбер авыр. Бер-бер артлы алты операция генә кичердем. Һәрберсе алдыннан табиблар: «Монысы – соңгысы. Аннары бар да әйбәт булачак», – дип вәгъдә итә. Һәм тагын барысы да яңадан кабатлана... 

Эштән китәргә теләгәнемне чираттагы процедураларның берсендә ятканда аңладым. Хастаханәдә икәнемне дә беләләр, әмма эш буенча бертуктамый шалтыраталар. Һаман җавап бирергә, нәрсәнедер хәл итәргә кирәк – кулдан телефон төшми. Организмың турында уйламагач, аны сизмәгәч, сиңа сөлек салуларыннан ни мәгънә?! Ирем белән утырып сөйләштек тә уртак фикергә килдек: бала алып кайтырга телибез икән, карьерам турында онытырга кирәк.  

Мин – гарәп теле белгече. Тәрҗемәче. Гарәп хәрефләре белән 5 яшьлек чагымда ук Әхмәт бабам таныштырган иде. Тугыз яшемә кадәр аның белән үстем. Бабам – минем әкиятчем, укытучым, илһамчым... Аның әтисе мулла була, сөргенгә сөрелә. Әхмәт бабамның күңелендә якыннары өчен курку гомерлеккә калган, күрәсең: ул үз балаларына дин турында сөйләмәгән, безгә, оныкларына гына ачылды. 12 яшьлек чагымда әниләр Сириягә өч айга укырга – тел өйрәнергә җибәрделәр. Группада иң кечкенәсе дә, телне бөтенләй белмәгәне дә мин генә идем. Башта еладым инде... Әмма имтиханнарны калганнар белән бергә тапшырдым! Аннан кайткач, курсларга йөрдем, үзебездә дә гарәп теле дәресе керә башлады. Мин мәктәпне тәмамлаган елны, әни урамда очраклы гына бер танышын очраткан һәм ул аңа: «Грант белән Мисырга укырга китәргә була. Илсөяр анда барырга тиеш», – дигән. Шулай итеп, киләчәгем хәл ителде... Биш ел Мисырда белем алып кайтканнан соң, Казан дәүләт университетында укыттым. Тәрҗемә итүемне күреп, мәдәният министрлыгына, Президент Аппаратына төрле чараларга чакыра башладылар. Аннан Президент Аппаратының Тышкы элемтәләр департаментына, Азия һәм Африка илләре секторына тәрҗемәче итеп эшкә алдылар.  

Булачак ирем белән шунда эшләгәндә таныштым да инде. Җитәкчем иде Искәндәр. Мин департаментка килгәннән соң ярты ел узгач, алар хатыны белән аерылыштылар. Тагын ярты ел узгач, ул мине «күрде». (Үзе соңыннан шулай сөйләде: «Кабат гаилә корырга дип ниятләгән идем инде. Документлар белән яныма син кердең. «Нигә каяндыр читтән, ерактан эзләргә, менә бит янымда нинди кыз бар, дип уйладым», – диде.) Шулай итеп, без өйләнештек. Ә бераздан миңа: «Сез бала таба алмаячаксыз», – диделәр... 
 Күңелеңдә Аллаһы Тәгаләгә ышану булса, бу юлны узу җиңелрәк. 

Искәндәр ЭКО ясатырга каршы иде. Интернеттагы форумнардан бу процедура хакында ул шактый укыган, ә анда ни генә язмыйлар?! Имеш, «пробиркадан» туган балалар үзләре дә табигый юл белән бала таба алмаячак, әни кешенең сәламәтлеге белән бәйле проблемалар башланачак – чәче, тешләре коелачак, яман шеш авыруы килеп чыгачак... Ә минем инде көчем беткән иде: табибтан табибка йөреп, операция ясатып, дару эчеп... «Йә ЭКО ясатабыз, йә башка берни дә эшләмибез, туктыйбыз – минем белән аерылыша аласың», – дидем.  

Хатын-кызның бала таба алмавы хакында бездә кычкырып сөйләшергә гадәтләнелмәгән. Дөрес, миңа да бу хакта инстаграмда язу бик рәхәт түгел. ЭКО турында уйдырмалар байтак, ә уңай мисаллар юк диярлек икәнен аңлагач тотындым язуга. Нигә юкмы? ЭКО аша узып әни булган хатын-кыз моны тизрәк онытырга тырыша. Ул бит хәзер бәхетле, аннан моңа вакыты да юк – иртәсе дә, киче дә бала янында уза. Ә форумнарда күбрәк ЭКО аларга көткән нәтиҗәне бирмәүчеләр утыра: бар дөньяга үпкәне, җандагы авыртуны каядыр түгәргә, чыгарырга кирәк бит. Миңа мөрәҗәгать итүче кызларның ЭКО белән бәйле сораулары бик күп. Әмма безнең сөйләшү ешрак «пәрдә артында» бара. Турыдан-туры сорарга күпләр кыенсына. Оялалар. Нигә оялырга, аңламыйм. Бала тапмас өчен мин менә үзем белән махсус бернәрсә дә эшләмәдем бит. Сәбәбен беләм, әмма анысын сөйлисем килми, миңа гына бәйләнмәгән ул. Язмышым, узарга тиеш юлым шундый булган, димәк... «ЭКО ясатырга җыенуыбыз хакында беркем белән сөйләшә алмыйм. Хәтта туганнар да аңламый», – дип язалар. Минем дә сөйләр, бүлешер кешем булмады. Диндәгеләр моны, гомумән, «Ходай эшенә кысылу» дип саный. Ничек алай була алсын икән ул?! Алайса протез, кардиостимулятор, ясалма сулыш алу аппаратыннан да баш тартыйк, хастаханәләрне ябыйк. Дөнья барлыкка килгәндә дару да булмаган бит. Аллаһы Тәгалә галимнәргә аларны ясау юлларын үзе күрсәткән ләбаса.  



Әни булу өчен шулкадәр киртәләр уза алуыбыз өчен горурланырга кирәк безгә! Юк, башка хатын-кызлардан ким түгелбез. Хәтта өстенрәк тә әле! Бернигә дә карамыйча, ирләребез безнең белән кала. Димәк, яраталар, ялгыш кына балага узган өчен өйләнмиләр безгә.  

Бала таба алмаган хатын-кызның ниләр кичерергә мәҗбүр булганын күпләр, мөгаен, чамаламыйдыр да. Бездә менә уйламыйча сорау бирергә яраталар. «Кайчан кияүгә чыгасың әле?» – дип, башта миннән беренче тапкыр кияүгә чыкканчы сорадылар. Югыйсә студент кына идем әле. Аерылышкач: «Тагын кайчан чыгасың?» – дип сорарга керештеләр. Аннан инде: «Нигә бала алып кайтмыйсыз? Әллә теләмисезме?» – дияргә тотындылар. «Бик телим, әмма таба алмыйм, миндә менә шундый-шундый диагноз», – дип җавап бирә башладым. (Мондый җавап ишеткән кеше ул сорауны башкаларга тагын бирерме икән?) Үземнән бигрәк, бу сорауга җавап бирергә авырсынган кызлар өчен шулай дия идем. Нигә урынсыз сораулар яудырырга, нигә башкалар тормышына тыкшынырга? Яшьләр өйләнешкән генә: бәлки әле бала табарга теләмиләрдер, ниндидер башка планнар корганнардыр, укыйсылары киләдер, сәламәтлекләре начардыр... Һәм, гомумән, туй узуга бала туарга тиеш дип кайда язылган? Мондый кагыйдә барын мин үзем белмим.  

Бала таба алмауның сәбәпләре күп инде аның.  

Әмма бу очракта физик хәлдән бигрәк, рухи халәтнең мөһимрәк икәнен кызларга да аңлатам. Табиблар үзләре дә шулай ди, әллә нинди диагнозлар белән, өмет бөтенләй юк дигәндә дә узучылар бар диләр.  

Гаилә баланы кабул итәргә әзерме, юкмы – моннан да күп тора. Искәндәр белән безнең мөнәсәбәтләр шунда ук көйләнмәде. Әни белән дус кызым: «Икегез ике якка китәсе җиңел ул, башта араларны җайлар өчен көрәшеп кара», – дип киңәш биреп тормаса, мөгаен, ярты елдан инде аерылышкан булыр идек. Ярый әле ул чакта ук узмаганмын, бала бит барысын да катлауландырыр иде дип, соңыннан сөендем дә. Без бит аннары баласыз да бергә яшәргә риза, әзер булган хәлгә килеп җиттек. (Күңелеңдә иреңә (хатыныңа) карата үпкә сакламас өчен, бер-берең белән сөйләшергә кирәк. Нәрсәдер ошамый икән, азрак тынычлангач, мин аны Искәндәргә әйтәм. Хаклы булмыйм икән, гафу үтенәм. Үзе кайчан да булса аңлар дип йөрү, читләтеп әйтү дөрес түгел бүгенге заманда. Һәркайсыбыз каядыр ашыга, кулыбыздан телефон төшми – гел нидер хәл итәбез, башка нәрсәләр хакында уйларга вакытыбыз да юк бит безнең.) 

Күп хатын-кызлар: «Кияүгә чыкканмын икән, минем дә балам туарга тиеш», – дип саный. Кешенеке бар бит, диләр. Психологик яктан үзләре исә моңа әле әзер түгел. Шуңа да ул гаиләгә бала килергә ашыкмый. Аралашканда кайберләреннән хәтта: «Ә сез чынлап та бала табарга телисезме соң?» – дип тә сораганым бар. Кемдер җаваплылыктан курка, авырлыктан.  
Балагызга нәрсә бүләк итәргә белмисезме? Вакытыгызны бүләк итегез!  

Көтелгән шатлыкка ирешү өчен хатын-кызга... тынычлану, энергиясен башка юнәлешкә борып җибәрү да җитә бугай кайчак. Эштән киткәч, мин үзем фотосурәткә төшерү белән чынлап торып мавыга башладым. Бик кызыксам да, моңарчы вакыт җитми иде. (Һәр көнне иртәнге алтыда куе каһвә ничек кирәк булса, бу шөгыльсез дә шулай яши алмыйм!) Аннан француз теле өйрәнергә керештем. Монысы да – мәктәп елларыннан ук килгән хыялым. (Әхмәт бабам: «Син җиде тел белергә тиеш», – дия иде миңа. Алты телдә сөйләшәм, аралашам, җиденчесе нинди булырга тиешлеген генә хәл итә алмыйм әле.) 

Ә агачтан нидер эшләү – күптәнге хоббием. Иске җиһазларны реставрацияләргә ярату исә әнидән күчте бугай. (Без өйләнешкәндә Искәндәрнең өендә дизайнер ремонты ясалган иде. Әмма минем өчен ул өйнең җаны юк кебек тоелды. Ирем хоббиема: «Иске-москыны җыю», – дип кенә караган иде, хәзер исә үзе дә мавыга. Башта әбисенең әнисе өстәле кайтты безнең өйгә, аннары – кайнанам бакчасындагы буфет, әнинең апасы диварында эленеп торган көзге... Һәркайсының тарихы бар. Алар өйдә бөтенләй башка төрле мохит тудыра. Кызганыч, күпләр аларны үзләренең интерьерына ничек кертергә икәнен генә белми. Югыйсә аның бер авырлыгы юк. Иске җиһазларга яңа сулыш өрергә дип күп китерәләр – остаханәм бушап тормый. Подносларны да башта туганнар, дуслар өчен генә ясый идем, инде заказлар килә. Кызыксыну булгач, мастер-класслар үткәрә башладым. Без хәзер Югары Осланда, әнием йортында яшибез. Өебезнең идәннәре, түшәме, ишекләр, җиһазлар – барысы да миңа күргәзмә материал булып хезмәт итә.)  

ЭКОга керергә чират җиткәндә, шулай итеп, мин барысын да үз агымына куйган идем: булса – әйбәт, булмаса, димәк, шулай язган. (Искәндәр дә шулай уйлаган: «Бер тапкыр гына ясатып карыйбыз да, булмаса, аннары тәрбиягә бала алабыз», – дигән.) ЭКОны бер тапкыр ясатудан бик сирәкләр балага уза. Безгә исә шундый бәхет елмайды! Миңа ике эмбрион урнаштырганнар иде. Аларны Муса белән Мәрьям дип йөрттем. Сигез атналык чакта берсе генә калганын әйттеләр. Улым туса, бабам исемен кушармын дия идем, үзеннән-үзе Муса булып китте менә.  

Баланы бик җиңел күтәрдем. Тугыз ай буе канатланып очтым гына! «Миңа бит бу бәхетне син бирдең!» – дип Ходайга көн саен рәхмәт укыдым. Әни булуны күрмәячәкмен, белмәячәкмен дигән уй белән килешеп беткән идем бит инде... Соңгы көнгә кадәр рульдә йөрдем. Бала бүлмәсен ремонтладым. Түтәлләр ясап, нидер утырттым... Иң бәхетле чорым булды бу!  

Гадәттә, ЭКО ясатучылар баланы алдан ук ярып алдырырга ризалашалар. Ә мин: «Үзем табам», – дидем. Әмма бала зур һәм дөрес ятмый булып чыкты. Өч сәгатькә сузылган тулгаклардан соң операциягә алып кереп киттеләр...  



Боларның барысы аша узмасам, нинди әни булыр идем икән, белмим. Күп нәрсәләргә башкача карыйм. Балага кычкыру, кул күтәрү турында уйлый да алмыйм: аны кочагыма алганчы үткән юлым гел күз алдымда. Әлбәттә, бөтен нәрсәне дөрес кенә эшләп бетереп булмый, андый әни кеше юктыр да. Әмма бик күп нәрсә эчке халәтебездән тора. Ә бала моны сизә. Әле бассейнга бардык та, тренер: «Күр, улыгыз судан ничек курыкмый, чөнки сез аны суга кертергә курыкмыйсыз», – диде. Әни булу шатлык кына китерсен иде дип телим. Мусам – безгә Ходай бүләге! Аның исән калуы да могҗиза булды. Өмет аз, калса да, үсештә тоткарланачак, диделәр. Аллага шөкер, ул яшьтәшләреннән калышмый, хәтта алдарак та бара.  

Соңгы вакыт безгә гел бер сорауны бирәләр: «Мусагыз зур инде, ике яшь тулды. Кайчан икенчене алып кайтасыз?» – диләр. Әйе, мин дә икенче балам тууын, зур гаиләм булуын телим. Тик кайдан алырга аны? Кайсы кибеттән? Ходай безгә болай да шундый зур бүләк бирде, ә мин үрелеп карап: «Безгә дип анда тагын нәрсә булса да әзерләдеңме?» – дип сорыйммыни?! Матур булмас бит... Квота буенча икенче ЭКОга чират килеп җиткән иде, баш тарттым. 

Искәндәр берара: «Артык иркәләп баланы бозмабызмы?» – дип борчылды. Ярты ел элек кенә әнине югалттык: яратуның никадәр кирәклеген хәзер тагын да күбрәк аңлыйм... Күңелдә Мусаны тәрбияләү белән бәйле ниндидер икеләнү туса, аның сүзләрен искә төшерәм: «Син әйбәт әни! Горурланам!» – дия иде. Аның аркасында гына инстаграмдагы блогымны алып барам. «Сиңа язарга кирәк», – дип гел әйтеп торды, миндә ышаныч уятты. Һәр язганымны укып барды – иң беренче аңа җибәрә идем. Ул бер тапкыр да «әйбәт» дип кенә җавап бирмәде, һәрвакыт яңа, ихлас сүзләр тапты. Аның мактавыннан гына бозылып китмәдем бит. «Әни мине яратты» дигән уй исә шундый рәхәт! Ни генә булса да, ярату белән яшәү, сынауларны кичерү җиңелрәк... Һәр операциядән соң янымда әни булды. Урындыкта утырып төн кичте, хәләл ризык ташыды. Ә Искәндәрне ничек якын итте, яратты ул! (Иремнең туган көне алдыннан булган сөйләшүебезне искә төшерәм.  

Әйдә, аңа көймә бүләк итәбез! 

Әни, аның бит катер аласы килә... 

Катерны киләчәктә үзе алыр. Ә хәзер йөзмәскәмени аңа? Хыяллана бит! 

Әни, аның бер моторы гына да күпме тора! 

Әниеңнең нерваларын чыгарма. Бар, подносларыңны юын. Анлык кына эшләрбез! 

Әни белән бергә күтәргән заводына шул көймәдә йөзеп бара әнә хәзер, катер алырга акча эшли.) 
Тормышымның максаты – гел нинди дә булса максат белән яшәү. 

«Син бит Президентны, Премьер-министрларны, шәехләрне, илчеләрне тәрҗемә иттең. Ә хәзер – ашарга пешерүче, хуҗабикә, әни... Менә нинди метаморфоза», – ди Искәндәр. Инстаграмымдагы блогны укыганнан соң: «Сезгә карап, ЭКОга барырга тәвәккәлләдем, рәхмәт», – дип яза кызлар. Нинди генә хәлләр сөйләмиләр! Еларга яратмыйм, әмма ул хатларны укыгач, яшьләремне күп вакыт тыя алмыйм... Искәндәргә сөйлим дә: «Шул бер рәхмәт өчен булса да язарга кирәк сиңа!» – ди ул миңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар