«Крит» салаты

Кирәк:
* 3 болгар борычы;* 1 аш кашыгы каперслар;
* 200 граммлы бер савыт төшсез кара зәйтүн җимеше;
* 200 грамм «Российский» сыры;
* 200 граммлы бер савыт майлы какланган помидорлар («вяленые помидоры в масле»).
Эш барышы:
Помидордан кала барысын да вак шакмаклап, ә помидорны нечкә генә итеп саламлап турыйбыз.Зәйтүн җимешләре эре булса, аларны өчкә бүләргә кирәк.
Салатка помидордан калган майны кушып болгатабыз. Витаминнарга бай әчкелтем-татлы салатыбыз әзер.
Каклаган помидорны үзегез дә әзерли аласыз. Рецепт: http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/vtoroe/?id=916
Калорияләр исәплибез:
Гәүдәнең бер кило авырлыгына бер сәгать «хезмәт күрсәтү» өчен бер килокалория кирәк икән. Авырлыгы 60 кило булган хатын-кызга көненә 60х24=1440 ккал таләп ителә. Ләкин энергия күзәнәктәге матдәләр алмашы өчен генә түгел, ә ризыкны эшкәртү өчен дә тотыла (көнгә 200 ккал), димәк, 60 кило авырлыктагы хатын-кызга тәүлегенә 1640 ккал кирәк. Ир-атларда матдәләр алмашы тизрәк бара, шуңа аларга тагын 200 ккал өстәү мөһим. Алай гына да түгел, көн дәвамында нәрсә дә булса эшләү – хәрәкәтләнү, көндәлек эшләрне башкару өчен дә энергия кирәк. Төрле эш башкарганда энергия дә төрлечә сарыф ителә. Ир-атларга калория хатын-кызларга караганда күбрәк кирәк, йөкле ханымнар да югары калорияләргә мохтаҗ. Ә инде өлкәннәр – киресенчә (кеше олыгайган саен калорияләргә ихтыяҗ да кими төшә).
Гәүдәнең артык авырлыгыннан котылырга һәм сәламәт тормыш белән яшәргә теләүчеләр көнлек ашаган ризыкларындагы калорияләрне санасын. Бераздан ул гадәткә керәчәк һәм артык ялыктырмаячак.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
Соңгы комментарийлар
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
28 июнь 2022 - 11:47Без имениУзегез йомшак булгансыз. Чыгып китяргя иде. Нык телясягез врач булыр идегез. Урында утырып , хыяллар белян яшяргя унайлырак булган курясен сезгя. Атиегез гаепле тугел ,а узегез . А хазер барсы да гаепле сезнен очен. Алай булмай шул. Узегез ялгышкансыз. Шуны анлагыз хям яшягез алга карап. Артка карап, барсында гаепляп тугел.Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
24 июнь 2022 - 20:10Без имениАзаматны ышандырып йорисе тугел иде! Йомшак ирлэр дэ ничектер бэхетле яши бит эле. Кайбер гаилэдэ хатын-кыз эйдэп бара, торле гаилэ бар. Ин мохиме, ир куп эчмэсен, акча тапсын.Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.