Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Гомәр ага Бәширов

Үзен-үзе белмәгән кешегә дөньяда яшәве бик уңайсыздыр. Ләкин бит үзеңне белү өчен башка кешеләрне өйрәнергә кирәк.
 
Ялган – бик әшәке нәрсә. Ләкин, гаҗәп, ул һәрвакытта да алай әшәке булып тоелмый. Була шундый чаклар, син якын дустыңның ялганын тыңлыйсың. Ул ялганлый. Ләкни нинди максат белән? Менә шунда хикмәт! Анда усал уй юк, ул ялганламый да, яхшы булып күренергә дә теләми. Ул моның белән үзенең сиңа мәхәббәтен белдерә. Аны сөйләгәндә, ул аңа үзе дә ышана һәм сине дә ышана дип уйлый. Әгәр дә син дустыңа шулвакыт «син ялганлыйсың» дисәң, син хайван булыр идең!
 
Иҗат итү ул бит язу гына түгел, ул үсү дә.
 
Эш ул үзеңә һәм киләчәгеңә нык ышанганда гына, перспектива булганда гына яхшы бара.
 
Мин кирәгеннән артык берьяклы һәм беркатлы.
 
Кайчакта башта кызык төрле уй йөри. Әллә ниләр эшлисе килә. Ә менә уйлый башласаң, берни дә килеп чыкмый. Сизәсең, күңел эче буш мичкә шикелле. Әле теге уй килеп баса, ләкин берсе дә уйланмый. Бу, минемчә, тыныч булмаудан, күңелне төпле бер уйга тупламаганнан килеп чыга. Уй дисциплинасы бар диләр. Менә шуңа ирешергә кирәк. Яхшылап уй өрткәндә уйланмый хәле юк, уйланыр.
 
Әдәбият өлкәсендә эшләүче, бигрәк тә язучы яки шагыйр, әгәр ул инде шул исемне алырга лаек булган икән, ул саф кеше, вак-төяк, чүп-чар хисләрдән, кешене әшәкеләндерә торган хисләрдән һәм гадәтләрдән арынырга тиеш. Андыйлардан арынырга аның көче җитәргә тиеш. Ул башкалар өчен һәм үзен-үзе тотуы һәм белеме белән үрнәк булырга тиеш. Шундый кеше булмаганда, ул массаны тиешенчә тәрбияләрлек әсәр яза алмый. Әйтегез, пожалуйста, ничек итеп исерек эчүнең зарары, аеклыкның файдасы турында кешене ышандырырлык нәрсә яза алсын?
 
Язучы һәр язган нәрсәсен үзе бирелеп, сөеп язарга тиеш. Шул вакытта гына ул чын иҗат җимеше бирә алыр. Ә болай үзе сөймәстән кеше заказы буенча язу берни дә бирә алмый.
 
Дөньяда яшәлә, күп нәрсәләр күрелә, ишетелә, укыла. Бу укылган, ишетелгән, күрелгән нәрсәләр һаман җыела баралар, зиһенне, күңелне гел баеталар. Бервакыт ниндидер бер йогынты яки селкенеш нәтиҗәсендә үзеңнең исеңә килеп төшкән берәр нәрсәне язу теләге туа. Шуңа инде күңелдән материал эзлисең, ничек биргәндә яхшырак булыр дип уйлыйсың. Шуннан аның җирлеге туа. Аңа инде башкалары өстәлә.
 
Минем әсәрләремдә бер геройның да тормышта очраган чын «кешесе» юк.
 
Мин сүзләрне язып баргалыйм. Аларны башта кирәк булыр дип язам. Ләкин бервакытта да әсәр язганда: «Минем фәлән дәфтәремдә шундый сүз бар иде, шуны монда күчереп языйм әле», – дип шулай эшләгәнем юк. Сүз үзеннән-үзе килеп чыга. Урынына, кешесенә карап, аның сүзе дә табыла.
 
Дөньяны гел ал чәчәкләргә күмеп кенә карау – бик зур ахмаклык. Бертуктаусыз ура кычкырып тору да шулай ук.
 
Кешенең кәефе бик тиз бозылып, тиз төзәлүчән бугай.
 
Мин пессимистмы? Юк, мин оптимист, ләкин мин моңлы кеше.
 
Шәһәрне мин алай ук якын итеп аңлый алмыйм. Авылның миңа һәрбер исе таныш. Мин Бөйдә суыннан иртәнге томан белән бергә нинди ис күтәрелүен дә, юкә агачы бөресенең тәме, исе нинди булуын да беләм, аларны менә хәзер дә хәтерлим.
 
Кайвакытта, утыра торгач, бик акыллы бер кеше белән сөйләшеп утырасы килә башлый. Ярый ла яныңда шундый кеше булса. Булмаса? Булмаса, китапка тотынасың.
 
Кеше кайбер музыканы тыңлаганда куана, шатлана. Ә минем күземнән яшьләр килә. Идел дулкыннарының салмак кына агып барулары миндә авыр моң тудыра. Җил тавышын мин тыныч кына тыңлый алмыйм. Урман шаулавы минем үзәгемне өзә.
 
Яза торган теманың эченә керергә кирәк, анда үзеңне һәм укучыны җылытып, үзенә ияртеп алып барырлык эчке бер агым булырга тиеш. Шуның белән бергә аныда бер урын да ясалма булмасын. Укучы язган әйбереңнең кеше башыннан чыгарып язылган әйбер булуын бөтенләй сизмәсен, ул аны укыган чакта үзен тормышның эчендә итеп, бу вакыйга китапта гына түгел, тормышның үзендә шулай бара дип сизсен һәм үзен дә шунда тоя, шунда катнаша, күреп тора итеп аңласын. Яхшы әсәр шулай булырга тиеш.
 
Әгәр дә иҗат эше ирекле булса, ягъни әгәр аңа теләсә кем тотына һәм гайрәте кайткач бүтән эшкә күчә ала торган булса, аның өстенә ул акчага кызыгып кына эшләнә торган булса, димәк, иҗат кешесенең эчке дәрте һәм омтылышы куәтле булмаса, берәү дә бу эшкә үз ирке белән тотынмас иде.
 
Иҗатның азабын бернинди материаль кыйммәт белән дә түләп бетерү мөмкин түгел.
 
Илле ел пыскып яшәгәнче, ун ел янып яшәсәң, ул мең өлеш артык.
 
Тормышта үзеңнән түбән аңлы кешеләр белән яшәүнең ике ягы бар: алар тормышның көндәлеген өйрәнү ягыннан булышалар, ләкин язучы өчен ул гына җитми. Яңа идеяләр, киң колачлы фикер анда күп очрамый, анысы югарырак катлауда, зур, алдынгы коллективта. Димәк, һәркайсында үз кеше булу шарт.
 
Кайвакытта кешенең иң изге хисләренә ригая сакламаган, аның кадерен белмәгән өчен соңыннан бик үкенергә туры килә, вөҗдан газаплана. Чөнки син шул дорфалыгың белән кешене гомергә бәхетсез иткән буласың яисә, гомергә булмаганда да, аның гомеренең ямьле узасы бер кисәген эштән чыгарган буласың.
 
Әй Тукай, моңлы Тукай, дәртле Тукай, даһи Тукай!
Татар халкының, бәлки, бердәнбер якты йолдызы! Син күптән сүндең инде, ә синең нурың һаман да балкый әле. Бәлки син безнең халыкның дөньяда яшәгәнлеген раслап калдыручы бердәнбер даһиедер әле. Без бетәрбез, без сүнәрбез, ә синең даһиең дөнья күгендә һаман балкыр, шундый-шундый бер халык булганлыгын, кайчандыр шундый бер хезмәтчел, шундый бер шагыйрь җанлы тырыш халык яшәгәнлеген исбат итеп һаман ялтырар, һаман балкып торыр! Безнең исемебезне, безнең иң якты хыялларыбызны киләчәкнең якты көннәренә алып барыр!
 
Мәскәү – мәктәп ул. Барган саен, нидер ияреп кайта, кешеләр белән күбрәк аралашкан саен, ничектер ачыла һәм «шомара» барасың. Гомумән, Мәскәү Мәскәү инде ул, күп нәрсәгә өйрәтә.
 
Кызык, кеше дигәнең шулкадәр комсыз яшәүгә, ничектер ул хәтта үзенең үләчәген күз алдында бөтенләй тотмый. Әйтерсең, ул бөтенләй үләчәк түгел.
 
Һай, яратам да мин кешене! Теләсә кемне түгел, әмма арада яхшы кешеләр шулкадәр күп, аларның тормышы шундый катлаулы, алар шундый бай эчке тормыш белән яшиләр, кайвакытта исең китеп, сокланып дулкынланасың.
 
Шундый бер закон физикада да бар шикелле: материягә күпме көч куелса, ул шундый ук көчне каршы куя. Милли мәсьәләдә дә шулай ук. Никадәр басымны көчәйтсәләр, басымга каршылык та шулкадәр ук күбәя.
 
Көзне мин яратмыйм. Белмим, каян һәм ничек шулай булгандыр, минем көзем августның башларындамы, хәтта июльнең ахырларындамы ук башлана. Алай гынамы? Июньнең 25ләрендә, ягъни сандугачлар сайравыннан туктап, күкеләр сакаулана башлагач ук, миндә ниндидер бер моңсу күңелсезлек туа. Бу – көз якынлашуын сизүдән туа булса кирәк. Чөнки яз үзе һәм җәй – минем өчен иң бәхетле айларның да иң бәхетлесе.
 
Дусларың син көткәнчә булмыйча, шуның киресе әйләнеп чыкса, бик кыен икән. Минем бер дустым бар иде. Шундый ышанычлы, шундый акыллы, шундый тирән аңлаучы кеше һәм нечкә күңелле кеше кебек иде. Менә бервакыт шуның нәкъ киресен күреп хәйран калдым: вөҗданын сатып миннән ишеткән иң изге күңел җимешләрен, иң әшәке гайбәтче хатыннардай, башка кешеләргә сөйләп йөргән! Ничек итеп мин андый кешегә яңадан ышаныйм да, ничек итеп аңа күңелемне ача алыйм!
 
Шау-шусыз, гади генә узган тормышта да әллә никадәр соклангыч вакыйгалар, кабатланмастай күңелле хәлләр, онытылмаслык истәлекләр була.
 
Бала чагында ук дөрес тәрбия алган кеше яшь вакытында ук үзен-үзе тикшерергә, үз кимчелекләрен төзәтергә, үз максатына ирешү өчен күп кыенлыкларны җиңәргә сәләтле булса, ул кеше бик югары күтәреләчәк. Әмма ул күп кешегә «эләкми», ягъни күпләр аны аңламый.
 
Кешене моңаю, юксыну, кайгы-хәсрәт кебек шәхси тойгыларын тату хокукыннан азат итәргә маташу ул – иләк белән су ташу кебек үк мәгънәсез нәрсә.
 
Мең мәртәбә язганым һәм әйткәнем бар инде: артык нечкә булсаң, кайчан булса да тормыш итүе җиңел түгел. Ләкин мин башкача яши алмыйм. Язучы үзе турында гына түгел, бөтен халык, бөтен ил турында уйларга тиеш. Шунсыз ул язучы түгел.
 
Вакыйгалары берсе артыннан берсе тезелеп кенә, бик тәртипле, бик эзлекле дәвам иткән әдәби әсәр бертөсле, чокыр-чакырсыз, үзгәрешсез озын юлга охшый. Анда да шулай бит: озын, озак юл белән барасың. Як-ягың бертөсле, һаман бертөсле, юл шоп-шома, тип-тигез, туп-туры. Ялыгасың, бертөрлелек ардыра башлый, ниһаять, черемгә китәсең. Күзеңне ачсаң, тагын шул ук хәл. Шунда машинаңның кечкенә генә чокырга төшеп булса да азрак селкенеп алуын, йә булмаса, юлда берәр борылышка барып чыгуны, күпер аркылы чыгуны, як-якта берәр яңа күренеш ачылып китүен ели башлыйсың.
 
Талантлы булу, билгеле, шәп нәрсә. Ләкин шул талантны файдалана белү өчен акыл да кирәк. Монысы һәркемдә дә булмый. Икесе дә бер кешедә тупланса, бик шәп инде. Ләкин мин үзем андый бәхеткә ирешә алмадым.
 
Бәхетле кешеләр сәгатькә карамый, көндәлек язмый, диләр.
 
Гаҗәеп бер психологик кичереш: кешенең һич картаясы килми. Әнә кемнәрдер картая, әнә кемнәрдер бетәшеп килә. Ләкин син түгел. Син үзең шул ук яшьтә булсаң да, янәсе, картаймыйсың, бүтән кешеләр – синең яшьтәшләрең картая, ләкин син түгел.
Бу – тормышка комсызлыктыр, бәлки? Шулай булганда, әле ул бик куркыныч та түгел. Бөтен тормышка салкын акыл белән «әйдә, ярар инде, картайгансың икән, тора-бара үләрсең дә, барыбер түгелмени?» дип карауга караганда артыграк.
 
Миңа әтидән бик күп нәрсә йогып калган. Аның иң әһәмиятлесе – гаделлек. Әти гаделлек өчен теләсә нинди кыенлыкларны да күтәрә, әмма үз юлынннан кайтмый иде. Старосталар, муллалар белән көрәшкәндә аңа бик кыен булды. Ул берүзе кала иде. Аны күралмыйлар, аны эзәрлеклиләр, аны кимсетәләр иде. Әмма ул барыбер үз сүзеннән кайтмады, үзе ышанганга каршы килмәде, ягъни хәзерге тел белән әйткәндә, үз принципларыннан баш тармады.
Мондый сабагы өчен әтигә бик рәхмәт инде. Мин дә, кыен булса да, үз сүземнән кире кайтмыйм. Акны – кара, караны ак дия алмыйм.
 
Бервакытта да барлык әдәбиятлар да бер баскычта тора алмый. Бер язучыны икенчесе белән тиңләү мөмкин түгел. Әгәр ике язучы бертөрле икән, ул инде язучының әдип буларак үлүе дигән сүз. Язучы үзе аерым бер индивидуум буларак кына әдәбиятта яши ала. Башкаларга охшадымы, ул юк дигән сүз.
 
Элеккеге язучылар 40-50дә үлгәнлектән, аларның мемуар язарга вакытлары булмый иде. Бигрәк тә 36-37 нче елларга эләккән язучыларда. Аһ, ул елларны! Кайвакыт уйланып утырып торгач, булмаган чәчләрне йолкыйсы, йә булмаса, кычкырып елыйсы килә башлый. Шулкадәр фаҗига, шундый төзәтеп булмый торган авыр кичереш бит ул! Аны беркем дә оныта алмый. Ул кешеләрнең күңеленә кара кан булып утырган. Әгәр дә кем дә булса ул еллар үтте инде, акырынлап онытыла бара дип уйлый икән, ул бик ялгыша, ул кеше бик сай уйлый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт! Кат-кат укыдым! Гомэр абый рухына дога булып барсын! Нинды акыллы фикерлэр туплаган!

    Хәзер укыйлар