Логотип
Салатлар

«Чыңгызхан» салаты

Рецепт фотоконкурста катнаша! Тавыш бирү:http://syuyumbike.ru/beigeler/?id=4213

Кирәк:

* 2 чөгендер; 
* 1 кишер; 
* 50 г караҗимеш;
* 75 г сыр;
* 200 г тавык ите;
* 2 тырнак сарымсак;
* әстерхан чикләвеге.
    

Эш барышы:

Кишер һәм чөгендерне пешерергә. Суынгач чистартып угычтан уарга. Чикләвек һәм сарымсакны вакларга. Караҗимешне 20 минут җебетергә һәм кисәкләргә турарга. Сырны эре угычтан уарга. Тавык итен кисәкләргә турап үсемлек маенда кыздырырга. Салфеткага таратып артык маен саркытырга. Салат катлап ясала: ярты чөгендер, тавык ите белән чикләвек, майонез, кишер белән сыр, майонез, караҗимеш, майонез, чөгендер белән сарымсак. Өстенә майонез ягарга. Салатны бер сәгать суыткычта тотарга. Табынга чыгарганда укроп, йомырка агы, чикләвек белән бизәргә була. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар