Логотип
Язмыш

Биючеме?..

Ул үзен шулкадәр иркен тота: хәрәкәтләре ышанычлы, дәртле, йөзендә ымсындыргыч елмаю, күзләре залда утыручы теләсә кайсы ир-атның һушын алырдай, әсир итәрдәй булып яна. Ә өстендәге киемнәре нинди матур, ничек нәфис итеп берәм-берәм арына ул алардан...
 
Дустым белән бар артында утырган килеш сәхнәдә стриптиз биегән кызны күзәтәм. Ә мин үземне аның урынында ничек тотар идем икән? Башымда туган бу уемнан кинәт көләсем килеп китте. Иң элек, мондый эшкә тәвәккәлләп тотына алыр идеңме син, дип сора үз-үзеңнән..
Берникадәр вакыттан соң янәшәбезгә килеп утырган туташның сәхнәдә стриптиз биегән теге кыз икәнен танып алдым. Ул хәзер бездән бер ягы белән дә аерылмый. Янып торган яшел күзләре генә үзгәрмәгән. Бер белмәгән кешегә кинәт сүз кату уңайсыз булса да, кызыксынуым барысын да җиңде: “Сезнең сәхнәдәге хәрәкәтләрегез шундый матур”, — дип әйтүемне үзем дә сизми калдым.
— Рәхмәт, — дип чын күңелдән елмайды ул. — Карап утыручыларга биюем ошаса, үземә дә рәхәт.
 
Алсу белән шулай таныштым. Ә тагын берничә күрешүдән соң ул минем сорауларыма җавап бирергә ризалашты.

— Алсу, синең стриптиз нәрсә ул?
— Стриптиз, барыннан да элек, кәеф дигән сүз ул. Мин үз-үземне онытып матур хәрәкәтләнергә генә түгел, биюем белән клубка килүче ир-атларны кызыктырырга, тәнем белән аларны ымсындырырга, кәефләрен күтәрергә тиешмен. Аларның һәрберсе: “Ул минем өчен генә бии, минем өчен чишенә”, — дип уйласын. Сәхнә, гомумән, алдауга корылган бит ул, ә клубка кешеләр белә торып алданырга дип килә. Кызларның төрлесе эшли бездә, әмма сәхнәдә — матур, сексуаль күлмәктән, прическа, макияж һәм маникюрдан — без һәммәбез дә шаһинә. Ә аннан соң төн уза да таң ата. Таң белән исә ул шаһинә юынып башка киемнәрен кия дә гап-гади булып өенә кайтып китә яки, минем сыман, трамвайга утырып укуына юнәлә.
 
Стриптиз да шул ук сәнгать, бию сәнгате ул. Күпләр моны аңламый. Безне төннәрен сатып акча эшләүче кызлар белән бер рәткә куючылар да бар хәтта. Ничек шулай чагыштыра алалардыр? Мин баштарак бу хакта сүз чыкса, бәхәсләше, алай түгел, болай ул, дип аңлатырга тырыша идем. Хәзер андыйларга кул селтәдем. Үзләренә ничек җайлы, ничек телиләр — шулай уйларга гадәтләнгән кешеләр белән нигә вакыт уздырып азапланырга? Хәзер биюемне генә беләм. Беренче чиратта, үзем өчен, үз рәхәтем өчен биим. Һәм моның өчен шактый зур хезмәт хакы алам. Минемчә, бу бер дә начар түгел бит, акчаны күңелемә ошаган эшне башкарып табуым, дим.
 
— Сәхнәдә үз-үзеңне тотышыңа караганда, син инде шактый тәҗрибәле биючегә охшагансың. Мөгаен, бию белән күптән шөгыльләнәсеңдер?
— Бирегә бөтенләй әзерлексез килдем, дисәм, мөгаен, ышанмассың. Әмма чыны шул. Дөрес, стриптизчылар мәктәбен оештырган төнге клубларның берсендә безне физик яктан да, мораль яктан да сынадылар. Азмы-күпме дөрес хәрәкәтләнергә, колгада әйләнергә өйрәттеләр.
 
Троллейбустагы вертикаль тотынгычлар сиңа берәр нәрсәне хәтерләтмиләрме? Юкмы? Ә мин, стриптиз мәктәбенә йөри башлагач, беренче мәлдә аптырап беттем — троллейбуска керсәм, андагы бөтен тотынгычлар стриптиз бию өчен сәхнәгә куелган махсус колгалар сыман тоелды. Аларга тотынып аякларымны югары күтәрәсем, матур итеп әйләнәсем килеп йөдәдем. Ниндидер яңа хәрәкәтләр уйлап чыгарам, үземне атаклы клубта итеп күз алдына китерәм. Өстәлләрнең берсе дә буш түгел, һәммәсенең күзе миндә, ә мин биим дә биим, аннан чишенәм...
 
— Хыял белән чынбарлык һәрвакыт туры да килми бит әле ул. Беренче чыгуыңда ниләр кичердең?
— Иң авыры, әлбәттә, чишенү иде... Оялмыйча, кызармыйча. Биюеңне, елмаюыңны, аларны ымсындыруыңны дәвам итә-итә. Бөтен тәнем калтырады. Йөрәгем менә-менә чыгып китәм дип типте.
 
Монда урнашканчы, эшкә алмыйсызмы дип, бөтен төнге клубларны да диярлек йөреп чыгарга, үземә башта костюмнар әзерләргә туры килде. Стриптиз биюче һәр кыз, гомумән, үз имиджын үзе булдыра — костюмнарын минем кебек үзе сатып ала яки тегә, чәчтараш та, визажист та үзе. Акча эшли башлау өчен иң элек аны шактый гына туздырырга — өс-башыңны, йөз-кыяфәтеңне кеше күзе төшәрлек итәргә кирәк. Клиент сине ошатсын, сине күрергә клубка кабат-кабат килсен өчен, үзеңне гел формада тотарга — даими рәвештә солярийга, матурлык салонына йөрергә, фитнес белән шөгыльләнергә тиешсең.
 
Эшли башлаганда эчке кием-салымым да, бизәнү әйберләрем дә — һәммәсе арзанлы, базардан гына алынган иде. Хәзер исә косметолог, визажистларга мөрәҗәгать итәрлек мөмкинлегем дә бар.
 
Мондагы кызлар “бүген эшлим, эш көнем”, дип сөйләшәләр, ә мин һәрвакыт “биим", дим. Тик “бию” дию генә, мөгаен, бик үк дөрес тә түгелдер. Һәммәсен берьюлы башкарырга кирәк: хәрәкәтләнергә, елмаерга, ялгыш егылып китмәс өчен кая басканыңны чамаларга, бер үк вакытта клиентларның йөзләрен дә күзәтергә, ягъни син аларга ошыйсыңмы, үзләренә якынрак килүеңне телиләрме икәнен күрә белергә. Беренче көннән үк моңа ирештем, дия алмыйм. Башта бөтен игътибарым биюнең техник ягында иде: үзем биим, үзем эчтән кабатлап барам: аяк очларына басарга... кулларны өскә күтәрергә... иелергә... Егыла күрмим тагын дип, артык адым атларга да курыктым. Стриптизерлар кия торган аяк киеменең (ул стрип дип атала) хәзер генә бер җөй-сызыгын да тоймыйм, аның табаны унбиш сантиметр калынлыкта икәнен дә инде сизмим. Киресенчә, шуларны кигәч, үземне күпкә ышанычлырак, сылурак, бөтен гайбәтләрдән өстенрәк итеп хис итәм.
 
Бер кызык нәрсә исемә төште әле, сөйлимме? Кызык дигәч тә, хәзер генә кызык инде ул. Ә теге чакта... Ризык тулы өстәл өстендә биергә туры килгән иде. Дүрт ир-атның ашардай булып үземә карап утырулары каушатты, күрәсең, берсенең өстенә ялгыш аш тәлинкәсе түктем. И-и, курыкканнарым! Хәзер өстемә пычрак сүзләр явачак, тукмап та ташлар, мөгаен, дип көткән идем. Шөкер, бәхетем бар икән, кешесе әйбәт туры килде, гафу үтенеп кенә котылдым. Кызлар анда әнә әллә ниләр сөйлиләр. Егетенә каршы басып биюен яратмыйча, бер кыз коллегамның чәченә ябышкан, көчкә аерып алганнар. Аңламыйм шундыйларны, кая килгәннәрен беләләр, югыйсә. Стриптиз — уен гына лабаса.

— Дусларың төнге клубта биюеңне беләме?
— Юк. Иң якын ике-өч дус кызым гына хәбәрдар. Аларга мин ышана, таяна алам. Калганнардан яшерәм дигән сүз түгел, мин бары бу хакта артыгын сөйләмим. Нәрсәгә,шулай бит?!

— Ә егетең?
— Гадәттә, берәрсе белән танышканда, клубта биюем хакында беркайчан да әйтмим. Әмма очрашулар алга таба да дәвам итеп, аралар якынайса — ул чакта инде нигә яшерергә? Гашыйк булган кешем нидер сизенгәнче, мин бу хакта беренче булып үзем әйтергә тырышам. Чит-яттан белгәнче (ә аны барыбер җиткерәләр) үз авызымнан ишетсә, күпкә әйбәтрәк. Атылып-бәрелеп янымнан чыгып йөгергән кеше юк әле. Ярата икән, димәк, ул мине ничек бар — шулай кабул итәргә, аңларга тиеш бит инде. Минем уй-хыялларым, теләкләрем белән дә хисаплашырга. Соңрак, укуымны тәмамлагач, яраткан кешем хакына мин бу эштән бик җиңел баш тарта алырмындыр. Хәер, алай дисәм, инде кияүгә чыккан, бала тапкан кызларның да һаман да стриптиз биюләрен беләм.

— Ә син монда озак биергә уйлыйсыңмы?
— Гомер буе түгел, әлбәттә. Аннан, пенсиягә чыкканчы эшли торган җир дә түгел бит бу. Менә диплом алырмын да профессиям буенча эшкә урнашырмын. Әти-әниләр биргәнне генә көтеп утырмас өчен биим дип әйттем дә бугай инде. Аларныкы ашау-эчүгә дә тартып-сузып кына җитә. Дөрес, ихтыяҗларым да шактыйга үсте хәзер.

— Әти-әниең...
— Алар беләме, дип сорыйсың килә инде синең. Юк, әйткәнем юк, алар мине ресторанда официантка булып эшли дип беләләр. Әйтсәм, борчылачаклар, гомумән, аңларлар дип тә уйламыйм. Бердәнбер кызыбыз акылдан шашкан диячәкләр, аннан, “Ярабби, без кемне үстердек?” дип, үзләрен гаепли башлаячаклар. Мин аларны бик яратам, хөрмәт итәм, мине нинди бар — шулай итеп тәрбияләгәннәре өчен рәхмәтлемен дә. Акылың, горурлыгың, үз-үзеңә хөрмәтең бар икән, син инде берәүдән дә үзеңне кимсетергә, түбәнсетергә, үзең хакында начар уйларга юл куймаячаксың.
 
Биюебезне карарга килгән ир-атларның күбесе һәр кич саен безгә фатир, ятак тәкъдим итәләр. Зур акчалар эшләргә телисең икән — тотып калучы юк. Әмма син ул акчалар белән үзеңә яман исем дә алачаксың. Безнең клуб — дәрәҗәле, абруйлы клуб, мондый кызлар өчен аның ишекләре иртәгә үк ябылачак.
 
Акчага бөтен нәрсәне дә сатып алып була, дип уйлаган ул ир-атлар турында сөйлисем дә килми минем. Хайван белән бер бит алар. Гадәттә, кырык-илле яшьлекләр шулай кылана. Безнең яңа кызларга “алтын таулар” вәгъдә итәләр дә, теге мескеннәр шул кармакка эләккәч, чат саен яңа “җиңүләре” белән мактаналар. Ә бит шуларның һәрберсенең гаиләсе, балалары бар.
 
“Минем белән барасыңмы?” дигән сүзләрне мин дә еш ишетәм. Тыныч кына: “Гафу итегез, анысы минем вазифама керми”, — дип җавап бирәм. Бәладән башаяк. Акча белән бергә киемемә визит карточкаларын кыстыручылар, салфеткага телефон номерларын язып бирүчеләр дә җитәрлек.
 
Төрлесе бар инде. Кемдер җай табып сиңа кагылырга, тотып карарга тели, икенчеләре, киресенчә — бездән өркә. Алар утырган өстәл янына килеп биесәң, урындык аркасына чытырдап ябышалар, күзләре зурая, йөзләре кызарып чыга... Әйтерсең лә, өрәк белән очрашканнар! Кызык булса да, андый хәйләсез кешеләр белән җиңелрәк, куркынычсызрак...
 
— Ә махсус син биегәнне карарга йөри торган ир-атлар бармы?
— Кызык сорау. Берара бер ир йөргән иде. Ялгызы гына иң беренче өстәл артына утыра да ром китертә. Миңа гел чәйлек акча бирә, үз янына утыруымны үтенә. Башта аңардан бик курыктым, маньяк түгелме икән дип. Миңа зыян салмаячагын аңлагач кына тынычландым. Ул бервакытта да кулларын озайтмады, мине түбәнсетмәде, әдәпсез тәкъдимнәр белән йөдәтмәде. Үзе әйткәндәй, “карап һәм сокланып" кына утырды. Аннан ул югалды.
Без күп клиентларның холык-гадәтлөрен яттан беләбез: нәрсә эчәләр, күпме акча бирәләр, ни телиләр?..
 
— Монда эшли башлагач, син үзгәрдеңме?
— Соңгы ике ел эчендә тормыш мине шактый сынады. Канаты каерылган каз бәбкәсенә охшап калган чакларым да булды. Тик туктамаска, алга барырга үземдә көч таптым. Кайбер нәрсәләргә игътибар итмәскә, барысын да йөрәгемә якын алмаска өйрәндем. Сабырландым. Кирәк урында дәшми дә кала беләм, ә безнең эштә бу бик мөһим.
 
Кечкенә шәһәрдә үсүчеләрдә була торган күп комплексларымнан арындым, үз фикерләремне әйтә алам, үз-үземне яратам, хөрмәт итәм. Күзгә күренеп чибәрләндем дә шикелле. (Көлә.) Монысы да кулымда акча булу аркасында бит.
 
— Хыялың бармы синең?
— Хыялсыз кеше юктыр ул, безне бит хыял яшәтә. Ә минем бүген күңелемдә йөргән иң зур хыялым — Парижны, мәхәббәт шәһәрен барып күрү. Әлегә бөтен хыялларым да әкрен-әкрен чынга ашып килә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яраткан кызыңның стриптиз биегәнлеген белсәң, аңа карата фикерең үзгәрер идеме? Стриптиз бию — яшьләр өчен һөнәр, тормышта үз урынын табу, акча эшләү юлы. Авыр һөнәр дип уйлыйм, чөнки күпләрнең тискәре яки түбәнсетүле мөнәсәбәтен тоеп торырга туры килә. Аннары, биючеләрне әйләндереп алган тирәлек, җәмгыять тә үзенчәлекле, күпмедер күләмдә криминал да. Мин стриптизчы кызга өйләнмәс идем. Мондый катгыйлыкның төгәл сәбәбен күрсәтү кыен. Күрәсең, ул күп сәбәпләрдән җыела. Мондый кызларга гашыйк та булмаячакмын. Минем фикеремчә, бер күрүдән гашыйк булу — кыска гомерле халәт. Ул олы яратуга әйләнсен өчен, кешенең рухи дөньясын, аның холык-фигылен, характерын яхшы белергә кирәк. Шуннан соң гына озын гомерле ярату киләчәк. Ә минем күзаллавымдагы хатыным булачак кызның (бәлки идеал дип тә әйтеп буладыр) холык-фигыле, эчке дөньясы стриптиз биючеләрнекенө тәңгәл түгеллеккә иманым камил. Яраткан кешемнең күп еллар элек стриптиз биегәнен белүгә килсәк, мин сайлаган кеше андый “сюрпризлар” ясарлык булмас дип уйлыйм. Дөресрәге, инглизләр әйтмешли, “шкафында андый скелетлар” булган кешене мин сайламаячакмын. Ә стриптиз биюче кызлар белән дуслык мөнәсәбәтләренә каршы түгел. Киресенчә, тормышның төрле катламнарыннан дусларың булу бик яхшы. Ул башкаларны да, үзеңне, үз тормышыңны да аңларга ярдәм итә. Гомумән, дуслык өчен бернинди чикләр юк!

    Хәзер укыйлар