Хәниякәем киткәнгә 2 ел!

Эстрадабызның йолдызы – җырчы Хәния Фәрхи көтмәгәндә арабыздан китүенә бүген ике ел булды. Чыннан да көтелмәгән хәл булды ул, күбебез әле дә ышанып бетми. Хәния җырлары, моңы, елмаюы һәрвакыт безнең белән!
Ахирәте Гөлнур Айзатның сагыш тулы шигыре дә нәкъ шундый хисләр белән тулы. Әйдәгез бергә искә алыйк яраткан җырчыбызны.
Хәниякәем киткәнгә 2 ел!
Ике елда таңнар синсез атты,
Шәфәкь батты синсез – йә, нигә?!
Күңелләрнең моңлы кошы идең,
Юксынабыз сине, Хәния!
Сәхнә тулы җырчы, тик йөрәк – буш!
Синең урын һаман тынлыкта...
Син җыр итеп көттең гомереңне
Ышанмыйбыз синең юклыкка...
Күз алдында һәр чыгышың, бәгырь!
Елмаюың – кояш нурлары!
Меңләгәннәр йөрәгендә яши
Хитлар булып гүзәл җырларың!
Кеше китә, җыры кала, диләр,
Җырлар гына басмас сагышны.
Тарихларга кереп калдың, бәгырь,
Җырга күмеп серле язмышны...
- Хәния Фәрхи соңгы интервьюсы
- Хәния Фәрхинең кызы Алия "Истә калсын!" концертында: “Авыр минутларда таяныч булганыгыз өчен рәхмәт!”
- Хәния Фәрхинең кызы Алсу: "Әни кире кайткан дип төш күрдем"
- Җырчы Нюша туйда иренә багышлап Хәния Фәрхинең кайсы җырын җырлаган? (видео)
- Хәния ФӘРХИ: «Габделхәй белән танышканда, минем күз төбем күгәргән, оегым ертылган иде...»
-
Язмышларны сайлап алмыйлар (тормыштан алынган хикәя)
-
Хәния Фәрхинең сеңлесе нигә апасы белән бергә җырламаган? Вакыт – су кебек ага... Җандагы әрнүләр генә кимеми. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең вафатына да өченче ел китте...
-
Курчак күңеле - 2 (ахыры)
-
10 декабрь 2019 - 02:44Без имениШундый илахи гаделлекме сон, нэрсэ кылсан, шул узенэ кайта!«Ашыгулар һәлакәткә илтә...»
-
10 декабрь 2019 - 02:44Без имениБик зур рәхмәт, Физәлия, күңелне агартып яшәргә көч бирүче хикәяң өчен. Дөньяда болай да күңелне катырырлык усаллыклар күп, күңел үрнәк алырлык искиткеч хикәяң дөньяга ямь өстәсен, яшьләрне яшәүнең ямен табып яшәргә өйрәтсен иде! Бастырып чыгаручы Сөембикә сайтына да бик зур рәхмәтемне белдерәсем килә.Сезнең ярдәмегездә әлеге хикәяне укучылар саны артып дөньяда мәрхәмәтлек артыр дип ышанып калам. Лилия Мурадова.Мәтрүшкә чәчәге
-
10 декабрь 2019 - 02:44Без имениБик дорес сузлэр. Ирлэргэ ышанырга ярамый беркайчандаЯзмышым сабак булсын...