Рәфинә Ганиуллина: “Әни үзе дә үксеп еларга тотынды”

Реклама

Популяр җырчы Рәфинә Ганиуллина балачак хатирәләре белән уртаклашты.

– Без, биш бертуган кыз, яшь араларыбыз якын, шуңа күрә олыбыз-кечебез юк диярлек. Əни безгә мәктәптән кайтышка өйдә эшлисе эшләрнең исемлеген язып куя иде дә, үзе районга эшләр белән чыгып китә иде. Əлбәттә әни әйләнеп кайтканчы, без бу пунктларны ялт итеп үтәргә тиеш! Тиеш, ләкин ул көнне без телевизор карап, бер-беребезгә салынып, өйнең астын өскә китереп, вакытның узганын сизми дә калганбыз... Əни кайтты. Өй җыештырылмаган, дәресләр әзерләнмәгән, сарыклар, кош-корт каралмаган, кыскасы әнинең ачуы кабарды.  

Безгә күчтәнәчкә дип алган бананнарны сарыкларга ашатам дип өйдән чыгып китте. Аннары йөгереп керде дә уклау таягын тотып безгә таба килә башлады. Безгә бик оят иде, куркудан елый башладык. Əни тиз арада үзен кулга алды, ләкин теге ачуын чыгарып бетерәсе итте.  Уклау белән бусаганы төя башлады... һәм шул уклавы белән ялгыш кына сул як күзенә китереп тә сукты.. Гаҗизлектән, үзе дә үксеп еларга тотынды.. Шундый авыр мизгел иде бу, гафу үтенеп әнине юатасы, кочаклыйсы килә, әмма әни бик горур!!! Без шыпырт кына ярты сәгать эчендә, бөтен эшләрне эшләп аттык, ул арада әни дә суынып өлгерде. Шуннан соң без бергәләп утырып чәйләр эчтек, теге бананнарны да үзебез ашадык, дуслаштык.  

Икенче көнне әнинең күзе кара көйгән иде. Күргән бер кеше: «Ирең дә юк бит инде, Зөлфия, “фингал”ны кем куйды?» – дип сорап аптыратканнар. «Печәнлектән егылып төшеп сәнәк башына төртелдем!» – дип алдаган инде ул, бик авырлык белән булса да.  

Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 23 гыйнвар 2020 - 02:01
    Без имени
    И бигрэк чибэр,матур кызлар инде сез,сезгэ карап сокланып туя алмыйм,сезнен эниегездэн дэ бэхетле кеше юктыр хэзерге вакытта,кызлар барыгыз да кияудэме сез,эллэ берегез Рэфинэ генэме,киявегез дэ бик чибэр.Сезнен курше авылдан булуыгыз белэн горурланам,без Шушмабаш авылында ике ел укыдык.Унгышлар,бэхетлэр сезгэ.
Хәзер укыйлар
  • 6474
    8
    202
  • ТУГАН ЙОРТ БУСАГАСЫ  Җиңел велосипедының бер як мөгезенә аскан авыр сумкасын йорттан-йортка йөри-йөри бушатып бетергәч, Гүзәлия өенә табан атлады. Замана үзгәрү белән, кеше белән кеше арасындагы элемтә чаралары арта бара...
    7207
    7
    163
  • 7309
    5
    122
  • Бәхет шәүләсе ​​​​​​​Тиранның төрлесе була. Кул күтәреп, җәберләп кенә торучыны түгел, кешене рухи яктан басып, иреген чикләп яшәүчеләргә карата да әйтелә ул. Карап торышка менә дигән ир, кайгыртучан әти дип уйларлык кешеләр дә гаиләдә тиран булып чыгарга мөмкин.
    7203
    6
    109
  • Кардагы эзләргә ни булыр?!  Урамда кар-буран уйный. Әллә быелның беренче бураны инде?! Юл кырыйларында кар эскерте өелеп тормаганга шулай тоеламы соң, әллә яуганы да эреп бетә баргангамы. Һәр яуган кар, сукмакларны тутырып бөтерелгән буран бу кышның беренчесе сыман... 
    5938
    0
    92
Соңгы комментарийлар
  • 23 гыйнвар 2020 - 02:01
    Без имени
    Аерылып кая барам инде дилэр кубесе.Теге доньяга китэсен килмэсэ,жаен табасын.Урыны табылыр,лэкин сон булыр.Шуларны уйласыннар иде Кэусэриялэр.....
    Кертмәделәр — яхшы иттеләр
  • 23 гыйнвар 2020 - 02:01
    Без имени
    Ярый вакытында анлашканнар.Алмаз,бары житэр диеп яшэр иде.Э Альбина икенче торле,житеш тормышта яшэргэ уйлый.Барыбер тормышлары булмас иде.
    Картага юратсаң...
  • 23 гыйнвар 2020 - 02:01
    Без имени
    Барда яхшы бетми инде ул.. Гулиранын узгэруе шикле...
    «Китмә!» (6)
  • 23 гыйнвар 2020 - 02:01
    Без имени
    Кино нигэ тошермилэр икэн диеп язганнар.Эх ул татарча киноларны рэхэтлэнеп карыйм.Эзлэр генэ.Бик кыйбатка тошэдер шул кинолар.
    «Китмә!» (6)
  • 23 гыйнвар 2020 - 02:01
    Без имени
    Ата анасы шундый тэрбия биргэн инде.Бер танышым кияугэ чыгам дигэч, шулай ук каршы килделэр.Син бит врач,егет гади эшче диеп,авылда калмыйсын диделэр.Кырыкта гына чыкты кияугэ,аерылышкан олы яшьтэге иргэ.Балалары юк. Ун еллап торалар.Яшедэ илледэ инде.
    Гаиләме, карьерамы? 
Соңгы комментарийлар (блоглар)
  • 23 гыйнвар 2020 - 02:01
    Без имени
    Минтимерне Сәкинәсез күз алдына китереп буламы инде? Әллә нинди ахмак гайбәт тараталар кайчак!
    Минтимер Шәймиев өйләнгәнме, әллә юкмы?
  • 23 гыйнвар 2020 - 02:01
    Без имени
    Мина да бик куп жибэрделэр бу хэбэрне. Мин ышанмадым. Бу ханымны таный идем. Барысына да зинхар таратмагыз, дорес тугел дип яздым
    Минтимер Шәймиев өйләнгәнме, әллә юкмы?
  • 23 гыйнвар 2020 - 02:01
    Без имени
    , ялгышкан, абынган баласын туган нигез генә кабул итә, гафу итә, кичерә, терелтә. Кая барып егылсын кеше авыр мизгелендә? Әлбәттә, туган йорт бусагасына. Ата-ана булмаса да, алар калдырган дога-фатихалы туган нигезгә..
    Минтимер Шәймиев өйләнгәнме, әллә юкмы?
  • 23 гыйнвар 2020 - 02:01
    Без имени
    Мин фотодан ул хатынны танвдым бик ошаган икэн дип уйладым. Шэймиев ойлэнгэн бик яхшы дип уйлдым. Хатынын аерып ойлэнмэгэн бит дидем. Рэхмэт сезгэ кызлар!
    Минтимер Шәймиев өйләнгәнме, әллә юкмы?
  • 23 гыйнвар 2020 - 02:01
    Без имени
    Аңламыйм сезне милләттәшләр, Нигә соң әле илнең ихтирамлы агасы гаиләсез яшәргә тиеш? Парын тапсын, калган гомерендә дә бәхетле булсын. дип телик.
    Минтимер Шәймиев өйләнгәнме, әллә юкмы?
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...