Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Айлин гаиләсен күрсәтми, чөнки... 

Татар эстрадасын сыйфатлырак итәсем килә! 

 

– Татар эстрадасын сыйфатлырак итәсем килә! 

Журналистлар өчен оештырылган пресс-конференциядә җырчы Айлин менә шулай дип белдерде. Музыка яздырылышы, клиплардагы режиссер эше сыйфатлырак булырга тиеш дип саный ул. 

Айлин – Башкортстан кызы. 1982 елда Уфа шәһәрендә туган. М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының чит телләр  бүлеген тәмамлаганнан соң, Уфа дәүләт сәнгать академиясенең театр факультетында белем ала. Уфа шәһәрендә Рус дәүләт академия драма театрында эшли. 

– 2002 елда Казанга теплоход белән сәяхәткә килгән идем. Кремль янында йөргәндә мондагы һәр таш таныш, якын булып тоелды. Үземне бу шәһәрнең үз кешесе дип хис иттем, мине һәрнәрсә Казанга чакыра сыман иде. Әмма Уфада укуымны тәмамларга кирәк иде әле, тәҗрибә җыярга булдым. Казанга күчүне чигерә килдем. Әмма язмыш барысын да үзе хәл итте. 2009 елда мин Казан килене булып куйдым. 

Эшен, иҗади карьерасын кырыйга куеп, Айлин бар игътибарын гаиләгә юнәлдерә. Бер-бер артлы Анжелика, Артур, Ариана дөньяга килә. 

– Кечкенә чагында миңа әниемнең игътибары җитми иде. Ул һәрвакыт эштә, өйгә вакыты аз кала. Ә мин гел аның кайтуын көтә идем. Кечкенәдән үз-үземә сүз бирдем: нәрсә генә булса да, балаларыма бик күп вакыт бирәчәкмен дип. Иремнең өч бала турындагы хыялын да, үземнең балачак теләгемне дә чынга ашыра алдым, Аллага шөкер! Ун ел вакытымны балаларга багышладым, хәзер инде иҗатка сусадым, дөньяга чыгар вакытым җитте. Кызганыч... ике ел элек кадерле әниемне югалттым.  Яшәгән чакта якыннарыбызның кадерен аңлап бетермибез. Әти-әниләрне мөмкин кадәр зурлап яшәгез! 

Җырчының гаиләсен, балаларын клипларда, иҗатына багышланган социаль челтәр битләрендә күреп булачакмы дигән сорауга ул: «Гаиләмне дөньяга күрсәтмим, чөнки иҗат ул – аерым дөнья, гаиләм – минеке генә булган тыныч, рәхәт сыеныр урыным»,  – дип җавап бирде. 

Бүгенге көндә сәхнәдә дуэт белән җырлау модага керде. Айлин үзенең Айдар Галимов һәм Радик Юльякшин белән дуэт җырлыйсы килүен әйтте. Аның хыялында татар, рус эстрадасын яулау хыялы да бар, Европа киңлекләренә дә чыгасы килүен әйтте. Җырчының журналистлар өчен тагын бер яңалыгы бар иде: тиздән Айлин Голливудта кинода төшә башлаячак. Җырчы буларак кына түгел, актриса буларак та үзен сынап карарга җыена ул. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар