«Зәңгәр чәчкә» брошкасы

Мастер-классны бизәнү әйберләре дизайнеры Алия ӘСЛАМОВА алып бара.

Элек бабаларыбыз йоннан итек басканнар. Безнең көннәрдә дә бу һөнәр онытылмаган, заманга яраклашып яңа эчтәлек алган. Йоннан бизәнү әйберләре, уен­чык­лар, палантиннар, сумкалар да ясыйлар хәзер. Бүген без йоннан брошка һәм муенса өчен төймәне юеш ысул белән әвәләрбез (коры ысулы да бар).


Кирәк:

* зәңгәр һәм куе зәңгәр йон (махсус кибетләрдә төрле төстәге йоннар сатыла. Өегездә сарык йоны булса, аны да куллана аласыз — чистарту, буяу серләрен әбиләребез белә);
* сыек яки уылган балалар сабыны;
* кайнар су;
* уклау;
* вак куыклы полиэтилен;
* сөлге;
* каптыргыч.


Эш барышы:

Өстәлгә сөлге җәябез һәм өстенә куыклы полиэтилен салабыз. Йонны кисәкләп өзә башлыйбыз – моны бөтен бармаклар белән эшләргә кирәк. (Кайчы белән кисәргә ярамый!) Өзелгән кисәкнең очын очлабрак боргычлап куябыз. Шул рәвешле алты таҗ ясыйбыз. 

Икенче кат өчен кечерәк кисәкләр өзеп, таҗлар өстенә перпендикуляр итеп урнаштырабыз. Өченче катны беренче каттагы таҗлар формасында ясыйбыз. Аннан өстәге катны сызыклар белән бизибез. Моның өчен караңгырак төстәге йоннан юка гына тотамнар өзеп, очын бөтереп, таҗлар урталарына салып чыгабыз. 

Булачак чәчәкнең үзәген, таҗларын сабынлы су белән юешлибез (юнәлеше – үзәктән таҗларга таба). Таҗ очларын бөтереп очлатып куябыз һәм полиэтилен белән каплыйбыз. Өстеннән уклау белән җәя башлыйбыз. Катламнар урыннарыннан кузгалмасын өчен, башта уклауны әкрен генә басып тәгәрәтәбез. Полиэтиленны ачып карыйбыз, чәчәкнең формасын рәтләп, икенче якка әйләндерәбез. Бераз су өстәп, полиэтилен белән каплыйбыз һәм эшебезне дәвам итәбез. Акрынлап уклауны катырак басып тәгәрәтә башлыйбыз. Ачып карыйбыз, эш начар бара икән, бераз су өстибез. Чәчәкне һәр ягыннан, ким дигәндә, 200 мәртәбә уклау белән «үтүкләргә» кирәк. Таҗ кырыйларыннан чыккан төкләрне чәчәкнең арткы ягына салабыз. Чәчәк кечерәя башлый. Тикшереп карыйбыз – әгәр дә катлары бер-берсеннән аерылмый икән, димәк, чәчәгебез әзер диярлек. Чәчәкне сабынлы суга тыгып алабыз һәм аны ачып карый-карый (бармакка киертеп тә), кулда кыскалыйбыз.

Таҗлар арасын әз генә кисеп җибәрәбез. Чәчәкне ачкан килеш полиэтиленга ышкып алабыз. Башта кайнар, аннары салкын суда чайкыйбыз. Чәчәкне ачып формага китерәбез, «бөре» килеш бер тәүлек киптерәбез. (Брошканың икенче катын да шулай эшлибез.)

Чәчәк артына каптырма тегеп, уртасына төймә яки сәйлән тагабыз һәм ике катын да беркетәбез.

Биредә киездән шарф ясарга өйрәтәбез: http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/rukodelie/?id=1233#step10

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
    5964
    0
    81
  • "Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
    8281
    0
    63
  • 3043
    0
    40
  • Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
    3201
    3
    34
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи