Логотип
Сәхнә һәм язмыш

РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Әюпов турында кызыклы фактлар

1. Наил Әюпов Мөслим районы Түреш авылында 1936 елның 13 гыйнварында туа...

РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Әюпов турында кызыклы фактлар 

 

1. Наил Әюпов Мөслим районы Түреш авылында 1936 елның 13 гыйнварында туа. 

2. Түреш инеше, Куш чишмәләр, Кала, Вәли таулары, гүзәл табигать бу авылда туганнарга иҗат илһамы биргән. Г. Камал театрының күренекле артисты Наил Әюпов, шагыйрьләр Харрас Әюпов, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Ләбиб Лерон – Түреш егетләре. 

3. Наил Әюпов Күбәк урта мәктәбен тәмамлагач, 1954 елда Әлмәт районы Мактама бораулау конторасында эшче-бораулаучы булып хезмәт юлын башлый. 

4. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, 1959 елда Казанга килеп, 12 нче техник училищега укырга керә. Шул чорда драма түгәрәгенә йөри. 

5. Матур тавышлы, шаян телле, бөдрә чәчле Наил 1962 елда Казан театр училищесында укый башлый, студент елларында ук Г. Камал театры сәхнәсендә уйный. 

6. Наил Әюпов театрга кадәр үк спорт мастеры була. 

7. Иркен тавышлы җырчы буларак, музыкаль спектакльләрдә төп рольләрне башкара. Тамашачы аны «Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар», «Миркәй белән Айсылу», «Күк капусы ачылса», «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакльләрендә алкышлап кабул итә. 

8. Наил Әюпов «Зәңгәр шәл»дә Булат ролен 18 ел дәвамында уйный, ә «Сүнгән йолдызлар»да Исмәгыйль ролен 20 елга якын башкара. 

9. Наил Әюпов – Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең яшьлек дусты. Минтимер булачак хатыны Сәкинәне ак пароходка утыртып, ерак-еракларга – туган ягына алып китәр алдыннан, кызның әнисе пристаньда: «И бала! Ничекләр яшәрсең анда?!» – дип, яшьләрен сөртә башлый. Минтимернең дусты, гап-гади авыл егете, соңрак атаклы артист булып китәчәк Наил Әюпов: «Апа, еламагыз, кызыгыз бик бәхетле яшәячәк!.. Минтимер ярата бит аны...», – дип юата. 

11. «Туры сүзле, тормышта ныклы позициясе булу белән аерылып тора», – дип бәяли аны Минтимер Шәймиев. 

       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар