Логотип
Сәхнә һәм язмыш

«Былбыл Сара» тормышыннан берничә факт

Сара Садыйкова – халкыбызның моңлы сандугачы, атаклы композитор, ТАССРның халык артисты, дүрт йөздән артык җырга көй язган кеше.

  • Халкыбызның моңлы сандугачы, атаклы композитор, ТАССРның халык артисты, дүрт йөздән артык җырга көй язган Сара апабыз Садыйкова турында берничә кызыклы факт
  • Казанда туа. Ул көнне әтисе Гариф абый белән әнисе Бибигайшә апа Казанның Клара Цеткин урамындагы 18 нче йортка кунакка килгән була. Булачак композитор көтмәгәндә генә дөньяга аваз салырга уйлый. Гариф абый күлмәген салып, яңа туган кызын үз күлмәгенә били. Аңа Бибисара дип исем кушалар. Тик тора-бара «Биби» өлеше төшеп калып, Сара гына булып кала. 
  • Фатиха Аитованың атаклы кызлар гимназиясендә укый. Аннары Казан педагогика техникумына укырга керә. Аның матур, яңгыравык тавышын ишетеп, Фатих Әмирхан җыр сәнгате буенча белем алырга киңәш итә. Язучының шушы сүзләре Сараның булачак язмышына юнәлеш бирә дә инде. 
  • 1922 елда Мәскәүгә –  П. Чайковский исемендәге консерваториягә укырга керә. Мәскәү консерваториясендә белем алган беренче татар хатын-кызы була ул. Гомумән, югары музыкаль белемгә ия беренче татар кызы. 
  • Бик матур мәкам белән «Коръән» сүрәләрен дә укый торган булган. 
  • Мәскәүдәге татар театры куйган «Бүз егет» спектаклендә Сара Садыйкованы Сәхипҗамал ролендә күреп, мәшһүр язучы Галимҗан Ибраһимов «Известия Татарстана» газетасында мәкалә яза. Ә бу спектакльне яшьләр хәйрия максатыннан – башкалада ачлыктан җәфа чигеп укучы студентларга ярдәм йөзеннән куйган булалар. Ә Сара Садыйкова исеме афишаларда Сара Донская дип күрсәтелә. 
  • Бик тиздән композитор булып танылачак кыз Мәскәүдә актер һәм режиссер Газиз Айдарский белән таныша. 1924 елда алар өйләнешә. 
  • Беренче татар опералары булган «Сания» һәм «Эшче»дә төп партияләрне башкара. Яңа оешкан Татар дәүләт опера һәм балет театрының беренче солистларыннан була. «Сания» операсында төп партия нәкъ менә аның тавышына языла. 
  • Салих Сәйдәшев «Сандугач» дигән җырын Сара Садыйковага багышлап яза. Һәм ул аны беренче тапкыр башкара да. 
  • Композитор буларак эшчәнлеген 1942 елда Әхмәт Ерикәй сүзләренә язылган «Көтәм сине» тангосы белән башлап җибәрә. Бу – аның иң беренче язган көе. 
  • 1925 елда кызы Әлфия Айдарская туа. Ул – татар балетына нигез салучыларның берсе. ТАССРның халык артисты. 
  • Бертуган сеңлесе Разия Садыйкова шулай ук җырчы, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты. 
  • 2006 елда Казанның үзәктәге бер урамына Сара Садыйкова исеме бирелә. Апаста бюсты урнаштырылган. 
  • Токио уртасында беренче япон операсын башкаручы артистка һәйкәл куелган. Ә Казанда Сара Садыйкова һәйкәле һаман да юк...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар