Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Җырчы Вафирә Гыйззәтуллина тормышыннан кызыклы 15 факт

1946 елның 13 февралендә Менделеевск районы Камай авылында туа.

1. 1946 елның 13 февралендә Менделеевск районы Камай авылында туа.

2. 8 нче  класстан соң Алабуга мәдәни-агарту училищесының китапханәчеләр әзерли торган бүлегенә укырга керә, туган авылында китапханәче булып эшли.

3. 1965 елда Казан музыка училищесын, 1974 елда Казан консерваториясенең вокал бүлеген тәмамлый.

4. Вафирә Гыйззәтуллина – Яшьләрнең һәм студентларның 1978 елда Гаванада узган Бөтендөнья фестивале делегаты.

5. Каракалпакстанда халык җырчысы исемен биреп кенә калмыйлар, Гыйззәтуллинага әлеге республиканың мәдәният министры булырга тәкъдим итәләр хәтта. 

6. «Ай былбылым», «Ком бураны", «Аккошлар", "Туй җыры", «Күңелдә ике яз», «Бәхет», «Бондюг кызы Зиләйлүк» – Вафирә Гыйззәтуллина репертуары җырлары.

7. АКШ, Австрия, Германия, Кубада концертлар белән чыгышлар ясый.

8. Татарстан мөстәкыйльлеген даулап, рельсларга яткан көрәшче җырчы.

9. 1994 елда Чечняга гаскәр кертүгә каршы чыгып, Россиянең атказанган җырчысы исеменнән баш тарта, кенәгәсен яндыра.

10. Җырчыга авылдашлары 55 яшенә «Ока» машинасы бүләк итә.

11. 2001 елның 17 сентябрендә шул «Ока»да Камайга концерт куярга кайтканда юл һәлакәтенә очрап вафат була.

12. Казанның Вахитов районында урнашкан 26 нчы балалар музыка мәктәбе Вафирә Гыйззәтуллина исемен йөртә.

13. Җырчының кызы Камилә әнисе исемен йөрткән мәктәптә укыта.

14. Вафирә Гыйззәтуллина яшәгән Татарстан урамындагы 7 нче йорт фасадына шушы арада җырчының исемен мәңгеләштерүче мемориаль такта эленәчәк.

15. Вафирә Гыйззәтуллина җырлавын сандугач тавышына, чишмәләр чылтыравына тиңлиләр.

Җырчы турында кызы Камилә истәлекләре: http://syuyumbike.ru/news/sudby/ber-yavarmyn-kk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар