Бу 8 киемне көн саен кияргә ярамый. Аларны гел кию хәтта куркыныч!

Хатын-кызның гел матур күренәсе килә. Һәр яшьтә! Теләсә кайсы фасылда! Һәм ул матур күренергә тырыша да! Тик, кызганыч, тирә-юньдәгеләргә матур күренәм дип, ул кайчак үзенең сәламәтлеге турында онытып җибәрә. Бигрәк тә бу ялгышны ул яшь вакытта ясый. Кайбер адымнарның ахыры ни белән бетәсен уйламаган чакта. Аннан бер көн килеп үкенә дә... Тик... терсәк якын булса да, тешләп булмый шул инде.
Хатын-кызның сәламәтлегенә зыян сала торган киемнәр менә алар:
* Биек үкчәле аяк киеме
«Аягым авырта», «умыртка баганасы сызлауга түзә алмыйм» дип беркөн табибка барсагыз, аның: «Мөгаен, гел биек үкчәле аяк киеменнән йөрергә яраткансыз», – дип әйтүенә әзер булыгыз. Буыннар сызлавы, умыртка баганасында бүсер булу кебек шактый катлаулы чирләрнең сәбәбе шушы булырга мөмкин.
Биек үкчәле туфлиләрне бөтенләй кимәскә дигән сүз түгел бу, әлбәттә. Кияргә ярый. Аерым очракларда хәтта кирәк тә! Әмма чамасын белеп!
* Тигез табанлы аяк киеме
Биек үкчәләр генә аякка зыян сала дип уйласагыз, ялгышасыз – тигез табанлы аяк киемен гел кию дә шактый проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Ир-атларныкы кебек ботинка кияргә яратасыз икән, моның нәтиҗәсе буыннар сызлавы булып килеп чыгу ихтималын онытмагыз. Бөтен нәрсәдәге кебек монда да алтын урталык кирәк. Үзегезне башка төрле аяк киеменнән күрергә теләмәсәгез дә, кайчакларда аз гына үкчәсе булган аяк киеменнән дә йөргәләгез.
* Авыр сумка
Хатын-кызга авыр күтәрергә ярамый дигән сүзне еш ишетәбез. Әмма теләсәк-теләмәсәк тә, кайчак күтәрергә туры килә шул.
Иңбашына аскан авыр сумка гәүдә торышын боза, ардырта һәм, гомумән, читтән караганда бер дә матур күренми. Сумка белән гел авыр әйбер ташырга мәҗбүрсез икән, һичьюгы иңбашына аса торган ул зур авыр сумканы быелгы сезонда модада булган рюкзак белән алыштырыгыз.
* Джинса-скинни
Хатын-кыз өчен иң зыянлы кием шушы! Хәзер бик модада булган skinny моделен бик яратсагыз да, аңардан баш тарту хәерлерәк булыр. Гел мондый джинсалардан йөрисез икән, тән кызару, эч күбү һәм кече оча сөяге органнарындагы веналарда кан йөреше бозылуга әзер бул.
Яшүсмер чорда бик тар чалбар кию оча сөягенең тараюына һәм кысырлыкка китерергә мөмкин. Эштә көне буе утырып эшлисез икән, тыгыз тукымалы джинса чалбар кан әйләнешен бозарга мөмкин.
* Стринглар
Сексуаль стринглар – бүгенге заманның афәте инде ул. Мондый трусиклар яшь кыз баланың тәнен суыктан берничек тә сакламый. Шул ук вакытта алар тар булгач, гел касыкка ышкылып йөриләр. Галимнәр бу ышкылу аркасында ялкынсыну барлыкка килергә, бактерияләр таралырга, хатын-кыз авырулары килеп чыгарга мөмкин икәнен исбатлап күрсәттеләр инде.
Синтетик материаллардан тегелгән трусилар да зыян гына сала. Алар җылыны чыгармый, шуның аркасында касык тирләргә, пешегергә һәм гөмбәле инфекцияләр таралырга мөмкин.
* Кысып тора торган эчке киемнәр
Ябык күренер өчен кысып тора торган эчке киемнәр кияргә яратучыларга да сак булырга кирәк. Хатын-кыз гардеробындагы мондый эчке киемнәр ашкайнату системасында тайпылышлар китереп чыгарырга, кече оча сөяге тирәсендә кан әйләнешен бозарга мөмкин. Сезгә мондый проблемалар кирәкмидер бит?
* Бик кысрык колготкалар
Кайчак яңа колготки кигәч, аның бераздан эчне кыса башлаганын сизгәнегез бармы? Андый чакта, тизрәк эш көне бетсен иде дә, өйгә кайтып бу колготкиларны саласы иде дип кенә уйлыйсың. Колготкиның кысканын тоясыз икән, ничек тә аны салу, алыштыру җаен карагыз – эчке органнарны шулкадәр озак вакыт кысып торуның һич кирәге юк.
* Сыйфатсыз бижутерия
Арзанлы дип беркайчан да сыйфатсыз бижутериягә кызыкмагыз. Күп вакыт нәкъ менә сыйфатсыз бижутерия көчле аллергиягә сәбәпче була да. Тәнгә тиеп тора торган бижутерия сайлаганда билгеле маркаларга тукталсаң хәерлерәк. Әйе, кыйммәтлерәк, аның каравы ышанычлы.
Матур киенергә яратучыларны, әлбәттә, берни туктатмый. Әмма бу киемнәрне көн саен кимәгез дигән киңәшкә булса да колак салырга мөмкин бит?!
фото: https://pixabay.com
фото: https://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Нәфес коллары (хикәя)
Соңгы комментарийлар
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.