Логотип
Кулларыңнан куан

Татлы букет

Җиләк-җимештән ясалган татлы букет – чәчәкләрдән җыелган классик гөлләмәгә бер дигән алмаш була ала. Аны ничек ясарга, дисезме? Ә бик җайлы. Барысын да шаккаттырасыгыз йә булмаса, балагызны сөендерәсегез килсә, сезгә нибарысы җиләк-җимеш, яшелчә, берникадәр үлән, суши таяклары, матур кәгазь генә кирәк. Эш ысулы гади генә: җиләк-җимешне юабыз, суши таягына элдерәбез, аларны бергә бәйлибез һәм матур кәгазьгә төрәбез. Менә шуның белән шул – букет әзер! 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар