Логотип
Язмыш

Апасы икәнеңне расла

Судта аңа: "Апасы икәнеңне расла" - диделәр

Ул шуны раслату өчен сеңлесе бу якты дөнья белән хушлашып, мәңгелек йортта җан тынычлыгы алу сәбәпле, туып-үскән авылыннан күршеләрен ча­кыртты. Аларны суд каршына китереп бастырырга мәҗбүр булды. Мәрхү­мәнең бертуган апасы булуына кайчан да бер шик белдерерләр дип, кем уй­лаган аны?! Әнә, Мәнзүмә апа хәзер үзе белән булган хәлләрне, баштан кичкәннәрне бәйнә-бәйнә итеп редак­циягә язып җибәргән. Эчемне генә булса да бушатыйм дигәндер инде.
“...Сеңлем Хәтирә 1990 елның 17 июнендә Казанда каты авырудан соң вафат булды, — дип яза Мәнзүмә апа.—Аны зур чыгымнар чыгарып, туган авылыбыз Нормабашка алып кайтып, үземнең үлемтек әйберләрем белән күмдем. Исән чагында ул еш авырды. Аны карау, тәрбияләү минем һәм кызымның җилкәсендә булды. — Һәм сеңлесенә, ул авырган җиде ел дәвамында, нинди төр ярдәмнәр күрсәтүен санап китә дә, — туганым булгач, мин карамыйча, аны кем карасын?! — дип, үз-үзенә хаклы сорау куя. — Ире Фоат үлгәннән соң, бер генә мәртәбә дә сеңлемнең хәлен белмәгән, аны соңгы юлга озатырга да килмәгән туганнары хәзер аяк та ба­сып карамаган өйне дәгъвалыйлар. Суд алар ягында. Дөреслек юк икән ул, мин моңа суд юлында йөри-йөри та­гын бер кат инандым”, — дип төгәлли җөмләсен автор.
Бүген өч елга якын дәвам иткән әле­ге бәхәсләргә нокта куелган. Закон, гаделлек сагында торырга тиешле суд­ның эшчәнлегенә, инде хөкем карары чыгарылганнан соң, нинди дә булса бәя бирүдән мәгънә юк. Чөнки эш уз­ган, буласы булган. Белсә, аның бәһә­сен шул Мәнзүмә апа белә. “Санап- санап карыйм да, сеңлемне тәрбия­ләүгә, аның йорт-җирен карауга 35 мең­ләп акча тотканмын, — ди ул офтанып һәм — моңа адвокатларга биргән ак­чаны да өстәсәң әле”, — дип куя.
Ә мине исә башкасы борчый, хат авторын түбәнсеткән бүтәне пошаман­га төшерә. Инде хәзер безгә — апаның сеңелгә, йә булмаса, сеңелнең апага күрсәткән ярдәмен дәфтәргә теркәп, һәр кылган игелекне акчага күчереп, җае чыкканда шуны бер-береңә төртеп күрсәтергәме?! Туганның туганга эшләгән яхшылыгы бизмәннәргә са­лынмый, телгә алынмый. Ул шулай бу­лырга тиеш. Бу — табигый.
Ярый да Мәнзүмә апа бу эшкә аптыраганнан-йөдәгәннән, үзенең бу йортка дәгъвасын суд каршында шул рәвешле белдерергә мәҗбүр булудан
барган. Ә бит мал дигәндә пычакка- пычак килешкән агай-энеләр аз түгел. Әйткәнемне куәтләп, тагы бер хатка тукталыйм әле.
“Сеңлем: “Татарларга биредә көн күрсәтмиләр”, — дигәч, уйладым-уйладым да, аны Казандагы әни исеменә яздырган өемә кайтарып утырттым, — дип яза Вәлиәхмәт агай. — Фатир са­тып алгач күчәрсең, дидем. Ә ул кала уртасыннан фатир да сатып алды, һәм йорттан күченеп тә китмәде. Хәзер минем белән судлашып, “өй минеке”, дип адәм көлдереп йөри. Гарьләнәм, хурланам шундый туганым булганга. Судлашмыйча да кала алмыйм. Гадел­лек бар бит әле бу дөньяда. Судка җиде мәртәбә чакырдылар инде. Эш һаман сузыла, дәвам итә. Сеңелкәш минем яхшылыкларны оныткан. Бөтен­ләй акылыннан язган: “Әгәр дә өйне сиңа калдырсалар, ут төртәм, белми дә калырлар, исбатлый да алмаслар”, — дип куркыта. Менә нишләтә байлык кешене...”
Бер бик акыллы, затлы ханымның мал бүлешеп йөрүче туганы хакында: “Мин аңа гөлләргә су сипкән саен игелек-шәфкатьлелек телим. И, Ходаем, аның үзенә бир байлык, дип ялварам” - дигәне искә төшә. “Бөкрене кабер дә төзәтми” дигән кебек, хәерчене бае­там, комсыздан иман әсәре күрәм димә инде син аны. Комсыз шуңа да комсыз, ул беркайчан туймый, булга­нына шөкрана кыла белми. Мал дигәндә җанын фида кылырга әзер торучы кайбер бәндәләргә туганлык хисе — ул артык кашык кына.
Шулай бервакыт, студент булып йөргән вакытларда, каладан якында гына урнашкан авылларның берсенә бәрәңге алырга җибәрделәр. Кайсы­бызны кая тараттылар. Без курсташ кыз белән бала-чагасы булмаган гаи­ләгә эләктек. Бик җитеш булулары истә калган. Көннәрдән бер көнне кич­ләтеп кенә боларга кунаклар килеп төште. Сөйләшүләреннән аңлавыбызча, хуҗабикәнең сеңлесе белән ире икән. Туганнар өстәл янында озак кына кәеф-сафа кордылар. Аннары сеңлесе апасына нидер әйтте булса кирәк. Бераздан зал ягыннан хуҗабикәнең: “Әнине алып тор дисең дә, аны бит карарга кирәк. Пенсиясен безгә күчер­теп торасызмы соң?” — дип ачыргала­нып кычкырганы ишетелде.
Кара төн уртасында: “Бер минутка да кала алмыйбыз”, — дип, ашыга-кабалана чыгып киткән кунакларны хуҗабикә озак сүкте: “Оятсызлар, — диде ул аларның артларыннан ут чәчә-чәчә, үзегез аның акчасын алып ятасыз, ә миңа карарга кушасыз. Без болай да очын-очка гына ялгап барабыз”.
“Очын-очка ялгап баручы” бу абый белән апа авылында гына түгел, тирә- юньдә иң бае иде безгә калса.
Хәзер уйлыйм, телгә алынган ул би­чара карчык та инде күптән мәрхүм­дер. Аның өен бүлешкәндә бездән көн
саен берәр чиләк бәрәңге алып кай­тарткан саран хуҗабикә ни кыланган икән? Күз алдына китерүе дә кыен.
Шөкер, бу тормышта начарына ка­раганда яхшысы барыбер күбрәк. Һәм без аның яхшысына карап, шуңа тигез­ләнеп яшәргә омтылабыз. Бер телем ипине икегә бүлеп, кайгы-шатлыкларны уртак иткән туганнар бар. Моннан күп еллар элек шагыйрь Рәниф Шәриповның апасы Люция ханым белән оч­рашуыма мин язмышыма әлегәчә рәхмәтлемен. Ике туган арасындагы гаҗәеп җылы мөнәсәбәтләрне күреп, хәйраннар калган идем. Авыру энесен баласыдай караган, аңа икенче әни булган Люция ханым, туганлык хәлен белү дигәндә, безнең теләсә кайсы­бызга искитәрлек үрнәк ул. Җан җылысын бүлешеп, шуңа чиксез бәхетле булып яшиләр алар.
Ә инде мал бүлешүгә килгәндә, чит байлыкның бәрәкәте дә шуның кадәр­ле генә. Ул күз ачып йомганчы уч төбендәге кар кебек эри дә бетә. Шуңа да тәрәзәгә кагып кына киткән җил шикелле кыска гомерне туганнарча, кешеләрчә яшисе иде.
Бер карыннан булуын нәни сабый да сизенә әнә. Бер конфетны урталай бүлеп булса да туганына каптырырга тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Акча туган тугел шул....

    • аватар Без имени

      0

      0

      Недвижимость дип хәлдән таючыларга аптырыйм. Безнең авылда яшәүче бер гаилә гомере буе тиенләп акча туплаган. Апа ике төрле галуш киеп йөрде. Дөньялар үзгәреп китеп , булган акчалары янды. Бик зур сумма булган диләр. Балалары шәһәрдә яши. Зур карагай йортка хуҗа юк. Авылда андый йортлар бихисап. Күбесе инде таралып бара. Ихата-кураны кайтып тазартучы юк .Утыралар авылны ямьсезләп, пычратып. Янгын чыгу куркынычы да бар.Былтыр берсен яндырдылар. Иске өйне сатып алып, документта яңа өй дип күрсәтеп страховать итәләр дә, килеп ут төртеп китәләр икән. Мошенникларның все отработано. Янгын коточкыч булды, бик җилле төн иде.

      Хәзер укыйлар