Логотип
Кулларыңнан куан

Җылы бүләк


Ир-егетләргә бүләк сайлау иллә дә авыр инде. Бәйрәм җитә башласа, нәрсә бүләк итәргә дип, баш ватабыз. Бу юлы, үзара уйлаштык та, бик матур башлык белән шарф бәйләп карарга булдык. Башлыгы да, шарфы да кирәк әйберләр. 
 


Кирәк:

* 100 г/250 м булган ярымйон бәйләм җебе;
* 2,5 һәм 3,5 лы бәйләм энәләре.

Без биргән сызымда шарф бәйләү үрнәге күрсәтелгән. Башлык та шушы үрнәк белән бәйләнә. Шарфтан аермалы буларак, башлык дүрт өлештән (раппорт) тора. Бер раппортта 24 күз: ул бер үрем һәм бер ромб дигән сүз. Башлык әйләнәләп бәйләнгәч, җөп рәтләрдә уңнар – уң, суллар сул белән бәйләнә (ромб уртасындагы «энҗе» бизәктән тыш).


3 уң күз ярдәмче энәгә күчерелеп, бәйләмнең арткы ягына чыгарыла, чираттагы 3 күз уң белән бәйләнә, аннары ярдәмче энәдәге күзләр кабат төп энәгә күчерелеп, алар да уң белән бәйләнә.

3 уң күз ярдәмче энәгә күчерелеп, бәйләмнең алгы ягына чыгарыла, чираттагы 3 күз уң белән бәйләнә, аннары ярдәмче энәдәге күзләр кабат төп энәгә күчерелеп, уң белән бәйләнә. 
 
 
    
сул күз        уң күз

1 сул күз ярдәмче энәгә күче­релеп, бәйләмнең арткы ягына чыгарыла, чираттагы 3 күз уң белән бәйләнә, аннары ярдәмче энәдәге күз сул белән бәйләнә.

3 уң күз ярдәмче энәгә күче­релеп, бәйләмнең алгы ягына чыгарыла, чираттагы 1 сул күз уң белән бәйләнә, ярдәмче энәдәге күзләр төп энәгә күчерелеп, уң белән бәйләнә.
 

Башлык:

 Энәгә 96 күз җыеп, 12 рәт 2 уң, 2 сул күздән торган кереш бәйлибез.
 13 нче рәтне бәйләгәндә 3,5 лы энәгә күчәбез.
 13-14 нче рәтләр: 6 уң, 6 сул, 6 уң, 6 сул белән бәйләп чыгыла.
 15 нче рәт үрнәккә карап бәйләнә: 6 уң күзнең беренче 3 күзен ярдәмче энәгә алып, 3 күзне уң белән бәйли­без. Ярдәмче энәдәге күзләрне кабат төп энәгә күчереп, аларны да уң белән бәйләп алабыз. Аннары 6 күз сул белән бәйләнә. 3 уң күзне ярдәмче энәгә күчерәбез, 3 күзне уң белән бәйлибез, ярдәмче энәдәге күзләрне төп энәгә күчереп, уң белән бәйлибез, 6 сул күз бәйләнә. Бу – бер раппорт үрнәге. Калган раппортларда да нәкъ шушылай кабатлыйбыз.
16 нчы һәм башка җөп рәтләрдә уңны – уң, сулны сул белән бәйләп чыгабыз.

      

21 нче рәт 15 нче рәттәге сыман бәйләнә.
23 нче рәттән ромбны бәйли башлыйбыз: үремнән соң килгән 6 сул күзнең бишесен сул белән бәйлибез, 1 сул күзне ярдәмче энәгә күчереп, бәйләмнең арткы ягына чыгарабыз, 3 уң күзне уң белән бәйлибез, ярдәм­че энәдәге күзне сул белән бәйлибез, 3 уң күзне ярдәмче энәгә күчереп, бәйләмнең алгы ягына чыгарабыз, чираттагы күзне уң белән бәй­ләп алабыз. Ярдәмче энәдәге күзләр уң белән бәйләнә, калган 5 сул күз сул белән бәйләнә. Калган раппортларда да шушы үрнәк кабатлана.

24 нче рәт: ромбның уртасындагы күзләрдән тыш, уңнарны уң белән, сулларны сул белән бәйләп, рәтне чыгабыз. Ромбның уртасы «энҗе» бизәк белән бәйләнә: уң күзне сул белән, сул күзне уң белән бәйлибез.
25 нче рәт: үремнең 3 уң күзен ярдәмче энәгә күчереп, күзләрне алыштырып бәйлибез, чираттагы 5 сул күзнең дүртесен сул белән бәйләгәч, 1 күзне ярдәмче энәгә күчереп, бәйләмнең арткы ягына чыгарып торабыз. 3 күзне уң белән бәйлибез, ярдәмче энәдәге күзне сул белән бәйләп алабыз, ромб уртасындагы күзләр «энҗе» бизәк белән бәйләнә, 3 уң күзне ярдәмче энәгә күчереп, бәйләмнең алдына чыгарабыз, 1 сул күзне уң итеп алабыз, ярдәмче энәдәге күзәнәкләр-не бәйлибез. Чираттагы 4 сул күз сул белән бәйләнә.

Ромбның уртасындагы күзләр саны 8 булганчы шушы рәвешле бәйлибез. Аннан соң 3 рәт күзләрне күчерми генә бәйләнә, фәкать ромб уртасындагы күзләрне генә уңны – сулга, сулны уңга чиратлаштырабыз.
 

Ромбны очлау

үремнән соңгы 2 сул күзне бәйлә­гәч, 3 уң күзне ярдәмче энәгә күче­реп, бәйләмнең алгы ягына чыгарып торабыз, ромб эчендәге 1 күзне сул белән бәйләп алабыз, аннары ярдәм­че энәдәгеләрне уң белән бәйлибез. Ромб уртасындагы күзләрне «энҗе» бизәк белән бәйлибез, Ромб кырыендагы 3 уң күзгә җиткәнче, 1 күзне ярдәмче энәгә күчереп, бәйләм­нең арткы ягына чыгарабыз, 3 уң күзне бәйлибез, ярдәмче энәдәге күзне төп энәгә күчереп, сул белән бәйлибез. 

33-39 нчы рәтләрдә ромб уртасындагы күзәнәкләрне киметеп, ромбны очлыйбыз.
49 нчы рәттән икенче ромб бәйләнә башлый. Аны төгәлләгәч, башлыктагы күзләр санын киметәбез: үремнәр кырыендагы сул күзләрне икене бергә бәйләп алабыз. Һәр рәт саен бәйләм 8 күзгә кими. Ахырдан бәйләмдә 40 күз генә кала. Энәдә калган күзләрне җыеп, тегеп куябыз.


Шарф

 ул 40 күздән бәйләнгән. Беренче 10 рәт уң белән бәйләнә (шәл урта­сы кебек). Шарфны төгәлләгәндә дә 10 рәт уң белән бәйләп төгәллибез.

 11 нче рәт: 5 күз уң, аннары схемада күрсәтелгән үрнәк, 5 уң күз.

 Шарфның озынлыгы 120 см чамасы.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар