Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Һәркемнең үз көймәсе булсын

Миндә беркайчан да аерым бер калып-кысаларга салынган әйбер юк иде. Табигать, Аллаһы Тәгалә нинди юлны бирә, шулай килеп чыга.

Ул куйган спектакльләр – бөтенләй башка! Чын бәйрәм! Рәхәт дулкында якты хисләр кичереп утырасың... Көтелмәгән бер җиңел халәткә күчеп, күз яшьләре аша елмаясың... Җаннарны айкаган хыял, яшьлек, романтика күңел кылларына кагылып, чып-чын эйфория тудыра! Сәхнә бизәлеше, музыка, катнаш жанрлар, артистларның уены, гаҗәеп образлар... Затлылык та, заманчалык та, миллилек тә, халкыбызның күңел байлыгы, гореф-гадәтләре дә сыйган аларга. Талантлы режиссер зәркән нәфислеге белән әнә шулай җаннарны сафландыра. Һәм бу сихри тылсым дөньясын тудыручы ул берәү – Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты Ренат Мирзахәсән улы ӘЮПОВ. Ике театраль мәктәп юнәлеше – М. Щепкин исемендәге Мәскәү югары театр училищесының актерлар бүлеге һәм Б. Щукин исемендәге югары театр училищесының режиссерлар бүлеге аны тамаша һәм кичерешләр остасы итеп әзерләгән. 

ТАМЫРЛАР Мин чыгышым белән Питрәч районы Шәле авылыннан. Шәле – Казаннан ерак түгел, 35–40 чакрым нибары. Ләкин, шәһәргә якын булуына карамастан, ул ничектер аерым бер утрау шикелле. Анда яшәүче халыкның күплеге, республикабыздагы иң зур авылларның берсе булуы үзе үк күп нәрсә сөйли. Мин үскән вакытта Шәленең даны бөтен төбәкләрдә яңгырап торуын үзебезнең Вахитов исемендәге колхоз рәисе Фәйзи абый Сафин исеме белән бәйли идек. Ул шушы зур авылның һәр кешесен яратып, олысын-кечесен кайгыртып, җитәкче буларак, 50 ел Шәлене саклап, барлап яшәгән шәхес! Безнең хуҗалык гел беренче урыннарда иде. Һәм менә бу атаклы авылда, Зәйтүнә Гайнетдинова һәм Мирзахәсән Әюпов гаиләсендә мин туганмын. Әтием – Шәле егете. Мелиоратор булгач, табигать белән бәйле иде эше. Бодай, арыш чәчүдән кала, печән үстерү икенче зур эш исәпләнгән бездә. Республиканың ул еллардагы мелиорация министры Минтимер Шәймиев ясалма яңгыр яудыруны иң беренче безнең Шәледә сынап караган. Минтимер абыйның безнең авылга килеп, бу эшне ничек башлап җибәргәннәрен әти гел сөйли торган иде. Әтием бу эшнең башында була. Безнең авылда гына булган бер кызык йола турында да әйтәсем килә. Күзең төшеп йөргән кызны урлап кайтыш Шәледә! Хәзер дә бар ул, бүген инде килешенеп урлыйлар. Әти дә, арбалы ат җигеп, әнине урлап кайта! (Көлә.) Ул маҗаралы вакыйганы әни кызык итеп сөйли хәзер дә. Әни ун яшькә яшьрәк әтидән. Кара, хатыным белән дә яшь аермабыз шундый бит! Язмыш кабатлана...

Әнием Шәле урта мәктәбендә директорның хуҗалык эшлә-ре буенча урынбасары иде. Ике катлы мәктәп, бала-чага күп: өчәр параллель класс. Мәктәпнең 35 миченә ягар өчен утынны җәйдән үк әзерләгәннәр. Алма бакчасында төрле агачлар, җиләк-җимеш үстерүгә дә, кипкән утыннарны урманнан алып кайтып, ярып өеп куюга да әни җаваплы булган. 

Бабам, әнинең әтисе урман каравылчысы иде. Ишле гаилә булганнар. Үзләренең гаиләсенә ятим балаларны да сыендырганнар. Чөнки урман ул вакытта авылны гына түгел, шушы ятимнәрне дә туендырган. Әбиемнең тамырлары исә дингә барып тоташа. Шушы чыбыкның очын, тамырның башын хәзерге вакытта Мәскәүдә яшәүче туганыбыз Равил хәзрәт Гайнетдин дәвам итә. Әнием һәм аның әтисе – бертуганнар.

Без биш бала үстек: Мәгъсүм абый, Гөлсинә апа, Җәүдәт абый, мин – дүртенчесе һәм төпчек энекәш Илнур. Гөлсинә апам Казанда гомер буе трамвай йөртте. Мәгъсүм абыйның да эше автомобильләр, техника белән бәйле иде. Алар икесе дә юк инде арабызда. Җәүдәт – төрле төбәкләрдән, ерак аралардан товар ташый торган шофер. «Дальняк» дип йөртәләр аларны. Төпчек – төпчек инде ул! Әтинең «Беларус» тракторына утырып чыгып китә Илнур. Тимер белән дә, автомеханика белән дә әти аркылы танышты ул. Үскәч тә җир кешесенә әйләнде. Шәледә төп нигездә гаиләсе белән яшәп ята хәзер. Зур хуҗалык, бакча анда. Балта остасы да, менә дигән итеп мич тә чыгара – авыл егетенә таныш бөтен эшне белә!

 БАЛАЧАК Бәләкәйдән үк абыйлар, апа башка эшләргә җаваплы, ә мин өйдәге эшләрне башкара идем: ишегалды себерәм, мал-туарны карыйм, утын ярам. Әти-әни эштән кайтканчы идәнне дә юып куям. Су да ташыйм, ат та җигә беләм... 

Безне 1 нчедән 3 нчегә кадәр Котдуфә апа Гайнетдинова укытты. Ул Казан кызы иде. Шундый чибәр, затлы... Безне – 30 баланы үз балалары кебек яратты ул! Һәр баланың яхшы якларын күрә, сәләтен үстерә белә иде! Мин мәктәпкә баруны ничектер кунакка йөрү кебегрәк кабул иттем. Җитмәсә, әнием дә мәктәптә эшли. Әле әни класс идәннәрен юарга да җәлеп итә иде мине. Бер классны юып чыккан өчен директор 12 тиен акча түли. Шул вакытта ук акча эшли башладым. (Көлә.) Чәчрәп чыгып, «мин» дип йөрмәдем. Уртада йә арттарак тора, башкаларга комачауламый торган бала идем. Менә шундый холык. Аннары әнинең гел кабатлый торган сүзләре бар: «Улым, кеше көлдермә!» Мин кеше көлдермәс өчен... (елмая) хәзер кеше көлдерәм спектакльләрем белән! «Кеше көлдермә, чалбарыңны үтүкләп ки!», «Кеше көлдермә, ботинкаңны чистартып йөр!» Минем турыда нәрсә әйтерләр, ни уйларлар дигән әйбер һич тынгы бирмәгән инде. Бервакыт совет армиясе көненә багышланган кичәдә чыгыш ясарга булдым. Пионервожатый керде дә, сезнең класстан кем нәрсә эшләргә тели, ди. Күренәсем килгәндер инде... «Мин җырласам буламы?» – дим. «Нинди җыр?» – дип сорады. «Солдатта булган диләр», – дим. Ник риза булдым соң, дип үкенеп тә куйдым кайткач. Әллә ни җырлый да белмим, тавышым да юк. Җырны кабатлап йөрим, пластинканы кат-кат куеп тыңлыйм... 23 февральдә спортзалда кемдер шигырь сөйли, кемдер бии. «6 нчы класс укучысы Әюпов Ренат җыр башкара – «Солдатта булган диләр», – дип игълан иттеләр. Шул сүзләрне ишетүгә үк баш томаланды минем, бөтен тән катып китте, үземне көчкә җыеп, зал уртасына чыгып бастым. Әле анда баян да юк, акапеллага җырлыйсы. Бер куплетны җырладым да, каушаудан кушымтаны оныттым... Һәм кул селтәп чыгып киттем. И чабам өйгә! И көлгәннәрдер инде, дим. Шулкадәр оят миңа! Шулкадәр стресс! Миңа нигә кирәк булды инде дип үземне сүгәм. Артымнан ук Җәүдәт абыем кайтып җитте. «Син нәрсә безне мәсхәрә итәсең! Нигә кеше көлдерәсең!» – дип очып куна... (Көлә.) Мин инде болай да үземне гаепле тоям. «Мин белә идем бит аның сүзләрен», – дип акланам. «Монда бит җырлый белү кирәк! Сүздәмени эш!» – дип кычкыра Җәүдәт үртәлеп. Әни дә белгән бу хәлне. Аңа да җиткергәннәр. Ә ул: «Улым, борчылма! Бу адымың үзе батырлык!» – дип тынычландырды. Һәм шунда «Моннан соң беркайчанда сәхнәдә курыкмаячакмын! Бу куркуны җиңәчәкмен!» дигән оеткы салынды күңелемә. Авылга «Сары чәчәк ата көнбагыш» спектакле белән Кәрим Тинчурин театры килү ул оеткыны тагын да көчәйтте. Спектакльне таң калып карадым. Театр сәнгатенең көчен шушы спектакль аша күреп шаккаттым. «Кара ничек уйныйлар! Үзләрен иркен тоталар! Артистлар кыю халык икән!» – дип сокландым. Шушы спектакльдән соң артист булам дигән җил күңелемә кереп урнашты. Ләкин артистлык юлын сайлавым турында әти белән әнигә дә, туганнарга да әйтергә курыктым. Белеп торам: ошамаячак! 

 УКУ 5 нче класска кадәр отличник булып бардым, ударник булып унны бетердем. Авыл хуҗалыгы техникумына керәм дип йөрим инде. Өйдәгеләргә шулай дип әйтеп Казанга китәм. Ләкин ул техникум миңа кирәк түгел. Газетада Казан театр училищесы укучылар кабул итә, дип язганнар, адресын да күрсәткәннәр. Үзем дә белмичә курчак бүлегенә документлар тапшырдым. Педагоглар: «Тукта, сиңа нәрсәгә курчак уйнатып утырырга! Әйдә актерлар бүлегенә!» – диләр. Фирдәвес Әхтәмова, Шамил Бариев, Фирдәвес Хәйруллиналар... «Театр училищесына килгән идем, курчак бүлегенә ялгыш бирдем, дип әйтерсең», – дип, мине актерлар әзерли торган бүлеккә кодалыйлар. «Его величество случай», диләр бит. Очраклылык гомер буе юлдашым булды. Миндә беркайчан да аерым бер калып-кысаларга салынган әйбер юк иде. Табигать, Аллаһы Тәгалә нинди юлны бирә, шулай килеп чыга. Мин бит өйдән авыл хуҗалыгы техникумына дип чыгып киткән бала. Театр училищесына кереп кайттым. Сентябрьгә кадәр әйтмәдем. Авылдан техникумга дип озаттылар инде. Ә мин – училищега! Соңрак әти дә, әни дә белде, әлбәттә. Анда да һәрвакыттагыча әни яклап калды. «Сиңа нәрсәгә ул мелиорация! Хет беребез сәнгатьтә булсын», – дип тынычландырды ул. Артист булудан да бигрәк, үз-үземә мин кыю, мин көчле, булдыра алам дигәнне исбатлыйсым килде. Фәридә Сафина, Хәния Фәрхи, Дилбәр Әбүнәгыймова, Сөембикә Минһаҗевалар белән бер төркемдә укый башладык. Шамил абый Бариев мине – авыл малаен аеруча ярата, миндәге тырышлыкны күрә иде. Бер курсны укып бетердем. Алда армия көтә иде инде. Повестка килде. Германия: Потсдам, Альтенграбов. Армия күп нәрсәгә өйрәтте. Элемтә гаскәрләрендә Морзе әлифбасы белән эш итәргә туры килде. Аннары радист итеп күчерделәр. Бер дивизияне икенчесе белән тоташтырам, командирлар, генераллар минем коммутатор аша сөйләшәләр. Армиядән отпускка бер генә мәртәбә кайталар гадәттә, ә мин ике тапкыр кайттым! Бөтен нәрсәне төгәл үтәгәнемне командирлар да күрә иде. Шуңа күрә яллар да эләкте инде. Армия – үз-үземне расларга, табарга өйрәткән өченче мәктәп ул.

УҢЫШ Минем иң беренче уңышым – театр училищесында Шамил Бариев курсына эләгү булды! Армиядән кайтып, училищега килсәм, группадашлар инде 3 нче курста! Алар инде артист булганнар! Һәм минем бәхетемә – тагын бер очрак. Кирәк бит, шул елны Малый театр каршындагы Щепкин исемендәге югары театр училищесы милли студия җыя. Теләүчеләр бик күп!

Шундый зур конкурс: бер урынга 137 кеше! Комиссия әгъзалары – Мәскәүдән килгән укытучылар. Празат Исәнбәт, Әнвәр Гобәйдуллин, Марсель Сәлимҗановлар да алар арасында. Мәртәбәле комиссия каршында имтихан тотарга кирәк. Мине икенче турдан соң шундук алдылар. Марсель Хәкимович җитәкчелегендә Мәскәүгә киттек. Бу курста Илдус Габдрахманов, Раушан Шәрипов, Айрат Арсланов, Мәрьям Йосыпова, Илсөя Гайнуллина, Әнисә Сабирова, Фердинанд Хафизовлар... Без 19 кеше идек. 1984–88 елларда Щепкин театр училищесында укуымны икенче уңышым дип саныйм. Кайткач, җидебез Камал театрына эләкте. Күмәк сәхнәләрдә уйный башладык. «Зәңгәр шәл»дә, «Ахырзаман»да, «Галиябану»да... Төп рольләр юк иде инде, урта һәм кечкенә рольләр дә юк, чөнки труппа зур иде. Театр директоры Шамил Закиров, безне кайгыртып, бу егетләр-кызларга берәр спектакль кирәк, дип, икенче режиссер Дамир Сираҗиев белән сөйләште. Дамир абый махсус безнең өчен «Җәһәннәм биюе»н сәхнәгә куйды. Уңай характерлы Марик – беренче драматик ролем булды. Әсәрдә – яшьләр, группировкалар... Әмир Камалиев группировка башлыгын уйный. Марикны чәнчеп үтерә... Ул вакытта Казанда да группировкалар иде бит! Спектакль бер сезон гына барды да – тыйдылар! Репертуардан алып аттылар! Ә Дамир Сираҗиев кебек режиссерга эләгүем – тагын бер уңышым. Марсель абыйда да бер узгынчы ролем бар. «Хуҗа Насретдин»да – Равил Шәрәфинең чәчтарашы мин. Ай... миңа шулкадәр авыр бирелде ул! (Уфтанып куя.) Празат абый спектакльләрендә күбрәк күмәк уеннарда булдым. Күрәм бит инде: артистлар кемнеңдер ихтыярын башкаралар. Әнә Марсель абый Сәлимҗанов нинди көчле шәхес. Мин аның эшенә шаккатам, сокланам, ул репетиция үткәргәндә кереп, балконнан качып карап утырам... Шуны аңладым: артист һөнәре ул режиссерга бәйле профессия. Режиссер эшенә тартыла башладым. Кече залда балалар өчен спектакльләр куярга керештем. Нәкый Исәнбәтнең «Былтыр кысты» әсәрен режиссер буларак сәхнәләштердем. Сәлимҗанов ошатты. Һәм бу спектакль өч сезон уйналды. Марсель абыйның мине күреп алуы шулай ук очраклылык. «Балалар өчен әкият куя белгән кеше олыларныкын да куя ала», – дип, миңа башка әсәрләрне дә бирә башлады. Гафур Каюмов «Һинд кызы» комедиясен язган, Шамил Зиннурович бик ошаткан, режиссер эзләп йөри, Дамир абыйның башка эше бар... Марсель абый: «Әнә Әюповка әйтегез!» – дигән. Мин моны эшләп чыктым. Шамил Бариев, Дания Нуруллина, Илдус Әхмәтҗанов, Рәшит Шамкаев, Нәҗибә Ихсановалар уйнады. Шундый көчле команда! Алар үзләре үк мине рухландырып торды! Мин инде тоям: миңа нидер кирәк, нәрсәдер эшли алам, ләкин актерлар белән эшләү осталыгым җитми. Вахтангов театры каршындагы Щукин исемендәге режиссерлар әзерләү институтына җыялар икән дип ишеттем. Анысы читтән торып уку иде. Барып кара, ди Марсель абый. Алдылар! Биш ел укыдым. Параллель рәвештә Әмир Камалиевның «Әлепле артистлары»н, Флорид Бүләковның «Ташлама мине» мелодрамасын, япон әкиятләре буенча «Кара пута серләре»н куярга туры килде. Шул чакта Әзһәр Шакировны өр-яңадан ачтым – көчле артист! Аның да, минем дә яшь чак. Эшлибез, энекәш, эшлибез, дип, мине дә үсендереп тора. Мине Камал театры артистлары һәм режиссерлары гына түгел, башкалар да күзәтә, сыный икән. Яшьләр театры студиясе артистлары да күреп алган. Үземә әйтмичә генә Марсель абыйдан мине сорарга килгәннәр. Студиядә Фәрит абый Хәбибуллин үзе режиссер, үзе директор булып утыра, ләкин күбрәк хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә. Марсель абый барырга кирәк, ди. Мин шок хәлендә. «Менә нәрсә, Ренат. Һәр кешенең үзенең кечкенә генә көймәсе булырга тиеш. Син үзеңә юл табарсың. Сине баш режиссер итеп чакыралар. Бар син анда», – диде Марсель абый. «Булдыра алмасам...» диюемә, «монда кайтырсың», дигән җавап яңгырады. Эшли башладым. Авыр группа. Артистлар төрле җирдән җыелган. Җитмәсә, Фәрит абый һәр әйбергә отчет сорый, артык катгый... Кая эләктем, дим. Ләкин... Мин моны булдыра алам, җиңеп чыгам дигән үҗәтлек тә бар эчтә... Һәм мин калдым. Таҗи Гыйззәтнең «Башмагым» музыкаль комедиясен, Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт»ен, Нәзифә Кәримованың «Үп мине, Зәйтүнә!»сен куярга өлгердем. Ә бер көнне мәдәният министры Илдус Тарханов чакыра. «Чаллы театрына баш режиссер кирәк. Син инде эшләп күрсәттең. Хәзер әйдә Чаллы театрын күтәрергә!» – ди. Менә ничек кирегә тәгәри: академия театры, студия, Чаллы... Регресс бара. Минем беркайчан да кешечә түгел. Гадәттә, провинциядән башлыйлар, ә мин Камал театрыннан аска таба... Аннан яңадан кайтам Казанга, әлбәттә. Ләкин анысы бүтән тарих. Чаллыга укучыларымны да ияртеп бардым мин. «Йосыф», «Галиябану», «Кәләпүшче кыз», «Сөннәтче бабай»ларны куябыз... «Сүнгән йолдызлар»ны ике планда эшләдем. Мин үзем дә ике мәктәп баласы: Щепкин театры – реалистик мәктәп, ә Щукин режиссерлар мәктәбе – барыннан да бигрәк тамаша, бәйрәм, шоу! Ике мәктәпнекен дә берләштереп куя идем спектакльләрне. Әгәр дә шуларның берсен генә белмәгән булсам да, уңышка ирешә алмас идем. Щепкинда осталык мәктәбенә өйрәткән укытучым Владимир Константинович Смирновка, Щукин исемендәге театр училищесындагы остазым Михаил Борисович Борисовка бик рәхмәтле мин. 

МӘХӘББӘТ Чаллыда мин үзем өчен зур байлык – булачак хатынымны, Гөлшатымны таптым! Анысы да очраклы гына килеп чыкты. Тулай торакта бер артистыбызның туган көне иде. Шунда чакырдылар. Торт күтәреп киләм. Табын әзерләгәннәр. Шул ук тулай торакта китапханәче кызлар да яши икән. Чем-кара күзле чибәр бер кыз әйберләр ташый, булышып йөри. Минем күз бу кызны күреп алды. Сөйләшәбез. Кайда эшлисең, үзең кай яклардан дип сорашам. Шулай танышып киттек. Телефон номерын алдым. Тиз киләм дигән идем, бер ай үтте: һаман барып чыга алмыйм. Аннары китапханәгә шалтыратып, Гөлшатны чакыртып, менә шундый китап кирәк иде дигән сәбәп табып... Ул кирәкле китапларны әзерләп куя иде. Бер киләм, ике киләм китапханәгә. Әкренләп якынайдык шулай. Мин аны спектакльләргә чакырам. Бервакыт театрга чакырып та, каршыларга онытканмын... Театр мине суырып алды тәмам. Инде китәргә кирәк иде. Бер уйласаң, Чаллы театры белән эш бетте минем. Эшлисен эшләдем, куясын куйдым.
Әмма Гөлшат бар, ул Чаллыда кала... Нишләргә? Туктале, башта урнашып бетим Казанда, дим. Яшьләр театрында эшли башладым. Ярты ел узганнан соң Гөлшатны алып килдем.

Никах укытып кавыштык. Гөлшат мине спектакльләрем аша белеп, минем дөньям белән танышты. Һәм шул спектакльләр аркылы ул миңа гашыйк булгандыр. 

ДУСЛАР Безнең профессиядә дуслар юк. Иҗат кешеләрендә дуслар була алмый. Ләкин шулай да театр эчендә берничә кешене билгеләп узасым килә. Болар – Лилия һәм Илнар Низамиевлар, Энҗе һәм Илфат Камалиевлар, Гөлнара Абитова, Алия белән Фәнис Кәлимуллиннар, Гөлнара Фазылҗанова, Әминә Галиева... Курсташ дуслардан – Раушан Шәрипов. Абыем Равил Гайнетдин туганлык ягыннан гына түгел, рухи яктан да бик якын миңа. Сәнгать ягыннан ул гел ярдәм итеп тора. «Йосыф» спектакленең – әдәби, «Сөннәтче бабай»ның фәнни киңәшчесе булды. Дөньяви киңәшләре белән дә рухи дөньямны баета ул. Чөнки үзе дә сәнгать кешесе: Казан театр училищесын тәмамлаган. Гаилә тормышы, җәмгыятьтә тоткан урыны буенча да абыйның тәҗрибәсе зур. Равил абый үзе дә, хатыны Зөһрә җиңги дә һәрчак киңәшләрен биреп торалар. Равил абый якын туган да, чын дус та минем өчен.

МАВЫГУ Сандыклар җыям. Алар бик күп инде хәзер, өйгә дә сыймыйлар. Ул сандыклар – үзе бер тарих, тылсым дөньясы. Аларны реставрациялим, буйыйм, күргәзмә дә оештыра алам. Балачакта куяннар үстерергә ярата идем. Улыбыз да куян сорады әле әнә. Улымда үзем кабатланам дип уйлап куйдым.

Әрләннәр, ташбакалар – кечкенә бер зоопарк безнең өйдә. (Көлә.) Әтидән йоккан автомеханиклык та бар миндә. Тотылган Форд Фиеста автомобилен унҗиденче ел инде карап, саклап йөрим, кирәк икән, ремонтлыйм. Бакчага да, театрга да барабыз шул машинада. Шәлегә әни янына да кайтабыз. 

АКЧА Акча миңа беркайчан да җиңел генә килми. Әйтеп торам бит, мәктәптә идән юып та акча эшләдем... Акча миндә тормый: булган акчамны кешеләргә биреп бетерәм. Әти белән әнигә Мәскәү конфетлары алып җибәрер өчен, Щепкинда укыганда ресторанда идән юып та акча эшли идем. Акча миңа керә, ләкин бик тиз чыгып та бетә. Булган акчамны бирәм, ләкин ул һаман кайтып тора. Артистларга һәрвакыт әҗәткә биреп торам. Бераздан кире кайтаралар. Акча керә–чыга–әйләнеп йөри, ләкин сакланмый. Әмма мин беркайчанда акчага мохтаҗ да булмадым, акча колына да әйләнмәдем. Акча ул үзеннән-үзе килә, Аллаһы Тәгалә ничек бирсә, шулай. 

БАЛАЛАР Улыбыз Нурлан көттереп кенә туды. Бүгенге көндә ул 155 нче гимназиядә 7 нче класста укый. Репетиторларга да, студияләргә дә йөртәбез. Төрле программалар төзергә ярата. Айти программалар белән мавыга. Пайтондагы билгеләр, символлар, кодларны исендә калдыра. Әнисенә охшап, хәтере яхшы.

Миннән фантазиягә бай булу, миһербанлылык кебек сыйфатлар күчкән. Гуманитар булса да, математикага һәвәслеге бар.

КУРКУ Иң нык курку тамашачы каршында булды. Өйдә мин үземне иркен тотам. Тавышымны да күтәрергә, кычкырыбрак сөйләшергә дә, бернәрсә дә эшләмәскә дә мөмкинмен. Гөлшат һаман әйтеп куя, син театрда үзеңне алай тотмыйсың, ди.

ҮЗЕМ ТУРЫНДА Тәмле ашарга яратам. Публичный кеше булсам да, гаиләдәге тыныч мохит ошый. Өч сутый бакчамда казынырга яратам. Артистлар белән эш дәверендә тиз кабынып китәм, шундук суынам да: әнинең «кеше көлдермә» дигән сүзе искә төшә. Татар әдәбиятын, классиканы укыйм. 

Үзебез дә сизмәстән без билгеле бер яшькә җитәбез. Миңа – 60, юбилеемны апрель аенда үткәрергә җыенам. Бу юбилей кичәсенә мин «Тау битендә Сабантуй» дигән махсус пьесага заказ бирдем. Мәскәү сценаристы Ренат Абянов яртысын яза, икенче яртысын Илфак Хафизов эшли. Сабантуй йоласын күздә тотып, шундый этно-мюзикл тәкъдим итәргә телим. Тамашачыларымны Сабантуйга җыярга әзерләнәм.

Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар