Логотип
Язмыш

Актаныштагы фаҗигадән соң тол калган 24 яшьлек Ландыш: “Иремнең капюшоны тулы кан иде...”

12 июнь төнендә Актаныш-Мөслим трассасының 25 нче чакрымында юл һәлакәте булуын язган идек.

27 яшьлек Айвар Тутаев идарә иткән “Хендай Соната” машинасы – район администрациясенеке. Ул Аппарат Советы җитәкчесе шоферы булып урнашкан була, әмма өч ай сынау срогын тәртипле генә үтә алмый. Салмыш шофер, тизлекне арттыру аркасында, юл кырыена очып төшә. Иң гаҗәпләндергәне: ул яраксызга әйләнгән эш машинасын гына түгел, салонда утырган дус егетен дә үлем тырнагына ташлап китә. Нәтиҗәдә, 27 яшьлек Владимир Холкин иртәнге 8 дә реанимациядә җан бирә.
Аның биш яшьлек кызы Света – ятим,  24 яшьлек хатыны Ландыш тол кала.


Владимир белән күз ачып йомганчы узган гомер, әлеге тынгысыз көн һәм төн турында Ландыш “Интертат.ру”га хәбәрчесенә сөйләде.


“Аркамны сыйпа инде. Соңгы тапкыр”


–Владимир белән без алты ел бергә. Дөрес, ул Себергә эшкә киткәч, сирәк күрештек. Әмма безне бәйли торган уртак балабыз бар. Бу соңгы елны исә без бергә үткәрдек. Әйтерсең, бик тиздән аерылышуыбызны сизенгән кебек, – ди Ландыш.


Ирсез калдырган 12 июньнең һәр минутын ачык хәтерли ул.

–Вова аркасын сыйпаттыра иде миннән. Бу аның иң яраткан гадәте. 12 июнь көнне иртән уянгач, “Аркамны сыйпа әле”, - диде. Бераз вакыт узгач, “Кулым арды бит инде”, – дидем. Ул үпкәләү катыш: “Погладь мне спинку в последний раз”, – диде. Шул сүзе истә. Чыннан да соңгы тапкыр булган бит. Аннан соң ул слива компоты эчәсем килә дип, компот ачтырды. Соңгы арада дус егете Рәмискә йорт төзергә булышып йөрде. Гадәттә, иртүк шунда китә иде. Ә бу көнне обедтан соң гына чыгып китте. Шуннан соң өйгә исән килеш кайтмады.


Безнең өй ачкычы икебезгә бер генә иде. Мин 6лар тулып киткәч, икенче урамга бер кызга прическа ясарга киттем. Шул вакытта шалтыраттым Вовага. “Мин синнән иртәрәк кайтам, ачкычны китереп кит әле”, – диде. Илттем. Шунда ул минем яннан китмичә озак таптанып торды. Бу – безнең соңгы күрешүебез булган.


“Без һәлакәткә очрадык, син мине күрмәдең”


Эшемне бетереп кайтканда, иремә шалтыраттым. “Мин әле өйдә түгел, 10 минуттан кайтып җитәм”, – диде. 10 минут та үтте, 1 сәгать тә. Кичке 11ләр тулгач, мин аңа “Абонет просит перезвонить” хәбәре җибәрдем. Вова Рәмис телефоныннан шалтыратты. “Без 2нче мәктәп янында утырабыз, борчылма”, – диде. Кызымны иремнең әниләренә – авылга кунакка илткән идек. Шуңа күрә берүзем, Вованы көтеп, телевизор карап яттым. Шулай ята торгач, йоклап киткәнмен. Төнге 1 яртылар тирәсендә ишек тавышына уяндым. Айвар кереп килә. “Без өй янында гына утырабыз, минем бала сездә калып торсын әле”, – ди. “Вова кайда?” дидем, “Урамда, мине көтә”, – диде. Сөт эчертеп, баланы йоклатып җибәрдем. Төне буе Вованы көтеп бәргәләндем, йоклап та алганмын. Мине телефон тавышы уятты. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре икән. “Жена” дигән номерга шалтыраттык, ирегез һәлакәткә очраган” диләр. Айварның улын киендергәндә, үзе килеп керде. “Без эш машинасы белән авариягә очрадык, син мине күрмәдең”, – диде дә, баласын алып китеп барды, – ди Ландыш. Менә сиңа мә! Ландыш төне буе аның баласын карап чыга, ә Айвар исә аның ирен соңгы сулышта ташлап калдыра.


"Комага китте”


Ул хастаханәгә кергәндә, ире исән була әле. Аны уколлар белән аңына китергәннәр икән.

 


–Мин аның уң кулын тоттым. Ул йөзен җыерды. Баксаң, аның уң кулбашы, 8,9,10 кабыргалары сынган булган. Вова күзен ачты да: “Ландыш, ты пришла?” дип сорады. Аннан соң, “Айвар, мальчики, вы где?” дип ыңгырашты. “Мальчики” дигәне авариядән соң аны табучы егетләр булса кирәк. Табиблар Вованы Чаллыга алып китәргә әзерли башладылар. Өстенә ябу өчен одеялга дип өйгә йөгердем. Кире әйләнеп кергәндә, Вова миңа: “Прости, прости за все” диде. Шул арада ук “Кан басымы төшә” дип табиблар мине чыгарып җибәрде. Нәтиҗәдә, ул иртәнге 6да комага китте, ә 8дә җан бирде, – ди Ландыш күз яшьләре аша.


Ландыш сүзләренчә, машинаның тизлеге бик югары булган. Ул аны берничә тапкыр җиргә бәрелеп, һавада әйләнгән дип бәяләде. Вованың башы бик каты бәрелгән. “Киемнәрен үзем юдым, капюшоны тулы кан иде”, – ди ул. Вованың куркынычсызлык каешын эләктермәгән булуы да үз эшен эшләми калмаган...


“Вованы кире кайтар”


Вова җан биргәч, полиция Ландыш янына сорау алырга килә. Ул аны соңгы тапкыр Айвар белән күргәнгә, Айварның адресын әйтеп җибәрә. Анысы исә һәлакәт булуын таный, әмма рульдә Вова иде дип карыша. Соңрак исә үз гаебен танырга була.


–Айвар килеп гафу үтендеме? – дип сорыйм Ландыштан.

 


–Өйдә торсам, күземә Вова күренә дип, әниләргә төшеп киткән идем. Шунда килде. “Барысы өчен дә гафу ит, әйт, мин синең өчен нәрсә эшли алам?” - диде. “Вованы кире кайтар”, - дидем. “Булдыра алмыйм”, - диде. “Алай булгач, син миңа берничек тә ярдәм итә алмыйсың”, - дидем.


“Ашыгыч ярдәм чакыртырга телефон сүнгән иде”


Кан эчендә яткан Вованы Байсар авылы егетләре табып ала. Дөресрәге, һавадан очып төшкән машинаны күрүгә, һәлакәт урынына чаба алар. Бу вакытта инде Айвар китеп өлгергән була, ә Вованың гомере кыл өстендә: бер сүз дә әйтә алмый, бары тик ыңгыраша гына.


Айвар нишләп дустын үләргә калдырып киткән соң?


–Ашыгыч ярдәм чакыртыр өчен телефоным сүнгән иде, –диде ул.–Ә менә нигә Вова телефоныннан шалтыратмаган, билгесез! “Нигә юлда машина туктатып, ярдәм сорамадың?” - дип тә еладым. “Бер-ике машина туктаттым, “Исерекләрне төяп йөрмибез” дип кырт кистеләр ди. Әмма мин моңа ышанмыйм. Авария булганны күргән кеше шуның кадәр кансыз булмыйдыр, – дип елый Ландыш.


“Вованы күргәндәй булам”


Ландыш кызының сабый күңелен яраламас өчен, “Әтиең эштә” дип кенә әйтергә мәҗбүр булган. Әмма бар дөреслекне ул балалар бакчасыннан үзе ишетеп кайткан. “Минем әтием машина белән бәрелеп үлгән икән”, - дигән ул әнисен шаккатырып. Әлеге авыр хәбәрне ялгыш кына ишетеп алгач, дус кызы белән кочаклашып елаган Света. Шулай итеп, әнисенең “Күзем авыртканга елыйм” дигән сылтавы урынсызга әйләнгән.


–Без әтиеңне күрмәсәк тә, ул безне күрә, – дип юатырга мәҗбүрмен. Мин Светаның күзенә карау белән Вованы күргәндәй булам, алар бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган”, – ди Ландыш.


Кызчыкны ятим иткән Айвар Тутаевка суд бер айдан булачак. 


–Үз кызым гомере буе әтисез, ятим үсәчәк. Айварны төрмәгә утыртып, мин аның ике баласын да әтисез итәсем килми. Аны рәшәткә артына ябып кына мин Вованы кире кайтара алмыйм, – ди Ландыш.


Вованың якыннарының, Ландышның, кызы Светаның авыр кайгысын уртаклашабыз. Салмыш килеш теге яки бу гамәлне кылганчы, өйдә көтеп торучы якыннарыбыз хакында онытмасак иде!

чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар