Логотип
Кулларыңнан куан

Яңадан яна!

Кирәк:

* лампочка;
* ике йомырка кабыгы;
* өч катлы кәгазь тастымал (рәсемле);
* матур тасма;
* ПВА җилеме;
* алтын су төстәге акрил лак 
* яки акрил буяу;
* пумала.


Эш барышы:

Йомырка кабыгын утыз минутка салкын суга салып тотабыз һәм эчтәге элпә­сен алабыз. Кабыкны вак кисәкләргә ватып, ПВА ярдәмендә лампочкага ябыш­-тырып чыгабыз. Киптерәбез.

Тастымалның өске өлешен аерып алабыз һәм вак кисәкләргә ерткалыйбыз. Лампочкага тастымал кисәкләрен ябыштырабыз (кәгазь кисәген лампочкага куеп, өстеннән пумала йөртәбез). Кипкәнен көтәбез, өстеннән лак яки буяу йөгертәбез. Лампочка төплегенә (цоколь) тасма ябыштырып, матур итеп бәйлибез. (Төплекне дә тастымал белән ябыштырып чыксагыз була.) 

Хәзер инде тасмага җеп тегеп, чыршыга элеп куйсак та була!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар