Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Мәшһүр режиссер Марсель Сәлимҗанов тормышыннан кызыклы фактлар

1934 елны Казанда актерлар гаиләсендә туа. Әтисе Хәким Сәлимҗанов – драма актеры, режиссер, ТАССРның халык артисты, әнисе Галия Нигъмәтуллина – театр актрисасы.

1934 елны Казанда актерлар гаиләсендә туа. Әтисе Хәким Сәлимҗанов – драма актеры, режиссер, ТАССРның халык артисты, әнисе Галия Нигъмәтуллина – театр актрисасы. 

Балачагында Камал һәм Опера театрларында куелган спектакльләрнең берсен дә калдырмый карап барса да, тормышын сәхнә белән бәйләргә хыялланмый ул. Мәктәпне тәмамлагач, КДУның юридик факультетына укырга керә. Тик соңгы курста укыганда, әти-әнисе, дуслары йогынтысы белән, документларын ГИТИСка тапшыра. 1962 елда театр институтын тәмамлап, Казанга кайта. Беренче эш урыны – Рус яшь тамашачы театры. 

«Сәхнәдә тудым һәм үстем», –  дип әйтергә ярата ул. «Мине режиссер иткән өч драматург бар. Аларның берсе – Тинчурин, икенчесе –  Исәнбәт, өченчесе – Миңнуллин». Бу да аның еш кабатлый торган сүзләре. 

Марсель Сәлимҗановның фехтование белән шөгыльләнгәнен, СССР җыелма командасы составында булуын күпләр белмидер дә, мөгаен. Ләкин аны халыкка спорт түгел, ә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры таныта. 

Тагын бер яраткан хоббие – балык тоту. Шәп балыкчы була ул. Гаилә архивында аның яр буенда кармак тотып утырганда төшкән фотолары шактый. Коллегалары – Камал театры артистларын да еш кына үзе белән Иделдә таң каршыларга чакыра. 

Камал театрында 1966 елдан. Шул вакыттан биредә баш режиссер булып эшли. Театрга яңалыкны ул алып килә. Станиславский системасына өстенлек бирә, чөнки остазы Андрей Гончаров – Станиславскийның бөек шәкерте Лобановта укый. «Чын театр тамашачы белән күзгә-күз сөйләшергә тиеш», – ди Марсель Сәлимҗанов. 

Театр белән 36 ел җитәкчелек итә. Бу – сәхнә тарихында бик сирәк күренеш. Сәхнәгә татар драматургиясенең  88 спектаклен куя. Аларның 17 се – Туфан Миңнуллинныкы. Аларның үзара дуслыгы бер легендага әйләнә. 

1966 елдан Казан театр училищесында, аннары сәнгать университетында укыта. 1992 елда биредә профессор исемен ала. Талантлы яшьләрне шунда ук күреп ала торган аерым бер сизгерлек була анда. 
 
«Сүнгән йолдызлар», «Тирән тамырлар» һәм «Американ» спектакльләре өчен 1971 елда Республиканың Г. Тукай исемендәге премиясенә, «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле өчен 1979 елда Россиянең К. Станиславский исемендәге премиясенә лаек була. 2001 елда Россиянең «Алтын битлек» театраль премиясе лауреаты, РСФСРның һәм СССРның халык артисты, «Халыклар Дуслыгы» ордены кавалеры.

2002 елның 26 мартында Казанда вафат була. Яңа Татар бистәсендәге зиратта җирләнгән. 


фото: Камал театры сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар