Логотип
Салатлар

​«Чыршы күркәләре»

(ике тәлинкәгә)


Кирәк:

* пешкән 4-5 бәрәңге;
* ысланган тавык түше;
* 2 баш суган;
* 4 тозлы кыяр;
* 4 пешкән йомырка;
* 2 кап эретелгән сыр;
* бадәм чикләвеге (миндаль);
* 4-5 ботак бәбрия (розмарин);
* майонез.


Эш барышы:

Зур тәлинкәгә күркә формасына охшатып салат ясый башлыйбыз. 

Һәр катны майонез белән сылыйбыз. 

Барлык ингредиентларны вак итеп турыйбыз, бәрәңге һәм йомырканы – эре, сыр һәм берничә чикләвекне вак угычтан уып чыгарабыз.

Катлар: бәрәңге, тавык, суган (алдан кайнар су белән пешекләп алабыз), кыяр, йомырка, сыр (бераз чикләвек тә кушып җибәрәбез).

Салатны бадәм чикләвеге һәм бәбрия белән бизибез.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Какой оригинальный салат! Люблю розмарин!

    Хәзер укыйлар