Чулпан Йосыпова: "Артистларны бай дип уйлыйлар. Без үзебезне шулай күрсәтәбез генә"

- Чулпан, белүемчә, син Казанга Пермьнән әти-әниләрең белән бергә күченеп килдең. Туган якларны ташлап китү авыр булмадымы?
- 2010 елда гаиләбез белән Казанга күчендек. Сагыну хисләре бик сирәк килеп китә. Анда көнләшү, булганын да булмаганын да сөйләү гадәте бар иде. Менә шулар кире хисләр уята. Кайвакыт туган йорт төшкә керә. Әти гомере буе колхоз рәисе булып эшләде. Шуңа да карамастан, без – балалары дип, барысын да ташлап Казанга күченеп килде. Башта туган якны сагынды, авыр булды, хәзер ияләнде инде. Бардадан Казанга күченеп килгән дусларыбыз бик күп. Барысы да зур-зур урыннарда эшләгән кешеләр, барысы да үзара тату. Кайбер артистлар Мәскәүгә китәргә хыяллана, мин исә Мәскәүнең “М” хәрефен дә яратмыйм. Ул – зур мегополис, анда караңгы, пычрак кебек. Ә Казан зур да, кечкенә дә түгел, монда миңа бик рәхәт!
- Тормыш иптәшең дә Барданыкымы?
- Без - бер авылдан, ул миннән 5 яшькә өлкәнрәк. Ике ел очрашып йөргәннән соң, 2014 елда өйләнештек. Никахны - Казанда, туйны Бардада үткәрдек.
- Чулпан, ирең белән аерылышкан, дигән сүзләр дөресме?
- Дөрес. Дүрт ай элек аерылыштык.
- Аерылышуны ничек кичердең?
- Бергә яшәмәгәч, аерылышуны авыр кичердем дип әйтмәс идем. Аннан соң эш белән дә онытылдым. Паспортта әле “Шәмсетдинова” фамилиясендә, Йосыповага үзгәртергә телим.
- Өйләнешкәнче, кайда яшәвегезне алдан сөйләштегезме?
- Мине алырга килгәндә, ике якның көче белән Казанда фатир алабыз, ягъни Казанда яшәячәкбез дип сөйләшкән идек. Ләкин без бергә тормадык, ул һәрвакыт Бардада, мин Казанда яшәдек. Ул урман хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Мин дә, әти дә гел Казанга чакырып тордык. “Туганнарым, дусларым Бардада, минем монда беркемем дә юк”, - дип әйтте. Мине Бардага чакырды, ләкин минем анда кайтырга теләгем юк. Айга бер тапкыр килә иде дә, өч көн торгач кайтып китә иде.
- Ялгышмасам, йорт та сала башлаган идегез...
- Казанның Царицыно бистәсендә әти җир алды, 250 кв.м. мәйданлы йорт салырга керешкән идек. Йортны түбәгә керттек тә, тукталды. Инде хәзер аның төзелешен әти дәвам итә. Тәрәзәләр куйдыра, су һәм ут кертә. Мин хәзер кысылмыйм, миңа йорт кирәк түгел. Хәзерге вакытта улым белән әти-әни фатирында яшим.
- Уртак балагыз Солтанга 1 яшь. Аны ничек итеп тәрбиялисең, нинди телдә сөйләшә ул? Әтисе белән бергә яшәмәвенең сәбәбен ничек аңлатачаксың?
- Хәзердән үк үскәч нәрсә әйтермен, ничек аңлатырмын, дип уйлыйм, куркам... Солтан белән бары тик татар телендә генә сөйләшәбез. Аның татар телен белеп үсүен телим. Телгә мәхәббәт тәрбияләү өчен “Сабыйлар” исемле балалар үзәгенә йөрибез. Акыллы, гади, кешелекле, әнисенә мәрхәмәтле булуын телим. Бассейнга йөрергә җыенабыз. Аллага шөкер, әти-әни бик булыша. Бер-ике көн күрешми торсалар, әни “син мине Солтаннан мәхрүм итәсең”, - дип елый.
- Чулпан, ирең белән аерылышкач, дөньяң үзгәрдеме?
- Элек дөньяда барысы да яхшы, ул ак төсләрдән генә тора кебек иде. Яши-яши аның тискәре якларын да күрә башлыйсың. Елаган чаклар була. Еш түгел, әмма була. Күбесенчә - төнлә. Артист тормышы да җиңел түгел бит. Артистларны бай дип уйлыйлар. Без үзебезне шулай күрсәтәбез генә бугай. Бездә дә кредитлар бар. Йорт сала башлаганда, үз исемемә кредит алган идем, әле дә түлим...
- Ничек акча эшлисең?
- Казан театр училищесында вокал укытам. Балага 3 ай булганда, эшкә чыктым. Аннан тыш та чакырган чараларда чыгыш ясыйм. 17 яшемдә беренче тапкыр концерт куйдым. Быел, Алла теләсә, алтынчы сезонга аяк басам. Концертны декабрь яисә март аенда үткәрергә исәп. Быел эш күп булу сәбәпле, бераз соңга калдым. Бала тапкач, икенче сулыш ачылды. Башыма нинди генә идеяләр килми, ләкин аларны тормышка ашыру өчен, беренчедән, акча юк, икенчедән, вакыт җитми. “Эх, шуларны шулай итеп эшләсәң иде!” дим.
- Чулпан, бүгенге эстрададан канәгатьме син?
- Җырчы булып йөрүчеләрнең исем алуларына күңел әрни. Мин үз урынымны беләм, башкалар кызыксындырмый. Мине күбрәк өлкән буын, урта яшьтәгеләр тыңлый, яшьләр бик белми. Әмма мин борчылмыйм, әкрен генә алга барам. Тиз чыгып сүнгән йолдыз булырга язмасын, гомерлек булсын. Мин үземне җырдан башка күз алдына да китерә алмыйм. Үлгәндә дә җырлап үләчәкмен!
- Җыелма концертларда сирәк күренәсең. Бу нәрсә белән бәйле?
- Мин – ирек ярата торган кеше. Татарча солянка ише җыелма концертларда җырларга яратмыйм. Үз чыгышыңны көтеп утырганчы, 10 җыр җырлап кую яхшырак дим. Берәр җырчы белән дуэт җырлый алмыйм. Театр училищесында укытам дидем бит, ләкин ул да мине тотып торган кебек, иреккә омтылам.
- Артистлар белән аралашасыңмы, алар арасында дусларың бармы?
- Артистлар арасында дусларым бар. Бик эчтә булмаган серләрем белән уртаклашам. Әмма чын, ихлас дуслыкка ышанмыйм, барысын да сөйләп бетермисең.
- Җырчылар кая йөргәнен, ни белән шөгыльләнгәнен, нәрсә пешереп ашауларын интернетка урнаштырып бара. Ә синең кызыксынуларың турында күпләр белми. Бу тыйнаклык билгесеме яисә башка сәбәбе бармы?
- Мин бассейнга, фитнес клубка йөрим, ләкин бөтен дөньяга сөйләргә, күрсәтергә яратмыйм. Мине әти-әни кечкенәдән тыйнак итеп үстерде. Аш бүлмәсендә бик сирәк нидер әзерлим, алай да “бик тәмле” дип ашыйлар. Кунаклар киләсе булса, әзерлим, пешеренергә дә, ашарга да яратам. Машина йөртергә яратам. Үземә 23 яшь булса да, 12 еллык стажым бар. Әти мине бик яшьли машина йөртергә өйрәтте, 11 яшемдә “уазик”та йөри идем. 18 тулуга таныклык алдым. Хәзер үзем эшләп алган Hyundai Solaris машинасында йөрим, якын арада алыштырасым килә. Миңа әтинең “чире” кагылган, икебез дә машиналар белән бик кызыксынабыз. Юлда барганда, янәшә баручы машиналарны карап, фикер алышып барабыз. Ир-егетләр миңа аптырый инде. Гомумән, миндә ирләргә хас сыйфатлар бар: мин – туры сүзле, кирәк чакта усал да.
Фото: Солтан ИСХАКОВ
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
-
Бергә булырга язмаган безгә... Хәзер аңлыйм: мин бик тырыш, яхшы укучы бала булганмын. Һәм шуның өстенә соң өлгергәнмен. Мәктәптә кайберәүләр бишенче класстан ук егетләр белән аралашып, егет сөйгәнгә исләрем китеп карый идем. Артык хисләнеп тормыйча гына дөньяны җигелеп тартучы әти-әни үрнәге дә шул булгандыр. Алар артык мәхәббәт маҗараларыннан башка гына, димләп өйләнешкән кешеләр иде. Егет сөю бер оят эш төсле тоелган миңа.
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.