Логотип
Белгеч киңәше

Полиартритның сәбәпләре

язмасындагы язмышка ҖАВАП  http://syuyumbike.ru/yashaesh/sudby/?id=3046

Бу – бик сәер чир. Аңа тиз генә диагноз кую да мөмкин түгел. Чөнки пациент: «Бөтен җирем сызлый», – дип зарлана. Ныклап сораштыра, медицина тикшеренүләре үткәрә башлагач кына аңлашыла: авыруның буыннары сызлый икән ләбаса. Аның бөтен тәне сызлый: кулы, аягы, тез башлары, муенның умыртка ара буыннары... Кеше шешенеп китә, хәрәкәтләнү авырая, температура күтәрелә. Авыруларның күбесендә тиз ару, хәлсезлек, аппетит бетү, ябыгу галәмәтләре күренә.

Полиартритның сәбәпләре күптөрле. Шуңа да аның билгеләрен дөрес ачыкларга кирәк. Бүген моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Дөрес һәм төгәл диагноз куелды исә, чирне дәвалау зур проблемалар тудырмый. Бигрәк тә, табибка вакытында мөрәҗәгать иткәндә. Мисалга, чирнең әле башлангыч кына чорында без авыруларны гормональ булмаган препаратлар белән дәвалыйбыз. Мәгълүм ки, һәр дару бер җирне дәвалый, икенчесен агулый. Организмда лейкоцитлар үзгәрергә, ашказаны авырта башларга мөмкин. Хәзерге яңа препаратлар шушы кимчелекләрне истә тотып эшләнгән дә инде.

Әгәр дә кеше ябыга башласа, гормоннар бирәбез. Мондый очракта преднизолон бик булыша. Моның ише дарулар ялкынсынуга каршы кулланыла. Чирнең төрле стадиясендә артритка каршы төп препаратлар тәкъдим ителә. Аларның күбесе ялкынсынуны баса. Авыру үзен яхшы хис итә башлый. Соңгы вакытта кулланыла башлаган биологик препаратлар чирне туктатуга юнәлтелгән иң үтемле чараларның берсе санала. Әмма чир тулысынча дәвалауга бирешми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар