"ИНТЕРТАТ" ЖУРНАЛИСТЫ АВЫЛ ДИСКОТЕКАСЫНДА БУЛДЫ: "ТАТАР БАЛАЛАРЫ НУРМИНСКИЙНЫ ТЫҢЛЫЙ ИКӘН"

"Эх, нинди заманнар килде бит!" - дип кайттым мин дискотекадан.

«Альберт Нурминский Апаска килә» дигән сүзне 15 яшьлек күрше кызыннан ишеттем.  И җыенды, и бизәнде инде. 5 гыйнварны бармак бөгеп көтте дисәм дә ялгышмам. Оят булса да әйтим (журналист буларак мин һәр мәдәни һәм әдәби хәрәкәттән хәбәрдар булырга тиеш), Нурминскийның бер генә җырын да белмим икән. Дөресрәге, бер җырын ишеткәнем бар, әмма аны ул башкаруын белми идем.  Ярый, хуш, билгеләнгән көн килеп җитте. Алда әйткән күрше кызы да, тагын әллә ничә мәктәп укучысы төштән соң ук чәчләрен бөдрәләтеп, караңгы төшә башлауга Апаска китте. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк: ара якын түгел, безнең авыл район үзәгеннән 30 чакрым ераклыкта урнашкан.

"Дискотека" сүзенә без дә алдандык, «мәктәп укучылары барган җирдән нигә калырга тиеш әле без?» -  дип, чыгып киттек. Без барганда инде район мәдәният йорты тирәсе эреле-ваклы малай-кызлар белән куерып килә иде. 

"Яшьләр соңрак чыга икән" дигән уйларны эчкә йотып, танцполга узабыз. Сәхнә алдына бал сылап куйганнар диярсең, бар халык шунда. Дежавю: "Пирамида"да Элвин Грей концерт-дискотекасы күз алдыма килде. Кемнәр булган, шулар белә: кызларны келәй белән ябыштырып куйган төсле иде. Ә бит монда егетләр дә бар: малайлар да, егетләр дә.

Менә Альберт Нурминский сәхнәгә чыкты. Теге сәхнә каршындагы яшь буынның аны күрү шатлыгының иге-чиге булмады. Бер ел солдат хезмәтен үтәп, туган өенә кайткан егетләргә дә алай шатланмыйлардыр. Нурминский сәхнәгә чыккач исә этеш-төртеш башланды. Барысы да аны якыннанрак күрергә, бармак очларына булса да кагылырга тели.

Нурминский җырлый башлау белән (җырлыймы, сүзләрне көйгә салып укыймы - бу берәүгә дә мөһим түгел иде) зал тагын да җанланды. Беләсезме, яшьләр аның һәр җырын яттан белә! Беренче рәттә торган кызлар үзләренең белгәнлекләрен укытучыга раслагандай, кычкырып-кычкырып җырлый.

Альберт яшьләрдән кайлардан килүләрен сорады: Апаска якын күрше-тирә авыллар гына түгел, 30-40 чакрымнан килүчеләр дә буа буарлык. Тәтеш районыннан да Нурминскийны күрергә килүчеләр бар иде.

Альбертның программада 10 җыры каралган. Бишесен ул беренче җырлады, калган яртысын икенче бүлектә.

 

 

 

Үз бурычын үтәп, сәхнә артына кереп киткәч, журналист вазыйфамны алга куеп, мин дә аның янына үттем. Анда керү җиңел димәс идем, Нурминскийның фанатлары әле минем итәккә дә тагылып керергә маташты.

Шунысын әйтергә онытып торам икән, алдагы көнне Альберт Буада чыгыш ясаган иде. Үзем анда булмасам да, дискотеканың ничек узуы көн кебек ачык: социаль челтәрләр шуның белән генә тулды. Дусларым арасында да Буага баручылар булды. Алар инде “ай да вай” килделәр.

–       Кичерешләрем шундый шәп. Кичә Буада кеше күбрәк иде, аның каравы, Апаста яшьләр активрак. Бүген җайлырак, рәхәтрәк. Менә карап торам, монда яшь чикләве юк. Минем тыңлаучыларның күбесе 14 яшьтән 18 яшькәчә. Яхшы кабул итәләр, мине яраталар икән. Алгы рәтләрдәгеләргә “везет”. Арттагылар да кул суза, күрешмәкче була. Әмма барысына да буем җитми. Тик ахырдан фотога төшү вакыты булачак. Кичә Буада 200 кеше бар иде, шуның 150се белән фотога төшкәнмендер, билләһи, – диде Нурминский.

Ул шулай дигәч, мин дә Нурминский белән фотога төштем.

 

 

Апаслылылар Альбертның “Ә  мин, ә син, ә без” “105 километр” җырларын кабат-кабат сорады.

–      Без эшли башлаганга бер ел, узган елның гыйнварыннан башладык. Инде ятып калганчы атып калыйк. Бу әле – минем иҗатымның башы гынадыр дип уйлыйм”, – диде Альберт Нурминский “Татар-информ” хәбәрчесенә һәм яшь тыңлаучылары янына ашыкты.

Альберт Нурминский – гади авыл егете. Балтач районыннан. Әмма аны йөзләрчә чакрым ераклыктагы гади авылларда яшәүче кызлар ярата, тыңлый, гашыйк була. Җырлары чыннан да вирус, юкса бүген иртәдән башта шул көй әйләнүен, телгә җыр сүзләре керүен ничек аңлатасың?

Дискотекадан уйланып кайттым. Татар балалары ике сәгатьтән артык рәхәтләнеп татарча җырлады, биеде. Яраткан җырчылары белән татарча аралашты.

Эх, минәйтәм, нинди заманнар килде бит, ә! Безнең дә булды инде ул үсмер чаклар, мәктәп чаклары. Бүлмә диварларына Зөлфәт Зиннуров, “Эссе” төркеме егетләре, Илназ Сафиуллин постерларын ябыштырып, төннәр буе шулар турында уйланып яткан чаклар. “Җавапсыз мәхәббәт” утында көйгән вакытларда шулай берәрсе авылга, һичьюгы район үзәгенә килсә, без шатланмас идекме?

Ә хәзерге яшьләр бәхетле. Алар Нурминскийны уйлап, тыңлап кына калмый, аның үзен якыннан күрү бәхетенә дә ирешә, аңа кушылып җырлый һәм фотога төшә. Яраткан кумирың соңыннан күз дә кысып алса, 14-15 яшьлек яшь җилкенчәккә күп кирәкме соң?

Дискотека кичке сәгать 10га кадәр барды. Чөнки 18 яше тулмаган балаларга озатучылардан башка соңга кадәр йөрергә ярамый. Альберт Нурминский моны әңгәмәбез вакытында да әйтеп узган иде. Кызлар кумирлары белән фотога төшкәч тә, теләр теләмәс аерылды.

Шуны аңладым: район-авыл баласына менә шундый ял кирәк икән!

P.S. Чыннан да, Альберт Нурминскийның тамашачысы - 14 яшьтән 18 яшькәчә. 

чыганак: http://intertat.tatar/shou-biznes-yanalyklary/intertat-zhurnalisty-avyl-diskotekasynda-buldy-tatar-balalary-nurminskiyny-ty-lyy-ik-n/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 30 июль 2021 - 02:09
    Без имени
    Чулпан Шакирова әзерләде түгел, Чулпан Шакирова автор. Әзерләде ул - башка сайттан материалны алып, икенчесенә күчереп куйды дигән сүз, сезнең кебек. Ә Чулпан Шакирова Апаска барды, төнлә дискотекада йөрде, төнлә кайтып язды һәм иртәнгә өлгертте. Ул журналист, әзерләүче түгел. Авторларга хөрмәт йөзеннән, дөрес итеп языгыз.
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    9043
    10
    105
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    9114
    8
    74
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4849
    4
    57
  • Сөеп, сөелеп яшисем килә-2 «Таһирә өстеннән жалу язганнар» дигән хәбәр авылда таралганга да бер айга якын вакыт үтте. Тегеләй дә, болай да дип тикшергәннән соң: «Фактлар ачыкланмады», дигән.
    6075
    2
    26
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан