Логотип
Язмыш

2017 ел хәвефләре: бөтен республиканы тетрәндергән 10 фаҗига

2017 ел халык хәтерендә хәвефле, тынгысыз булып калыр, мөгаен. Intertat электрон газетасы, хәтер һәм гыйбрәт өчен, елның фаҗигале вакыйгаларын барлый.

Давыл

Май аенда Арча районы Кәче авылында яшәүче “халык синоптигы” Рәсим абый Солтанов: “Матур җәй көтмәгез, авыр ел килә. Юрарга да ярамый, әмма бер-ике хәвеф күренә”, - дигән иде. Юраганы юш килде. 

Давылның беренче дулкыны Лениногорск, Нурлат, Чирмешән якларына эләкте. Биш сум акча, урыны-урыны белән йодрык кадәрле боз яву гына түгел, агачларны төбе-тамыры белән йолкып атып, машиналарны әйләндереп каплады, йорт түбәләрен әллә кайларга алып очырды ул.

Чирмешән районының Югары Чагадай авылында яшәүче Вилсур Гафуров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына давылның хәтта өй эчендә дә булуын әйткән иде.

– Бу гарасат яшәргә урын калдырмады. 3 минут эчендә узган давыл йорт-җирсез итте. Өйнең түбәсе дә, тәрәзәләр дә – берни юк. Дүрт стена гына утырып калды. Сарайның да түбәсе юк. Бакчаны су басты, яшелчәләрне юды. Профнастилдан эшләнгән коймаларны да бөтереп алып киткән. Мондый хәлдән соң яшәргә дә куркыта. Эштән кайткан гына идем. Өермә өй эчендә дә әйләнеп йөрде. Балаларны кочаклап бер бүлмәгә кереп утырдым. Бик хәтәр куркыныч булды. Килгән зыянны санарга башым да эшләми. Миллионнар инде анда. Аны түгел, бүген кая кунарга дип баш ватабыз. Туганнарга сыенырбыз инде, – дигән иде ул.

Әлеге хәлләрдән соң бер ай узгач, 3 июль көнне Питрәч районына да килеп җитте давыл. Төгәлрәк әйткәндә, аның Шәле һәм Тугаш авылларына. Бер полоса давыл Шәле авылының 7 урамыннан 10 йортны, ә ике урамлы Тугаш авылында 15 йортны сафтан чыгарды.

Тугаш авылы халкы аеруча да зыян күргән иде. Биредә яңа төзелеп кенә беткән йортлар түбәсез калган, өйнең икенче катлары каты белән урам уртасында ятуын күреп кайткан идек.

Ак Актанышка кара тап

Актаныш районы хакимияте дә бу җәйдә ярыйсы гына чәйнәлде. Барысына да Аппарат Советы җитәкчесе шоферы Айвар Тутаев “гаепле”. Ул 12 июнь көнне Хендай Соната” эш машинасын урлап алып чыга һәм дусты белән йөреп кайтырга уйлый. Нәтиҗәдә, алар төнге 2ләр тирәсендә, тизлекне арттыру сәбәпле, Актаныш–Мөслим трассасының 25нче чакрымында, Аккүз авылы борылышында юл читенә “оча”. Шофер фаҗига урынын ташлап китә, ә салонда үлем белән көрәшкән дустын очраклы рәвештә узып баручылар күреп ала. Әмма егетне коткарып калып булмый, ул хастахәнәдә җан бирә.

 

“Интертат” хәбәрчесе мәрхүм Владимир Холкинның хатыны Ландыш белән элемтәгә кергән иде.

Ул: “Үз кызым гомере буе әтисез, ятим үсәчәк. Айварны төрмәгә утыртып, мин аның ике баласын да әтисез итәсем килми. Аны рәшәткә артына ябып кына мин Вованы кире кайтара алмыйм", – дигән иде.

Әмма аның теләге бер нәрсә, суд Тутаевны 4 ел да 1 айга ирегеннән мәхрүм итеп колония-поселениегә җибәрү һәм 3 елга машина йөртү таныклыгын алу хөкемен чыгарды. Ул, РФ ҖКның 264 маддәсенең 4 өлеше (исерек халәттә юл йөрү кагыйдәләрен бозу һәм кеше үлеменә китерү) һәм РФ ҖКның 125 маддәсе (куркыныч янаган хәлдә калдырып китү) нигезендә гаепле дип табылды.

 

Сабантуй урынына - матәм көне

Ураза җәй башына туры килү сәбәпле, Президент карары нигезендә, быел Сабантуй бәйрәмнәре 1, 2 июль көннәренә күчерелде. Әмма халык җыелып күңел ачасы, бәйрәм итәсе урынга республика күгенә кара пәрдә ябылды. 2 июльгә каршы төндә Зәй янында “Самара-Ижау” автобусы юл кырыена төшеп, янды. Нәтиҗәдә, 15 кеше, шуның икесе бала, фаҗигеле төстә вафат булды. Тагын 15 кеше зыян күрде. Әлеге фаҗигагә бәйле рәвештә, Татарстанда матәм көне игълан ителде, район җирлекләрендә Сабантуйлар узмады. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерүчеләр версиясе буенча, автобус шоферы, һава торышы үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча, тизлеген арттырган, дистанция сакламаган һәм каршы як полосадан килүче “МАН” йөк автомобиле белән бәрелешә. 

Автобус йөртүчесе Александр Ижмуков бүген дә тикшерү изоляторында.


Балтач фаҗигасе: хатынын да үтерә, үзенә дә кул сала

Әлеге вәхшиләрчә кылынган җинаять бөтен республиканы тетрәндерде.

Кызларының чыгарылыш кичәсенә барасы урынга, ирле-хатынлы Рәсимә һәм Марсель Төхвәтуллиннар – гүр ияләре булды. 28 июньдә Балтачта 41 яшьлек ир хатынын балта белән чабып үтерә, башын чабып өзә. Аннары үз-үзенә кул сала. Гаиләнең ике баласы калган. Уллары Артем студент, Казанда белем ала, кызлары Айгөл быел мәктәпне тәмамлаган. Әле ничек кенә – алтын медальгә! Чыгарылыш кичәсенә дә кыйбатлы күлмәк сатып алалар. Кара төс килешә дип, кара күлмәк сайлыйлар. Тик, әйтерсең лә, күлмәк бәйрәмгә түгел, ә матәмгә алына...Кара күлмәк Айгөлгә кара хәсрәт китерә.

Бер авылдан ике мәет: Арчадан Айрат белән Илзирә юл һәлакәте корбаннары

17 июль көнне Арча районының Шушмабаш авылы балалары Айрат белән Илзирә кичке сәгать 7ләр тулгач, Казанга юл тота. Әмма Казан-Малмыж юлында, Биектау районының Бөреле совхозы тирәсендә, “Лада приора” белән “Ундүртле” маңгайга-маңгай бәрелешә. “Приора” йөртүчесе һәм “ундүртле”дәге егет белән кыз шундук вафат була.


 

Ике баласын алып мунчага китә һәм кайтмый

27 августта Лениногорск районының Петропавловск авылында бөтен районны тетрәндерерлек фаҗига була. Иренең туган йортына кунакка кайткан 35 яшьлек Надежда Карташкова 9 яшьлек кызы Катяны һәм 5 яшьлек Машаны алып мунчага китә. 

Алар элек тә мунчаны шулай тәмләп, озаклап кергән. Ире Сергей исә кызларны алып чыккач кына керә. Бу юлы да шулай булырга тиеш була. Әмма сәгать ярым вакыт узгач, килен белән оныкларының озак кайтмауларына аптырап, каенанасы мунчага китә. Ишек эчтән бикле була. Иске йозакның биге тотылып кала икән. Ишекне ачып керсә, килене һәм ике оныгының җансыз гәүдәсенә тап була.

Кансызлык: үтереп, тирес астына күмеп куйган 

Октябрь аенда Баулы районының Татар Кандызы авылыннан бер чакрым ераклыкта чери башлаган кеше мәете табыла. 56 яшьлек ирне үтереп, тирес астына күмеп куялар.

Тикшерүчеләр версиясе буенча, зыян күрүче фермада терлекче булып эшләгән. Июнь ахырында ул үзенең җитәкчесен “сожителе” каршында эт итеп сүгә. Билгеле, бу батырлыкка аның салмыш булуы да ярдәм итә. Кимсетелгән ир белән әлеге терлекче арасында низаг чыга. Ул терлекчене үз өендә кыйнау белән тәмамлана. Бары шунысы гына билгеле: үлгән адәм Башкортстанның Туймазы районыннан килгән булган.

 

Телдән төшмәс Татфондбанк яки Роберт Мусинның кулга алынуы

Узган ел ахырында башланган “Татфондбанк” шаукымы быел да дәвам итте. Нәтиҗәдә, "Татфондбанк" җәмгыятенең элекке идарә рәисе Роберт Мусин кулга алынды. Ул "аеруча зур күләмдә акча үзләштерүдә"гаепләнә. Тикшерүчеләр фаразынча, "Татфондбанк" җитәкчеләре, кредит алу һәм аны үз максатларында куллану ниятеннән, 2016 елның августында РФ Үзәк банкына ялган документлар тапшырган. Алар "Татфонбанк"ның табышлы активлары булуы хакында ышандырып, 3 миллиард сумнан артык кредит алган һәм ул акчаларны үз фирмаларына күчергәннәр.

"Аеруча зур күләмдә акча үзләштерү" маддәсе буенча биш кеше кулга алынды. Алар: "Татфондбанк"ның кыйммәтле кәгазьләр базарындагы актив операцияләр идарәсе җитәкчесе - "ТФБ Финанс" ИК" кыйммәтле кәгазьләр базарында клиент операцияләре үткәрү идарәсе җитәкчесе Рөстәм Тимербаев,"ТФБ Финанс" ИК" актив операцияләр идарәсе җитәкчесе Илнур Абдульманов, "ТФБ Финанс”ИК" директоры Тимур Вальшин, "Татфондбанк" идарәсе рәисе урынбасары Вадим Мерзляков һәм "Татфондбанк"ның элекке идарәсе рәисе урынбасары Сергей Мещанов. Алар барысы да "ТФБ Финанс" инвестиция компаниясеннән 90 миллион сум акча урлауда гаепләнәләр. Каза күрүчеләр - йөздән артык клиент.

«Атылган йолдыз”: “Казан егетләре”нең экс-солисты кулга алынды

“Казан егетләре” төркеме оешкан 90 еллар ахырыннан алып, 2010 елга кадәр әлеге составта җырлаган Азат Адиев 19 елга каты режимлы колониягә озатылды. 

Ул Россиядә тыелган “Хизб-ут Тахрир” террорлык оешмасы әгъзасы дип табылды. Әйтергә кирәк, Азат инде дүрт ел сак астында торды. Декабрьнең беренче шимбәсендә исә, аңа һәм тагын 7 кешегә карата суд карары чыкты. Азат тумышы белән Аксубай районының Яңа Ибрай авылыннан. Өйләнгән, дүрт баласы бар.

Кызны харап иткән кабәхәт

Елның соңгы шомлы вакыйгасы булып, 11 декабрьдә 29 яшьлек Гадел Шәрәфиевның икенче сыйныф укучысын көчләвен әйтеп узарга кирәк. Авиатөзелеш районында булган әлеге хәл бөтен республиканы “уятты”. Үзен Марсель дип таныштырган егет 8 яшьлек кызның мәктәптән чыкканын көтеп торып, каршылык күрсәтә, үтерү белән яный. Шул рәвешле ул аны Побежимов урамындагы бер йортның чормасына алып менеп көчли. Аннан соң әле аны озатып куюдан да тайчанмый. Бары тик кызның каршы алырга чыккан әнисен күргәч кенә кача. Кыз исә булган хәлләр турында әнисенә өйгә кергәч кенә сөйли.

Икенче көнне Ибраһимов урамындагы бер йорт подъездында Шәрәфиевның эзенә төштеләр. Аны шапкасындагы ак бөркет сурәте “сата”. Чөнки аны җәберләнгән кыз да хәтерендә калдыра, күзәтү камераларына да эләгә.

Шәрәфиев 11 февральгә кадәр сак астына алынды.

Әйтергә кирәк, оператив хезмәткәрләр, алдагы көнне «кечкенә кыз балаларны яратучы» тагын бер ир-атны кулга алалар. 22 яшьлек егет, 10 яшьлек кызга карта җенси көч куллануда шикләнелә. Әлеге хәл шул ук Авиатөзелеш районында, Шәрәфиев сигез яшьлек кызны көчләгән көннең алдагысында килеп чыккан. 
 

Киләсе ел безгә бары тик шатлыклы хәбәрләр генә алып килсен иде!

чыганак: http://intertat.tatar/society/2017-el-kh-vefl-re-b-ten-respublikany-tetr-nderg-n-10-fa-iga/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар