Бер явармын күк

Юатма
Ренат Харис шигыре
Резеда Ахиярова музыкасы
Бүген көчле яңгыр булыр
сыман –
Тик торганда күздән яшь килә.
Болытларны узып
явармын күк,
Назлы итеп ялгыш дәш кенә.
Бер рәнҗеттең икән –
юатма да!
Болытка бир явып эрергә.
Аяз чакта гына йөрәгемә
Назлы сүзләр балкып керерләр.
Кушымта:
Кырыслыкка тарта бүген
күңел,
Изрәүдән кача горурлык.
Горурлыгын сакламаса кеше,
Язмышында куя борылып.
Мин әниемне төрлечә күз алдыма китереп карыйм. Менә ул концертында җырлый: «Минем белән бергә бәхетем туган, өлешемә тигән көмешем...» Аның яраткан җыры «Бәхет»! Әнгам Атнабаев шигыренә Алмаз Монасыйпов язган! Инструменталь ансамбленә дә «Бәхет» исемен куйды әни. «Җиңел килгән бәхет – бәхет түгел, эзләп тапкан бәхет кадерле» – җырдагы бу юллар инде әнинең шигаренә әйләнгән иде. Яки менә ул репетициядә. Инде ничәнче тапкыр кабатлый бу җырны: «Бөтен нәрсә сине хәтерләтә, бөтен нәрсә сине уйлата...» Мин үземчә кушылган булам: «Нишләтергә, дуслар, нишләтергә йөрәктәге ачы сагышны?..» Калейдоскоптагы кебек, җырлар әйләнә. Алар – телефонымда, аудиоязмаларда, үзем укыта торган Вафирә Гыйззәтуллина исемендәге 26 нчы музыка мәктәбе укучылары җырларында... «Керфегеңә тамармын мин», «Аккошлар», «Күңелдә ике яз», «Туй җыры», «Минем таныш өянкеләр», «Китмим әле яшьлегемнән»... Күп алар, күп. Соңгы арада, исем-акылым китеп, әнинең хатларын, көндәлекләрен укып утырам. Ул төннәр буе язып утыра иде бит. Үзе язган җырлар күпме!.. Вакыйгалар, кино кадрлары кебек, хәтеремдә ялтырап-ялтырап кабына. Туган авылы Камайга кайтуларыбыз... Кичә-концертларга баруларыбыз... Ул бик матур киенә иде. Беркайчан да ачык күлмәкләрдән йөрмәде. Чәчләре турыга ачылып, арттан җыеп куелган, түгәрәк алкалары бик тә килешле. Елмайганда бит очлары чокыраеп китә. Шундый чибәр үзе! Кызыл, ак, сары концерт күлмәкләре әле дә бөтен фасоннары белән күз алдымда... Мин бәби табу йортында Камил белән озак яттым, әни көненә икешәр мәртәбә яныма килә иде... Безнең өйдә Сибгат абый Хәким, Заһит ага Хәбибуллин, Фасил абый Әхмәтләр еш була. Җыр, шигърият, әдәбият турында сөйләшүләр, бәхәсләр тынып тормый... Рөстәм абый Яхин белән бер йортта, күрше подъездларда яшибез. Берчак Рөстәм абый әнигә шалтырата: «Вафирә, мине бикләп киткәннәр. Аска төш, нотаны балконнан ыргытам», – ди. «Нигә соң йөрәк шулай ярсулы?» дигән романс иде ул. Рөстәм абыйның соңгы җыры булган... Язмаларда да шул – горур, тәвәккәл, туры сүзле, ачык йөзле, гаделлек өчен җан аткан, кешеләргә гел ярдәм итәргә ашыккан, халкым, милләтем дип өзгәләнгән, гомер буе дөреслек эзләп йөргән, татар җыр-моңына сусаган халык янына концертлар белән чыгып киткән Вафирә Гыйззәтуллина, минем әни ярылып ята. Вафирә исеменең мәгънәсе дә киң күңелле дигәнне аңлата бит! Аңа рәхмәт әйтеп, Болгария, Төркия, Америкалардан хатлар килә. Концертларында елап утырган апаларны күргәнем бар – йөрәкләренә үтәрлек итеп җырлый иде ул.
Һәр җырын тавышы, йөз чалымнары, хәрәкәтләре белән хәтерлим.
Менә «Юатма» җыры. Юк, ул җыр түгел, романс. Шунысы да бар, аны Ренат Харис белән Резеда Ахиярова әни өчен махсус язганнар.
Бүгенгедәй күз алдымда: әни зал бүлмәсенең уртасына ук барып басты да, үзен сәхнәдә кебек хис итеп, ярсып-хисләнеп, ниндидер театраль образга кереп, тирән кичереш белән җырлый башлады. Кинәт борылып, кулы белән «тамаша залына», «берәүгә» ишарә ясап: «Бер рәнҗеттең икән – юатма да!» – дип, үпкә сүзләрен әйтте дә тагын талгын ноталарга күчте. Мин, 15 яшьлек кыз, аңа пианинода уйнап утырдым. Әүхәдиев исемендәге музыка училищесында укып йөргән чакларым иде ул. Бу романсны икәүләп ике тавышка да җырлап караганыбыз булды. «Бу – минем җыр! Миңа туры килә!» – дигән иде әни. Ул чакта мин башкачарак кабул иттем: «Әни көзне ярата. Бу җыр да – көзге. Моңсулык, яңгырлар, күз яшьләре...» Хәзер аны үзем дә еш җырлыйм.
Җыр язылу турында Резеда Ахиярова үзе болай сөйләгән иде:
– Бу җыр 1983 елда язылды. Ренат Харис белән бергә иҗат иткән иң беренче җырыбыз ул. Вафирә Гыйззәтуллинаны күздә тотып, махсус аның өчен яздык. Аның тавыш тембры, сәхнәдә үз-үзен тотышы, башкару манерасы, тирән кичерешләрне оста итеп бирә белүе мине гел сокландыра иде. Минем әле яңа гына җырлар яза башлаган чак. Вафирәне якыннан белмим дә әле. Ләкин минем өчен ул идеалдагы татар хатын-кызы булып тоела. Озын буйлы, матур гәүдәле, зәвыклы итеп киенә, ягымлы... Бүгенгедәй күз алдымда: Ренат абыйның шигырен һәм нота кәгазьләремне күтәреп, филармониягә, Вафирә Гыйззәтуллина янына чыгып йөгердем. Ошатырмы? Ничек кабул итәр? Үзен күрүгә, бөтен икеле-микеле уйларым юкка чыкты. Ошатты җырыбызны Вафирә. «Нәкъ минем күңелдәгене ачып салгансыз! Каян белдегез?» – ди. Хәтерлим, кышкы салкын көн иде. Актерлар йортында Ренат Харисның иҗат кичәсе бара. Шунда беренче тапкыр Вафирә Гыйззәтуллина «Юатма»ны җырлады. Мин фортепианода уйныйм, үзем дулкынланам. Җырчының лирик сопраносы бар дөньяны сихерли сыман.
Аннары без романсны радиога барып яздырдык. Вафирә Рөстәм Үтәй җитәкчелегендәге уен кораллары ансамбле белән дә җырлады аны. «Юатма»ны төрле авылларда, шәһәрләрдә яңгыратты. Иҗади дуслык шушы җырдан башланды...
Резеда Ахияровадан соң Ренат Харис фикерен дә ишетәсем килде. Ул әниемне зур шәхес, чорыбызның күренекле эстрада җырчысы дип атады: «Резеда Вафирә тормышындагы берәр вакыйгадан хәбәрдар булгандыр, бәлки? Миңа никтер шулай тоелды. Шул дулкында җыр тексты туды.... Соңыннан Вафирә рәхмәт әйтте. Җаныма туры килә торган җыр язгансыз диде».
...Менә шундый бер истәлек. Бу романс, әлбәттә, сирәгрәк яңгырый. Ләкин ул миңа бик кадерле. Мин аны тыңлаганда, әнием кичергәннәрне, аның язмышындагы борылышларны, күзләреннән яшь китерерлек эчке киеренкелекне, көчле хатын-кыз холкы белән янәшә менә явам, менә түгеләм дип торган мөлдерәмә күңелен тойгандай булам.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 10:21Без имениБик зур рэхмэт сезгэ, эйбэтлэп анлаткансыз. Хэзер сезнен рецепт буенча камыр куям эле.Төче камыр рецепты
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.