Айсылу Габдинова: «Шәхси тормышымда үзгәрешләр бар»

Популяр җырчы, алып баручы Айсылу Габдинова белән соңгы вакыттагы яңалыклары, иҗаттагы уңышлары һәм шәхси тормышы турында сөйләштек. 

– Айсылу, мин бәлки, ялгышамдыр да, тик соңгы вакытта төрле чараларда син сирәгрәк күренәсең шикелле...  
– Сирәгрәк күренәсең, дигән сүзне ишетү җырчы өчен бигүк күңелле түгел инде. Киресенчә, соңгы вакытта мин ешрак күренергә, ишетелергә тырышам. Карантин вакытында мин генә түгел, күпләр иҗат белән шөгыльләнә алмады. Ләкин хәзер мин күп эшлим. Декабрьдә «Җиңел чакларны уйла» дигән җырыма клип төшердем, ротациягә бирдем. Яңа җырлар яздырам. Дөрес, узган ел карантин вакытында иҗат итү теләге сүрелеп киткән иде. Акча китермәгәч, аның белән шөгыльләнәсе дә килми. Ләкин хәзер кабаттан тырышып эшли башладым. Тагын бер клип төшерергә җыенам. 

– Иҗатымда торгынлык чорын кичердем, дип әйтә аласыңмы? 
– Әйе, булды андый вакыт. Ваһапов фондыннан киткәч, карантин башлангач, активлык кимеде. Ниндидер бер вакытта хәтта миңа яңа җырлар яздыру да кызык түгел кебек була башлаган иде. Ләкин мин барыбер үземнең җырсыз тора алмавымны аңладым. Акча эшләр өчен генә дә түгел бу. Җырламыйча тора алмыйм. 

– Айсылу, син бит әле студентларга дәресләр дә бирәсең? 
– Ваһапов фонды белән эшли башлаганчы ук укыта идем, ләкин анда эшләгәндә бер ел бу эшчәнлекне туктатып торырга туры килде. Хәзер музыка мәктәбендә вокал дәресен укытам. 

– Бу эшең күңелеңә рәхәтлек бирәме? 
– Өйдә тик генә утырганга акча китереп бирүче юк бит. Шуңа күрә эшемне җиренә җиткереп башкарырга тырышам. Карантин вакытында күп кенә җырчылар башка тармакларда эшләп алдылар. Кемдер такси йөртүчесе булып урнашты. Кемдер челтәрле бизнес белән шөгыльләнә башлады. Беркемне дә гаепләмим, эшнең начары юк. Әлеге эшем дә миңа айлык хезмәт хакы китерә, талантлы укучыларыма ярдәм итә алам. Бәлки, киләчәктә продюсерлык белән дә шөгыльләнү насыйп булыр. Телевидениедә эшли башлаганда да башта бик авыр иде. Елап беткән чаклар булды. Алып баручы эшен гастрольләр тормышы белән бергә алып бару да җиңел түгел иде. Мәсәлән, беренче көнне концерт – Чаллыда, икенче көнне Түбән Камада иде. Чаллыдан соң группа икенче шәһәргә кунарга китте. Ә миңа төнлә Чаллыдан Казанга кайтып, иртәнге эфирны эшләп, кире Түбән Камага китәргә туры килде. Тик мин бу эшемне бик яратам һәм остардым, тәҗрибә тупладым дип әйтә алам.   

– Берничә ел Ваһапов фондында эшләгәндә, андагы егет һәм кызлар белән дә бик нык дуслашырга өлгергән идегез шикелле. Бүген алар белән элемтәдә торасызмы? 
– Күрешкәндә, рәхәтләнеп аралашабыз. Ләкин еш очрашып, хәл белешеп торабыз, дип әйтә алмыйм. Иң мөһиме, начар мөнәсәбәтләрдә түгелбез. 

– Гаилә тормышыңда яңалыклар юкмы, Айсылу? 
– Шуны әйтәсем килә: мин хәзер шәхси тормышның шәхси булырга тиешлегенә тәгаен инандым. Әйе, берара аны бик еш күрсәтә башлаган идем, тик хәзер алай эшләргә кирәкмәгәнен аңладым. Бәлки, шәхси тормышымда үзгәрешләр дә бардыр, тик, әйткәнемчә, алар шәхси булып калсын иде. 

          
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (2)
Cимвол калды:
  • 13 апрель 2021 - 08:50
    Без имени
    Молодец,Айсылу. Гайлэ тормышы бары икегезнен генэ эше бит, аны ботен халыкка курсэтунен кирэге дэ юктыр.
  • 12 апрель 2021 - 07:48
    Без имени
    Әле, шулай булып калсын.
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    1905
    26
    209
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    5742
    2
    81
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 19 октябрь 2021 - 19:01
    Без имени
    Бу бит кеше тугел, бу кешедэн ничек кирэк шулай котылырга кирэк. Бу бит русча эйтсэк "Урод"
    Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым икән
  • 19 октябрь 2021 - 15:22
    Без имени
    Аңлый балалар күбрәк булсын иде,сирәктер шул.Кайберләре ата кыланганны эшли шул.
    «Кагыласы булма әнигә!»
  • 19 октябрь 2021 - 11:37
    Без имени
    Рәхмәт,бик яхшы хикәя
    ​ Ястык
  • 20 октябрь 2021 - 07:38
    Без имени
    Менэ шул инде ул,гонахларын очен бу доньяда ук жэзасын алу,балан да,гаилэн дэ юк.Картлыгында берузен каласын.Бу зина кылу дип атала,Раббым,узен сакла балаларыбызны,оныкларыбызны шундый гонахтан!!!
    Көтеп яшәү
  • 20 октябрь 2021 - 08:42
    Без имени
    Аллааа, бигрэк эчтэлекле хикэя
    ​ Ястык
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан