Логотип
Кулларыңнан куан

Тәти күлмәк

Укучыларыбызга узган мастер-класслар буенча инде таныш Наилә МЕДВЕДЕВАның интернет сәхифәсендә бу күлмәкне күрдек тә, аһ иттек. Салават күпере төсләреннән, күз явын алырдай итеп, нәкъ менә җәй өчен бәйләнгән ул. Бераз гына тырышканда, аны һәркем бәйли ала. Теләсәгез, Наилә үзе дә бәйләп бирергә әзер.
Без бәйләгән күлмәк 2 яшьлек кыз балага тәгаенләнгән.

Кирәк: 

*  бәйләм җебе – 50 г / 240 м;
*  коралл төслесе – 3 йомгак;
*  сары, ачык яшел, ачык зәңгәр төслеләре – берәр йомгак (төсләрнең үзегезгә ошаганын сайлый аласыз);
*  ыргаклар: № 1,75 һәм № 2;
* 3 данә вак сәйлән (күлмәк төсенә ярашлы булсын, диаметры 6-7 мм).
 
Буе – 98 см;
күкрәк әйләнәсе – 54 см;
күлмәкнең озынлыгы – 48–50 см.
 
 

Эш барышы:

Күлмәк өстән бәйләнә башлый. Гәүдә өлешен һәм воланнарны бәйләү өчен ыргакның 1,75 санлысын алабыз. Бәйләм – реглан принцибы белән башкарыла. Күзләр саны дүрткә бүленергә тиеш. Әмма алгы якка тагын бер күз өстәлә. Безнең очракта: 136 күз + 1 = 137.
 
137 күздән чылбыр үреп, кокетка схемасы буенча күлмәкне бәйли башлыйбыз. Чылбыр үргән рәт ноленче булып санала, ул исәпкә керми. Беренче рәткә күчү өчен башта 
3 буш күзле багана үреп, 17 күзне чалулы багана белән бәйлибез. 
 
17 нче багананың төбеннән тагын бер багана бәйләп алып, ике буш күз өстибез. Шул рәвешле, реглан җиң өчен почмак формалаша. Арткы яктан, киеп-салырга уңайлылык өчен, төймә ерымы калдырыла. Бәйләм әлегә уңнан-сулга, сулдан-уңга бәйләнә.
 Схема буенча бәйләмдәге күзләр санын арттыра барып, 13 рәт бәйлибез һәм бәйләмне боҗрага тоташтырабыз. Кокетканы баланың үзенә кидереп карарга кирәк. Күкрәге таррак булса, җиң төбеннән 4-5 күз өстисе булыр. Хәзер инде бәйләмне әйләнә буенча бәйлибез, күзләр санын башкача арттырмыйбыз. Якынча 17 рәт бәйләнә.
 
 18 нче рәттән сары төсне кушып, волан схемасы белән беренче воланны бәйлибез. Игътибар: һәр төс арткы якның уртасыннан кушыла башлый. Воланның һәрберсен 8 рәт итеп бәйлисе.

 Беренче воланны төгәлләгәч, аның астына сары төстән сетка бәйләнә. Бу юлы инде 2 нче санлы ыргакка күчәбез (сетка бушрак булсын өчен). Ул да, коралл төсеннән бәйләнгән гәүдә өлешенең иң соңгы рәтенә ялгап, шулай ук 8 рәт бәйләнә.
 Сетканың соңгы рәтен чыккач, аңа яшел төстән икенче волан ялганып китә. Аның астына яшел төстән шулай ук 8 рәт сетка бәйлисе.

 Яшел сеткага зәңгәр төсле волан ялгана, аннан зәңгәр төстән сетка үрелә.

 Иң соңгы волан – коралл төсеннән. Әмма аның астына инде сетка бәйлисе юк, ул итәк очына тотылган челтәр кебек торачак.

Арткы яктагы уемның уң ягына чалусыз багана белән 3 рәт бәйли-без, бу – планканың төймә тага торган ягы. Сул яктагысында төймә тишемнәре калдырыла. Аның беренче рәте чалусыз багана белән бәйләнә.  Икенче рәт: 5 күзне чалусыз багана белән бәйләп, 3 буш күз үрәбез, аннары 3 күзне «сикертеп», кабат 5 чалусыз багана, 3 буш күз бәйлә-нә. Шулай – рәтне чыкканчы кабатлыйбыз. Өченче рәт чалусыз баганалар белән бәйләнә.
 
 Муен һәм җиң уемнарын бер генә рәт итеп, «муен уемы» схемасы буенча бәйләп чыгабыз. Сәдәфләрне тагабыз.

 Күлмәкне бизәү өчен сары һәм зәңгәр төсле җептән күбәләк тә бәйлик әле, куансын кызчыгыбыз. 

 Сары төстәге җептән 6 күзле чылбыр үреп, боҗрага тоташтырабыз, аннары бәйләмне схема буенча дәвам итәбез. Икенче рәт тә сары төс белән бәйләнә.

3 нче рәттә зәңгәр төскә күчәбез.

Соңгы 4 нче рәт чалусыз баганалар белән сары төстән бәйләнә. Нәтиҗә-дә, 8 таҗлы чәчәк барлыкка килә (иләмсезрәк күренер, борчылмагыз, үтүкләгәч, урынына ята ул). Юеш тукыма аша үтүкләп, урталай бөклибез.

Зәңгәр төстән күбәләкнең уртасын бәйлибез. Моның өчен башта 12 күздән чылбыр үреп (монысы гәүдәсе өчен), аннары, тагын өстәп, 8 күз җыябыз – монысы мыегы өчен. Шушы сигез күзне чалусыз багана белән кирегә таба бәйләп килеп, шул урыннан икенче мыек өчен янәдән 8 күзле чылбыр үрәбез. Анысын да чалусыз багана белән бәйлибез. Гәүдә өлеше дә 1 рәт чалусыз баганалар белән бәйләп чыгыла. Аннары аны юеш тукыма аша үтүкләп, күбәләкнең канатлары уртасына җөе күренмәслек итеп кенә тегеп куябыз. Күбәләкнең үзен дә аскы канатының читләреннән күренми торган җөй белән тегеп, күлмәккә беркетәбез.
 
Күлмәк әзер! Нарасыйга никадәр сөенеч, шатлык бүләк итәчәк ул. Куаныч белән киеп туздырырга язсын.
 
 
 
 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар